Логотип Идель
Заман

Блогер Ләйлә Лерон: «Үземне танытасым килә»

Ләйлә Лерон үзен – яшь татар активисты, блогер, фрилансер, SMMчы, язучы Ләбиб Лерон кызы, дип таныштырды. Интернетта аны унбер меңгә якын кеше укый. Ләйлә белән эше, уй-кичерешләре турында сөйләштек.

Ләйлә Лерон үзен - яшь татар активисты, блогер, фрилансер, SMMчы, язучы Ләбиб Лерон кызы, дип таныштырды. Интернетта аны унбер меңгә якын кеше укый. Ләйлә белән эше, уй-кичерешләре турында сөйләштек. 

«МИН - ЯШЬЛӘРГӘ ЯКЫНРАК» 

Блогерлык белән ничек шөгыльләнә башладың? 
– Хәзерге балалар телефоннан күзләрен дә күтәрми. Аларның бармаклары туганда ук телефонга баскаларга җайланган шикелле. Тормышны телефонсыз күз алдына да китермәгән буын үсеп килә. Мин рухи яктан шундый яшьләргә якынрак. Аларның күбесенең блогер буласы килә, бу да – үз-үзеңне таныту, сәләтләреңне күрсәтүнең бер юлы. Мин дә үз фикерләремне, хис-кичерешләремне язып бара башладым. Шулай блогер булып киттем. Яшьтәшләрем тизрәк укырга керү, эшкә урнашу, кредитка машина, ипотекага фатир алу турында хыялланса, мин сәяхәт итү турында хыялландым. Кредитка машина алып, үземне сәяхәтләрдән мәхрүм итүне күз алдына китерә алмыйм. 
– «Блогерлархәзерге заманның язучылары» дигән фикер ишеткәнем бар. Килешәсеңме? 
 – Әйе. Кечкенә чакта язучы буласым килгән иде. Детективлар язгаладым. Алар әлегәчә әтидә җыелып яталар, ахры. Язу бик ошый иде. Ләкин чын-чынлап әсәр язарга көч, вакыт һәм сабырлык җитмәгәндер. Инстаграмдагы постларым кыска гына. Әти: «Син аларны җыеп куй, соңыннан китап итеп бастырырсың», – ди. Язучы-блогерлар, читтән караганда, берни эшләми кебек, аларның эше күренми. Электриклар бер көн эшкә чыкмаса, бетте баш! Ләкин шул ук вакытта язучыларсыз да булмый. Алар мәдәниятне баета. Блогерлар исә яшьләргә юнәлеш бирә.

Сине кемнәр укый? 
– Күбрәк дуслар, туганнар, танышлар. Гомумән, аудиториям яшь хатын-кызлардан тора. Күбесенең кияүгә чыгасы, бәхетлерәк яшисе килә. Офистан китеп, үзләре эш ачарга теләүче кешеләр. Минем ничек яшәвем – аларга бер үрнәк, этәргеч. Эштән киткәннәренең рәхмәт әйтеп язганы да булды. Көне буе бер урында эшләү, чыннан да, бик ялыктыргыч һәм, җитмәсә, керемле дә түгел. Әйтик, офиста сигез сәгать утырып, егерме мең аласың. Юлыңа якынча бер-ике сәгать китә. Димәк, көн саен ун сәгать, аена егерме ике көн офиста үткәрәсең. Сәгатенә якынча туксан сум акча эшлисең дигән сүз. Әле бу көн саен юлга, төшке ашка тотылган акчаны һәм эшкә киеп барырга кирәк булган кием бәясен исәпләмичә. Ә менә урамда кәгазь таратып торучы яшьләр бер сәгатькә кимендә йөз илле сум акча эшли. Шулай булгач, офиста утыруга караганда, офиста утырмау яхшырак булып чыга түгелме?
Блогерлык белән акча эшләп буламы? 

– Әгәр барысын да белеп, дөрес эшләсәң, реклама исәбенә акча эшләп була. Моның өчен язылучылар саны күп булуы да мәҗбүри түгел. Иң мөһиме, үз битеңдә реклама бирүчеләргә – сатучыларга кирәкле аудитория булдыру. Әмма минем блогерлык белән акча эшләү максатым юк. Минем билгеле шәхес буласым килә. Ни өчен дигәндә, мин хәйрия белән шөгыльләнәм. Ә билгеле шәхесләрнең сүзенә башкалар да колак сала. Димәк, никадәр әйбәтрәк танылсаң, шулкадәр күбрәк кешегә ярдәм итә аласың.

Интернет юкка чыкса, нәрсә белән шөгыльләнер идең? 
– Алай булмас, дип өметләнәм инде! Мин бит «лайкаголик»: лайклар аз булса, кәефем төшә. Һич булмаса, урамга чыгып шигырьләр укыр идем.  

«УЛ РУСЧА ЭНДӘШТЕ, МИН ТАТАРЧА ҖАВАП БИРДЕМ» 

 – Сине татар активисты буларак беләбез. Татарның  иң тискәре сыйфаты, синеңчә, нинди? 
 – Көнчел. Лев Гумилев: «Татарда көнчеллек булмаса, ул инде күптән бөек халык булыр иде», – дип язган. Мин аның белән килешәм. Татар үзе дә: «Татар татарның башын ашар», – ди.  Татарда куркаклык та бар. Кеше сүзеннән бик курка безнең халык.

Синтатар, синдә дә шундый сыйфатлар бармы? 
– Әйе. Ләкин мин алардан арынырга тырышам. Мәсәлән, мин заманча татар музыкасын яратмыйм. Заманында төрле төркемнәрне, рэперларны бик тәнкыйтьләгән идем. Хәзер мондый тәнкыйтьнең кирәксез булуын аңладым. Миңа ошамаса, башкаларга ошый бит. Андый музыка да булырга тиеш. 

Ә нинди музыка тыңлыйсың? 
– Айдар Галимов, Венера Ганиева ошый. Зөлфия Камалованы, Мубайны яратам. Яшь җырчыларны тыңламыйм.

Ютубта иң озын татарча видео төшерү идеясе ничек туды? 
– Хәзер подкастлар төшерү модада. Подкаст ул – радиоэфир кебегрәк. Анда яңалыклар, гайбәт сөйләшеп утырасың һәм сүз арасында җитдирәк проблемаларны да күтәрәсең. Айнур исемле дустым белән «Үрдәк ТВ» ютуб каналы өчен унике сәгать буе камера каршында татарча сөйләшеп утырдык. Азакта тавышлар беткән иде. Алышынып төштек, кунаклар чакырдык. Гел бер үк кешеләр генә булмады. Кайберәүләр алты-җиде сәгать буе безне карап утырды. Аннан яңадан табып караучылар да булды әле.
Атна буе татарча гына сөйләшеп эксперимент ясаган идең, нинди нәтиҗәгә килдең? 

 – Татар теле бик күпләргә тансык икән! Хастаханәдәме, таксидамы, татарча эндәшсәм, кеше ачылып китеп сөйләшергә ашыга, шатлана. Күбесе дә татарча аңлый. «Мин татарча сөйләшмим»,  дип аяк терәп каршы килүчеләр булмады. Руслар да аңларга тырышты. Һич булмаганда, ишарәләр белән аңлаштык.  

Эксперимент шартлары турында бер кешегә дә әйтергә тиеш түгел идем. Шул атна эчендә унбер ел күрешмәгән рус танышым очрады. Аның белән ярты сәгатьләп сөйләштек. Ул русча эндәште, мин татарча җавап бирдем. Мәктәптә татарча укыганын онытмаган.


 «КАЗАНГА КАЙТЫРГА ЯРАТАМ» 

Сәяхәтләр, дисең... Бик күп җирләрдә булгансың ахры? 
– Мәктәптә төрек теле өйрәндек. Укыганда ук Төркиягә барып, берничә көн буе Искешәһәрне карап, төрек дөньясына чумып кайттым. Шунда төрек телен бөтенләй белмәвемне аңладым. Былтыр исә Төркияне икенче яктан ачтым: Истанбулга сәяхәт кылдым. Ике ай дәвамында Һиндстанда да яшәп карадым. 

Берзаман сине Балига күчеп киткән дигәннәр иде. 
– Балида өч ай яшәп кайттым. Нигә анда китәргә уйлавымны хәзер хәтерләмим дә инде. Русиядә яшәп арганлыктандыр. Казанны яратам, билгеле. Казанга кайтырга яратам. Аннан соң, фрилансерларның барысы да Балида яшәп карарга тиеш, дигән әйтем дә бар әле. 

Ә Кытайга ничек барып чыктың? 
– Берәү Кытайда нәшер ителә торган журналда эшләргә тәкъдим итте. Шундук ризалаштым. Үземә генә дүрт бүлмәле фатир бирделәр. Акчасын да яхшы түләделәр. Яшәргә дә, җыеп барырга да җитте. Ләкин эшкә чакырган кеше белән аңлашылмаучылык килеп чыкты да эштән китәргә туры килде. Килешү буенча, кайту билетын ул алырга тиеш булса да, алмады. Мин югалып калмадым, иң беренче поезд белән Пекинга юл тоттым. Утырып бара торган поезд булып чыкты бу. Унсигез сәгать утырып барырга, бөтен Кытайны урарга туры килде. Пекиннан соң Хайнань һәм башка шәһәрләрне дә күреп кайттым. 

 – Егетең белән ничек таныштыгыз? 

 – Инстаграм сәхифәсе аша белә идем үзен. Күңел ачу өлкәсендә эшли. Кытайда чакта, аны уйлап, дисбе алдым. Бәлки танышырга сәбәп булсын, дигәнмендер. Аннан, әй ярар, үзем башлап язмыйм инде, дип шул дисбене кулыма киеп йөри башладым. Кытайдан кайтып, берничә көн узгандырмы, метрога төшкәндә шул егет очрады. Дисбене салып бирдем, инстаграмда карап баруымны, бу бүләкне аңа алуымны әйттем. Гаҗәпләнде. Җүләр, дип уйлагандыр инде. Шулай таныштык. Инде алты ел бергә.

Тулы әңгәмәне журналның февраль санында укый аласыз

Фотолар: Ләйләнең шәхси архивыннан алынды

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Ләйлә Лерон, блогер, интернет Ләйлә Лерон

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев