Логотип Идель
Заман

АЙДАР ТАТАР. КЕМ УЛ?

Социаль челтәрләрнең берсендә ветеран журналист Нәсимә Садыйкова белән бергә «ТАТАРЧА АРАЛАШЫЙК» дигән төркемне алып бара. Нәсимә апа әйтүенчә, «актив кешеләрнең нигә сәләтле икәнен белә башлагач», төркемгә админнарны, шул исәптән, аны да, хуҗабикә үзе чакырган. «Искитмәле яшь егет! Татарча шәп яза, русча, инглизчә яза! Чын заман егете! Аның Башкортстаннан булуын, Мәскәүдә яшәвен беләм».

Социаль челтәрләрнең берсендә ветеран журналист Нәсимә Садыйкова белән бергә «ТАТАРЧА АРАЛАШЫЙК» дигән төркемне алып бара. Нәсимә апа әйтүенчә, «актив кешеләрнең нигә сәләтле икәнен белә башлагач», төркемгә админнарны, шул исәптән, аны да, хуҗабикә үзе чакырган. «Искитмәле яшь егет! Татарча шәп яза, русча, инглизчә яза! Чын заман егете! Аның Башкортстаннан булуын, Мәскәүдә яшәвен беләм».

«Бар теләгем – татарларны яхшы яктан күрсәтү, дөньяга таныту!»

Тәхәллүсе – Айдар Татар. Фамилиясен сораудан мәгънә юк, һәм онлайнга, чиплар-саннарга күчкән дөньяда ата-баба биргән фамилияләребез әкренләп үз әһәмиятен дә җуя бара бугай инде... Юри генә игътибар итегез әле: социаль челтәрләрдә ТАТАР, ТАТАРИН, TATARIN һ.б.ш. никлар – йөзләп исәпләнә.

«ТАТАРЧА АРАЛАШЫЙК» төркемендә генә түгел, Айдар Татар үз аккаунтында да милли темаларга һәм татарлар өчен кызыклы язмалар элеп бара, кызыклы постлар куя. Мәсәлән, күбебез, кыяр орлыгы пакеты тышында «Татарин» дигән язуны күрсә, илтифат итмичә дә узып китәр иде. Күпләр, ләкин Айдар түгел! Ул пакетның фотосын эзләп тапкан, кыскача текст язган һәм төркемгә чыгарган. Админ егетнең постлары көн кадагында булуы, фикри куелыгы, тел байлыгы белән күпләрне җәлеп итә. Мин дә, кызыксынып, Айдар Татарның социаль челтәрдәге «ишеген» «шакыдым», хуҗасы ачык йөз белән каршы алгач, бераз аралаштык та әле.

Аңа үзе турында, социаль челтәрдәге активлыгының сәбәбе турында  сорау юлладым. «Минем бар теләгем – татарларны яхшы яктан күбрәк күрсәтү, дөньяга таныту! Хроникамны карасагыз, соңгы вакытта анда минем кем икәнемне дә, ни әйтергә теләгәнемне күрергә була», – дип җавап бирде яңа виртуаль танышым.

Әмма журналда үзе турында язарга шактый үгетләргә туры килде әле аны. Күренеп тора, җиде кат үлчәп, бер кат кисәргә өйрәнгән. Өстәвенә, бик тыйнак та икән.

– Рузия апа, мин гади бер татар егете.. Минем кебекләр дөнья тулы инде... Журналларга чыгар өчен, кайдадыр эш күрсәтергә, ниндидер игелекле хезмәт салырга кирәктер. Дөрес, мин күп һәм төрле темага язам – мәдәнияттән алып сәясәткә кадәр. Күрәм, кешеләр язганнарымны укый, күп лайклар куялар, аларга язмаларым ошый торгандыр, дип уйлыйм.

Социаль челтәрдә Кәрим Тинчурин аккаунтын күргәнегез булгандыр. Ул да Айдар Татар хикмәтләре булган икән бит:

– Фейсбукның татар телле төркемнәренә бер ел элек мин Кәрим Тинчурин исеме белән кергән идем. Моңа чаклы анда Габдулла Тукай, Хәсән Туфан, Һади Такташ, Салих Сәйдәш, Муса Җәлилләр «гөрләтеп яшәгәндә, иҗат иткәндә», күренекле драматург, татар театрын үстергән шәхесләрнең берсе –Кәрим Тинчуринның да исемен дөньяга чыгарасы килде. Башымда андый-мондый начар уйлар юк, бөек милләттәшебезнең якты истәлеге, рухы шат булсын, исеме яшәсен дигәннән генә башланган эш иде. Үзе теге дөньядан кайтып, монда безнең белән аралашып утырмас ла инде?!

Кая инде ул безгә... Кайсыбер акыллы башларга бу ошамады, «Синең ни хокукың бар? Ты кто такой?» – дип мине эт итеп әрләделәр. «Ярый», – дидем дә, шул ызгыштан соң икенче көнне үк барысы да белгән үз исемем белән чыга башладым.

– Бу сәхифәне Мәскәүдән бер татар егете алып баргандыр дип уйларга башыма да килмәс иде. Анда язганнар берәр кайда сакланамы соң? Укып карыйсы килә. 

– Белмим, мин, гомумән артка карарга, үткәннәрне барларга бик яратмыйм, фәкать алга һәм алга! Табигатем шундый...

Чын ньюсмейкер

«ТАТАРЧА АРАЛАШЫЙКта Айдар Татар хәбәрләр тасмасы шикеллерәк тупланмалар әзерләп тә элә. Монда инде фотолар эзләү, тәрҗемә итү, матур итеп урнаштыру – чын ньюсмейкер булу зарур! Вакыт ай-һай күп сарыф ителә карап торышка шушы гади генә тоелган нәрсәләргә. Табигый, күпләр шикелле, Айдар Татарны мин дә Казан офисларының берсендә эшләүче иҗат әһеле, йә гаммәви мәгълүмат өлкәсе белән бәйле бүтән берәр һөнәр иясе, дип уйлый идем. Ләкин чынлыкта Айдар Татар программист та, верстальщик та, журналист та түгел – инженер икән:

– Мин гади бер нефтьче. Уфада Нефть техник университетында алты ел буе (бакалавриат һәм магистратура) укыган белгечлегем буенча эшлим. Төп вазифам – ПТО эше (җитештерү-техник бүлеге), ягъни газүткәргеч трассаларында башкарылган реаль эшкә заказчылардан кул куйдыртам, эш күләмен акчага әйләндерәм. Бер караганда, вак һәм ялыктыргыч эш.

– Эшегезне яратасызмы?

– Яратам, ул миңа акча китерә.

«Гади бер нефтьче» Айдар Мәскәүдә, үзе әйтмешли, «Газпром»ның биш йозак астындагы» офисында хезмәт итә.

– Монда кермәле-чыкмалы түгел, бик катгый режим. Эш буенча Амур өлкәсенә, Хабаровскига командировкаларга йөрергә туры килә. Ике айга бер туган якларга: Яңавылга, Уфага кайтып киләм.

– «Газпром»ның Мәскәүдәге офисына урнашу җиңел булмагандыр?

– Мәскәүгә кадәр мин газүткәргеч трассасында Финляндия-Русия чигендә эшләдем. Аннары «Сила Сибири» проектында. («Сила Сибири» – «көнчыгыш» газүткәргече буенча Русиянең Кытайга табигый газ бирү проекты ул. – Авт.) Бу – Амур өлкәсе,  Кытай белән Русия чиге. Мәскәүдәге офиска урнашырга – «үз» кешеләр бар иде – шулар булышты.

– «Вак, ялыктыргыч» дигән эшегез тагын нидән гыйбарәт?

– Электрон почтага килгән хатларны караудан.

– «Газпром» кебек  җитди оешмада татарлар да күп эшли бугай?

– Безнең оешмаларның җитдилеге – татарлар күп булуда түгел, ә газ һәм нефть чыгару, төзелеш һәм җитештергән продукцияне партнерларыбызга сатуда. Милләттәшләр безнең офиста бик күп түгел. «Лукойл»да татарлар күбрәк эшли, диләр.

– Татар телен кайдан болай әйбәт беләсез?

– Рәхмәт, тырышабыз бит. Фейсбукта вакыт тикмәгә узмаган, димәк. Төркемдә әбекәйләр, апалар, абзыйлар өйрәтте. Мин ул социаль челтәрдә әле ел ярым гына, татарча язарга, өйрәнергә дип махсус кердем. (Инде чыгып китәргә дә кирәктер – вакыт җитми башлады. Аннары, социаль челтәрләрдә утыруны безнең эштә дә яратып бетермиләр.)

Без өйдә тик татарча сөйләшәбез. Реаль тормышта «тереләй» татарча сөйләшергә башка беркем дә юк. Әти-әни, нәнәй (әни ягыннан әбием) – Уфа, Яңавыл белән татарча телефон аша гына сөйләшәбез.

– Әти-әниегез турында сөйләсәгез иде, сез аларны кайбер язмаларыгызда яисә шәрехләмәләрдә шундый җылы итеп искә төшерәсез.

– Әти белән әни җылы итеп искә алуга лаеклы чөнки. Алар Уфада яши. Әни – мөгаллимә, гимназиядә инглиз телен укыта. Әти нефть өлкәсендә эшли. Кыз апаем бар. Әти-әни икебезгә дә югары белем бирде.

Айдар Татар белән әңгәмәбезгә шушында нокта куелды: ул гафу үтенде һәм ялыкканлыгын хәбәр итте. Баштарак әңгәмәдәшемнең шәхесен төрле яклап ачарга һәм, яшерен-батырын түгел, «сакалын тартып», мәсәлән, күрше каттагы Айгөл түгел, ә чынлыкта да Айдар булуына тәгаен инанырга дигән ниятем булса да, ахыр чиктә, сөйләшүне дәвам итүне мин дә кирәк тапмадым. Ник дигәндә, социаль челтәрдә үз ихтыярың белән төркем алып бару, модерацияләү, көненә дистәләгән язмалар һәм йөзләгән шәрехләмәләрне үзең аша үткәрү, аларга җаваплар язу; өстәвенә, кайдандыр мәгълүмат табып, язмалар әзерләп, шуларны төркемдәшләргә җиткерү яисә аккаунтыңа кую – чыннан да күп сабырлык, вакыт, игътибар сорый торган эш. Милләтне һәм миллиятне ихлас яратканнар эше.

Төркемгә кергән кайбер кешеләр, әллә админнарның һәм модераторларның бу хезмәте түләүле дип белепме, әллә самимилеге яки наданлыгы аркасындамы, әллә тулы штатлы редакцияләр дәүләт акчасына башкара торган проектларны «ниндидер» ихтыярчылар (волонтерлар) тартып баруыннан көнләшепме – үзләрен тупас тота, тузга язмаган гаеп ата, яный... Бернигә карамастан, кайбер милли җанлылар интернетның татар сегментында үз төркемнәрен алып бара, онлайнда аралашу культурабызны үстерүгә көчләрен кызганмый икән – бу инде, җәмәгать, үҗәтлек! Әйе, дәүләт телебезне кыскарткан, интернетны «көйләргә» алынган, һәрнәрсәдә үз контролен урнаштырган заманда Нәсимә ханымның, Айдарның һәм татар интернетына мөкиббән йөзләгән, меңләгән кешенең омтылышын бары тик яхшы мәгънәдә үҗәтлек дип кенә бәяләп була.

Картларга ни җитми? 

Айдар Татарның «ТАТАРЧА АРАЛАШЫЙК» төркеменә элгән бер постын журнал укучысына да тәкъдим итүне мөһим дип уйлыйм. Темасының актуаль булуы, авторның җан авазы да кушылуы белән фейсбуклыларны ду китереп алды ул. Рәфис Җәмдиханов, Нәзифә Кәримова, Зимфира Гыйльметдинова кебек тәҗрибәле интернетчылар да, Ркаил Зәйдулладай тел-әдәбиятыбызга талымлы, зәвекълы шагыйрь һ.б. да аңа битараф кала алмаган. 

Табигатьнең аяусыз бер законы бар: кеше картайган саен көчсезләнә, ямьсезләнә һәм көйсезләнә бара. Еш кына картлар шушы закончылыкның үчен бүтәннәрдән алырга тырышалар. Бигрәк тә яшьләргә нык эләгә. Яшьлек исә артка, уңга-сулга карамый алга чаба. Шулай чапканда аның юлына картларның картлыгы очрый. Яшьлек белән картлык чәкәләшеп алалар...»

ТУФАН МИҢНУЛЛИН, «Мәдәни җомга», 1997 ел, 23 май.

Их, дип куямын кайчак, Туфан абый исән булса, ул минем яклы булыр иде, тиз генә уртак тел табар идек, ул мине яклар, кирәк вакытта үзенең туры, дөрес сүзен тегеләрнең йөзләренә бәреп әйтер иде. Аннары тагын болайрак да уйлап куям: Туфан абыйның мондагы язганнарны, үзара тарткалашны, тозлы-тозсыз, бер алга, биш артка сөйләгәнне, язганны күрмәве күпкә хәерлерәк тә булачак. Нигә әле ул мине якларга тиеш, вакытын әрәм итеп бер белмәгән, дөрес итеп ике авыз сүз яза алмаган, минем белән чәкәләшкән теләсә кем белән «аңлашырга» тиеш? Толерант, яхшы булам диеп, мондагы халыкның көен көйли башласаң, түбәң «точно» китәчәк, кем әйтмешли, чиргә сабышырга да күп кирәкми... Ә яраткан Туфан абыема мин моны үзем дә теләмәс идем.

Яшьләр белән картлар «чәкәләшүе» турында күптән язасы килә иде. Язганны берничә тапкыр куйгач та, хәтта анонс биргәч тә, кире алдым – олы кешенең хәтере калыр, дип уйладым. Башта май бәйрәмнәре, аннары ураза җитте, изге рамазан аенда битәрләшергә, өлкәннәр белән сүз көрәштерергә намус кушмады, ояты зурдан, чөнки.

Чыннан да, нәрсә җитми соң картларга? Бу картлык маразмымы, текәлекме, тәкәбберлекме, көнләшү галәмәтеме, әллә үзләренә игътибар җитмәү синдромы газабымы? Үзләреннән сорый торган түгел, серкәләре су күтәрми, бер сүз әйтү белән үпкәлиләр, шунда ук элеп алып, селкеп салырга әзерләр.

Бу язмада мин беркемне дә исемләмим, алар моны укыгач, үзләре дә аңлар. Әйтәсе килгән нәрсә шул: Фейсбук – зур интернетның бер мәйданы. Ул башыңны түбән иеп, укытучы авызына карап утырган мәктәп классы яисә универ аудиториясе түгел. Монда барысы да да тигез, һәркем ни тели, шуны яза, әйтә ала, шул чакта бер-береңә карата хөрмәт, ихтирам сакланса, өлкәннәр исә үрнәк иясе булса – яхшы гына булачак. Югыйсә, өлкәннәрдә булмаган тәрбия яшьләрдә кайдан булсын?

Мин башкортларга һәрчак ихтирамлы булдым, алар аны үзләре дә күрә. ФБта мин аларны әле дә татарлар белән кулымнан килгәнчә, сүзем үткәнчә гел дуслаштырырга тырышам. Аларның бик актив, башкортча әйтсәк, әүдем бер блогершалары бар. Төркемгә чакыргач. килде, берничә тапкыр саф татар телендә язмалар куйды, матур җылы комментарийларын да язды. Атна-ун көн үткән иде, аның матур татар теле кинәт кенә башкортка әйләнде, ул гына җитмәгән, татар төркемендә безнең үзебездән ачыктан-ачык көлә, интернет телендә әйтсәк, «троллить» итә башлады. «Җиде кыз» дигән башкорт биюе турындагы бәхәстә үз ырудашларын, ягъни башкортларны, «татарларга уподобляться» итмәгез дип, безне кимсетте. Әйтерсең лә, без шундый беткән, төшеп калган, пүчтәк халык... Мең гаугалы, ярты тиен тормаган «Зөләйха күзләрен ача» сериалы турында фикерен сорагач, «татарлар башта үзара талашып туйсыннар әле, азак үз фикеремне язармын» дип, янә безгә тел тидерде, үзебезнең төркемдә үзебезне түбәнсетте. Инде боларына кагылмыйча, мин аны «культурно» гына төркемдә татар телендә язышырга кирәклеген әйткәч (төркемнең исеме үк «ТАТАРЧА АРАЛАШЫЙК» дип атала) аңа ул ошамады, шул ук сәгатьтә үк төркемнән чыгып китте. Күрәсең, безне, төркемне яратуы да шул чаклы гына булгандыр...

Кадер-хөрмәт күрәсең килсә, башта үзең бүтәннәргә ихтирамлы бул! Бу халык әйтеме тагын бер «героебызга» барып җитсен иде. Һәр язганга бәйләнеп хәле бетте аның. Язма чыкса – «кайдан алдың моны, кемнән сорадың», «синең ни хакың бар аны язарга, син анда булмагансың ич, күрмәгәнсең ич», дигән сораулары «суд допросы»ннан да ким булмагандыр. «Темаларны кайдан алдың?» дигәнгә, «интернеттан алдым, интернетка куйдым!» дигән җавап аны һич канәгатьләндермәде. Башкалар беркем дә түгел, тик ул гына кеше, һәм барысы да аның авызына карап торырга, аның язганнарын гына укырга тиеш! Заманалар үзгәрде шул, приказ тоннары, җикертеп эшләтүләр, коммунистлар цензурасының кире кайтмаячагын ул үзе дә белә, әмма мин-минлеге, бөеклек маниясе тынгы бирми... Ахыр чиктә башта дуслыктан, аннары төркемнән үк чыгып очты легендар героебыз!

Татарда «Тартай теленнән табар» дигән сүз бар. Мин-минлек, өстәвенә, тик тормас теле белән тагын бер герой төркемдә дан казанды. Ул үзенең әзер бер китабын бастыру өчен татар телле төркемнәрдә спонсорлар эзләде. Белдерү озак вакыт чыкты, ә акча күтәреп килүчеләр бик булмагандыр, күрәсең. Бу ковид-вируслары үткәч, барыбыз да офиста эшкә җыелгач, дуслар белән бер сөйләшеп, әллә шул китабын бастыру өчен матди ярдәм күрсәтергәме дигән уй да бар иде. Ниндидер бер темада тиктомалдан тавыш чыгарды да куйды ул, әнгәмәдә катнашучыларны кимсетте, мине исә «сиңа тема – тәмам» дип ультиматум куйды. Менә тотсын инде шуннан соң капчыгын учлап!

Фейсбук – бар дөньяны басып алган, безнең ишеләрне дә җыеп язышырга, аралашырга мөмкинлек биргән зур бер мәйдан. Никадәрле халык – шул чаклы фикер, яңалык. Әмма без күп очракта сөйләшә, аралаша, аңлаша белмибез әле. Өйрәнергә иде безгә дә кешечә сөйләшергә, яшенә-картына карамый бер-беребезне ихтирам итәргә, мин-минлекне киметергә, юкка-барга бәйләнеп ятмаска. Уф, җитәр, мөгаен, туктарга вакыт!...))))

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев