Әти-әни белән ничек аралашырга?
Бу язмада клиник психолог Арина Нирова белән бергәләп ата-аналар һәм үсмерләр арасында очрый торган төрле аңлашылмаучанлыкларны күңелләрне яраламый гына чишү юлларын эзләрбез.
Ата-ана – безне аралашырга өйрәткән беренче кешеләр. Әлеге «белем» нинди генә булмасын, үсеп буй җиткәч, без үз өстебезгә теге яки бу хәл өчен җаваплылык ала белергә , үз тормышыбызның менеджерлары булырга тиешбез.
Беренче хәл:
- Әнием мине аңламый. Мин аңа күңелемне ачканда, хисләремә карата кызыксыну, борчылу сизмим. Без аның белән икебез ике планетада яшибез сыман.
- Әниләр төрле була һәм без моңа тәэсир итә алмыйбыз. Сезне аңларга тырышучы, рухи яктан терәк булырга әзер башка якын кешегезгә мөрәҗәгать итегез.
Икенче хәл:
- Балачактан ук әти-әнием белән үзара җылы мөнәсәбәтләр урнашмады. Авыр балачагым өчен аларны кичерү миңа бик авыр. Күңелдә үпкә хисе яшәгәнгә, алар белән рәхәтләнеп аралаша алмыйм.
- Сезнең балачак инде үткән. Ул чор нинди генә булмасын, бу – тормыш тәҗрибәсе һәм инде үзгәрмәячәк юлның бер өлеше. Сез яисә уңышсыз тәҗрибәгезне дәвам итәсез яисә алдагы тормышыгызны үзегез теләгәнчә төзисез.
Өченче хәл:
- Әтием белән 5 ел аралашмыйм. Аның белән ачыктан-ачык сөйләшеп карадым, гафу итүнең төрле техникаларын кулландым, әмма барыбер булдыра алмыйм. Әтиемне кичерә алмавым, аның белән аралашмавым өчен бик борчылам.
- Сезнең үпкәгез нәрсә белән бәйле? Күңелегездә тагын нинди хисләр бар? Аларның барысын бергә кичерергә, ничек кенә сәер яңгырамасын, «тулы көченә» үпкәләргә кирәк. Кайвакыт безнең кешене бик тиз генә гафу итәсе килә. Тик хисләрне тыеп кына гафу итәргә өйрәнеп булмый шул.
Дүртенче хәл:
- Әтием белән начар мөнәсәбәтләр нәтиҗәсендә миңа егетләргә ышану бик авыр.
- Әгәр дә сез дөньяга әтиегез белән мөнәсәбәтләрне проекцияләү аша караганыгызны аңлыйсыз икән, бу инде бик зур уңыш. Башкаларга карата мөнәсәбәтегезне билгеләгәндә, үзегезнең хис-кичерешләрне күзәтергә өйрәнегез. Мин хәзер кешене ничек бар, шулай кабул итәмме? Әллә инде әти белән мөнәсәбәтләрне проекциялимме? Шушы сорауларга җавап табыгыз.
Бишенче хәл:
- Еллар узу белән мин үз аңымда идеаль әти-әнинең нинди булуы турында билгеле бер образ формалаштырдым. Киңәш кирәк булганда, мин гел шушы образга мөрәҗәгать итәм, чөнки үз әти-әнием бу хыялга туры килми. Нәтиҗәдә, әти-әниемне кабул итә һәм дуслаша алмыйм.
- Әти-әниегезнең сезнең хыялдагы образдан ерак булуын кабул итәргә вакыт җитте. Аларның уңай яклары да шактыйдыр. Шуларны күрә белергә өйрәнегез.
Алтынчы хәл:
- «Мин мәхәббәткә лаек түгел» дигән фикер белән яшим, бу миңа башка кешеләргә ышанырга, якынаерга һәм мөнәсәбәтләр корырга комачаулый.
- Мәхәббәткә нигә лаек түгел? Бу сәбәпләр объективмы? Иң мөһиме, сез кемнең яратуына лаек түгел? Гадәттә, мондый җөмләләр артында ниндидер бер конкрет образ тора. Сезгә дөньяны шушы бер образдан аерырга өйрәнергә кирәк.
Айназ Сөләйманова
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев