Логотип Идель
Заман

Бәхет кошы кайда яши?

Әтнәдә 1918 елда «Бәхет кошы» дигән тәүге спектакль уйнала. Шул көннән театрга беренче нигез ташы салына. Һәм менә нәкъ бер гасыр вакыт узгач, кабат «Бәхет кошы»! Әсәр дә, авторлар да башка, әмма хикмәт анда түгел. Хикмәт – тарихыңны хәтерли, хыялларыңны кадерли белүдә!

Әтнәдә 1918 елда «Бәхет кошы» дигән тәүге спектакль уйнала. Шул көннән театрга беренче нигез ташы салына. Һәм менә нәкъ бер гасыр вакыт узгач, кабат «Бәхет кошы»! Әсәр дә, авторлар да башка, әмма хикмәт анда түгел. Хикмәт – тарихыңны хәтерли, хыялларыңны кадерли белүдә!

Әкият

Морис Метерлинкның «Бәхет кошы» музыкаль феериясе Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрының өмет-хыялларында күптән сулкылдый иде ләбаса һәм менә үзенең йөз еллык юбилеена иң зур бүләкне ул үзенә үзе ясады – моңа кадәр күрелмәгән колачлы мюзикл театраль вакыйгага әйләнде. Константин Станиславский үз театрының ун еллыгына куйган спектакльне режиссер Рамил Фазлыев Әтнә театрының йөз еллыган сәхнәләштерде. Әлеге фактларда дәүләт статуслы яңа тарихына дистә ел да тулмаган театрның кыюлыгы да, үз-үзенә чакыру ташлавы да, кемгәдер нидер исбат итәсе килү теләге дә чагыла.

Пьесаның тәрҗемә авторы – Татарстанның атказанган артисты Марат Хәбибуллин. Татарча вариантка тел-теш тидерерлек түгел. Тәрҗемә спектакль куелу белән генә чикләнелеп калмасын, киләчәктә татар балалары өчен китап булып та дөнья күрсен иде дигән теләк бар. Бәлки, бу хыял да чынга ашар?

Каһарманнар

Мюзиклда алтмышка якын бала катнаша. Әлеге сан театр сәнгате белән азмы-күпме таныш булган һәркемне шаккатыра. Әле шуңа Әтнә театрының бөтен труппасын да кушарга кирәк. Сәхнәдә берьюлы сиксән биш кеше уйнаган спектакльне күргәнегез бармы? Татар театры тарихында беренче тапкыр дип әйтәләр. Хактыр. Саннар белән гаҗәпләндерергә була, ә шул артистларның, бигрәк тә балаларның уйнау осталыгы ничек? Белмим, режиссер үзе генә белгән берәр тылсымлы сүрәсен өргәнме, әллә Әтнәдә талантлы балалар шулкадәр күпме – сәхнәдәге яшь артистларның театр училищесыннан, башкаланың бию театрларыннан кайтмаганын, гап-гади авыл балалары икәнлеген белгәч, премьерага кайткан кунаклар беркавем телсез калды. Ә төп рольләрне башкаручы Мәдинә Хәкимова һәм Булат Мөхәммәдҗановларның мәктәп укучылары гына икәненә күпләрне ышандырып та булмады... «Чын» театр артистларының уенын кемнәрдер балалар уенына фон буларак кына бәяләде. Һәм бу, чыннан да, шулай! Режиссерның алдан уйланган нияте буенча, төп акцентны нәкъ менә балаларга биреп, театр артистларын исә аларның образларын ачуга ярдәмче буларак күзаллап, махсус эшләнгән алым ул. Кемнеңдер күңеленә хуш килеп бемәгән икән – спектакльне кабул итү һәрвакыт субъектив тойгыларга нигезләнгәнен искә төшерү бөтен шик-шөбһәләргә дә җавап булыр, мөгаен.

Музыка

«Бәхет кошы» жанры буенча – мюзикл. Димәк, спектакль үзендә театр, музыка һәм бию сәнгатен берләштерергә тиеш. Әтнә театрының феериясенә музыканы композитор Юрий Федоров язды. Аның сүзләренчә, төп идея яңа ел мотивларын үз эченә алган классик музыка концепциясенә нигезләнгән. Әмма композитор спектакльгә музыка иҗат итү дәверендә тагын да тирәнрәк идеяләрне кузгата: әсәрнең авторы Морис Метерлинк Бельгиядә тууына карамастан, әсәрләрен французча яза һәм гомеренең күп өлешен Франциядә уздыра. Егерменче гасыр башы француз мәдәнияте, авторны илһамландырырга мөмкин булган чыганаклар турында уйланганда, Юрий Федоров Метерлинк белән бер чорда яшәгән француз компоизторы Морис Равель иҗатына туктала (әлеге композиторның музыкасында бик күпләр татар көйләренә аваздаш аһәңнәр таба – әлеге факт үзе генә дә могҗизага тиң бит, әйеме!). Равель музыкасының стилистикасын мюзиклга нигез итеп алып, аңа татар халык көйләренең иң нәфис бизәкләрен өстәргә карар кыла композитор һәм ялгышмый! Милли нәкышләре иң талымлы тыңлаучының да колагын иркәләрлек, әмма шул ук вакытта Аурупа классик музыкасына аваздаш тулы бер композиция тудыра ул. Җыр һәм биюләргә язылган музыканың гармониясен, мюзиклдагы лейтмотивлыкны булдыру шактый иҗат газаплары аша бирелә, әмма ахыр чиктә тамашачыны спектакль дәвамында илаһи халәттә тотарлык музыкаль феерия дөньяга килә.

 Биюләр

«Бәхет кошы»на биюләрне республикада гына түгел, инде хәзер Аурупада да танылып килүче хореографлар – Лилия һәм Айрат Баһаветдиновлар куйды. Моңа кадәр әле бер тапкыр да дәүләт драма театрлары белән хезмәттәшлек итмәгән югары дәрәҗәдәге белгечләрне Әтнәгә кайтырга театр ничек ризалата алгандыр, бу әлегәчә сер булып кала бирә. Әмма шунысы хак – Баһаветдиновлар әтнәлеләр белән иҗат итүдән үзләренә дә әйтеп-бетермәслек ләззәт, яңа тәҗрибә һәи илһам алганнар. Бу хакта алар премьерадан соң да, соңрак журналистлар белән аралашканда да кабат-кабат әйттеләр. Лилия Александровна театр артистларына соклануын яшермәде: «Аларның янып торган күзләреннән үк һәр идеягә, һәр тәкъдимгә ачык икәнлекләрен аңларга була иде. Балалар хакында әйтмим дә, хәтта театрның өлкән артистлары да теләсә-кайсы трюкны башкарырга әзер иде. Мондый хәл профессионал бию коллективларында да һәрчак булмый. Әсәр зур, катлаулы, фәлсәфәсе тирән – һәм менә шул колачлы проектны алтмышлап бала белән башкарып чыгарга кирәк. Нәни артистлар алдына куйган һәр бурыч үтәлде, премьера көнне температурасы күтәрелеп, авырып торган балаларны да без сәхнәгә чыгудан тыеп кала алмадык», – диде хореограф. Мондый бәяне мондый шәхесләр көн саен бирми – әнә шуңа да бик кадерле ул!

Залда утырган гади тамашачы буларак, шуны гына өсти алам: сәхнәдәге катлаулы хореография, бию хәрәкәтләре аша җиткерелгән фикер тирәнлеге, әкият тылсымы сине спектакльнең әсире итә. Музыка, бию, җыр, артистлар уенын аерым-аерым карау мөмкинлеген җуеп, бербөтен әкияти манзарага чумасың да, соңгы аккордлар яңгырап, инде пәрдә ябылгач та үз хәлеңә кайта алмыйча озак йөрисең. Классик әсәрләрнең кыйммәте дә шунда – автор белән сине гасырлар аера, әмма спектакль җиткергән мәңгелек фәлсәфә бүген дә нәкъ йөз ел элеккедәй тамашачы җанында үз кайтавазын таба.

Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры «Бәхет кошы» мюзиклын башкалабыз Казанга да, Татарстан шәһәрләренә дә алып килергә уйлый. Татар сәхнәсе өчен тансык жанрдагы спектакльне караган һәр тамашачы үз бәхет кошын кулларына тотып, өенә кайтып китәчәк. Монысы – вәгъдә!

«Нәни артистлар алдына куйган һәр бурыч үтәлде, премьера көнне температурасы күтәрелеп, авырып торган балаларны да без сәхнәгә чыгудан тыеп кала алмадык»

Гөлүсә Батталова 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев