Логотип Идель
Заман

Бер тәүлектә бер миллион!

 Балкып килүче яшь «йолдыз» Лэйнаның Татарстан турындагы «Малай на белом Барсе» клибын бер тәүлек эчендә бер миллионнан артык кеше караган.

 Балкып килүче яшь «йолдыз» Лэйнаның Татарстан турындагы «Малай на белом Барсе» клибын бер тәүлек эчендә бер миллионнан артык кеше караган. Башкаручы яңа композициясен социаль «ВКонтакте» битендә тәкъдим итте һәм ул чын мәгънәсендә «вирус»ка әверелде. Чөнки санаулы минутлар эчендә барлык социаль челтәрләргә таралды.

Шаян формада башкарылган җырда республиканың төп символлары һәм казанышлары – шәһәр һәм авыл, милли ризыклар, истәлекле урыннар, мәдәни кыйммәтләр һәм икътисад тармаклары телгә алына. Биредә Кукмара итекләре дә, нефть чыгару да, чәк-чәк, КамАЗ, Чаллы, Баулы, Мамадыш, Шәмәрдән... 
Ә кем соң ул Лэйна?  Аның турында нәрсә беләбез? Җырчы белән шәхсән очрашып, Лэйнаның  кем булуы, «Малай на белом Барсе» клибы һәм планнары турында сөйләштек.

– Лэйна, син яңа гына балкып килүче «йолдыз», күпләр иҗатыңны белеп тә бетерми. Үзең белән таныштыр әле.
– Мин үземне «йолдыз» диюләрен яратмыйм, чөнки, йолдыз ул – матур итеп балкый да, бик тиз сүнә. Ләкин мин тиз генә сүнәргә теләмим. Тыңлаучыларымны яңадан-яңа җырлар һәм клиплар белән шатландырасым килә. Миңа 19 яшь, туган ягым Кукмара. Гап-гади гаиләдән, әти-әниләрем сәхнә кешеләре түгел. 

– «Лэйна» – үз исемеңме, әллә псевдониммы?
– Хәзер инде үз исемем. Элеккеге исемем – узган тормышым. Искечә эндәшүләрен бөтенләй дә яратмыйм, ул исем белән мине бары тик хатирәләр генә бәйли. Яңа исемемне әниемә багышлап алдым. Ул – Ләйлә. Ә мин – Лэйна. 

 

– Балачактан ук җырлыйсыңмы?
– Әйе, биш яшемдә әнием мине Кукмара музыка мәктәбенә бирде. Аннан соң әле бию һәм театр мәктәбендә дә укыдым. Казан театр училищесын тәмамладым. 

– Иҗат төркемең турында да беләсебез килә. Ничек таныштыгыз һәм күпме вакыт бергә эшлисез? 
– Командабыз май аенда тупланды, шул вакыттан бирле бергә. Алар җәй көне үзләренә чакырып, тыңлап, җырлатып карадылар, кастинг үттем. Минем өчен бу көтелмәгән хәл булды. Ноябрь аенда контракт төзедек. Мин тормыш биргән һәр мөмкинлеккә ябышып бардым, авырлыкларга да күп очрадым, ләкин Аллаһы Тәгалә юлыма гел яхшы кешеләрне генә чыгарды. 

– Әти-әниләрең иҗатыңны ничек тә булса бәяләдеме? 
– Дөресен генә әйткәндә, баштарак җырчы булуымны теләмәделәр, минем өчен курыкканннардыр. Әнием: «Кызым, рәнҗетерләр, кирәкми», – дип гел кабатлады. «Барысы да яхшы булачак, иң мөһиме – миңа ышаныгыз», – дидем. Сәләтемне күргәч, терәк булдылар. 

– Күптән түгел генә чыккан «Малай на белом Барсе» дигән клибың бер тәүлек эчендә бер миллионнан артык караучы җыюга син шатмы? Нинди хисләр кичерәсең?
– Әле дә ышанып бетә алмыйм. Андый саннар булыр дип  уйламаган да идем. Мин бик бәхетле! Клипны интернетка элеп, бер сәгать тә узмады, аны илле мең кеше карарга өлгерде. Бу вакытта мин Кукмарада әниләр янында идем. Авырып яткан вакытым. Интернеттагы комментарийларны, репостларны күрдем дә Казанга юл тоттым. Саннарның минутлап үскән вакытын командам белән бергә күзәтәсем килде. Бу бит безнең уртак җиңү. Клипны әти-әни дә бик ошатты. Аеруча клип башында мине татар милли киемнәреннән күргәч, сөенделәр.   

– Нәкъ менә Татарстан турында җыр язу идеясе ничек барлыкка килде? 
– Көтмәгәндә. Шаяртып кына, дисәк тә була. Туган көндә дусларымның берсе: «Лэйна, нишләп син Татарстан турында җыр язмыйсың?» – дип сорады. Шунда башка бер-бер артлы кызыклы фикерләр килә башлады. «Әһә, – мин әйтәм, – Кукмара итекләре, металл, савыт-саба…» Кемдер дәвам итә: «Чаллы, Камаз…» Китте-китте… Аннан тиз-тиз текст яздым, продюсерыма күрсәттем...

– Ничек уйлыйсың, шундый кыска вакыт өчендә бу җырның популяр булып китү сере нидә икән?
– Дөресен әйтәм, үзем дә төшенә алмыйм. Әгәр дә белсәм, башка җырларымны язганда да шулай эшләр идем. Бу сорауга җавап юк! Шундый фикерем генә бар: миңа калса, Татарстанны, үз районын, шәһәрен яратучылар бихисап бит. Кемдер үз шәһәрен, районын күреп, ишетеп дустына, танышына җибәргәндер. Алар үз танышларына юллаган, шулай таралгандыр. Өстәвенә, төрле төркемнәр дә бер-бер артлы үз битләрендә урнаштыра башлады.

– Бәлкем, клибы матур булгангадыр? Яшьләрчә, биетә торган бит...
– Анысы да бардыр. Клипсыз җыр популярлашып китмәс тә иде. Алар икесе дә бер үк вакытта чыкты һәм шулай тиз танылды.

– Клипны төшерү авыр булдымы?
– Болар барысы да шаярып кына башлаган эшләр иде. Беребез дә, бу тормышка ашар, дип уйламады. Ләкин шулай шаяра-шаяра өч көн эчендә клип төшереп тә куйдык. Җыр тексты язу җиңел бирелсә, минем өчен клипта төшү бик авыр булды. Тәүлек буе йокламадым. Беренче көнне футболка белән төштем, икенче көнне майка киясе бар, карыйм, бөтен тәнем пешкән, футболка кигән урын – ак, калган җир – кып-кызыл. Нишләргә? Тональ крем коткарды. 

– Чәчеңне махсус алсу төскә буяттыңмы? 
– Бу – парик. Аны да клип төшерергә бер көн кала гына таптык. Махсус алсу төс сайладык. Чөнки бүгенге яшьләр чәчләрен гадәти булмаган төсләргә буярга ярата. Һәм без шулай аларга якынаерга тырыштык. Образларыбыз да гади, яшьләрчә.

– Киләчәктә тамашачыны ни белән шаккатырырга уйлыйсыз?
– Бер танылган җырга авторлык хокукы алдык. Әлегә нинди җыр булуын әйтми торабыз. Озакламый интернет челтәрендә күрерсез, ишетерсез.

– Артист буларак иң зур хыялың?
– Берәр сериалга саундтрек язу. 

– Сине белеп, яратып өлгергән тыңлаучыларга нинди теләкләрең бар?
– Без барыбыз да – адәм балалары. Бер-беребезне рәнҗетмәсәк иде. Барыбызның да йөрәге, хис-тойгылары бар. Син кемнедер кимсетсәң, иртәгә үзеңне дә шул хәл көтәргә мөмкин. Шуңа күрә бер-беребезне хөрмәт итеп яшик.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: шоу-биз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев