ЧАЛЛЫ – ТАТАР ШӘҺӘРЕМЕ? (иң кызыклы фактлар!)
Провинциядә туып үскән кызый нәрсә турында хыяллана ала? Әлбәттә, аның, башкалада укыйсы, шунда яшисе килә! Тик юкка гына бүген инфочегәннәр хыялларыңны визуальләштерү белән сак булырга кушмый икән. Кайвакыт, хыяллар чынга ашканнан соң, сиңа башка нәрсә кирәклеге ачыклана. Минем белән дә шундыйрак хәл булды.
Гүзәл Әхмәтгәрәй
Провинциядә туып үскән кызый нәрсә турында хыяллана ала? Әлбәттә, аның, башкалада укыйсы, шунда яшисе килә! Тик юкка гына бүген инфочегәннәр хыялларыңны визуальләштерү белән сак булырга кушмый икән. Кайвакыт, хыяллар чынга ашканнан соң, сиңа башка нәрсә кирәклеге ачыклана. Минем белән дә шундыйрак хәл булды.
КОМПЛЕКСЛАРЫНА МӘХӘББӘТ
Алдашмыйм, Казан, чыннан да, үз мигъмарияте, заманча хәрәкәте, инфраструктурасы, кешеләре белән җәлеп итә. Ул зур, матур, чиста, фикерле. Хәзер дә вакыт-вакыт монда килеп илһамлану – минем өчен зарури нәрсә. Ләкин инде күптән «кеше яшәгән урынын үзе бизи» дигән фикергә килдем. Мине Сарытауга, дөм караңгы почмакта урнашкан авылга, хәтта
Австралиягә илтсәләр дә, һәр урынның үзенчәлегенә ләззәтләнеп яшәрмен кебек тоела. Шуңа инде ике ел чамасы, Казаннан Чаллыга кайтып, биредә яшәвемә шатланам гына. Тик гомерем буе монда яшәрмен дигән сүз дә бирмим. Шунысы гына ачык: кешеләр Чаллыга килгәч, аның сорылыгына, панелькаларына, кытыршылыгына игътибар итсә, мин аның комплексларына, энтузиастларына, катлаулылыгына гашыйкмын.
«КЫЗЫМ, СИН УРБАН БАЛАСЫ ИНДЕ...»
Башта үзем белән таныштырыйм. Мин – Чаллының рус балалар бакчасына йөргән, рус мәктәпләрендә укыган гади бер кызмын. Ләкин үсмер чактан ук татар темасына тартыла идем. Моңа берничә сәбәп бар. Алар арасында – гаиләдә татар мохитендә тәрбияләнү, башлангыч белемне татар мәктәбендә, аннары рус мәктәбенең татар сыйныфында алу, Ittifaq белән Илһам Шакиров җырларын тыңлау, Альберт Яхин методикасына нигезләнгән татар әдәбияты китаплары буенча прогрессив татар телчесендә уку, татар әдәбиятыннан республикакүләм олимпиадада җиңү, җәйге каникулларда авылга һәм Казанга сәфәр кылу – болар барысы да мине мин иткән күренешләр булды.
Аннары инде Казандагы студент еллары, татар филологиясе бүлегендә уку чоры башланды. Шуның белән беррәттән, башкаланың кызыклы кешеләре белән таныштым, мәдәни мохиттән ләззәтләндем, шәхес буларак формалаштым. Һәм бер дә кире Чаллыга күченермен дип уйламадым.
2019 елның гыйнвар ялларында туган шәһәремә кунакка кайткач та, чәй өстәле артында, Чаллыда заманча татар хәрәкәте булмавына сыкранып утырган идем. Әллә берәр чара уздырырга инде дигән уй туган вакыт бу. Казанда проектларда катнашу тәҗрибәсе дә бар. Чараны болай гына уздырып булмый бит инде, берләшмә исемен уйлап табарга кирәк. Нейминг – катлаулы мәсьәлә, шуңа озак кына баш ватып утырганнан соң, башта төп концепцияне формалаштырырга булдык. Әйтер сүзебез нинди? Беренчедән, без – шәһәрдә туып үскән балалар, комплекслап сөйләшәбез, Чаллыны иңеннән буена беләбез. Икенчедән, безгә татар булуыбыз мөһим. Шуңа без URBANTATAR исемен сайларга булдык.
Шулай итеп, әлеге исем астында бер-бер артлы берничә проект ясап карадык. Берләшмәне шәһәрнең мөһим өлеше итеп күрә башладылар. Һәм мин кире Чаллыга яшәргә кайтырга булдым.
ЧАЛЛЫ: НӘРСӘ УЛ ҺӘМ АНЫ НӘРСӘ БЕЛӘН АШЫЙЛАР?
Лирик чигенеш буларак, бер хатирә белән бүлешим әле. Ул проектлар ясый башлаган дәвер, май аеның иң матур чагы иде. Без Чаллы театрының иске бинасында Public Talk чарасын уздырдык. Чарадан соң урамда басып торганда, шәһәрнең бер иҗади шәхесе белән түбәндәге әңгәмә корылды:
– Беләсезме, миңа Чаллыны провинция диюләре ошамый.
– Ник? – дип елмаеп сорап куйды да, җилкәләрен күтәртеп, сүзен дәвам итте әңгәмәдәшем. – Провинция бит инде ул. Аның романтикасы да шунда.
Аның сүзләрен соңгы ике елда шушы темага сөйләшкән башка кешеләр дә, монда яшәп, проектлар ясау тәҗрибәсе дә куәтләде. Бу очракта Чаллы – ул константа – һәм син аны ничек бар, шулай кабул итәргә, мөстәкыйль берәмлек итеп күрергә тиеш.
Шуңа, әйдәгез, Чаллы турындагы берничә факт белән танышып китик:
2. Шәһәр статусын бары тик 1930 елда гына ала.
3. Советлар Союзы вакытында, алты ел дәвамында Брежнев исемен йөртә.
4. Шәһәрдә 530 мең чамасы кеше яши.
5. Чаллыда «комплекс»лап сөйләшәләр. Популяр сорау: «Син кайсы комплекстан?»
6. Чаллыны еш кына КамАЗ, КБК ясаган бәдрәф кәгазе һәм группировкалар буенча беләләр.
7. Шәһәр бүленеше түбәндәге: Яңа Шәһәр, ЗЯБ, ГЭС, Сидоровка, әле башка районнар да өстәлә: Замелекесье һ.б.
ЧАЛЛЫ – ТАТАР ШӘҺӘРЕМЕ?
Гомумән, халык телендә әле дә «Чаллы – татар шәһәре» дигән гыйбарә яши. Югыйсә, КамАЗ төзелеше башлангач, Чаллыга бөтен Советлар Союзыннан халык агылган. Аңарчы да анда, нигездә, рус авыллары урнашкан була. Әмма, шәһәрдә барыбер татар мохите өстенлек иткән.
Аеруча туксанынчы елларда Чаллы – милли хәрәкәттә әйдәп барган. Азатлык мәйданы, Сөембикә, Чулман проспектлары исемнәре генә дә – шул чорның казанышлары. Гасырлар чигендә әлеге бурычны «Мизгел» милли-мәдәни клубы башкарды. Илдәге болганышлардан соң, әлеге клуб яшьләрне тәрбияләүгә зур өлеш кертте. Ул буын «Нур» яшьләр үзәгендә узган дискотекаларны әле дә яратып искә ала.
Аннары татар ШТК – шаяннар һәм тапкырлар клубы хәрәкәтенең дә яшьләрдә милли аң булдыруда өлеше зур булды. Балачакта шыгрым тулы залларга татарча КВН карарга йөргәнемне хәтерлим.
Ләкин бүген татар темасы заман белән атларга тиешлекне күрсәтте, трансформация кичерүне таләп итте. Әйе, фольклор чаралары да кирәк, алар шәһәрдә шактый күркәм уздырыла, ләкин яшьләр белән бер телдә сөйләшә торган, урамда кулланыла торган, плейлистта тыңлана торган татар темасы кирәк иде. Бу җаваплылыкны URBANTATAR үз өстенә алырга булды.
Вакыт-вакыт безне артык заманча булуда, чит ил сүзләрен куллануда, шәһәр һәм заманча мәдәниятне генә сөрүдә гаеплиләр. Ләкин без андыйларга, үз өстебезгә барлык киңлекләрне дә колачларга дигән бурыч алмадык, дип җавап бирәбез.
UT, UT, UT ЯКИ «МИН ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘМ»
2021 елның март башында URBANTATAR үзенең ике еллыгын бәйрәм итте. Бу вакытка инде
күпсанлы «Тарихи бранч»лар, төрле экскурсияләр, прозаның кече жанрындагы әдәби лаборатория, Татар яшьләре форумы уздырылды, «ЗЯБ» тикшеренү проектына нигез салынды, «Экобизәк»кә старт бирелде. Без һәр проектка җитди әзерләнәбез: эчтәлеген дә, дизайн ягын да, команда эшен дә кайгыртабыз. Шуңа безгә еш кына: «Татарча алай була аламыни?» – дип әйтәләр.
Беренче татарча альтернатив интернет-радионы бүгенге көндә 102 ил вәкиле тыңлады, 3 стрим эшләп килә (заманча, классик альтернатива һәм татарча винил), мобиль кушымталар әзерләнергә тора. Бу – бердәнбер заманча альтернативаны бушлай тыңлау урыны.
Быел «Мин татарча сөйләшәм» акциясен тулы бер фестиваль итеп ясап карарга булдык. Безнең өчен бу – ике ел эчендә үсеп җитүебезне, мәгънәсе һәм визуаль ягы, тамашачысы югары дәрәҗәдә булганлыкны күрсәтәчәк баскыч иде. Шул рәвешле 17 апрельдә Чаллы театрының яңартылган бинасында көн дәвамында төрле мәйданчыклар эшләде: «Камал театры атнасы» проекты, коворкингта лекторий, яңа татар музыкасы концерты, интерактив күргәзмә, дизайн маркет, балалар остаханәсе һәм урам чаралары – боларның барысын да уртак тема берләштерде: оештыручылар кунаклар белән бергә татар авылы белән шәһәр арасында элемтә табарга тырышты. Үзебез өчен «фән һәм сәнгать синтезы» дигән гыйбарәне шигарь иттек.
Язманың дәвамы "Идел" журналының июнь санында
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев