Логотип Идель
Заман

Бирнә сандыгы

Кыз бала тормышындагы иң күңелле һәм дулкынландыргыч мизгел – яраткан кешесенең кияүгә чыгарга тәкъдим ясавы. Беренче көннәрдә ул шатлык тулы хис-кичерешләр белән очып йөрсә дә, туй мәшәкатьләрен чишү вакыты да килеп җитә.

Кыз бала тормышындагы иң күңелле һәм дулкынландыргыч мизгел – яраткан кешесенең кияүгә чыгарга тәкъдим ясавы. Беренче көннәрдә ул шатлык тулы хис-кичерешләр белән очып йөрсә дә, туй мәшәкатьләрен чишү вакыты да килеп җитә. Туй мәҗлесен үткәрү, туйдан соң яшәү урынын билгеләү, яңа гаиләдә кем нинди бурычларны үтәү тиешлеге кебек мәсьәләләр килеп туа. Һәм, әлбәттә, кәләшнең бирнә мәсьәләсен дә хәл итү. Кияүгә чыккач яшь кәләшнең тормышын бераз җиңеләйтү максатыннан, әби-бабаларыбыз бирнә сандыгы әзерләгән. Әлеге йола бүгенге көндә дә актуальме? Бу хакта яшьтәшебез Мәликә Хәйрулла белән сөйләштек. Узган елның җәендә Ирек Хәйрулла аңа тәкъдим ясый, ә инде 2022 елның башында яңа татар гаиләсе туа. 

Безнең белешмә: 

Мәликә Җәлил кызы Хәйрулла – КФУның Татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар институтының өченче курс студенты. «Ак калфак» бәйгесенең 2018 елгы Гран-при иясе. «ШАЯН ТВ» телеканалында «Уймак» һәм «Оста куллар» тапшыруларын алып бара. 

– Кәләшләр туй алдыннан борчыла. Ә син? 

– Мин дә дулкынландым. Аеруча туй буласы көн алдыннан, ә иртән тыныч уяндым. Борчылу ул – табигый күренеш, чөнки никах туе – зур вакыйга. 

– Мәликә, бирнә сандыгы синең өчен нәрсә ул?

– Кызның кияүгә чыгар алдыннан әзерләгән бирнәсен салу урыны. Ә минем өчен ул – кыз хыялы, борынгыдан килгән матур гореф-гадәт, шул ук вакытта хатирәләр дә.  

– Бүгенге көндә сандыкны һәр өйдә дә очратам димә. Аның нәкъ менә сандык булуы мөһимме? 

– Миңа сандыклы бирнә булуы кирәк иде, чөнки ул балачактан ук күңелемә урнашкан хыял. Аннан... хатын-кыз – милләт язмышын, рухын саклаучы да бит әле. Киләсе буыннар сандыкларны музейларда гына күрергә калмасын.  Бу милләтебезнең киләчәге өчен бик әһәмиятле. Бер карасаң, бик гади генә күренеш. Әмма шундый кечкенә тамчылардан тарихыбыз, мирасыбыз саклана. Кайбер кызлар сандык заманча интерьерларга килешмәс дип борчыла. Килешә! Сандык бөтен интерьерга килешә, кызлар! Иң мөһиме, ул үз функциясен үти: аңа теләсә нәрсә салып була – җайлы.

– Бирнәңне кайчаннан әзерли башладың? 

– Унынчы сыйныфта укыганда әти-әнием Яңа елга сандык бүләк иттеләр. Бүгенге көндә сандык ясаучыларны эзләп табуы катлаулы икән. Эзли торгач, Балтач районындагы Норма авылында яшәүче Гомәр абый исемле остага чыкканнар. Шул вакыттан сандыгыма кияүгә чыккач кирәк буласы әйберләремне җыя башладым. Кыз кияүгә чыкканда өйдән кашыклар да кача, дип әйтәләр. Бирнә алдан әзерләнсә, җиңелрәк.
Әбием «Гомернең өч туе» дип исемләнгән китап бүләк иткән иде. Татар йолаларын шуннан укыдым. Бүгенге яшьләрнең күбесе аны кирәксенми, ә миңа кирәк, чөнки күңелемә рәхәт. 

– Кыз бала кияүгә чыкканда сандыгында нәрсәләр булырга тиеш дип саныйсың?

– Савыт-саба, сөлгеләр, юрган-мендәрләр. Бүгенге көн бирнәсе аерыла – кибеткә генә барып әзер килеш аласы. Ә мин бераз булса да элеккеге гореф-гадәтләргә буйсынып әзерләргә тырыштым. Мендәр тышлыгы, сөлге чиктем. Хәтерлим, «Печән базары»нда «Акыллы татар кызы дәфтәре»н сатып алдым, шунда гаилә рецептларын күчереп яздым һәм бирнәмә салдым. Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» китабын сандыгыма салу да минем өчен бик мөһим иде. Бу хакта беренче тапкыр татар теле укытучым Гөлия Әсхәтовнадан ишеттем  һәм бу йоланы миңа да үтәргә кирәк дип, күңелемә салып куйдым. Хәтта китабын да миңа гимназиядә бүләк иткәннәр иде. Сандык тулгач, иң өскә «Кыйссаи Йосыф»ны куйдым. 

– Ни өчен туегызда ХХ гасыр башы образларына охшарга уйладыгыз?

– Чөнки рухыбызга якын стиль. Ирекнең дә, минем дә күңелебез шул чорда яши. Образны тудырырга ярдәм иткән кешеләрнең дә энергиясе безгә туры килде. Мине бик күп кеше әзерләде – алкадан башлап читеккә кадәр ныгытып уйладык. Аларның барысына да рәхмәтлемен. Минем өчен миллилекне саклау мөһим иде. Алкалар – Бакый Урманчы исемендәге премия лауреаты, зәркән остасы Ирина Васильевадан. Барлык детальнең үз мәгънәсе бар. Мәсәлән, алкаларның «айчык» дигән бизәге – хатын-кыз символы. Калфагым әнием кулы белән эшләнгән. Әнием теккән калфак кию минем өчен әһәмиятле иде. Ул беренче тапкыр кәнител белән чикте, хәтта егерменче гасырда нинди калфаклар булуы белән махсус кызыксынды. Күлмәкне татар милли киеменә якын итеп тектеләр, читекләр – «Сәхтиян»нән. Фотограф Таңсылу Галимова белән фотосессия Татар китабы йортында узды. Бар да хыялдагыча!   

– Синең өчен үрнәк гаилә нинди ул, Мәликә? 

– Әхлакый, рухи нык, башкаларга таяныч булырлык һәм үз бурычларын белеп, хыялларын чынга ашыра алган гаилә. Без яңа тарих язмыйбыз, ә әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез башлаган гаилә тарихын дәвам итәбез. Никахлашкач бары тик мөстәкыйль тормышыбыз башлана – карарларны инде үзебез кабул итәбез. Шул гына. 

– Башка кәләшләргә нинди киңәш бирер идең?

– Хыялланыгыз! Хыялларыгыз әкияти булып тоелса да, барыбер аларны чынга ашырырга тырышыгыз. Яныгызда үзегезне аңлый торган, ярата торган кеше булса, алар, һичшиксез, чынга ашачак!

 

Блиц-сораштыру:

– Тормыш девизың?
– Яратып яшәү.
– Ата-ананың сүзе...
– Хәзинә.
– Гарри Поттер...
– Тылсымны чынбарлыкта күрергә ярдәм иткән дөнья.
– Мирас ул – ...
– Геннардан күчкән байлык. 

Ландыш Гобәйдуллина

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев