Айдар Шәйхин: «Бездә галимнәр ялчы хәлендә»
Берничә ел элек, Русия күләмендә узган тарих олимпиадасында җиңү яулап, Айдар Шәйхин үзен генә танытып калмады, туган ягы Актанышны, үзе укыган сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат данын да арттырды. Ә бит ул хәзер җитәкләгән «Гыйлем.tatar» проектына орлык та гимназиядә укыганда салына – аны укытучысы Ленар Хөсәенов белән бергә уйлыйлар. Айдар КФУның Социаль-фәлсәфә фәннәре һәм массакүләм коммуникацияләр институтына «Дин белеме» кафедрасына укырга кергәч, «Гыйлем» дә башкалага күчә.
Берничә ел элек, Русия күләмендә узган тарих олимпиадасында җиңү яулап, Айдар Шәйхин үзен генә танытып калмады, туган ягы Актанышны, үзе укыган сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат данын да арттырды. Ә бит ул хәзер җитәкләгән «Гыйлем.tatar» проектына орлык та гимназиядә укыганда салына – аны укытучысы Ленар Хөсәенов белән бергә уйлыйлар. Айдар КФУның Социаль-фәлсәфә фәннәре һәм массакүләм коммуникацияләр институтына «Дин белеме» кафедрасына укырга кергәч, «Гыйлем» дә башкалага күчә.
Фәнгә тартылу, кызыксыну аңа кечкенәдән хас. Башлангыч сыйныфлардан ук тарих кебек катлаулы фәнне су урынына эчә, ул мәктәп программасына дәрес буларак кермәгәч, үзлегеннән өйрәнә. Бишенче сыйныфка җиткәндә инде тарих буенча нигезле белем тупларга өлгерә. Шуңа күрә Русия күләмендә узган олимпиадада җиңү яулавы гаҗәпләндерми дә кебек. Әмма, гыйлем ипие кимереп, күпме йокысыз төннәр уздырганын үзе генә белә. Моның өчен җитди сәбәп тә була. Егет гади эшче гаиләдә тракторчы Рәсим һәм сыер савучы Земфираның дүртенче бала булып дөньяга килә. Биш бертуган – биш лачын тәгәрәшеп үсә алар! Һәммәсе үз кыйбласын тапса да, туганнары арасында героем кебек фән дип җан-фәрман килгәннәре юк. Бу аңлашыла да: әти-әнисе, кечкенәдән Айдарның гыйлемгә хирыслыгын тоеп, аны йорт мәшәкатьләреннән азат итә, улларының укымышлы булып үсүен телиләр. «Олимпиада нәтиҗәсе белән КФУга имтихансыз укырга керү мөмкинлеге барлыкка килгәч, «Дин белеме» юнәлешен сайлап, хәзерге заман католик динен өйрәнүем дә очраклы түгел, моның үз сере бар. Чыбык очы кинематографиягә барып тоташа. Электән төрле сериаллар караганда диннәр ничек күрсәтелә, теге яки бу вакыйга нинди яссылыкта бәяләнә дигән сораулар туа, аларга җавап эзли иде. Тора-бара бу тема фәнни юнәлештә өйрәнү өчен дә кызыклы кебек тоелды. Тарихны да яраткач, әлеге караш тирәнтен формалашты», – дип сөйли Айдар үзе турында. Әлбәттә, фәнгә омтылышсыз, «Гыйлем» проекты да үз эшчәнлеген дәвам итә алмас иде. Иң элек ул укучыларга төрле фәннәрдән татар телендә өстәмә мәгълүмат алу өчен мәйдан булдыру нияте белән барлыкка килсә дә (әлеге проблема бүгенге көндә дә актуаль әле), хәзер инде аның максатлары да, аудиториясе дә киңәйгәннән-киңәя. Айдар гына бу өлкәгә үзләре керткән өлешне диңгездәге бер тамчыга тиңли. «Узган көз Актаныш районы Иске Кормаш авылы мәктәбендә укытып алдым, – ди ул. – Укытучыга да, укучыга да билгеле бер тема буенча, дәреслек материалыннан кала, татар телендә өстәмә мәгълүмат табу авыр. Ә кайбер укучыга дәрес материалы гына җитми. «Гыйлем» шундый балаларны һәм укытучыларны күздә тотып әзерләнде. Дөрес, минем белән бергә Казанга киткәч кенә бераз башкачалар юнәлеш алды – ниятебез фәнне татар телендә таныту».
Команданың зур өлеше ирекле тәрҗемәчеләрдән тора. Нигезен тәшкил итүчеләр язмаларны җиренә җиткереп әзерләп бетерә, хаталарын тикшерә. «Гыйлем» материаллары белән, порталдан кала, социаль челтәрләрдәге пабликларда танышырга мөмкин. Берничә автор – фән ияләре. Алар биолог, астрономия турында татар телендә язмалар әзерли. Кыскасы, монда фән белән җенләнгән яки татар телен яраткан кешеләр генә эшли. Фән теле инглиз теле булуын истә тотканда, әлбәттә, татар телендә фәнни мәкалә язучылар юк диярлек. Шуңа да гыйлемчеләргә күбрәк русча, инглизчәдән тәрҗемә итәргә, язманы өйрәнеп, аңлап эшләргә туры килә. Төп кагыйдәләре исә: без бушка хезмәт куябыз. Шуңа күрә биредә акча юк дип зарланмыйлар, тик мөмкинлеккә карап, эш өчен кирәк-ярагын да алалар, чаралар да уздыралар. Моның өчен бер чыганак – дәүләт грантлары булса, икенчесе – даими ярдәм кулы сузучылар бар. Үз продукцияләрен сатудан да акмаса да тама. Әле бит журнал да нәшер итәләр. Кыскасы, зарланмыйча, читтән ярдәм көтмичә, үз көчләренә таянып, көн күрәләр монда. Һәркем – оптимист. Аларны хәтта татар теленең киләчәге турындагы хафалы сүзләр дә борчуга салмый. Мәктәпләрдә татар теле дәресе тирәсендә вакыйгалар куера башлагач, «Гыйлем» язмаларын укучылар арткан гына. «Татар теле дәресләре өчен әзерләнә торган язмаларга да ихтыяҗ бар, – ди төп «гыйлемче» Айдар Шәйхин. – Проблема башкада – инновацион караш юк. Әйе, фән искиткеч зур тизлектә үсә, Татарстанда да күп юнәлешләрдә тырышып эшлиләр. Әйтик, КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты галимнәре куллана торган бионанотехнологияләр сүзенең мәгънәсен без аңлап та бетермибез. Ә аларның язмалары чит ил журналларында басыла. Гомумән, соңгы елларда фән модага керде. Фәнни оешмалар, лекторияләр барлыкка килә. Әйе, әлеге өлкәдә кайнаучылар даһи фикерле галимнәр түгел, алар гади кешеләр, үз кумирлары, стереотиплары белән яшиләр. Ләкин бу мода күпме барыр? Хәзер үсеп килгән смартфоннар буыны бер яктан интеллектуаль деградация кичерә, икенче яктан ул яңа технологияләргә яраклашкан һәм киләчәктә узган гасырның 80-90 елларында туучыларга караганда югарырак торачак. Алар мәгълүматны бик җиңел үзләштерә, тик хәтерләре юк, игътибарлылык җитми. Мин боларның барысына да позитив карыйм. Мода кысаларында гына булса да фән белән кызыксынучылар, аны таратучылар, шөгыльләнүчеләр күбәйсә, башкалар да тартылыр иде, дим. Әлегә фәнне дәүләт яшәтә, түрәләр авызыннан чыккан яңа технологияләр, инновацияләр дигән сүзләрне еш ишетәбез. Төгәл фәннәрнең киләчәге ышанычлы, тик дәүләт биргән акча гына фәнне үстерергә җитми. Аның белән түрәләр идарә иткәч, аларның фикере галимнәрнеке белән чагышмаска, шул сәбәпле, вак-төяк проблемалар баш калкытып, фәнни эшчәнлеккә, хезмәтләргә зыян килүе дә ихтимал. Фән ул – иҗат һәм аның белән шөгыльләнүче кешегә ирек кирәк. Бездә исә галимнәр ялчы хәлендә. Асылда башка мөнәсәбәт булырга, алар әйдәп баручы роле үтәргә, абруй казанырга тиеш. Аларның хезмәт хакларын арттыруның да төрле ысуллары бар. Әйтик, грант алуны гадиләштерер идем. Кызганыч, бездә дәүләт – кешегә, халык өстәгеләргә ышанмый һәм бер-беребезне алдамас өчен әллә нинди башка сыймаслык катлаулы схемалар төзибез».
Айдар фән үсешен тоткарлаган киртәләр турында яхшы белсә дә, үзенең киләчәген һичшиксез шушы өлкә белән бәйләячәк. Моны ул ышанып әйтә. Тик ниндидер ачышлар ясаудан бигрәк, үзен уку-укытуда, аң-белем таратуда күрә, мәгърифәтчелек идеясе белән яна. Тәрҗемә итү, язу белән мавыгуы да моңа ишарәли. Белүебезчә, үсмерләрнең өстәл китабына әйләнгән Гарри Поттерны татарчага тәрҗемә итүчеләр дә – «гыйлемчеләр». Башында Айдар тора. Озакламый әсәрнең барлык китаплары татар телендә әзерләнеп бетәчәк. Моннан тыш, Сунь-цзының «Сугыш сәнгате» («Искусство войны») трактатын да инглизчәдән татарчага тәрҗемә иткәннәр. Быел да дөньякүләм әсәрләрнең кайсыларын татарчалаштырачаклары билгеле инде. «Тәрҗемә иткәндә башка дөньяга чумасың – рәхәт кәсеп, – ди Айдар. – Әле генә борынгы грек теленнән русчага тәрҗемә итү буенча имтихан тотып килдем. Күңелем белән шул чордан чыга алмыйча интегәм».
Айдар – проектларга бай егет. Буш вакытымда диванга ятып сериаллар карарга яратам дисә дә, бер генә минутын да суга сала торганнардан түгел ул. Узган көз Актанышта үзе укыган гимназиядә тәрбияче булып эшләү белән бергә, язганычма, Иске Кормаш мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрен укыткан. Гимназия укытучылар Ленар Хөсәенов, Рамил Гарипов белән бергә Иске Кормашта «Шимбә мәктәбе» булдырганнар – һәр шимбә укучыларга өстәмә дәресләр биргәннәр. Аларга «Гыйлем» егетләре дә кушылган. «Иске Кормаш мәктәбенә соңгы елларда игътибар җитеп җитмәгән: китаплар да, атласлар да иске, күптән яңалары кайтыртылмаган, – дип сөйли Айдар әлеге проект турында. – Яңа басмалар булмагач, укучыларга китапханәгә керү дә кызык түгел, билгеле. Бу хакта социаль челтәрдә язган идем, бер миһербанлы зат үз акчасына китаплар сатып алып җибәрде. Шулай ук биология, химия сыйныфларына глобус, микроскоп ише уку әсбаплары алырга ярдәм итте. Аның әлеге игелекле эшен дәвам иттерергә, башка мәктәпләргә дә шулай булышырга телибез, ярдәм итүчеләр табылыр дип уйлыйм. Бу хәйриячелек эшен оештыручы гына кирәк. Юкса, татар мәктәпләренең күпчелеге авылларда булгач, түрәләр арасында «алар барыбер бетә, киләчәге юк», дип фикер йөртүчеләр бар. Татар мәгарифенең көчле булуын теләсәк, авыл мәктәпләренең дә абруен күтәрү мөһим. Бөтенебез бергә эшләп кенә милләтебезне гыйлемле, мәгърифәтле итеп була».
Фото Айдар Шәйхинның гаилә архивыннан алынды
Автор: Чәчәк Гәрәева
«Идел» журналы 16+
Теги: Фән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев