Биек тә, бөек тә Биектау
Читтәгегә кызыгып, күз алдыбыздагысы еш кына игътибарсыз кала. Йәгез әле, казанлылар, кайсыгызның янәшәбездәге Биектау районының кызыклы урыннарында булганы бар?
Читтәгегә кызыгып, күз алдыбыздагысы еш кына игътибарсыз кала. Йәгез әле, казанлылар, кайсыгызның янәшәбездәге Биектау районының кызыклы урыннарында булганы бар? Татарстанның башка районнарында яшәүчеләрдән сорап тормасак та буладыр, әйеме? Әйтик, Камай авылында искиткеч бай мирасыбыз сакланган Иске Казан музей-тыюлыгы барып күргәннәр яки күпчелек зоопарклардан ай-һайрак булган «Татар страусы» фермасына барып кайтканнар күпме? «Авыл-party» проекты кысаларындагы сәфәрләребезне дәвам итеп, республиканың көньяк һәм төньяк, көнбатыш һәм көнчыгышын тоташтырган юлларда урнашкан Биектау районы белән танышыйк әле!
Кала янындагы сала
Биектауны сала дияргә дә, кала дияргә дә тел әйләнми. Казанга терәлеп диярлек торган бу җирлек үзендә шәһәр уңайлыкларын да туплаган, шул ук вакытта авылларга гына хас җылылыгын, үзенчәлекле мохитен саклап кала алган. Үзе дә ул ике өлешкә бүленгән – Биектау тимер юл станциясе бистәсе һәм Биектау авылы. Район исә үз эчендә 25 авылны берләштерә.
Авыл Казан ханлыгы заманнарыннан ук билгеле, ул вакытта Байгыш дигән исем йөрткән, шул чакта ук ул зур, ныгытылган торак пункт булган. Тарихи сала Арча юлына кергән. Соңрак, җирле чиркәү исеме белән Рождественское дип исемләнә. Ә XVII гасырның икенче яртысыннан Биектау дип атала башлый. Башкала ягыннан авылга килеп җиткәндә, биек калкулыкны күрәсең. Авылның заманча исеме дә менә шуннан килеп чыккан диләр.
Күз алдында тарих үзе!
Аерым бер җирлекнең тарихы белән танышам дисәң, беренче чиратта музейга юл тотарга кирәк, билгеле. Биектау районының үткәнен чагылдырган экспонатлар ипләп-җайлап зур ихтирам белән Камай авылындагы Иске Казан дәүләт тарих, мәдәният һәм табигать музей-тыюлыгында саклана. Ә музей исә чып-чын борыңгы кирмән эчендә урнашкан.
Камайга юл алучылар, гомумән, үткәнгә сәяхәт иткәндәй булыр. Авылга килеп җитәрәк күз алдында әйләнә буенча озынлыгы 500 метрдан арткан борынгы кирмән калкып чыкмасынмы! Казан ханлыгы төбәгенең үзәге булып торган Иске Казан чорына эләккәндәй хис итәсең үзеңне. Кирмәннең эченә керсәң, тарих битләреннән укыганнар күз каршына килеп баса. Ниләр генә юк биредә: җил тегермәне, балчыктан әйберләр ясау остаханәсе, борынгы кирмән сакчылары кулланган таран, утлы чүлмәк һәм таш аткычлар, арбалет һәм катапульталар.
Музей-тыюлык 1992 елның 14 апрелендә оештырылган. Ул үз эченә Иске Казан шәһәрлеген һәм биредәге тарихи-этнографик музейны гына түгел, Рус Урматы янындагы борынгы зират һәм хәрабәләрне, Татар Гайшәсе авылы янәшәсендәге Изге Гайшә каберен, Изгеләр зиратын, Изге Мулла-Хаҗи һәм Хан чишмәләрен ала.
Иң элек Иске Казан булган диләр...
Музей-тыюлыкның өлкән фәнни хезмәткәре Фәния Закирова сүзләренчә, биредә шундый зур музей комплексы барлыгын белмәүчеләр әле дә бик күп. Борыңгы кирмән дә чагыштырмача күптән түгел – 2010 елда гына торгызылган бит.
– Иске Казан тарихына бәйле төрле фикерләр бар һәм бәхәсләргә әлегә кадәр нокта куелмаган. Берәүләр иң элек Иске Казан барлыкка килгән дип санаса, икенчеләр бүгенге Казан белән Иске Казан параллель шәһәрләр булган дигән фикерне алга сөрә. 1970-1980 елларда археолог Равил Фәхретдинов биредә бик күп казу эшләре алып барды. Музейдагы экспозиция күпчелектә аның тарафыннан табылган әйберләр ярдәмендә төзелде. Әмма Иске Казан тарихын ачыклап бетерү өчен тагын казу эшләре кирәк дип беләбез, – дип сөйләде Фәния Закирова.
Музей экспозициясендә XII гасырдан башлап 1552 елга кадәрге вакытка туры килгән табылдыклар тәкъдим ителә. Алар арасында бик уникаль экспонатлар бар. Музей залларында борыңгы бабаларыбыз тарафыннан ясалган сөңге һәм ук очлары, ике яклы тимер балталар, хәнҗәр һәм ыргаклар, тормыш-көнкүреш кирәк-яраклары, савыт-саба калдыклары, йозаклар, ат авызлыклары һ.б. бик күп байлыклар бар. VI йөздә коелган бакыр казан, XIII-XV гасырларда Казан әмирлегендә хакимлек иткән ханнар исеме белән сугылган бакыр һәм көмеш акчалар, сызгырып оча торган туп ядрәләре, эче куыш балчык шар – болары музей хезмәткәрләре тарафыннан аеруча зур горурлык белән сөйләнә торган табылдыклар.
Музейның иң өстәге катында исә халкыбызның яшәешен сурәтләгән экспозицияләр урын алган. Борынгы авыл һәм йорт күренешләре, этнографик җиһазлар, туган як тарихына кагылышлы предметлар милләтебезнең үткәне белән танышу өчен менә дигән кулланма.
Утта янмаган Гайшәбикә
Әйткәнебезчә, Камай авылы янында гына Татар Гайшәсе авылы бар. Авылдан ерак түгел «Гайшәбикә» чишмәсе ага. Аның суын бик тә сихәтле диләр. Күп кеше анда махсус үз теләкләрен җиткерергә, үзләре һәм туганнары өчен исәнлек-саулык сорарга килә. Җирле халык тарафыннан «Гайшәбикә кабере» дип йөртелгән һәм хөрмәтләнә торган кабер дә сакланган.
Кем соң ул Гайшәбикә? Ни өчен аңа шул кадәр хөрмәт күрсәтелгән? Гайшәбикә Шәрәфетдин бине Хисеметдинның XIV йөз ахырындагы вакыйгаларга багышланган «Тәварихы Болгарийә» әсәрендә искә алына.
Бу әсәрдә Болгар хакиме Габдулла хан кызының серле рәвештә үлемнән сакланып калуы турында сөйләнә. Аксак Тимер (Тимерлан) Болгар шәһәрен басып алганда, бар халыкны кырып бетерә. Габдулла хан, гаиләсе белән, Суд палатасына кереп кача. Аксак Тимер әмере буенча, палатаны бүрәнәләр белән уратып алалар һәм ут төртәләр. Янгында ханның гаиләсе һәлак була, ләкин аның гүзәл кызы серле рәвештә исән кала. Аны бинаның түбәсендә утырган хәлдә күреп алалар һәм Аксак Тимер янына китерәләр.
Гайшәбикәнең чибәрлегенә һәм акылына таң калган Аксак Тимер, кызны, энесе белән бергә, үзенә ала. Аксак Тимер вафат булгач, алар аның абыйсында хезмәтче булып торалар. Озакламый Гайшәбикә, энесе белән бергә, әсирлектән кача һәм туган шәһәренә – Болгарга кайта. Ләкин Болгарның җимерелеп беткәнен һәм бер җан иясе дә калмавын күргәч, алар төньякка – Кашан шәһәренә юл тоталар. Тиздән Гайшәбикә энеләре Алтынбәк белән Алимбәкнең исән булуын һәм Казансу елгасы буенда яңа шәһәр төзегәннәрен белә.
Габдулла хан янгында һәлак булса да, аның ике улы: Алтынбәк (аңа 7 яшь була) һәм Алимбәк (аңа 9 яшь була) ханның якын кешеләре ярдәмендә, ышанычлы урында качып кала алалар. Озакламый Гайшәбикә үз энесенең сугышчысына – полководец Мулла-Хуҗатазга кияүгә чыга. Мулла-Хуҗатаз, Гайшәбикәнең энесе Алтынбәк белән бергә, Казан шәһәренә (Иске Казан – Камай шәһәрчегенә) нигез салалар.
Бер аккоштан «үсеп чыккан» авыл зоопаркы
Биектауның Ямаширмә авылы Биектау районындагы татар авылларының иң зурысы. Монда 1200гә якын кеше гомер итә, яшәү өчен шартлары да менә дигән. Иң яхшы балалар бакчаларының берсе биредә, күптән түгел генә яңа мәктәп торгызып куйганнар, биш кибетләре гөрләп эшләп тора. Үз зоопарклары да бар биредә хәтта!
«Татар страусы» фермасында җәнлекләрнең ниндиләрен генә күрмисең. Бирегә сәяхәт авыл тормышын китаптагы рәсемнәрдән генә күргән балаларга чын сөенеч булачак. Хәер, олыларны да биредә күргәннәр битараф калдырмаячак. Зоопаркларда хайваннарны читлек эчендә генә күрергә мөмкин булса, монда бер төркеме рәхәтләнеп чикләүләрсез бөтен биләмәләр буенча йөри. Үзебезнең әтәч-тавыклар, каз-үрдәкләр, кәҗә-сарыклар янында күркәләре һәм тәвә кошлары да бөтерелә. Кул суздың – тотып карадың. Курыкмасаң, әлбәттә.
Ферманың барлыкка килүе исә очраклы гына килеп чыга. Ферма хуҗалыгы җитәкчесе Габделәхмәт Котдусов белгечлеге буенча ветеринар, хайваннарны бөтен җаны белән ярата ул. Көннәрнең берендә ул яраланган аккош алып кайта, аны дәвалап, аякка бастыра. Кош терелгәч, ялгыз булмасын дип, аңа пар алып кайтырга кирәк дигән фикергә киләләр. Шулай төрледән-төрле кошлар өстәлә тора. Алар өчен ясалма күл дә булдыралар. 750 машина балчык кына китә аны ясау өчен!
Бераздан тәвә кошларын алып кайту идеясе туа. Шул чакта бирегә үзенчәлекле кошларны күрергә килүчеләр артканнан-арта бара. Булгач – булсын, диеп, кош-кортлар белән генә чикләнмичә, Габделәхмәт агай үзендә башка җәнлекләрне дә җыярга була. Бүген йорт хайваннарының әллә күпме төре яши биредә, чит җирләрдән кайтартылганнары да шактый инде хәзер.
Тәвә кошлары, гуанако, як, дөяләр һ.б. – барысының исеме бар, Габделәхмәт абый аларның һәркайсын таный, холыкларын белә. Алар белән сөйләшә дә ул, хайваннар исә үзләренчә җавап бирә.
– Безнең максат үсеп килгән буынга авыл тормышын, хайваннарын күрсәтү. Авылларда сыерлар да калмады бит хәзер. Бездә, әйтик, 365 хуҗалык – 1200 кеше яши. Ә сыерлар саны егермегә дә тулмый. Шуңа күп балаларның казны да, сарык-сыерны да күргәннәре юк, – ди авыл зоопаркы хуҗасы.
Габделәхмәт Котдусов хуҗалыгы территориясендә җәйге кафе да торгызып куйган, ерак юлдан килгән туристлар чып-чын самавырдан чәй эчә, коймак, пылау, пилмән, шашлык белән сыйлана ала. Шулай ук ашханәләре дә эшләп тора. Кунып калырга теләүчеләр өчен кунак йортлары да бар икән, авыл миче, үз мунчасы... Рәхәт авылча ял шундый була ул!
Шулай, 1992 елда юк кына җирдән башланган эш зур авыл зоопаркына әверелә. Бүген бирегә елына 20 мең турист килә – болар үзебезнең татарстанлылар да, күрше төбәк сәяхәтчеләре дә. «Татар страусы» хуҗалыгы өч-дүрт ел элек хәтта керем дә китерә башлаган.
Калфаклы Биектау кызлары
Биектау районында кул эшләре дә бик популяр. Йорт саен оекбаш бәйләп утыручылар юк, билгеле. Әмма үз эшенең осталары шактый күп – корама, чигү, бәйләү, агачка уеп ясау, тузга рәсем төшерү, тегүчелек белән шөгыльләнүчеләр арта бара. Балалар өчен дә, олылар өчен дә төрле түгәрәкләр эшләп килә.
Биектауның Урта Алат мәдәният йорты директоры Гөлчәчәк Галләмова бүген бик тә модалы булган кечкенә генә калфаклар ясый.
Үзе дә ул Урта Алат кызы, шушы авылда туып-үскән. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының Халык биюе факультетын тәмамлаган. 2019 елның февралендә туган авылында мәдәният йорты директоры итеп билгеләнгән.
– Икенче курстан Биектауда «Балкыш» балалар иҗаты йортында хореография укыттым. Балаларга чыгышлар өчен костюмнар тектертерергә туры килә иде. Әз генә әти-әниләргә акча ягыннан җиңелрәк булсын өчен, баш киемнәрен, билбауларны, изүләрне иптәш кызым белән үзебез тегеп карадык. Шуннан соң бу тема үземә дә бик кызыклы булып китте. 2017 елдан кул эшләренә башым белән чумдым. Сынау һәм хаталар алымы белән, минемчә, калфак ясауның гади һәм уңайлы ысулын таптым, – ди Гөлчәчәк.
Хәзерге вакытта ул «Ак калфак» оешмасы вәкиле булып та тора. Оешма утырышларында еш кына осталык дәресләре дә бирә. Безгә дә бик матур калфак тегеп күрсәтте Гөлчәчәк ханым.
Язып киткәннәр – Биектау районының яшәешенең бик аз өлеше генә, билгеле. Истәлекле, кызыклы урыннары да тагын да күбрәк. Үз күзләрегез белән барып күрегез!
Биектау турында "Идел-онлайн" ютуб каналында тапшыру: https://www.youtube.com/watch?v=0Sl47kxkwCg&t=9s
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев