Логотип Идель
Заман

ЧУЛПАН. ҖӘЛИЛ КЫЗЫ

Муса Җәлил музеена беренче тапкыр барганда миңа җиде яшьләр генә иде әле. Әтисе белән күрешә алмый сугыш газаплары кичергән бәләкәй Чулпанны кызгануым хәтердә. Аннары, аның үзе белән шәхсән танышкач, әтисе турындагы хатирәләрен кат-кат сораштым. Менә хәзер дә Боровое Матюшинодагы дачада күрешкәч, иң әүвәл әтисе турында искә алды ул.

Муса Җәлил музеена беренче тапкыр барганда миңа җиде яшьләр генә иде әле. Әтисе белән күрешә алмый сугыш газаплары кичергән бәләкәй Чулпанны кызгануым хәтердә. Аннары, аның үзе белән шәхсән танышкач,  әтисе турындагы хатирәләрен кат-кат сораштым. Менә хәзер дә Боровое Матюшинодагы дачада күрешкәч, иң әүвәл әтисе турында искә алды ул. 

Әти кызы
…Төш күрәм. Имеш, миңа яңадан дүрт яшь икән. Уяндым да... көне буе бәхетемнән елмаеп йөрдем. Борчуның эзе дә булмаган нинди бәхетле чакларым иде бит ул! Сугышка кадәр гаиләбез белән Казанда яшәгән еллар. Әти мине үлеп яратты. Мин дә әти кызы идем! Нәни кызчык булуыма карамастан, әти белән үткәрелгән һәр мизгелнең кадерен белдем. Эшкә китүе генә була, аны өзелеп сагына башлыйм. Берсендә, мине дә үзе белән алырга үгетләдем. Ризалашты! Кабинетындагы кәнәфиендә җыелыш беткәнен сабыр гына көтеп утырганым хәтердә. «Алтынчәч» операсы репетицияләренә, курчак театрына бергәләп йөрдек, көймәдә йөзгән чаклар да булды. 1940 елда Ялтада ял иттек. Безнең белән әлеге сәфәргә булган язучы, әтинең дусты Гази Кашшаф, сәяхәт дәвамында әтинең гел мине кайгыртып торганын еш искә искә ала иде... 


Әминә Җәлилова истәлекләреннән: «Чулпан тугач, Мусаны бәхет басты. Вакыты бик тыгыз булуга да карамастан, аңа игътибарын жәлләмәде. Ата белән кыз арасында гаҗәеп җылы мәхәббәт җепләре үрелгән иде...»


…Әтинең тавышын, исен, үзен озак истә тоттым. Ә аннан балачак хатирәләрем дуслары, туганнар сөйләгәннәр белән тулылана барды. Кызганыч, аның чыгышларының ник бер язмасы саклансын... Кинотасмада бер һәм бердәнбер кадр: ниндидер җыелыш бара, әти вакыйгалар үзәгендә: яшь, көче ташып тора... Мин аны кабат-кабат карыйм, хәтер төпкеленнән миңа якын, кадерле төсмерләрне яңартам.  


Бик тә йомшак күңелле кеше иде ул. Табигатьнең матурлыгын күрә белде. Башкаларга булышырга әзер иде. Һәрчак! Мәскәүдә яшәгән көннәрдә фатирыбыз ишеге ябылып тормады. Кемнәр генә килмәде.  

Әминә Җәлилова истәлекләреннән: «Тормышыбызның борчуларсыз, канатлы бәхет белән сугарылуына Мусаның холкы сәбәпче булгандыр. Тормышны яратты, ару-талуны белмәде, көләргә, шаяртырга оста иде, кичләр буе дуслар белән сөйләшеп утырулар гадәти хәл иде. Мәхмүт Максуд, Әхмәт Фәйзи, Латыйф Хәмиди кебек Мәскәүдә яшәгән дуслары аеруча еш килде. Казаннар да бездә туктала – Гази Кашшаф, Хәсән Туфан, Әхмәт Исхак, Сибгат Хәким кебек татар язучыларын кунак иткән хәтердә. Кечкенә генә бүлмәбездә шахмат уйныйлар, я экспромт шаяртулар урнаштырып, кечерәк кенә газета чыгаралар. Җәлилнең дусларга мохтаҗлыгы беркайчан булмады. Гаилә белән кая да булса юл тотсак, бүлмә ачкычын коридордагы мич юшкәсенә куеп китә идек. Кайтуыбызга өстәлдән язулар табып укыйбыз, күршеләр дә бүлмәбездә ят кешеләр булуга ияләшеп беткән иде инде...»


Әтинең бар дуслары аның эшкә сәләтен искәртә иде. Язучылар берлегендә дә хезмәт куйды (Муса Җәлил 1939-1942 елларда ТАССР Язучылар берлегенә җитәкчелек итә. – Ред.), мөхәррирлек эшен дә башкарды, яшь шагыйрьләр белән дәресләр дә үткәрде. Әти – татар опера театрына нигез салучыларның берсе иде, Мәскәү дәүләт консерваториясе каршындагы татар опера студиясендә әдәби хезмәткәр вазифаларын да үтәде. Әмма аның өчен шигърият гел беренче урында торды. Моның өчен аңа тынычлык кирәк иде. Менә шуңа күрә төннәрен язган да инде ул. 


...Әти физик яктан нык һәм көчле иде. Яшьлегендә укырга керәм дим, Мостафа авылыннан Оренбургка кадәр 150 чакрым җәяү үтүен, Орск һәм Оренбургта хәлдән тайганчы эшләвен искә алсак, чыдамлыгы һәм максатчанлыгы кайдан килүе аңлашыла да кебек. Шулай да, әни һәм Хәдичә апа, аның «хасталап алырга» яратуын да сөйли. Янында йөгереп йөрүләрен, чәй, дару, кура җиләге кайнатмасы белән сыйлауларын канәгать кыяфәттә урыннан карап яткан ул. Аякка басу белән, ике потлы гир, чаңгыда йөрү, йөзү булган гадәти тормышына әйләнеп кайткан.  


Үзе дә бер хатында: «Бар җаным-тәнем белән табигатьне, кошларны, чәчәкләрне, музыканы, намуслы хезмәтне, иҗат газапларын, Туган җиремне ярата беләм. Минем табигатем шундый», – дип язган иде. Аның тормышы киеренке хезмәт белән үтте, бу мәхәббәте аны бәхетле итте. Әллә гомере кыска булачагын алдан ук сизде микән? Бу кадәр янып яшәп, күп нәрсәгә өлгерде. Ә мин... соңгы тапкыр биш яшемдә күреп калган әтием хатирәсен еллар күңелендә яңартам да, яктылык, шатлык, аның мәхәббәтенә кинәнәм. 

Чик 
Кинәт – сугыш. 1941 елның 22 июне – чик, барысына да нокта куйган көн. Бу көнне тормышыбызда бар да үзгәрде. Соңрак Гази Кашшаф искә ала: «Фронтка киткәндә, Муса: «Сугыштан соң бу табын артында барыбыз да булмас», – диде». Аның сүзләре рас килде. 


Мин башта «сугыш» сүзенең ни икәнен аңламый идем әле, әти белән аерылышуны гына авыр кичердем. 


Әминә Җәлилова истәлекләреннән: «1941 елның июлендә Хатыйп Госманов хатыны Мусадан язу китерде. Бу вакытта ул хәрби лагерьда иде. Ял көне без бергәләп ирләребез янына юл тоттык. Чулпанны да үзем белән алдым. Лагерь янында халык күп җыелган иде. Авыллардан килгән солдат хатыннары биредә атналар буе яши икән. Бу кадәр халык арасыннан Мусаны ничек табармын дип борчылдым. Шулчак җирдән үсеп чыккан кебек Хатыйп Госманов пәйда булды, аның артыннан Муса да күренде. Кырынмаган, тузган гимнастеркадан... Чулпан мондый кыяфәттә атасын танымады, кулына да бармады. Мусаның исә күзләре яшьләнде. Сүзебез күбрәк кулъязмалар, җыентыклар төзү турында барды. Муса Казандагы язучылар оешмасы язмышы өчен борчылды, ул фронтка киткәч, без ничек яшәрбез, дип хафаланды. Фикерләрендә тормыш мәшәкатьләре генә түгел, үлем һәм мәңгелек турындагы уйлары да чагылды. Кешеләрдә ышаныч тудыра алырлык чын ирләр сыйфатлары иде шул Мусада...»


Аннан әтине Марьинога укырга юлладылар, аннан – Минзәләгә. Мәскәүдәге хәрби частька китешли, ике көнгә Казанда туктала ул. Соңгы очрашуыбызны томан аша гына хәтерлим: бу көннәрдә авырып, югары температура белән ята идем... 


Әти көндәлек-хатында болайрак искә алган: «Казаннан соңгы тапкыр китүем ахыргы еллардагы иң авыр мизел булып истә калды...» Чыгып киткәндә, мине – йоклаган баланы уятыргамы-юкмы дип, аптырап беткән алар, ләкин барыбер уятырга ниятләгәннәр. Әти иялеп, җан ачысы белән: «Кызым, мин китәм. Ярыймы?» – дип сорады. Мин күземне ачмый гына, башымны селкедем... 
 

Әминә Җәлилова истәлекләреннән: «Фронттан килгән хатларының берсендә, Муса: мин үлемнән курыкмыйм, әмма Чулпанымның әтисен соңгы тапкыр күргәне искә төшсә, ирексездән калтыранып куям, яшьләремне тыя алмыйм, чөнки Чулпанга булган мәхәббәтем бар үлемнән көчлерәк».

 

Дәвамы "Идел" журналының август санында...

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев