Логотип Идель
Заман

АЛКАЛЫ КЫЗ РАМИЛӘ

Рамиләне күргәч, һәрвакыт күз алдында торган татар туташының сурәте җанлана сыман. Хәер, мин аның башта җырларын тыңладым әле. Инстаграмда. Беренче тәэсирем алдамады: Рамилә Галәветдинова татар туташы буларак та, заманга лаеклы образлары белән дә күңелгә кереп калырлык! Татар, инглиз, рус телендә бик үзенчәлекле итеп җырлый. Ниндидер сөйкемле сөяге белән җәлеп итә белә.

Рамиләне күргәч, һәрвакыт күз алдында торган татар туташының сурәте җанлана сыман. Хәер, мин аның башта җырларын тыңладым әле. Инстаграмда.  Беренче тәэсирем алдамады:  Рамилә Галәветдинова татар туташы буларак та, заманга лаеклы образлары белән дә күңелгә кереп калырлык! Татар, инглиз, рус телендә бик үзенчәлекле итеп җырлый. Ниндидер сөйкемле сөяге белән җәлеп итә белә.

Директордан – алкалар

Тик утыра белмәгән баласын төпле, адекват ата-ана ничек тәрбияли? Берәр шөгыль белән мавыктыра. Рамиләне әтисе – йөзүгә, әнисе балетка илткән. Үзенә болар гына аз тоелган ахры, апасының фортепианода уйнаганын күреп, музыка мәктәбенә барып язылган. Шулай итеп, Рамилә бишектән диярлек музыка, спорт, балет, укуны бертигез алып барырга тырыша.

«Мәктәптә олимпиадаларга мин йөрмәгән фән калмагандыр, – дип көлеп искә ала кыз. – Хәтта физкультурадан шәһәр этабында унынчы урынга чыкканым, өлкән сыйныфларда татар әдәбиятыннан республика этабында призлы урын алганым бар».

Мәктәп турында сүз чыккач, билгеле инде, Камәрия Зиннуровна бүләк иткән алкалар турында сорамый кала алмадым. Кыз аларны кадерләп кенә, иң мөһим концертларга, истәлекле урыннарга кия икән. Ай-һай, директор кулыннан тугызынчы сыйныфта шундый бүләк алу - бик зур дәрәҗә дә, җаваплылык та.

«Шундый итеп җырлады...»
Камәрия Хәмидуллина, Казан шәһәре Ш. Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенең 1993-2020 еллардагы директоры, шәһәребезнең мактаулы гражданы:
– Гимназиядә ел саен «Татар халык  җырлары» фестивален үткәрү традициясе яши. Бервакыт шулай фестивальдә өлкән сыйныфтагы бер укучы кыз «Син сазыңны уйнадың» дигән көйне җырлады. Илһам Шакиров көе, беренче булып һәм бердәнбер күңелгә үтеп керерлек җырлаучысы да Илһам абый иде аның. Менә шул кыз, Рамилә, ничә дистә елдан соң аны шундый итеп җырлады ки, күземнән яшьләр килде. Монда барысы да: балалар арасында шушы җырны башкара алырлык кеше булуына сөенү дә, мәктәп залында ул фестивальдә ике йөздән артык бала тыңлап утыруы, аларга нинди матур, милли тәрбия-үрнәк булуы да, ситуациянең биеклеге һәм бөеклеге дә чишмә булып күңелдән берьюлы ургылып чыкты. «Их, бүләгем дә юк, ичмаса», – дип уйлап куйдым. Кинәт колагымдагы алкаларым исемә төште. Тиз генә Рамиләгә шуларны кигездем. Бу – минем гомердә бердәнбер шундый очрак.

Үзе фәнне ярата, ә җыр – күңелдә...

Рамилә, дөньясын онытып дигәндәй, фортепианода үзенә үзе уйнап җырлый. Музыка уен кораллары белән озак һәм җитди «җенләнгән» әле ул.

«Бер елны әни курай тавышын ишетеп ошатты да, курайга йөри башладым. Аннары флейтага күчтем».

Инде остазларына рәхмәт укый. Өлкән сыйныфларда укыганда җырлый башлаган.

«Җыр – ул күңел халәтем, дөньяны үзенчәлекле итеп күрүем, тоюым. Кайвакыт мин үзем дә җыр иҗат иткәлим. Иң яраткан уен коралым – фортепиано».

Казан музыка көллиятенә аны фортепиано классына алырга теләгәннәр. Көллият бетергәннәргә консерваториягә дә юл туп-туры... Рамиләбезгә әлеге «сценарийның» кирәге чыкмый: җыр «чире»н ныклап йоктырган шул инде, вокал бүлегенә керәсе килгән аның. Тик җырчы булырга теләгәннәрнең анда болай да иге-чиге юк икән. Рамилә югалып калмый, тота да КФУның химия институтына барып керә: гимназиядә химия укытучысы төпле белем биргән, үзе фәнне ярата, ә җыр – күңелдә...

Химия ул гел экспериментлардан тора!

Киләчәге турында анык кына планнар кормаса да, аны җыр, музыка белән бәйләп карый, тик...

«Татар эстрадасында җырлау миңа кызык түгел. Классик стильдә дә җырламыйм. Лирик көйләр, релакс, лаундж, заманча хип-хоп сыман стильләр ошый. Бу юнәлешләрдә җырлаучылар монда юк дәрәҗәсендә. Экспериментлар яратам. Элегрәк татарда «Алканат» төркеме бар иде, аларның иҗаты миңа бик ошый. Кызганыч, ул төркем хәзер иҗат итми...»

Экспериментларга тулырак итеп тукталсак та ярыйдыр. Химия ул, беләсегез килсә, гел экспериментлардан тора! Химия юнәлешен сайлауның төп файдасы һәм дә тәҗрибәнең иң уңышлысы дип Рамилә... үз музыкаль төркемен булдыруны саный. Тиктормас кыз монда да үзенә хыянәт итмәгән: факультетташ егетләре белән рок-төркем оештырганнар. Музыкаль төркемнең җырчы солисты – Рамилә икәнне инде төшенгәнсез. Яшьләргә бу музыкаль төркем «RamilӘ Up band» буларак мәгълүм. «Up – һәрчак алга! Биеккә! дигән мәгънәсе белән ошый». Бу фикер белән мин дә килешәм. Яшьлектә шундый исемнәр шәп ул. Олыгайганчы төркемне саклый алсалар, анда инде «РамилӘ Апа Бэнд» дип тә үзгәртергә мөмкин. Иң мөһиме: тегеләй дә, болай да татарча яңгырый!

Үз бэндын булдырганнар русча, инглизчә җырлауга күчә, дип уйлый идем, тик ялгышканмын булып чыкты.

«Җырларым күбрәк татар телендә, тик менә татарча җырлаганыма игътибар күп түгел. Минемчә, лирик татар җырларым һәм ритмик инглизчә җырларым әйбәтрәк яңгырый».

Рамилә хаклыдыр: бүген лирик татарча җырларны, җитмәсә, заманча эшкәртүдә, кемнәр генә тыңлый соң? Гомум массада татарның музыкаль зәвыгы бүтән төрле бит. Инглизчә җырлап та әллә ни уңышка ирешеп булмыйдыр – анысы безнең өчен әлегә, гомумән, чит мәдәният. Моның бер уңай мисалы бар, барын. Зөлфия Камалова бу ике юнәлеш арасында баланс саклап, әйбәт кенә эшли. Ләкин – Австралиядә, Татарстанда түгел. Монда да, анда да аның, артык күпсанлы булмаса да, тугры тамашачысы бар. Рамилә дә өчен шушы юл кулай түгелме? Кыз, уйланып торгач:

«Бәлки – дип куйды. – Ләкин минем берәүнең юлын да кабатлыйсым килми. Үз юлымны табарга телим. Йолдыз булу максатым юк, миңа җырлау рәхәтлек бирә. Акча турында уйлап, әллә нигә дә җырламас идем, бу җырның җанын үтерә».

Үз юлыңны табуы җиңел түгел. Моны инде Рамилә белә. Әйе, шушы мохиткә «башы кереп, аягы керергә өлгермәсә» дә, тәҗрибә алган ул. Төркеме белән дә, солист буларак та байтак конкурсларда, фестивальләрдә катнашып, призлы урыннар яулаган, «Созвездие-Йолдызлык»та узган ел беренче урын, Рөстәм Яхин исемендәге «Күңелдә яз» республика конкурсында (фортепиано) Гран-при, 2019 елда «Яз гүзәле»ндә вокал буенча беренче урын һ.б. күзгә күренерлек уңышлары булгач, аларның төркемен «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең концертына чакырганнар. Хәбәрдар булганнар белә: бу концерт иң башта ук татарның альтернатив, күнегелгән кысаларга бик «сыешып» бетмәгән җырчыларына мәйдан бирү, алар белән яшьләрне таныштыру максатында оештырылган иде. Баштарак оештыручылар «альтернативачы»ларның һәрберсенә игътибар, тигез мөмкинлекләр биреп килде. Заманалар үзгәрә: монда да эстрада гадәтләре үтеп керә бугай. «RamilӘ Up band» төркеме җырлаган чакта оештыручы, субкультура вәкилләре арасында яхшы билгеле берәү, тышкы микрофонны сүндереп куя. Әллә зәвыкләре туры килмәгән, әллә кояш астында урын тар – аңлашылмый...

Алмагачның алмасы

Яшь, фикерле кешеләр белән аралашу рәхәт. Тик шәһәрдә үскән татар кызлары арасында уйлаганын туган телендә әйтеп бирерлекләре сирәк очрый шул.

«Татарлык – минем эчке халәтем, уникальлегем. Ул канда, һәм мин татар булуыма горурланам. Безнең бабайлар үз нәселен XV гасыр уртасыннын теркәп барган.

Бер бабабыз шәҗәрәгә истәлекләрен дә кушып язган... Аңлата алмыйм ул хисләрне, тик чит илләрне гизгәндә татар теле сагындыра! Милли хисләрне әти-әнием һәм татар музыкасы уятты. Киләчәктә балаларым булса, аларның татар телендә сөйләшүен теләр идем, һәм аларга бу мөмкинлекне бирергә тиешмен дип саныйм», – дип күңелендәгесен уртаклаша туташыбыз.

Әлеге дә баягы, алма агачыннан ерак төшмәгән – яшьлегендә милли хәрәкәт эчендә кайнаган Алмаз Галәветдиновның төпчеге икән Рамилә. Туксанынчы елларда Казанның төрле предприятиеләре буйлап, хәер теләнгәндәй, Татар яшьләре көннәрен үткәрер өчен акча сорап йөргәндә Алмаз әфәнде дә студент кына була әле... Инде күп нәрсә үзгәргән, шул исәптән, татар җәмгыяте дә, мәгәр алар гаиләсе өйдә элеккечә татарча сөйләшә.

Биеккә таба адымнар

Рамиләнең инстаграмы йөзү, велосипедта йөрүен күрсәткән фотолар белән тулы. Профессиональ рәвештә йөзү һәм уктан ату белән шөгыльләнгән икән әңгәмәдәшем. Уктан ату буенча республика җыелма командасына кергән. Республика, Русия күләмендәге ярышларда җиңүләре бар.

«Бу спорт төре бераз экзотик булуы белән мавыктырды, – ди Рамилә. – Мин велосипед фанаты, шуңа да җәйне аннан төшмичә үткәрәм. Быел иң кәттә сәяхәтләремнең берсе –  велосипедта Свияжск утравына һәм Иннополиска бару булды. 120 чакрым узып, шәхси рекорд куйдым».

«Мүкләнмәскә, биеккә таба адымнар ясарга» аны бертуган апасы Камилә этәрә.

«Ул – мотиваторым, миңа ышаныч белдерә. Американы күреп кайтырга да ул үгетләде. Дөресен әйтим, мәктәптә инглизчәне тырышып укымадым. Унсигез яшь тулгач, алдыма максат куеп, телне җиде айда өйрәндем дә, мөмкинлекне кулландым».

Шулай итеп, туташыбыз чит илдә эшләү, яшәү тәҗрибәсен туплаган. 2019 елда кабат барган, Вашингтонда үткән дөньякүләм экологлар конференциясенә.

«Русиядән бердәнбер катнашучы идем. Анда без экология мәсьәләләре буенча фикер алыштык. Искиткеч тәҗрибә! Барысы унлап штатны күрдем. Иң ошаганы – АКШ башкаласы Вашингтон. Америкада милләттәшләр белән очраштык. Андагы татарлар гел башка инде... Бераз үзләрен югалткан сыман...» – ди ул һәм моңсуланып кала.  

Чит илләргә хушланып кайтса да, Рамилә Галәветдинова киләчәктә үзен Казанда күрә. «Казанны бик яратам!» – ди кыз. Чит илдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул, ди халкыбыз. Сәләтле, максатчан яшьләрне ватан олтан итеп кенә кулланмасын иде шул. Дөньяны колачларга омтылган кешеләргә, җигелеп эшләр һәм җәмгыятькә файда китерер өчен, күп тә кирәкми: бары тик иҗат иреге бирергә һәм комачауламаска...

«Тавышында миллилеге чагыла»

Миләүшә Тәминдарова, Татарстан дәүләт камера хоры җитәкчесе:

– Талантлы кыз ул. Хор белән җырларга нәкъ аны солист итеп чакыруымнан бик канәгатьмен. Тавышта кешенең кешелеклелек һәм күңел халәте искиткеч әйбәт «күренә» бит, җырчы аны яшерә алмый. Тавышында мөлаемлелеге дә, миллилеге дә, күңел байлыгы да, башка уңай сыйфатлары да чагыла. Мин аралашкан яшь җырчыларның кайберләре индивидуальлек белән артык мавыккан, аралашырга да, коллективта эшләргә сәләтле түгелләр. Рамиләдә андый чир юк. Универсальлеге, төрле жанрда, стильдә иҗат итә алу сәләте күңелгә бик тә хуш килә.

«Социаль челтәр аша таныштык»

Эльмир Низамов, композитор:

– Рамилә Галәветдинова иҗатка, илһамга, музыкага ачык, кызыксына торган кеше. Берничә җырымны үзе теләп, үзе уйнап, үзе җырлап яздырган. Берзаман бөтен социаль челтәрләргә элеп тә куйган – аның белән танышуыбыз менә шулай килеп чыкты. Андый ачык кешеләр күбрәк булса, музыка дөньябыз баер иде.

Фотолар Рамилә Галәветдинованың шәхси архивыннан алынды

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев