Логотип Идель
Заман

Ана телебезне кимсетмик!

Бүген ана телебезгә төрле яктан һөҗүм итәләр. Русча имтиханнар, “ирекле” дигән булып мәктәпләрдә укытуны тыюлар… Сәгатьләре кыскартылган татар теле дәресләре… Йөрәгең генә чыдасын! Менә тагын бер “батырлык”!

Бүген ана телебезгә төрле яктан һөҗүм итәләр. Русча имтиханнар, “ирекле” дигән булып мәктәпләрдә укытуны тыюлар… Сәгатьләре кыскартылган татар теле дәресләре… Йөрәгең генә чыдасын! Менә тагын бер “батырлык”!

Рәмис Латыйпов:” Минем фикеремчә, татарның “әдәби тел” дип аталганы – ясалма рәвештә уйлап табылган, халыктан ерак, язучылар һәм журналистлар гына куллана торган ниндидер кирәкмәгән ясалма бер тел” дип “яңалык” әйтә. Әгәр инде син нәрсәдер исбатларга җыенасың икән, исбатла! Язучыларның әсәрләреннән мисаллар китер! Г.Бәширов, А.Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев,Фатих Хөсни, Әмирхан Еникиләр теле ясалмамы? Яисә замандашларыбыз Марсель Галиев, Камил Кәримов, Айгөл Әхмәтгалиева, Рәмзия Габделхакова, Рүзәл Мөхәммәтшин, Рөстәм Галиуллиннар, йә, адәм аңламаслык телдә язамы?

Татар теленең матурлыгы  кайда күренә? Әлбәттә, әдәби әсәрләрдә. Әдәби тел үзе үк әдәбият теле дигәнне аңлата түгелме соң? Мин аны кемдер тарафыннан махсус уйлап чыгарылган дип тә уйламыйм. Гасырлардан гасырларга берни кадәр үзгәртелеп, берникадәр тулыландырып күчкән газиз халкым теле ул. Энҗе бөртеге ул!  һәм бу энҗе бөртегеннән баш тартырга өндәү аптырашта калдыра.

Тел — дәрья, диләр. Аның ни кадәр тирән икәнен чамалап әйтәләр. Тел күрке — сүз, диләр, аның матурлыгын искәртәләр. Тел белгече профессор Флера апа Сафиуллина бер мәкаләсендә: “Геройларның сөйләм үзенчәлекләре, уртак сөйләмдәге гыйбарәләр, диалекталь  лексиканың чама  белән генә кертелүе, әсәрдә һәм җөмләдә урынлы кулланылган кулланылган фразеологик берәмлекләр һәм канатлы сүзләр Нәбирәнең телен лабороториядә өйрәнерлек итә”, — дигән иде. Минем өчен бу иң зур бәя булды. Аллага шөкер, китапларым әле дә тарала, кырыкка якын студент әсәрләрем буенча диплом эше,  ә  Төркия галиме диссертация  язды. Беркемнең дә “Сезне укырга авыр” дигәне юк.

Әйдә, “феномен”га әйләнгән авторларны да укысыннар. Һәркем белеменә, зәвыгына карап сайлый. Бездә бодайны кибәктән аерырлык укучыларыбыз җитәрлек. Мин моны очрашуларда  бик күп йөргән кеше буларак әйтәм.  Әйдәгез, ана телебезне кимсетмик, кадерен белик!

 

Нәбирә Гыйматдинова

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев