Логотип Идель
Заман

Алмаз Әсхәдуллин: "Яшьләр этно музыкага тартыла"

Яшь композитор, КФУ студенты Алмаз Әсхәдуллин баянда һәм... без белмәгән әллә никадәр уен коралында уйный белә. Алай гына да түгел, ул аларны фәнни юнәлештә өйрәнә һәм милли төркем булдыру турында хыяллана.

Яшь композитор, КФУ студенты Алмаз Әсхәдуллин баянда һәм... без белмәгән әллә никадәр уен коралында уйный белә. Алай гына да түгел, ул аларны фәнни юнәлештә өйрәнә һәм милли төркем булдыру турында хыяллана.

Алмаз Әсхәдуллин – яшь композитор, КФУ студенты. 27 яшь. Тумышы белән Түбән Кама шәһәреннән. Түбән Кама музыка көллиятен, Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый.
– Алмаз, милли уен кораллары дөньясына ничек килеп эләктең?

– Остазым Геннадий Макаровка рәхмәтлемен. Ул бездә милли уен кораллары дәресен алып барды. Бер кочак уен кораллары күтәреп килә һәм дәрес вакытында студентларга өләшә: кемгә думбра, кемгә дәф, кемгә курай эләгә... Шулардан милли көйләр чыгара идек. Аның үрнәге минем өчен сокландыргыч булды. Музыка уен коралларына, милли аһәңгә мөкиббән киткән кеше ул. Моңа кадәр баянда күбрәк классик әсәрләрне ятлап уйнаган булсам, импровизация, эзләнүләр аша, бу дәресләрдә үзем өчен татарның яңа дөньясын ачтым.

– Ә ни өчен музыкант? Башка һөнәрләр дә сайлау мөмкинлегең булгандыр бит?

– Менә минем әнием эшләгәндә дә җырлый. Заманында мәдәният институтын тәмамлаган, Мәсгуть Имашев белән бергә сәхнәдә чыгыш ясаган кеше! Бала вакытымда мине баян сыйныфына укырга биргән. Әбием дә иҗат кешесе: шагыйрә Һава Нәгыймова. Әти исә архитектура өлкәсендә хезмәт куйган: кул эшләренә оста иде, шәмаилләр ясаганын хәтерлим. Әгәр музыкант булмасам, мөгаен, әтием юлыннан киткән булыр идем.

– Башка туганнарың ни белән шөгыльләнә?

– Без гаиләдә дүрт малай үстек: мин – Алмаз, энеләрем Айзат, Аяз, Азамат. Әтием – Азат. Әнием генә Мәдхия исемле. Күрәсең аңа мәдхия җырлар өчен безнең дүртебез дә музыкаль мәктәпкә йөргәнбездер... Айзат аккордеон классын тәмамлады. Азамат – саксафон, Аяз скрипканы үзләштерә.

– Музыка бик күп сәяхәтләргә йөртә бугай сине...

– Әйе, менә күптән түгел генә Кыргызстанда «Игры кочевников» фестивалендә Татарстанны тәкъдим иттек. Бик кызыклы тәҗрибә булды, Ыссык күл янында юрталарда яшәдек. Мисырда суфый һәм илаһи музыка фестивалендә катнашкан идек. «Әлиф» спектакле белән Мексика, Франциядә булдык. Бу спектакльдә дәф дип аталган бәрмә уен коралында уйныйм. Әби көлә инде, ничә ел баянда уйнарга өйрәнеп, таз кагып йөрисең, ди. Әмма шул дәфтә уйнап, төрле илләрдә сәяхәт итәм бит, дим.

– Алмаз, чит илләрдә безнең мәдәниятне ничек кабул итәләр?

– Мисырда «Алдым кулга думбыра» җырын башкаруны ошаттылар, үзләре дә кушылып җырлады. Алар белән башка фестивальләрдә очрашсак та, иң элек шул җырны искә төшерәләр. Парижга «Әлиф» белән баргач, кызык хәлгә калдык шулай. Спектакльдә Нурбәк комда бии. Әмма Франциягә ком күтәреп бару мөмкин түгел, анда сатып алырбыз, дип уйлаган идек. Ләкин гади ком юнәтү шактый кыен булды. Төзелеш кибетеннән көч-хәл таптык. Төзелеш комы – каты ташлы, тупас, шуңа Нурбәк биегәндә төрле җәрәхәтләр алды, канга батты. Тәэсирле спектакль булды! Төрле милләт кешеләре соңыннан килеп, хис-кичерешләре белән уртаклашты. Безне тагын чакырып калдылар.

– Үзең ничә музыка коралында уйный беләсең?

– Төгәл җавап бирүе кыен. Ул бит сәпиттә йөри белгән кебек. Бер өйрәнсәң, нинди сәпиткә утырсаң да, йөреп китә аласың. Педальләрне әйләндерә белсәң, ысулы бер үк. Аермалары, әлбәттә, бар, ләкин музыкант кеше аларга бик тиз җайлаша. Аннан миндә бер генә уен коралын камил дәрәҗәгә җиткерергә, дигән максат юк. Инструментны кулга алыр алдыннан аны нинди әсәрдә, ничек куллана алуым турында уйлыйм. Мәсәлән, кыл кубыз дигән музыка уен коралын оркестр белән уйнаган әсәрдә яки спектакльдә кулланырга була. Гомумән, мин хәзер күбрәк борынгы төрки татар уен коралларын яңарту, шуларны үзләштерү белән кызыксынам.

– Өеңдә ничә музыка уен коралы бар? Сатып ала башласаң, бик кыйбат бит алар, Алмаз...

– Түр башында – баян. Иң кыйбатлысы да, иң еш кулланылганы да әлегә шул. Баянда Зәринә Вилданова белән «Чикләвек» төркемендә уйныйм. Анда без күбрәк джаз стилендәге көйләрне башкарабыз. Кыл кубыз, танбур, төрле өрмә уен коралларым бар. Аларның һәркайсында уйный да, сөйли дә алам. Бу – минем көчле ягым. Чөнки КФУда төрки дөнья һәм ислам тарихы факультетында магистратурада укып, төрки дөньядагы музыкаль терапия ысуллары темасына фәнни эш язам.

– Музыкаль терапия нәрсә соң ул?

– Ул, гомумән, төрки дөньяга хас нәрсә, камлау заманнарыннан ук килә. Ә фәнни эшем Госманлы империясендә ачылган махсус хастаханәләрдә кулланылган музыкаль терапия турында. Кыл кубыз – шундый уен коралларының берсе. Ул күбрәк Себер татарлары чыганакларында сакланып калган.

– Милли көйләр, моң геннар аша тапшырыла аламы?

– Күптән түгел Татар мәдәни лабораториясенең бер лекциясендә музыкант Ислам Сатыров нугай халкының бишек җырларын тыңлатты. Шул җырларда булган җылылыкны, туганлыкны һәркем сизгәндер. Шулкадәр якын тоелдылар! Үзебезнең мәдәни мирасны яхшырак аңлар өчен, башка төрки халыкларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Чөнки аларда тамгалар калган, кабилә-ыру мөнәсәбәтләре яхшы сакланган.

– Элвин Грей, Фирдүс Тямаев, Нурминский булганда бу милли уен коралларын тыңлаучы табылырмы соң?

– Радик Юлъякшин күптән түгел Башкортстанда узган «Ауразия йөрәге» дип исемләнгән төрки фестивальдә милли оркестр белән чыгыш ясады. Анда башка музыкантлар, рэперлар да бар иде. Ягъни популяр җырчылар да әкренләп этно музыкага тартыла. Татар мәдәни лабораториясендә дә без бик күп җырларда борынгы музыка уен коралларын кулландык. Татарстанда этно мирасны саклауга игътибар зур: Яшьләр һәм спорт министрлыгы «Таба» дигән грант булдырды, «Калеб» яңа буын җыенының «Безнең җыр» проекты, заманча татар музыкасы иҗат иткән Татар мәдәни лабораториясе, татар җырларына джаз күзлеге аша карау мөмкинлеге биргән «Үзгәреш җиле» фестивале шуңа дәлил.

– Татар моңы синеңчә нәрсә ул?

– Гадәттә, сузып җырлаган озын җырларның сүзләрендә, андагы сагышта моң бар. Моң ул үзенә күрә дога кебек. Җырны ишеткән кешенең җырлаучы белән хисләре тәңгәл килсә, шул моң була.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Мәдәният заман Алмаз Әсхәдуллин этномузыка

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев