Бөҗәкләр белгече
Азат Кадыйров бик борынгы фәннәрнең берсе эчендә кайнаучы галим. Ул зоолог. Балачагында Николай Дроздовның «Хайваннар дөньясында» тапшыруын йотып утырган Азат хәзерге вакытта Казан университетында бу җан ияләрен тирәнтен өйрәнә, тикшеренүләр уздыра.
Фәннәр үсеш алган саен, зоология дә яңадан-яңа алымнар белән тулылана бара. Азат Кадыйров белән шул алымнар, фәнни карьера, галимнең кызыксынулары һәм хыяллары турында сөйләштек.
Безнең белешмә: Азат Кадыйров – зоолог, бөҗәкләр белгече, Казан (Идел буе) федераль университетының фәнни хезмәткәре, һәвәскәр фоторәссам
«Хайваннар дөньясында»
«Зоология һәм, гомумән, биология белән мин мәктәп елларыннан ук шөгыльләнергә тели идем, – дип искә ала Азат. – Моңа Николай Дроздовның «Хайваннар дөньясында» тапшыруы да, Иван Затевахинның «Хайваннар турында диалоглар»ы, документаль тапшырулар да зур йогынты ясады һәм кызыксыну уятты. Шул елларда туган абыем микроскоп алып кайткан иде – шуның аша төрле җан ияләрен карап утырдык. Бу бөтенләй башка – яшерен бер дөнья иде!» – ди ул.
Еллар узган саен яшь биологның фән белән мавыгуы тагын да арта. Шулай итеп, ул университетка әзерлек факультетын тәмамлый да Казан дәүләт университетының (хәзер – Казан (Идел буе) федераль университеты) умырткасызлар зоологиясе кафедрасына укырга керә һәм уку йортын «Зоолог» белгечлеге буенча тәмамлый. Хәзерге вакытта Азат үзе дә университетта чит ил студентлары өчен әзерлек курсларында биология укыта: атнасының сигез сәгате Иран һәм Мисырдан килгән студентлар белән уза.
Экстремаль биология
Азатның төп эшчәнлеге «Регулятор геномика» фәнни үзәге һәм КФУдагы электрон микроскопия лабораториясе белән бәйле. Беренчесендә фәнни хезмәткәр булып эшләсә, лабораториядә ул беренче категорияле электроник булып хезмәт куя.
«Юнәлешем энтомология белән бәйле, тагын да төгәлрәк әйткәндә, Татарстандагы су коңгызларының фаунасы һәм экологиясен колачлый. Әлегә мин 98 төр коңгызга тап булдым, ләкин регионыбызда алар ике йөз төргә якындыр дип уйлыйм, – ди Азат. – Фәнни үзәктә без экстремаль шартларда тереклек итә торган хайваннарны тикшерәбез. Хәзерге вакытта Ерак Көнчыгыштагы гидротермаль чыганакларының су кандалаларын өйрәнәбез. Электрон микроскопия лабораториясендә сканлый торган, оптик һәм трансмиссион микроскоплар белән эш итәм. Соңгы тикшеренүдә шул ук су кандалаларының азыгы – үзенчәлекле төзелешле бактерияләрне тикшергән идек».
Мөмкинлекләрен сынау нияте белән энтомолог химия өлкәсенә дә чумып ала. Азат Кадыйров Химия институтында «Нано- һәм биосистемаларның супрамолекуляр химиясе» исемле биохимиягә бик якын юнәлеш буенча магистратура программасын үзләштерә. Танылган химик, профессор Иван Стойков җитәкчелегендә органик химия һәм микроскопиянең кисешкән ноктасындагы тикшеренү уздыра. Ике ел дәвамында флуоресцент үзлекләргә ия фенотиазиннардан (органик полимер) торган элпәләр синтезлый һәм аларны тикшерә.
«Фәнни өлкәне бу рәвешле үзгәртү минем өчен үзенә күрә бер сынау булды. «Барып чыгармы, булдыра алырмынмы?» дигән уйлар белән йөрдем. Шул вакытта органик химиягә нигез салган Александр Бутлеров исемә төште. Ул үзенең беренче диссертациясен Идел-Урал регионы күбәләкләре буенча башкарган. Аның коллекциясе әле дә КФУның зоология музеенда саклана», – ди ул.
Гражданлык фәне
Табигый фәннәрнең башка тармаклары кебек үк, зоология дә зур үсеш кичерә. «Күзәтү иярченнәре үсеш алу белән масштаблы һәм локаль тикшеренүләр уздыру да арзанракка чыга, тикшеренү барышы да күпкә гадиләште. Бу, мисал өчен, зоогеография тикшеренүләренә кагыла», – дип аңлата Азат Кадыйров. – Интернет ярдәмендә дә хәзер галимнәр генә түгел, фәннән ерак булган кешеләр дә тикшеренүләр уздыра ала. Бу юнәлешне гражданлык фәне дип йөртәләр. Мәсәлән, iNaturalist дип аталган кушымтаны гына алыйк. Анда теләгән һәркем теркәлү узып, теге яисә бу җан иясенең фотосын йөкли ала. Галимнәр үз чиратында аның нинди организм булуын билгеләргә ярдәм итә. Мондый мәгълүмат алга таба чын фәнни эшләрдә дә кулланыла ала».
Янып чыкмыйм, дисәң...
Россиядә яшьләрне фәнгә җәлеп итү өчен төрле чаралар күрәләр: яшь галимнәр өчен бәйгеләр, өстәмә грант программалары эшләп килә. Шуңа да карамастан, яшьләр арасында аспирантураны тәмамлауга ук диссертация яклаучылар – фәннәр кандидатлары исемлегенә керүчеләр саны түбән күрсәткечләрдә кала бирә.
«Яклауга барып җитмәүнең төп сәбәпләренең берсе, мөгаен, әлеге процессның чамадан тыш бюрократлашуыдыр. Моның өчен бик күп документ җыярга һәм «ритуаллар» башкарырга туры килә. Моннан тыш, галим булу безнең вакытта бик престиж һөнәрләрдән саналмый, хезмәт хакы да түбән», – дигән фикердә Азат.
Моннан тыш, фәнни карьераларын башлаучы яшь галимнәр еш кына «янып чыга», шуңа аларга профилактика чараларыннан хәбәрдар булу мөһим.
«Фән, бигрәк тә заманчасы, – бик катлаулы һәм шактый бертөрле эш. Син эксперимент арты эксперимент, күзәтү арты күзәтү уздырасың. Тикшеренү ышанычлы һәм дөрес килеп чыксын өчен, бер үк әйберне (тәҗрибәләрне) кат-кат кабатларга кирәк. Бу вакытта хаталанулар да, нәтиҗәсез талпынулар да күп була. Бу галимнең күңелен төшерә ала, фәнне ташлау теләге дә туарга мөмкин. Шуңа күрә өстәмә бер кызыксыну булса яхшы. Уңыш казану һәм танылу мөмкинлеге бирә торган кызыксыну. Мисал өчен, ул спорт, бию, җыр, рәсем сәнгате, коллекцияләү, язучылык эше була ала, җиһаз яки чүлмәк ясау да... Мавыктырсын һәм канәгатьлек хисе бирсен иң мөһиме!» – дип уртаклаша зоолог.
Азат өчен ул – макрофото. Һәвәскәр фоторәссам бөҗәкләр һәм башка хайваннар, үсемлекләр, төрле күренешләрне фотога төшерә. Фотоларны төрле бәйгеләргә юллый, социаль челтәрләргә урнаштырам, iNaturalist платформасына куя, шулай ук Яндекс-Дзенда зур булмаган блог та алып бара.
Шуны да әйтергә кирәк, Азат Кадыйров ВКонтакте социаль челтәрендә биологиягә багышланган иң зур аудиторияле паблик өчен постлар әзерли. Татар телендәге фәнни-популяр «Гыйлем» проекты өчен биология буенча фәнни мәгълүматны тәрҗемә итү белән дә шөгыльләнә ул. 2016 елда, Татарстанның Кызыл китабын әзерләгәндә, хайваннар, үсемлекләр һәм гөмбәләрнең татар телендәге атамалары буенча мөхәррире булган. Универсал-галим, кыскасы!
Татар фәнен үстерү буенча да хыял-теләкләре бар Азатның. «Биология фәннәре докторы Әхмәт Халидовның «Бөҗәкләр турында хикәяләр» китабын яңадан, өстәмәләр һәм бөҗәкләр турында яңа мәгълүматларны исәпкә алып бастыру теләгем бар. Яки гомумән үземнекен язасы иде. Андый китаплар, татар мәктәпләре өчен генә алсак та, коточкыч аз», – ди галим.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев