Булат Шәймиев: «Татарча гына сөйләшүемне яратмаучылар да бар»
Татар телен өйрәтә торган видеолар төшерә һәм аларны монтажлап, Ютубтагы каналына элә. Үзе оештырган музыкаль төркем белән чыгышлар ясый. Татар теле өчен җан ата.
Булат – тумышы белән Саба районы Курсабаш авылыннан, Олы Нырты авылында үскән. 22 яшь. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында инглиз һәм алман телләре укытучысы һөнәрен үзләштерә, быел ахыргы курсны тәмамлый. Татар телен өйрәтә торган видеолар төшерә һәм аларны монтажлап, Ютубтагы каналына элә. Үзе оештырган музыкаль төркем белән чыгышлар ясый. Татар теле өчен җан ата.
Аның тормыш девизы: «Башкаларга да, үзеңә дә тугры бул!»
– Без өйдә гел татарча сөйләшәбез, – дип башлады сүзен Булат. – Миндә җаваплылык хисе бар: әби-бабайлардан, ата-аналардан мирас булып килгән туган тел кисәк кенә миндә өзелеп калса, ни булыр иде? Саклап кына калмыйча, үстерергә дә кирәк! Тел дип җан аткан һәркем шулайрак уйлыйдыр. Тел һәм мәдәният – ул бит синең кемлегеңне ачыклый торган күрсәткеч. Үз тирәмдә фикердәшләр күп булуын сизәм. Дөрес, татарча гына сөйләшергә тырышуымны аңламаучылар, яратмаучылар да бар. Ләкин алар да күнегеп бетте бугай инде.
Әбрар Кәримуллин эзеннән
Булат белән татар телендә видеолар төшерү турында да сөйләшәбез. Башлангычы мәктәп елларына барып тоташа икән. Мәктәптә укыган чагында якташы Әбрар Кәримуллин эшчәнлеге турында чыгыш ясарга туры килә егеткә. Һәм көтелмәгән ачыш ясый: галим чит илләргә барып та конференцияләрдә чыгыш ясаган, гомер буе татар телен өйрәнгән. Ә бит аның эшен башкалар да дәвам итә алыр иде, дип уйлана ул. «Туган телемне бөтен дөньяга танытам» дигән хыялны үзенә өлге итеп ала. Моның өчен чит илгә барырга да кирәкми – интернет бар бит!
Шулай итеп ул татарча видеолар төшерә башлый. Үзенең каналы өчен иң беренче Илһам Шакиров җырларын башкара. Бу тапшыруларын «Тыңлыйк әле» дип исемли. «Җырлыйк әле» тапшыруына үзенә күрә пародия булып чыкса да, интернетта шактый популярлык казана ул. Чит ил яшьләре – институттагы танышлары татар музыкасын, хәзерге татар эстрада җырчыларына бәяләмә бирә. Аларга татар сүзләрен өйрәткән видеолар бигрәк тә күңелле килеп чыга. Монда фразеологик сүзләр куллану отышлы булгандыр.
Чит телләрне Булат күбрәк интернеттан өйрәнә. Чит илдән килгән дуслары аны үзенеке итеп кабул итә – Булат теләсә кайсы телнең акцентларын кабатлап бирә ала. Тавыш, интонацияне үзгәртеп сөйләргә ярата. Аеруча фин татарлары сөйләше күңеленә якын.
– Беренче курста укыганда Газиз Фәттах исемле егет белән «Безнең тәҗрибә» сайты өчен популяр чит ил мультфильмнарын тавышландырган идек, – ди ул. – Мин «Өскә» һәм «Кунг-фу Панда» мультфильмнарын татарчага тәрҗемә итеп, тавышландырдым. Аларны әле дә табып карарга була. Бер мультфильмны бер ай чамасы эшләргә туры килде, эш өчен түләнелмәде. Ләкин барыбер бу эш бик ошады. Шул ук вакытта видео монтажларга өйрәндем.
Иң кызыгы, чит телләрне су урынына эчсә дә, Булатның әле чит илдә бер тапкыр да булганы юк икән. Кайсы илгә барасы килүен дә төгәл әйтә алмый. «Барырга туры килсә дә, бөтенләйгә калырга исәп юк, – ди. – Мөгаен, татарча аралашу, төрле чаралар җитмәс иде. Аннан... чит илдә татар кызлары аз бит».
Телгә ихтыяҗ кирәк
Булатның фамилиясе гади генә түгел бит әле. «Фамилияң тормышта берәр ничек ярдәм иткәне булдымы?» – дип тә сораштырабыз.
"Бу сорауны биргән саен миңа бер пенни бирсәләр, хәзер инде миллионер булыр идем", дип шаярта Булат инглиз гыйбәрәсен кулланып.
– Бабамның бабасы Шәймөхәммәт исемле булган. Кыскартып, аны авылда Шәйми дип йөрткәннәр. Беренче президентыбыз белән институбызда узган бер чарада очрашып сөйләшкән идек. Фамилиямне белгәч, Минтимер ага: "Булдыргансың, бу фамилияне алып, дөрес эшләгәнсең... Элек бит озын итеп, Шәймөхәммәт дип әйтеп торырга вакыт булмаган авылда, эш күп булган, шуңа Шәйми дип кенә әйткәннәр инде", - дип шаяртты.
Булатның әти-әнисе – мөгаллимнәр, әнисе музыка укыта, әтисе – мәктәп директоры. Сеңлесе инглиз телен су урынына эчә. Аңа файдалы булсын дип, абый-сеңел инглиз телендә аралаша. «Ихтыяҗ булгач, тел өйрәнү күпкә җиңел», – ди ул. Былтыр халыкара мәктәптә тәрбияче булып эшләргә туры килгән. Балаларга татар һәм инглиз теле укыту егетнең күңеленә хуш килгән. Әмма укытучы – иң авыр һәм җаваплы эшләрнең берсе, дип саный Булат.
– Ютубта татарлар аз, – ди ул. – Кайчандыр иң популяр татар блогерлары булган «Фәрхәт һәм Фәрхәд»ләрнең дә язылучылары унөч-ундүрт меңнән артмый. Мин инглиз телле генә видеолар төшерә алыр идем, ләкин максат язылучылар җыю гына түгел бит. Татар аудиториясен җәлеп итәргә кирәк? Бу бик катлаулы эш. Бер яктан, русча да, инглизчә дә карарга кызыклы әйберләр җитәрлек. Татарча оригиналь һәм сыйфатлы каналлар аз.
«Шәйми триосы»ннан башланган
Сүзебез музыкага барып тоташа. Башта гитарада уйнарга өйрәнә ул, аннан гавай халык уен коралы – укулелены үзләштерә. Инглиз һәм татар җырларын уйнап җырлый, каверлар ясый. 2017 елда беренче музыкаль төркем туплана.
– Без трио идек. Мин укулеледа уйнадым, җырладым, Галимҗан исемле егет битбокс техникасы белән авазлар чыгарды һәм Гөлназ исемле кызыбыз җырлады. Исемне төркем сайлады – «Шәйми триосы» дип аталдык. Бу төркем белән «Печән базары» фестивалендә, «Мин татарча сөйләшәм»дә чыгыш ясадык. Күбрәк танылган җырларны башкардык.
Соңрак үз җырларымны да язып карыйсы килде. Һәм, очраклы гына, Нияз исемле егет белән таныштык. Аның белән «Тараф» дип аталган төркем булдырдык. Бу төркем белән быел «Таткультфест» фестивалендә, «Башкарма» җырлаган сәхнәдә чыгыш ясау бәхете тәтеде.
Яшьләрдә татар теле һәм мәдәниятенә кызыксынуны ничек уятырга дигәндә, Булат, беренче чиратта сыйфатлы контент булдырырга кирәк, дип саный.
– Бәлки телне өйрәтүгә күбрәк басым ясарга кирәк тә түгелдер. Караган әйбер кызыклы булса, аны карыйсы килсә, телне дә өйрәнергә була.
Татарлар белән татарча гына
Булат инглиз телен татар телен белгән дәрәҗә белә. Алман телендә сөйләшә. Төрек телен өйрәнә, киләчәктә гарәп, француз һәм кытай телләрен үзләштерергә планлаштыра. Чуваш телен дә өйрәнә башлаган. Башында ничек буталмый диген?
– Буталмый, – дип көлә ул, – сөйләшкәндә шул телдә фикерли башлыйм. Ләкин кайбер телләрдә кирәкле, уңайлы фраза-гыйбарәләр булмавы сизелә. Ул вакытта уйланырга, эзләнергә туры килә. Безнең зыялы бабайлар гарәпчә дә, төрекчә дә, русча да французча да белгән. Ә бит хәзерге заманда мөмкинлекләр күбрәк. Татарлар белән татарча сөйләшергә дигән кагыйдәм бар. Юкса, еш кына ике татар вата-җимерә русча сөйләшергә тырыша. Бигрәк тә олы буын кешеләре. Аларда үз телләреннән оялу, уңайсызлану сизелә шикелле. Русча сирәгрәк аралашам. Инглизчә белгәннәр белән инглизчә аралашу яхшырак.
«Идел» журналы 16+
Теги: Яшьләр татар яшьләре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев