Бер игелек кылсаң, ул яшәү рәвешенә әйләнә
«Ярдәм – Помощь» милли-ислам хәйрия фондының укыту-тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова дөньяга игелекле гамәлләре белән шактый таныш шәхес. Аның киң кырлы эшчәнлеге күпләрне сокландыра.
«Ярдәм – Помощь» милли-ислам хәйрия фондының укыту-тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова дөньяга игелекле гамәлләре белән шактый таныш шәхес. Аның киң кырлы эшчәнлеге күпләрне сокландыра. Мәликә Гыйльметдинова – сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен иң беренчеләрдән булып Русиядә ислам нигезләренә өйрәтү һәм Коръән укыту өчен методика төзегән мөгаллимә.
– Мәликә ханым, эш-гамәлләрегезне күзәткәннән соң, адәм баласы җир йөзенә игелекләр кылырга яратылган дигән фикер туа. Сукырлар өчен махсус Брайль системасын өйрәнеп чыккансыз, русчадан гарәпчәгә тәрҗемә итеп, Коръәнне өйрәтер дәрәҗәгә җиткерү дә – катлаулы хезмәт. Сабырлык белән беррәттән, зиһен дә таләп итә. Педагоглык тәҗрибәгез дә ярдәм иттеме?
– «Сөләйман» мәчетендә яныбызга сукыр әби – Венера апа килде. Коръән китабын Брайль буенча уку теләге барлыгын әйтте ул. Шуннан соң Сукырлар җәмгыятенә килеп, үземә Луи Брайль системасын өйрәтүләрен сорадым. Теләгемне аңлап бетермәделәр: туганнарым арасында берәр сукыр кеше бардыр, шуңа өйрәнәсем киләдер дип уйладылар. «Миңа бу системада укый белү бик мөһим: чөнки сукырлар өчен курслар оештырасым килә», – дидем. Шулай итеп, Брайль системасын өйрәндем. Сукырларга ислам динен тиешенчә җиткерү өчен үзем китаплар әзерли башладым. Әйе, педагогик тәҗрибәм һәм күп еллык эшләнмәләрем булганга күрәдер, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән аралашу һәм аларны укырга өйрәтү җиңел бирелде. Алар белән аралашу үзенчәлекле бит: сабыр холыклы булу белән беррәттән, таләпчәнлек тә кирәк. Эшчәнлегемнең төп максаты – мохтаҗларга ярдәм итү. Вакытында ярдәм итә алуым – куелган максатыма ирешүгә этәргеч булып тора, яңадан-яңа омтылышлар тудыра.
– Бу проектны башкарганда ниндидер рухи ярдәм тойдыгызмы?
– Мәрхәмәтлелек һәр кеше тормышына үзенчәлекле эз сала. Бер игелек эшләгәннән соң, кешеләргә ярдәм итәсе генә килеп тора. Ул синең яшәү рәвешенә әверелә. Мин үзем бик бәхетле кеше, хезмәтемнең нәтиҗәсен күрәм. Менә шул яңадан-яңа социаль проектлар булдыруга ымсындыра, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең көнкүрешен, тормышларын җиңеләйтер өчен этәргеч бирә.
– Сукыр кешене кырык адым озата барсаң, җәннәтле булуың ихтимал, диләр. Савап – игелек кылырга сәбәп була аламы?
– Савап игелек кылгач килә. Һәркем бу дөньяга үз максаты белән туа. Димәк, минем максатым – кешеләргә ярдәм итү. Савап алыр өчен генә игелек итмим. Уйлап карагыз әле: янәшәңдәге кеше синең ярдәмеңә мохтаҗ булган вакытта, савап алыр өчен дип мәрхәмәтлек эшләп буламы икән? Минемчә, ул – һәркемнең тормыштагы максаты.
– Мәликә ханым, Сез Казан шәһәр Думасы депутаты итеп тә сайландыгыз. Депутат эшчәнлегегез өстәмә вакыт, хезмәт сорый. Шул ук вакытта, кайбер катлаулы проблемаларны хәл иткәндә дә ярдәме тими калмыйдыр? Үрелеп барамы бу эш? Депутат сыйфатында очрашуларда еш катнашасызмы?
– Әйе, депутат булгач, очрашулар күбәйде. Төрле-төрле чараларга да бик еш чакыралар. Очрашулар һәм киңәшмәләрдән тыш, Казан шәһәр Думасында сессияләр һәм төрле комиссия утырышлары, даими рәвештә гражданнарны кабул итүләр үткәрелә. Шулай ук мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсендәге объектларны чыгып тикшерергә туры килә. Бәйрәмнәр вакытында инвалидлар, күп балалы гаиләләр һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән дә очрашабыз. «Ярдәм – Помощь» фондындагы тәҗрибәм миңа депутат эшчәнлегемдә нык булыша. Белгәнегезчә, күп кенә кешеләр үзләренең законлы хокукларын белеп бетерми. Депутат булуым, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең борчыган мәсьәләләрен законга таянып хәл итүдә уңай нәтиҗә бирә.
– Җәмгыятебездә инвалидлар мәсьәләсе шактый кискен тора. Хөкүмәт тарафыннан күпмедер социаль яклаулар булса да, җәмгыятьтә алар шактый кимсетелгән. Күпләр өйләреннән дә чыкмый, аралашу юк дәрәҗәсендә. Бу төрле аяныч хәлләргә дә китерергә мөмкиндер?
– Юк, төрле очраклар бар. Хәзерге көндә үзәгебезгә тернәкләнергә килеп, эшләп калучыларыбыз җитәрлек. Кайчандыр алар безгә ярдәм сорап килгән булсалар, хәзер исә үзләре башкаларга ярдәм итәләр. Берничә мисал китерәсем килә. Буа кызы Лилия Сәлахетдинова, инвалид арбасында йөрүенә карамастан, бик ярдәмчел, актив, шигырьләр дә яза. Рәсим Кәримов исә безгә Оренбургтан килде. Ул да, Лилия кебек коляскада булса да, искиткеч киң күңелле, ярдәмчел кеше. Чечня егете, минага эләгеп шартлаганнан соң дөм сукыр калган Даут Юсупхаҗиев шулай ук безнең үзәктә тернәкләнү үтте, Луи Брайль системасын өйрәнде, хәзер үзе Коръән укыта. Андый кешеләребез шактый. Без физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрне, бигрәк тә ялгыз һәм дөньяны телевизор экраннарыннан гына күрүче, тәүлек буе социаль челтәрләрдә утыручы яшьләрне үзара аралаштыру өчен күп көч куябыз. Аларда узаманлык (лидерлык) рухы тәрбияләргә тырышабыз. Аңлагансыздыр, бүгенге көндә уңай нәтиҗә күбрәк, шөкер.
– Сезнең үзәккә инвалидлар ничек килеп эләгә? Курслар узарга килүчеләргә карата нинди таләпләр куела?
– Алар бер-берсеннән ишетеп тә, социаль челтәр һәм интернет аша белеп тә килә. Безгә шылтыратып аралашканнан соң, чиратка куябыз. Илебезнең төрле тарафыннан, хәтта БДБ илләреннән килүчеләр дә бар. Даими рәвештә үткәрелә торган курсларга төрле яшьтәге, төрле милләт, төрле дини карашлы, гомумән, мөмкинлекләре чикле булган, әмма киләчәккә уңай карашлы кешеләр кабул ителә. Шуны да әйтим: ашау, тору урыны, махсус чакырылган белгечләр белән эшләү – «Ярдәм – Помощь» фонды хисабына уза.
– Укыту-тернәкләндерү программасы нинди үзенчәлекләрне үз эченә алып төзелә? Гомумән, алар белән эшләргә кадрларны ничек туплыйсыз?
– Безнең үзәктә мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен төрледән-төрле проектлар гамәлдә. Һәр проектның үз исеме һәм максаты бар. «Ярдәмләшеп яшик» проектында ДЦП диогназлылар, инвалид арбасындагылар тернәкләнү уза. «Сөйләшә белгән куллар» – ишетмәүче кешеләр өчен әзерләнгән проект. «Йөрәгең белән күрү һәм ишетү» исә сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен төзелде. Һәр проект үзенчәлекле, төрле чараларга таянып үткәрелә. Белем бирү уен формасында уза. Шунысы да бар: дәресләр тернәкләнү узарга килгән кешенең әзерлеген, физик һәм психологик якларын дә исәпкә алып төзелә. Курсларның нәтиҗәсе – канәгать булып калу. Мәсәлән, мөмкинлекләре чикле кешеләргә ашарга пешерү бик кыен, безнең үзәктә курслар узганнан соң, ул кешеләрнең үз-үзенә ышанычы арта. Шуңа күрә, программа инвалидларның ихтыяҗын күздә тота. Безнең укытучыларыбызның күбесе – үзәктә белем алып тернәкләнү узган, ягъни «Ярдәм»нең ярдәмен тойган инвалидлар. Шулай ук читтән психологлар, төрле өлкәләрдән белгечләр, кул эшләре өйрәтүчеләрне, медицина өлкәсендә эшләүчеләрне, дин вәкилләрен чакырабыз. Төрле тренинглар уздырабыз. Кирәк кешеләргә махсус юридик консультацияләр дә үткәрәбез.
– Мәликә ханым, Җөри авылындагы зур гаиләгез турында да сөйләгез әле. Төрле диагнозлы балаларны тәрбиягә алу зур җаваплылык һәм мәхәббәт сорый. Ничегрәк бу адымга бардыгыз? Үз балаларыгыз, гаиләгез каршы килмәдеме?
– 2014 елны авыр холыклы ятимнәрне тәрбиягә алырга булдым. Ул балалардан бөтенесе баш тарткан иделәр. Йортыбызга «Гаилә учагы» дип исем бирдек. Ятим калган инвалид балага яңа гаиләгә килеп керүе бик читен. Тәрбиягә алганда бик күп кеше сау-сәламәт, начар нәселдән түгелме икәнен дә җентекләп тикшерә. Иң мөһиме: ятимнәрне туганнарыннан аерырга ярамый! Миңа башта бик авыр булды. Җәберләнгән, тормыш тарафыннан кыерсытылган нарасыйларның күңелен, йөрәген яулап алу бик үк җиңел бирелмәде. Әлеге балаларда игелекле була белү сыйфаты, кешеләргә ышану тәрбияләүгә, вакытында булышып, үзең кебек үк ятимнәрне бертуганыңдай кабул итәргә өйрәтүгә бик күп көч, тырышлык, сабырлык куйдым. Гаиләмә бик зур рәхмәт, теләгемә каршы килмәделәр, киресенчә, көчләреннән килгәнчә ярдәм иттеләр. Хәзерге көндә дә алар минем иң якын ярдәмчеләрем һәм киңәшчеләрем.
– Луганск шәһәреннән ятимнәрне үзегезгә сыендырырга исәп тотасыз. Бу юнәлештә эшләр ничек бара?
– Хәзерге көндә документлар туплау белән шөгыльләнәбез. Аның мәшәкате шактый...
– Кайбер нәзберек күңелле хатын-кызлар Сез башкарган гамәлләрнең яртысын да күтәрә алмас иде. Көчле рухлы сыйфатыгыз әти-әниегездән киләме? Күңел бушатырлык якыннарыгыз бармы?
– Ышанычым һәм терәгем – ул минем гаиләм, фонд карамагындагыларым һәм энекәшем – Илдар Баязитов. Без аның белән бер-беребезне күз карашыбыздан аңлыйбыз һәм бер юлдан барабыз дип горурлана алам. Әти-әнием энем белән миңа бик яхшы тәрбия биргән. Изгелекле, мәрхәмәтле, ярдәмчел булу сыйфатларын безгә бала вакыттан ук өйрәттеләр. Мәрхүм туганнарымның рухы шат булсын. Безгә эш җитәрлек әле, Раббыбыз Үз Ярдәменнән ташламасын!
Фотолар «Ярдәм – Помощь» фонды архивыннан алынды
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев