Логотип Идель
Заман

Атаң тапмас, тамгаң табар!

Тугандаш халык булган казакълар, казакъ руга белен бәйде, казакъ рудан күралады, ди. Әйе, казакъныңмы, башка бер милләт кешесенең кемлеген аның чыгышы сөйли, ә ул нәсел тамгасында чагылыш таба.

Тугандаш халык булган казакълар, казакъ руга белен бәйде, казакъ рудан күралады, ди. Әйе, казакъныңмы, башка бер милләт кешесенең кемлеген аның чыгышы сөйли, ә ул нәсел тамгасында чагылыш таба. Бу төр халык тәҗрибәсен чагылдырган һәм җөмләдә калыплашкан фикерләр башка төрки халыкларда да шактый сакланган. Татарныкын менә мәкаләмә исем итеп куйдым.


 

Гаиләдә өйрә дә куе

Бәләкәй чакта кырда-мазар сәнәк-көрәк ише әйберне әбәткә киткәндә калдырсаң я берәр җирдә онытылса, әти: «Борчылма, кызым, тамгасы бар аның, кеше тимәс, кире килмәсәк тә, күреп алырлар, китереп бирерләр», – ди торган иде. Һәм гел хак булып чыга иде. Әти мәгънәле кеше булгач, нәселебезнең, хәтта борынгыдан килгән ыруыбызның тамгасын бик бәләкәйдән белдем. Ул – уртадагысы алгарак чыгып торган, әмма үзара тоташмаган өч сызык. Әлеге тамганы «казаяк» дип тә билгелиләр. Дөрес, «каз тәпие» дип күпчелек очракта бер ноктадан чыккан сызыклы тамгаларның мәгънәсен аңаталар.

Кош тәпие билгеләре иң архаик тамгалардан санала. Бу төр тамга хакында фәнни китапларда да язгалыйлар. Нәкъ менә безнең ыру тамгасына охшаган билгене атаклы тарихчыбыз Максим Степанович Глухов ныклап өйрәнгән. Мәкчем (ы)Чтапан улы Глухов-Нугайбәк «Казиле – Казакия моя» хезмәтендә төрле җирләрдән чыккан нәселен шушы тамга берләштерүе хакында язган иде. Мин әлегә, нәсел тарихымны ахырынача өйрәнеп бетермәгән бер мәлдә, үземчә шулай ук әлегә шартлы рәвештә генә каз тәпие ыруы булганбыз икән, дип фаразлап торам һәм бу проблеманы киләчәктә чишәргә уйлыйм. Хәер, шул ук М.С. Глухов та бу төр тамгага ия кешеләрнең Казан артында да таралыш алуы хакында әйтеп уза.

Өчьяпле көбә сәнәген дә хәтерләткән, шунлыктан әлеге сүз белән дә исемләнгән «казаяк» билгесе, белгәнебезчә, ногайларда киң таралган. Ул каз-ногайларның ыру тамгасы саналган. Каз сүзеннән берничә географик урын атамасы ясалган (Казиле, Казбәт), әлеге билге кайбер ногай кенәзләренең ыру туграсына да үтеп кергән. Ул казакъ, кыргыз ыруларының ерак тарихларын чагылдыручы симоллардан булып тора. Керәшен тамгаларын барлаган Мәкчем абый әлеге билге җапай ыруына карый дип белдерә. Христианлаштыруга кадәрге әлеге тамгаларны өйрәнгәндә, аларны да, башка төрки кавемдәшләребездәге тамгаларны да барламый мөмкин түгел. Димәк, авылымның, кешеләренең узганын ныграк белергә теләсәм, бу юнәлештә эзләнә алам.

Ыруг-нәсел бәйләнешләре көчле сакланган кайбер төрки халыкларда аерым инсаннарның генеалогик паспортлары да эшләнә. Бу гамәл бигрәк тә казакъларда алда бара, чөнки аларда илнең ыру структурасы фәндә нык сурәтләнгән, милләт генетикасына кагылышлы документаль һәм заман аппаратуралары ярдәмендә дәлилләргә таянып нәтиҗәләр чыгарган хезмәтләр бихисап. Бу өлкәдә инде бернинди яңа ачышлар да булмас кебек тоелса да, эзләнүләр һаман дәвам итә.

Фән бер. Фәнең алда булып та, аның нәтиҗәләре халыкка ирешмәскә, аңа хәтта кирәк булмаска да мөмкин бит әле. Мин моны үзебез өчен сөйлим. Башка халыклардан үрнәк алырлыгыбыз бар: бүгенге заманның фәнни китаплар укымаган казакъ кешесе дә кимендә егерме ике буынын туры линия буенча белә икән. Ә инде үзенең киң таралыш алган буын ачыклау эше бүгенге көндә бу халыкта көннән-көн ныграк активлаша. Без исә җиде буын турында хыялланабыз. Күпләрнең ата-бабасын белү төшенә дә керми, гомумән, ул теләге юк. Күчмәлектән утрак тормышка соңрак күчкән төркиләр бүгенгәчә, җиде буын туганны бик якын туган дип исәпләп, үз бәйрәмнән калдырмый, даими аралаша.

Казакълар үзләренең туганнарын гына түгел, кайсы буынга, кайсы токымга, ягъни кайсы жузга караганын, нигездә, яхшы белә. Дөрес, бик аз санда гына теге яки бу төркемнәрдән тыш та нәселләр бар. Иң зур бүленешне, әлбәттә, жузлар чагылдыра: өлкән (идарәче), урта (бай терлекчеләр), кече (хәрбиләр). Һәр токым-ыруның тамгалары ачык эшләнеп теркәлгән. Неолит чорының курган мәдәниятеннән килгән дип санала торган әлеге билгеләрдә, милекнекеннән тыш, хәрби мөнәсәтләр дә чагылыш таба.

Казакъ галимнәре әйтүенчә, әлеге тамгалар ахыргача шифрланмаган борынгы болгар язмачылыгындагы билгеләр белән бик тыгыз бәйләнештә. Алар икесе дә ташта һәм агачта язу өчен уңай тагын да борынгырак төрки руннарга охшаган. Казакъ фәненең генеалогик тикшеренүләр өлкәсендәге тәҗрибәсе безнең өчен дә бик уңай һәм күләмле, ул галимнәребез алдына киң мәйдан ача.

Бергәлек – зур көч. Ыруыңны, төрки туганлыгыңны, үз нәселеңне белү – зур көч. Без бер зур гаилә икәнлегебезне аңлап, ярдәмләшеп яшәргә тиеш. Әйе, хак сүзләр: гаиләдә өйрә дә куе, читтә ботка да сыек.


 

Өрән салыр вакыт!

Кайбер тугандаш төрки халыкларда бергәлекне чагылдырып торган символиканың һәркайсына игътибар гаять зур. Мәсәлән, кыргызларда, тамга һәм атама янәшәсендә, ыруның табынган кошы-хайваны да билгеләнә, хәрби өндәмәсе дә күз уңында тора, чөнки ул көрәш рухын көчәйтә һәм дошманда курку уята торган девиз гына түгел, шулай ук сугыш мәйданында тактикага ярдәм итә торган чара һәм, һичшиксез, бер-береңне таныту ысулы да.

Төркиләр сугыш вакытында «Ор!», «Ур!» дип тә кычкырган дип фаразлана. Татарда «Өрән салу» дигән гыйбарә бар. «Урра!» «клич»ын Аурупа галимнәре үзләренеке дип караса да, чынлыкта ул ор, ур сүзләре белән тамырдаш, дип уйларга кирәк. Дөрес, «Урра!», яңгырашы белән, рим легионерларының «Барра!»сына да бик охшаган. Хәер, күп кенә халыкларның өрәнендә шартлаулы, куркыныч һәм көчле яңгыраулы «р» авазы кулланылган. «Ахарай!» – борынгы яһүдләрдә «Минем арттан!»ны белдерсә, сарматлар «Марга!», ягъни «Үтер!» дип, дошманга ташланган. Өрән кыска, күбрәк ике иҗекле булган.

Төркиләрңең гомуми һәм уртак өрәннәренең берсе булып «Алга!» девизы санала. Әле бит зур бер халыкның токым-кабилә өндәмәләре дә бар. Борынгы чорлардан калган ул өндәмәләр ыру атамасы белән тыгыз бәйләнештә.

Хәрби өндәмәләр геральдикада да кулланылган. Ул герб калканының ленталарына, аләмнәргә язылган. Рифкать Әхмәтьяновның «Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге»ндә өрән калын әйтелешле вариантта теркәлгән. Ул хәзер дә ике төрле әйтелештә дә актив кулланышта. Галим аның белән тамырдаш өрәңге сүзенең кайбер телләрдә байрак эчтәлегенә ия икәнлеген әйтә.

Р. Әхмәтьянов, өлеңге лексемасының да «рәсемле ритуаль байрак» белән бәйлелеген яза. Бу аңлашыла да. Кеше вафаты вакытында, хәзер табут капкачын диварга терәткән кебек, аның токым гербын тирмә тышына куйганнар. Галим чиркәү байракчысын аңлаткан хорунжийны да бик хаклы рәвештә өрәңге сүзе белән бәйли. Ул бала тугач өй тәрәзәсенә эленгән өленгене («өрәнгене»Авт.) явыз рухлардан саклый дип белдерә, икенче яктан, ул токым рухларын чакыру өчен куелган, аларны сабыйны саклауга өндәп торган. Бу урында «реалити шоу»ларда катнашкан бүгенге казакъ шаманнарының да һәрвакыт ярдәмгә ата-бабаларының рухларын ярдәмгә чакырганны искә алып узарга була.

Ыру туграсын алдан күтәреп баручыны өрәңге, ягъни байрак күтәрүче. дип атаганнар. Гадәттә, ул алдан барырга курыкмас батыр кешеләргә тапшырылган, шунлыктан ул үз эченә әкренләп батыр мәгънәсен дә алган.

Укучыга бу тематика кызыклы булмый калмас. Тарих белгече дәрәҗәсендә фикер йөртмәсәм дә, язганнарым аны фәһемләтер. Моңарчы нәселенең үткәненә битараф кем дә булса артына борылып карар һәм боларны өйрәнү кирәклеген, моңа вакытның кысылганнан-кысыла барганлыгын аңлар, дип уйлыйм.

 Көкүң ким?

Шунысы бик кызык: без хәзер шәҗәрәне агач рәвешендә ясыйбыз, ә бит борынгылар аны күбрәк тамырлар рәвешендә күрсәткән, бу мөһимрәк, чөнки борынгыдан килгән тамырларыңны белү кирәклеген аңлатып торган. М. Кашгарый сүзлегендә «көкүң ким?» соравы теркәлгән, ягъни тамырың кем? Мин бу сорауны үз-үземә көн дә бирәм.

Инсанның милли-генеалогик паспортында, гадәттә, берничә буыны чагылыш табарга тиеш, дип карала. Кыргызларда бу җиде буын рәвешендә күтрсәтелә: Ата, Чон ата, Баба, Буба, Куба, Жото, Жете. Ә инде ыруны агач кебек хәзергегә таба чагылдырабыз икән, шушы төшенчәләр кулланыла: Ата, Бала, Небере, Чебере, Чыбыра, Кыбыра. Мәрхүм кыргыз җизнәм Бишә (ыру традициясе буенча кушылган икенче исеме: Буранбай) өчен болар бик мөһим иде. Ул токым билгеләрен, җырын белеп, һәм, ыруының мәҗбүри гадәте буенча, үз җырын иҗат итте. Кызганыч, аның моңлы һәм ихлас сөю хакындагы гаилә җыры тау үзәннәрендә яңгырар иде, без тыңлап туйганчы, бик иртә вафат булды.

Чираттагы кызык факт: кыргызлар, гадәттә, шәҗәрәгә хатын-кызны язмаган, әмма нәсел тормышында мөһим роль уйнаганнарын, һичшиксез, теркәгән! Димәк, хатын-кызның токымда танылганлыгы, зур вазифалар башкарырга мөмкинлеге, кем баласы икәнлеге борынгыда да югары бәяләнгән! Бүгенге вакытта алар җиде әнкәне белүне дә бик кирәкле дип саный һәм шулай ук төшенчәләр белән билгели. Бездә исә әнкә ягына да игътибар зур, гадәттә, кешеләр ике якның да шәҗәрәсен ясап калдырырга тырыша.

Кайбер легендаларда төрки халыкларны атама, тамга, өрән һәм башка символика белән Угыз хан бүләкләгән, дип тасвирлана. Кләймә, пичәт, тугра һәм култамга вазифаларына юл ачкан ыру тамгасы хәзер дә тугра ясалышында роль башкарырга мөмкин. Украиннар гербына нигез итеп хазар тамгасы алынган. Бу хакта һәркем яза, янәшә куеп анализлаган эшләр байтак. Кайберәүләр билгеләгәнчә, өстән һөҗүм итүче лачынны күңелгә китерә. Дөрес, украиннар үзләре бу символга бөтенләй башка мәгънә сала – аның үзәк геральдик фигурасы – Владимир кенәзнең өчьябе, дип аңлата.

Без бу хакта уйлап та карамасак та, тамга сүзе тормышыбызда һаман да актив кулланылышта. Аны салу русларда тамжить сүзе белән белдерелә. Димәк, таможня – тамга салу урыны, ә таможенник тамгачы булып чыга.

Нәсел герблары узганның гыйбрәтләре турында исебезгә төшерә. Әйтик, Глинскийлар гербында кырым ханнарының, ягъни Гәрәйләр династиясенең Тарак-тамгасы чагылыш таба. Бу билге хан сараеның фрескаларында, рельефларында, тәңкәләрдә сакланып калган. Ул бүген үз мөстәкыйльлеген кайгырткан кырым татарларының милли символы булып тора. Бүген әлеге гербны татарныкы белән бәйләмәү омтылышы бик көчле. Интернет челтәрендә, гомумән, татарны танымыйча, аны рус дәүләтендәге хәрбиләр генә булганнар, үз тарихлары юк, хәзерге Русия территориясендә электән руслар гына яшәгән, дип белдергән ялганчы, әмма халыкта зур кызыксыну уяткан кечек язмалар да очрый. Әлбәттә, инде аларның авторлары тарак тамгалы гербларны, шул исәптән Глинскийларныкын да үзләренеке итеп күрсәтә. Шул ук вакытта интернет челтәрендәге белешмәлекләрдән дөрес мәгълүмат тә табарга мөмкин. Әйтик, кайберләрендә борынгы литва кенәзләре Глинскийларның татар чыгышлы икәнлеге, чөнки Иван Грозныйның әнисе Елена Глинскаяның татарның атаклы ыруыннан булуы әйтелә. Бу юллар шулай ук укучыны үз тарихын белмәүченең, ата-бабасын, әби-әнкәсен санга сукмаучының ырудашларына, токымына нинди фаҗигаләр китергәнлеген сөйли булса кирәк.


 

 


 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев