Логотип Идель
Заман

АЛТЫН АЯКЛЫ ТАТАР ФУТБОЛЧЫ

Төркиядә яшәүче татарлар нинди генә эз салмаган! Менә I Бөтендөнья сугышыннан соң Төркиягә җирләшкән Низаметдин агайның футболчы малае Айханның эзе – таштан!

Төркиядә яшәүче татарлар нинди генә эз салмаган! Менә I Бөтендөнья сугышыннан соң Төркиягә җирләшкән Низаметдин агайның футболчы малае Айханның эзе – таштан! Искешәһәрнең иң популяр сәүдә үзәге «Эспарк» каршында саклана ул эз, Төркиянең милли командасында уйнаган уенчы үзе бүгенге көндә Истанбулда яши.

«ДИНДАР ӘТИЕМ ТУПЛЫ УЙНАГАНГА АЧУЛАНА ИДЕ»

 

2012 елда Искешәһәрдә «Алтын аяклар» дигән проект тормышка ашырылган. Төркия футболының атаклы, легендар футболчыларының исеме,уйнаган еллары язылган һәм аяк эзе төшерелгән ташлар ясалып, халык күп йөри торган җиргә урнаштырылган. Футболчылар катнашында әлеге «алтын аяк эзләре»н ачу тантанасы уздырылган, махсус сайты хәзер дә эшләп килә.

Читтә яшәүче милләттәшләребезнең кайсы хакында язарга утырсам да, һәрвакыт үҗәтлек, тырышлык кебек сыйфатларына тап булам. Айханны бу сыйфатлары зур спортка китергән дип әйтергә мөмкин. Төрекчә язмалардан алынган мәгълүматлар да шул хакта сөйли.

Айхан Ашут Искешәһәрдә 1944 елда әти-әнисенең тугызынчы баласы булып дөньяга килә. Сугыш юлларын узган, Төркиягә килгәч, үзенең хәләл кул эше – тегүчелек белән көн күреп, тормышын җайга салган, кибет тоткан, гармунда өздереп уйнаган, үзе биюче һәм һәр эшкә булган әтисе, әлбәттә, төпчегенең туп артыннан вакытын бушка уздырып чабып йөрүен хупламагандыр...

Әмма бала чагыннан туп тибәргә яраткан Айхан, әтисе каршы килүгә карамастан, футболдан баш тартмый. Балалык мавыгуына, Искешәһәрдә һәр мәхәллә үз такымын булдырып, ял көннәрендә үзара матчлар уздырып яшәгән елларга туры килүе дә тәэсир иткәндер.

Уенчы бала-чагын шулай искә төшерә:

«Туп тибәргә бик ярата идем, гел зурлар белән уйнадым. Диндар әтием туплы уйнаганга ачулана иде. Ял көннәрендә 18-19 яшьлекләрнең иртәнге матчы була. Мин дә иртән сигездә торып китәм. Кечкенә идем, барыбер мине ияртәләр. Бер бай малае футболчы аяк киеме киеп килде. Аңардан кайдан алганын сораштым. Шуннан бәйрәм җиткәнен көттем. Бәйрәм белән котлаган балаларга 5-10 куруш (Төркиядә тиен акча. – Авт.) бирәләр бит... Кайда, кем бар – барысына кердем. Шулай бераз акча тупладым. Ул вакытта футболчы аяк киемен 12,5 лирага тегеп бирәләр, акчам җитмәде. Беркөн өйдәге бакыр чүлмәкләргә күзем төште. Безнең кырыйдагы өйдә арендатор яши иде. Карыйм, ул да бер якка бакыр ләгәннәрен ташлаган. Ул заманнар бакыр кыйммәт вакыт. Мин боларның барысын тупладым да саттым һәм аяк киеме тектердем. Соңрак арендада утырган адәм килгән, караган, ләгәннәре юк! Миннән сорады, саттым, дидем. Шуны ишеткән әти миңа:

«Синме саткан?!» – дип, таяк белән алып бәрде. Беренче спорт аяк киемен менә шулай алдым. Ләкин аннары башка аяк киеме тәтемәде: әти крампоннарын (табанындагы шипларын) сүттерде, бер ел кидертте шуларны...»

ФУТБОЛ – КОМАРЛЫ УЕН КЕБЕК

 

Айхан 18 яшеннән Искешәһәр спорт клубының өметле спортчысы буларак таныла. Ул – Төркиянең милли җыелма командасына кергән уенчылардан. Әйтик, 1969 елда дөнья чемпионатында Төркия командасы составында Советлар берлеге, Польша, Румыния, Иран һәм башка командаларга каршы уйнаган.

Зур спорт мәхәллә урамнарында туп тибү генә түгел шул, һәр яклап сыный. Беркөн уенчыларның яхшы уйнавына, җиңүенә сокланган, горурланган тамашачы, икенче көнне кечкенә бер уңышсызлыкны да гафу итмәскә мөмкин. Андый очрак Айханны да урап узмый.

1965-1966 елны Төркиянең икенче лигасында яңа такым буларак – Искешәһәр футбол такымы барлыкка килә. Айхан Ашут анда күзгә кереп торган уенчыларның берсе. Әмма аягын авырттыру сәбәпле, берара уйный алмаслык хәлгә килә. Янә дә уенчының бер хатирәсенә тукталыйк: «Икенче матч кебек иде. Чирәм бик йомшак. Аяк киеме туфракка батты, абындым, тезем купты, шул килеш уеннан калдым. Электән уенчы алыштыру юк иде. Туп янымнан тәгәрәп үтеп китте, җитешмәдем. Моны күргән тамашачылар миңа төрле әшәке сүзләр белән кычкыра башлады. Матч бетте, стадионнан аксаклап чыктым. Икенче көнгә тезем шеште. Берәр атна хастаханәдә яттым. Аннары дәваланырга Истанбулга киттем. Бер ай узды, берни юк, кайтып киттем. Тренер Абдуллаһ Матай һәр көн күнегүләр ясарга килергә кушты. Йөгердем, авыр әйберләр күтәрдем... Карыйм, тезем әйбәтләнә башлады. Бер айдан соң матч бар иде. Матай чакырды һәм: «Айхан, кара, бу бер комарлы уен кебек. Матчка чыгып яхшы уйнамасаң, футбол яратучылар сиңа кабат кычкырыр...» – диде. Уйнаячакмын, дидем.

Бер гол керттем, без җиңдек. Аннары мине туктата алмадылар инде... Әгәр Матай булмаса, мин беткән идем, нур эчендә ятсын. Ул мине яңадан футболга кайтырды».

«ӘНИ, СИН МОНДА НИШЛИСЕҢ?»

 

Шунысы да мәгълүм, Низаметдин ага туп тибеп йөргән малаеның уңышына шаһит булган. Искешәһәр такымы – икенче лига чемпионы булганнан соң, уенчыларны каршы алырга җыелган халык агымын үз күзләре белән күргән ул. Бу вакытта халык арасында хатыны белән улы кайтканны көтеп торган мөһаҗир Низаметдин ниләр кичергәндер, кем белә... Футболчы үзе Искешәһәргә чемпионлык яулап кайткан мизгелне болай тасвирлый: «Безнең өчен беренче мәртәбә махсус бирелгән самолеттан төштек, гаскари аэропортның капкасына килдек. Әмма капкадан чыга алмыйбыз. Бөтен Искешәһәр җыелган. Бер автобуска мендек, кузгала алмыйбыз. Ике-өч сәгатьтән соң гына шәһәргә китә алдык.

Ул вакытта 80 яшенә җиткән әти дә, әни белән бергә, команданы каршыларга килгән иде... Ул заманнарда хатын-кызлар футбол стадионына түләүсез кертелә иде. Берсендә әни күршеләрне җыеп алып килгән. Уен барышында туп типкәндә ялгыш егылдым. Докторлар килде. Бер күтәрелеп карасам, әни дә чабып килеп җиткән, баш очымда басып тора. «Әни, син монда нишлисең?» – дип, аңар кыздым...»

Күрәсең, башта туп тибеп йөрүенә каршы килгән әтисе дә, шулай ук әнисе һәм башка якыннары, тора-бара иң кыйммәтле җанатарларына әйләнгән!

ҖИҢҮНЕҢ СӘБӘБЕ – ДУСЛЫКТА

 

Айхан Ашут футболдан 1973-1974 ел сезонында китә. Китү сәбәбе буларак, соңгы уйнаган командасында үз урынын таба алмавы, футболдан суынуы һәм шул ук вакытта операция ясатуын күрсәтәләр.

Футболдан соң ул армиядә хезмәт итә. Аннары Истанбулда җирләшә, кибет ача. Тренерлык дипломы булса да, бу эшкә алынмый. Моны үзенең кызу холыклы – тиз кабынып китүчәнлеге белән бәйләп аңлата. Бер төрекчә мәкаләдә спортчы футболчылар арасында үзара дуслыкның ни кадәр мөһимлеген аңлаткан ул. Искешәһәр футбол командасын җиңүләргә китергән иң төп сәбәпне дә ул дуслыкта күрә.

Шул ук вакытта уенчылар арасында ул вакытта университет тәмамлаганнар күп булуны ассызыклый. Моннан тыш, Искешәһәр халкының шәһәр командасын яратуы җиңүләр яуларга көч биргәнен әйтә.

Менә шундый язмыш: мөһаҗирлектә вакыт-вакыт үзен бик ялгыз хис иткән, тегүче, биюче, гармунчы Низаметдин малае –урамнардан башлап меңләгән тамашачы җыелган стадионнарда, илләрдән илләргә туп типкән. Һәм алтын аяклы футболчы буларак, Төркия футбол тарихына кергән. Таш эзе исә, Төркиягә аяк баскан бик күп татарларның эзен хәтерләтеп, күп еллар сакланыр.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев