Логотип Идель
Заман

Атлантик океанны – җилкәнле көймәдә

Яхталы беренче сәяхәтем Фарер утрауларына булды. Соңрак Канар, Сицилия утрауларын да күрдем. Парус клубында фикердәшләр таптым, бергәләп дөнья тирәли сәяхәт итәргә хыяллана идек.

Татар телен өйрәнү курсларына килде ул. Дәресләрнең берсендә гадәти булмаган сәяхәте турында сүз башлады: «Өч атна дәвамында җилкәнле көймәдә Атлантик океанны йөзеп чыктым!» Таныштык: Айдар Шәрипов – Казанда туып үскән. Оператор. 29 яшь. Казакъстанда нәфис фильмнар, Русия эстрада йолдызларына клиплар төшергән. Океан маҗаралары турында тәфсилләбрәк сөйләвен үтендек. Сәяхәт истәлекләрен «Идел» укучылар белән дә уртаклашырга булдык. Кем әйтмешли, милләт үз каһарманнарын белергә тиеш!   

 

Җилкәнле мәхәббәт

Оператор булгач, эшемә бәйле гел хәрәкәттә мин, бик еш юлда булырга туры килә. Бу халәтем үземә бик ошый.  2015 елда Казаннан Мәскәүгә күченгәч, «Сила ветра» дип аталган парус клубына эләктем. Клуб төрле экспедицияләр оештырырга хирыс. Берничә ел элек мин дә капитан хокукына ия булдым. 
Дөресен генә әйткәндә, бу шөгылем күпкә иртәрәк башланган иде. Әле мәктәптә укыган чагымда ук, 14-15 яшьләрдә. Бервакыт Айдар дустыма әти-әнисе җилкәнле катамаран бүләк итте. Көннәр җылыткач, аның белән Локоматив пляжына йөри башладык (мәктәптәге укуны «оныткан» чаклар да булды инде). Без – ике Айдар, көнне шулай җилкән астында уздыра идек. Иделдәге төрле утрауларга, Югары Осланга кадәр барып җиткән дә булды. Шуннан башланды әлеге «мәхәббәт тарихы». Хәзерге көндә бу шөгыль белән мавыгуны икебез дә дәвам итә.   

Яхталы беренче сәяхәтем Фарер утрауларына булды. Соңрак Канар, Сицилия утрауларын да күрдем. Парус клубында фикердәшләр таптым, бергәләп дөнья тирәли сәяхәт итәргә хыяллана идек. Вакыт узган саен, дөнья мәшәкатьләре басты, әкеренләп аның турында оныта бардык кебек. Бер егетебез генә бу хыялга тугры калды: берничә ел элек көймә сатып алды. Соңрак кечкенә генә төркем җыеп, дөнья тирәли сәяхәткә дә кузгалды. Аларны күзәтеп бардым, үзем дә моңа бик кызыктым. Бу минем дә зур хыялым иде бит! Аларның маршрутлары белән танышып чыккач, шушы сәяхәтнең бер өлешенә генә булса да кушылырга уйладым һәм башлангыч ноктага (Канар утрауларына) самолет белән очтым. Хыяллар менә шулай кинәт чынга аша икән ул. 

 

Кузгалдык  

Океанның без кичәчәк өлешен узу өчен билгеле бер вакыт бар: океандагы җилгә һәм агымга бәйле, ул якынча декабрь башыннан февраль азагына кадәр дәвам итә. Шушы вакытка өлгерә алырбызмы дип бик борчылдык, чөнки моңа кадәр узган юлда көймәбез шактый зыян күргән иде. Суга чыгу гел күчеп торды. Һаваның кайсы якка үзгәрәчәге дә билгесез бит. Көймәне төзекләндерергә ике атна вакыт китте. Шулай да без өлгердек. 

Атлантик океанны узу – җир тирәли сәяхәтнең иң катлаулы өлешләренең берсе. Калган урыннарда кирәк очракта (мәсәлән, нидер ватылса яки берәрсе авырып китсә) җиргә эләгү мөмкинлеге бар. Чөнки нигездә яр буенча яки бер утраудан икенче утрауга хәрәкәт итәсең – мондый сәяхәтләр иң күбе биш көн дәвам итә. Ә безнең сәяхәт өч атнага сузылды. Ундүрт метрлы җилкәнле көймәдә океанны биш кеше кичтек. Икесе – баш капитан, башкаларның (шул исәптән минем дә) тәҗрибәсе азрак. 

Юлыбыз Канар утрауларыннан башланды, аннан экваторга таба Кабо- Вердега хәрәкәт иттек. Әгәр дә берәребез авырса яки берәр нәрсә ватылган булса, без шушында туктап, рәткә керә алыр идек. Беренче атнада бар да яхшы узды. Без утрауларны урап үттек һәм инде ачык океанда Кариб диңгезенә, Барбадос утравына таба юл алдык. Алдан әзерлегебез булса да, барыбыз өчен дә бу – дулкынландыргыч зур ара. Әйткәнемчә, безнең арада әле берәүнең дә моңа кадәр океанны кичеп чыкканы юк иде. 

Көймәдә көн тәртибе

Көймәдәге көн тәртибен моңа кадәр мин үзем дә күз алдына китерми идем. Нигездә ул бер төрле. Көн дәвамында юынсаң яки йоклап алсаң – болар инде зур чара санала. Шул бертөрлелектән бик каты туя башлыйсың икән. Бу – үзенә күрә бер сынау. 

Безнең барыбызның капитан хокуклары бар, ләкин тәҗрибә төрле дәрәҗәдә иде. Һәр кеше дә эшләргә тиешле төп эш – ул кизү тору (вахта). Башта кизүдә икешәр кеше тордык. Океанга чыккач, берешәргә генә калдык. Махсус вакытлар тәртибе төзедек, өч сәгать саен алышынып тордык.  

Вахтага чыкканда салкын иде, бигрәк тә төнге һәм иртәнге якларда. Җылы кием, өстеннән коткару жилетларын кияргә, аны махсус бау белән урарга кирәк. Океанда төрле хәлләр була ала: төн уртасында зур дулкын килеп, вахта торучыны ачык суга алып бәрсә, беркем дә моны ишетмәячәк һәм коткара да алмаячак. »Күз алдыңа китер – син уянып китәсең, ә көймәдә берәү дә юк», – дип без бер-беребезне уйдырмалар белән куркыта да идек. Андый куркыныч, әлбәттә, бар: океанда көчле җил, зур дулкыннар, яңгыр яуганда аяк асты тайгак… 

Диңгезчеләр дөньясы өчен бу югалтулар ничектер табигый хәлләр кебек. Барбадоска килеп җиткәч, безгә тутырырга дип бер кәгазь тоттырдылар. Анда капитан башлангыч ноктадан ничә кеше чыкканын һәм монда ничә кешенең килеп җитүен, ничәсенең юлда үлеп калуын язырга тиеш иде. Яшәү белән үлемгә карата бөтенләй башка мөнәсәбәт. 

Көндәлек шөгыльләргә килгәндә, мәсәлән, юыну: диңгездән чиләк белән су аласың, аннан сабынланган тәнне шул ук су белән юып төшерәсең, азактан гына төче су белән чайканып аласың. Соңга таба анысы да барыбер була башлый: «төче су» өлеше онытыла. 

Чыннан да күнегелгән нәрсәләр әһәмиятен югалта. Мондый вакытта психика сынала, кәеф үзгәрүчән була. Мин моны үзем дә тойдым. Өч атна дәвамында гел күңелем болганды, дарулар белән генә тордым. Моңа кадәр андый халәт булганы юк иде.  

Ашауга килгәндә, башкалардан аермалы буларак, ит, сөт ризыклары, балык, йомырка ашамыйм, шуңа күрә минем рацион чагыштырмача иң гадие булды. Уртак ризык пешергәндә, башта бер өлешен әзерли идек, миңа аерып биргәннән соң, аңа ит яки сыр һәм башка нәрсәләрне сала иделәр. Миңа күбрәк җиләк-җимеш, яшелчәләр ашау каралган, ә алар бер атна дигәндә бетте.  

Калганнар балык тотып маташты, тик бу эшләре гел уңышсыз булды. Бу да канны бераз кыздырды: нигә океан уртасында балык тота алмыйбыз? Балык артык зурмы? Көймә тиз барамы? Безнең бер капитаныбыз гел шуның белән мәшгуль булды, төрле ысуллар сынап карады. Ниһаять, инде барып җиткәндәрәк бер тунец эләкте, шунда ук соус белән сашими әзерләп ашадылар. Мин аларга карап куандым. 

Көймәдәге шөгыльләрне тагын искә алсак, барыбыз да китаплар укыдык, фильмнар карадык, өстәл уеннары уйнадык, гитарада уйнарга өйрәндек. Егетләр шушы сәяхәт турында «Кругосветка» дип аталган фильм төшереп барды, мин дә бу эштә бераз катнаштым. 

 

Ачышлар турында

Бу сәяхәт тулысы белән ачышлар сәяхәте иде. Мәсәлән, тирә-яктагы тереклек. Төнлә суда яна торган планктоннар двигатель астыннан йолдыз кебек чыгып бара. Күккә карасаң да, суда да бертөрле сурәтләр, чөнки планктонга тиеп киткәч, ул активлаша һәм яна башлый. Дельфиннар күренгәли, аннан алар шул планктоннар белән бергә йөзә. Дельфиннар төнлә начар күренә, суда хәрәкәт иткән шәүләләре генә тоемлана. Алар суны ерып уза торган өрәкне хәтерләтә. Бервакыт оча торган балыклар күренә башлады. Алар төнлә палубага, каютага өере белән очып керә иде. 

Океан уртасында ялгыз оча торган кошлар күренгәндә, шулай ук сәер уйлар туа: алар адашканмы, төркемнәреннән калганмы, исән калырлармы яки бу алар өчен табигыймы дип уйлыйсың.  

Шулай ук үземнең халәтем дә минем өчен яңалык иде. Чайкалуга күнегә алмадым, юл буе дарулар эчтем. Йоклаганда да, ашаганда да, йөргәндә дә – бер мизгелгә дә чайкатмый тормады. Бу да табигый халәткә әйләнә. Мәсәлән, берәр урынга пыяла стаканыңны куеп торсаң, аны алырга берничә секунд барлыгын аңлыйсың. Юлда караган фильмдагы бер күренештә бер кыз өстәлгә стакан куйды, шул мизгелдә үк башымнан: «Куйма, ул бит хәзер төшеп китә», – дигән уй узды. Әлбәттә, берни төшмәячәк дип аннан үземне тынычландырдым. 

 

Океанда куркынычмы?

Куркулар турында әйтүе кыен, чөнки кайсыдыр этапта артка юл юклыгын аңлыйсың һәм бу халәткә күнегә башлыйсың. 
Үзебез ачык океанда гел су керербез дип уйлаган идек. Өч атна дәвамында суда булганда, теләкләр һәм ихтыяҗлар үзгәрә икән. Нибары бер тапкыр гына су кердек, шул җитте безгә. Йөзгән вакытта, гел акула килеп чыгар кебек тоела – бик куркыныч.

Төнлә барганда кораблар ут кабызырга тиеш, ә төнге вахта нәкъ менә бәрелеш булмасын өчен кирәк тә. Шулай бер төнне минем вахтам азагына якынлашканда, алда ике ут күреп алдым. Радарга карыйбыз – алар анда юк. Бәлки, бу хәрбиләрдер һәм радар күрә алмый торган махсус җайланмалар кулланалардыр?! Ә бәлки, бу – пиратлар? Башка төрле шомлы уйлар килде. Берничә сәгать аларга таба хәрәкәт иткәч, ниһаять, боларның безнең чамадагы кечкенә җилкәнле көймә икәнен күреп алдык. Радар мондый кечкенә көймәне күрми икән. Алар белән элемтәгә чыктык, инглизчә: «Фәлән тарафка юнәлгән ике көймә, прием!» – дидек. Алар безгә җавап бирә: «Әйе, прием!» Бераздан шулар ук: «Леша, бу синме?» – дип кабатлый. Бу ике көймә безнең капитанның танышлары булып чыкты. Алар безгә кадәр берничә көн алдан юлга кузгалган һәм без аларны куып тотканбыз икән. Шундый зур океанда якташ көймәләр очрашсын әле? Ә без Казанны – зур авыл дибез. 

Җиргә җиткәндә, тагын бер көймәче белән очраштык. Ул Англиядән чыгып, океанны ялгызы гына кичкән. Ә бу киңлектә юл тагын да катлаулырак, чөнки экватордан ераграк булган саен, океанда һава торышы кырыслана төшә. Нәтиҗәдә, ул егетнең көймәсе әйләнеп капланган, иллюминаторы җимерелгән, су баскан. Ике көн бер туктамый, ул суын үзе түгеп барган. Без күргәндә, җилкәннәр урынында нинидидер чүпрәк кисәкләре генә эленеп тора иде – шулар ярдәмендә коры җиргә килеп җиткән бу. Соңрак көймәсен рәткә китереп, юлын дәвам итергә уйлавын әйтте. Без дә ялгыш маршрут сайлаган булсак, начар һава шартларына эләгә алыр идек. Ә дулкыннар океанда бишәр метрлы. Җилкәнең ауса, сынса, аны шушы дулкыннар арасында, җилдә төзекләндерергә тиеш буласың – ә бу бик катлаулы эш. 

 

Күзәтүләр һәм уйлар

Тирә-якта гел бертөрле күренеш – су гына булганга, бу халәт уендагы фон яки үзгәрми торган декорация кебек тоела. Тормышта без гел хәрәкәттә бит, нәрсәдер күрергә, өйрәнергә, даими үсештә булырга телибез. Ә монда тирә-яктан яңа белемнәр алу мөмкинлеге юк. Бары тик син үзең бар, шуңа күрә үз эчеңдә казына башлыйсың. Бу хәлдә кайчандыр мөһим тоелган нәрсәләр үз әһәмиятен югалта. Үз-үзеңне яңа яктан ачу өчен генә булса да океанда сәяхәт итәргә кирәктер, чөнки тирә-якта башка бернинди кызык нәрсә юк. Син – иң кызык нәрсә. Әйткәнемчә, монда кыйммәтләр үзгәрә.
Истә калган тагын бер кызык күзәтүем: матча арканнарының җил искән вакытта сиренага охшаган аваз чыгарулары. Ниндидер хатын-кыз тавышы ишетелә алардан. Төнге вахтада шулай билгесез хатын-кыз җырлаганын тыңлап утырасың. Шулчак мин диңгезчеләрнең суга чакыру турындагы төрле уйдырма, әкиятләрен аңлап алдым: алар белән дә шулай җил шаярган икән ул.

 

Нинди әзерлек кирәк?

Әлбәттә, акча булуы шарт: көймәдә урын, ризык, ягулык өчен түләргә кирәк. Әгәр дә көймәдә профессионал капитан бар икән, борчыласы түгел. Син белмәгән эшне сиңа кушмаячаклар. Калганына юл дәвамында өйрәнәчәксең, вакыт җитәрлек. Әлбәттә, сәламәт булырга кирәк, психологик яктан да җиңел димәс идем. Тик ни генә булмасын, бу зур тәҗрибә. Дөньяда бик аз санлы кеше генә бу юлны узган. Мин шушы арадан соң командадан аерылдым, алар әле дә юлын дәвам итә.

 

«Өйгә кайтасым килә» 

Шушы сәяхәттә алып барган көндәлегемдәге соңгы язмам «Өйгә кайтасым килә!» дип тәмамлана. Өч атна эчендә Татарстанга кайтырга теләгәнемне аңладым, татар телен дәвамлы өйрәнәсем, камилләштерәсем килде. Мин үземнең кем икәнемне аңларга телим. Казанга, Татарстанга кайтып, үз җиремә файдалы булырга, милли кино төшерергә телим. Минем өчен бу мөһим нәрсәләргә әйләнде. 

Эльза Нәбиуллина әзерләде

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев