Логотип Идель
Заман

Чыршы бәйрәмен «татарлаштыру»

Декабрь җитсә, гадәттә, чыршы бәйрәмнәре, балаларга тәм-томлы бүләкләр тарату башлана. Бу гадәт безнең тормышка бик ерак заманнардан килгән кебек булса да, шәһәр татарлары арасында 1910 еллар уртасында гына күренә башлый. Ә авыл татарлары исә утызынчы елларда советларча елка бәйрәме белән танышкан, кайбер якларга ул гадәт соңрак та барып җиткән. 

Декабрь җитсә, гадәттә, чыршы бәйрәмнәре, балаларга тәм-томлы бүләкләр тарату башлана. Бу гадәт безнең тормышка бик ерак заманнардан килгән кебек булса да, шәһәр татарлары арасында 1910 еллар уртасында гына күренә башлый. Ә авыл татарлары исә утызынчы елларда советларча елка бәйрәме белән танышкан, кайбер якларга ул гадәт соңрак та барып җиткән. 

Гомумән, бу бәйрәм христиан дине белән бәйле, ә балалар өчен чыршы кую бигрәк тә Аурупада (мәсәлән, Пруссиядә) нык таралган була. Юкка гына бүген дә иң билгеле «чыршылы» әдәби әсәр − немец язучысы Гофманның 1816 елда басылып чыккан «Щелкунчигы» түгелдер. Русиядә чыршы кую гадәтен немецлардан чыккан патшабикәләр тарата, алар арасында Николай I хатыны – Александра Федоровнаны (Фридерика Шарлотта Вильгельмина) атап үтәргә була. ХIХ гасыр ахырында инде чыршы бәйрәмнәре шәһәрдә яшәүче халык арасында шактый популярлаша, төрле оешмалар да балаларга шундый бәйрәм кичәләре уздыра башлый. 

ХХ гасыр башында татар дөньясы да искиткеч үзгәрешләр кичерә: зыялы халык гыйльми-техник, мәдәни һәм башка яңа күренешләрне кызыксынып күзәтә, кайбер нәрсәләрне татар тормышына якынайтырга тырыша. Шул уңайдан балалар өчен оештырылган бу бәйрәмнәр, әлбәттә, кызыксыну уята. Әмма һәр яңа нәрсәне мөселман күзлегеннән тикшергән һәм үзләштергән ул заман татарлары христианнардан чыккан чыршы бәйрәмнәрен дә бик матур итеп «татарлаштыралар».

1913 елгы Мәүлид көне (ягъни Пәйгәмбәрнең туган көне) русларның Раштуа чорына тура килә (декабрь ахырына, ул заманда бу бәйрәмне әле искечә – 25 декабрь көнне билгеләп үтәләр). Һәм шуңа күрә кайбер татар яшьләре арасында «Шәрык клубы»нда балалар өчен чыршы бәйрәме уздыру идеясе туа. Бу фикер бигрәк тә берничә ел элек Казанда балалар өчен «Ак юл» журналы чыгара башлаган Фәхрислам Агиевка хуш килә һәм ул балалар бәйрәменең төп оештыручысы була. Пенза губернасында туып үскән, Касыйм шәһәрендә мәдрәсәдә укыган, аннары Русиянең күп төбәкләрен күреп өлгергән бу шәхес, әлбәттә, киң карашлары һәм кыюлыгы белән кайбер замандашларыннан аерылып торган. Шуңа күрәдер, чыршы бәйрәмен татар тормышына кертүне дә хилаф эш дип түгел, ә балалар тәрбиясе, үсеше өчен файдалы чара дип санаган ул. Гомумән, Фәхрислам әфәнде журнал чыгару белән генә чикләнми, ә башка төрле балалар чаралары белән дә кызыксына. Мәсәлән, «Шәрык клубы» каршысында ул балалар өчен хор оештыра, бу хорда кечкенә Сара Садыкова да җырлап йөри. 

«Мәүлид кичәсе»нә балалар белән әниләре, мөррәбия туташлары (нянялар) җыелалар. Балалар бәйрәмендә берничә йөздән артык кеше катнаша. 5-10 яшьлек кечкенә кунакларны оештыручылар уйната, җырлата, биетә, шигырьләр сөйләтә, тәм-томнар белән чәй эчерә һәм бүләкләр дә биреп кайтара. Әлбәттә, мондый чара барысына да ошый. Һәм киләсе 1914 елда да «Шәрек клубы»нда шундый кичә оештырыла. Үткән 1913 елда кунакларның бик күп булганын истә тотып, бу елны бәйрәм кичәсен ике тапкыр уздыралар (25 һәм 27 декабрь). Шул чордагы әдәп кануннарына ияреп, балалар бәйрәменә оештыручылардан тыш чит ир-атларны кертмиләр, монда ханым-туташлар һәм бала-чага гына була. 1914 елгы «Мәүлид кичәләре»ндә балаларны карап торырга утыз хатын-кыз чакырыла. Бу елны «Шәрык клубы» сәхнәсендә балалар үзләре концерт та күрсәтә, «Убырлы карчык» дигән спектакль дә куела.

Шул кичә турында Фатыйх Әмирхан бер мәкаләсендә болай дип яза:

«Шәрек» клубы Мәүлед мөнәсәбәте белән ясаган балалар кичәсен бу ел хосусый сурәттә тантаналы, хосусый сурәттә матур итеп уздырды: зал нарат агачы ботаклары һәм сонгый (ясалма. – Авт.) чәчәкләр белән бизәлгән, диварлар әгъла паласлар белән капланган, түшәм төрле төстәге лампалар белән зиннәтләнгән».

Балаларны бу елны, аларның яшьләренә карап, уйнатырга җайлы булсын өчен берничә төркемгә бүләләр һәм һәр төркемнең тәрбиячесе дә була. Фатыйх Әмирхан бу кичәгә журналист буларак эләгә һәм зур дикъкать белән катнашучыларны, олысын да, кечесен дә күзәтеп утыра. Мәсәлән, балалар белән уйнап йөргән Фәхрислам Агиев һәм кайбер балаларны болай бәяли:

«Уеннарның башында балаларның үз журналлары булган «Ак юл»ның баш мөхәррире тора. Ул үзенең кечкенә кариэләренең вакытларын күңелле уздырыр өчен кулыннан килгән һичбер нәрсәне кызганмый. Үзе балалык дәверенә кайткан шикелле, алар белән уйнаша, аларның уеннарын кыздыра.
Менә бервакыт музыка падеспань уйный башлый, биш-алты яшьлек ике кызчык бөтен шартларын китереп зал уртасында биергә тотыналар.
Менә замана балалары! 

(...) Берничә төрле уеннар уйналгач, мөрәббия туташлар балаларга бүләкләр тараталар. Һәр балага яшенә карап, ирме вә кызмы икәненә карап, үзенә муафикъ бер уенчык, фрукта һәм татлы өләшенеп чыгыла.

Җиде-сигез яшьлек бер балага бик матур бер кара савыты эләккән; мин, баланы туктатып, үз бәхетенә чыккан нәрсәдән разыймы икәнчелеген белергә телим:

– Энекәем, сиңа шәп нәрсә эләкмәгән икән шул! Йә мылтык, йә күзен йомып тора торган курчак эләккән булса, шәбрәк булыр иде.
– Курчак уйнарга мин кыз кешемени? – дип, бала елмаеп куйган була.
– Алай булса, мылтык яхшы булыр иде.
– Мылтык белән мин нишлим, бу исмасам, эшкә ярый.

Бу җавапны ишеткәч, мин: «Менә чын татар баласы! Җиде яшеннән әйбернең эшкә ярап-ярамавы хакында фикер йөртә бит», – дип уйлап куям».
Тагын бер чыршы бәйрәме 1915 елның башында оештырыла. Инде Беренче Бөтендөнья сугышы башланса да, «Шәрык клубы» әле эшли (соңрак ул ябыла) һәм шуңа күрә Казанда яшәгән татар балалары тагын бер кат чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнап, биеп-җырлап йөрү бәхетен татый. Кайберәүләр, әлбәттә, бу чарага шелтәләп карый, килешмәгән эш дип саный. Мәсәлән, 1915 елда Оренбургта чыккан «Кармак» журналында чыршы бәйрәменә карикатура басыла: ир һәм кыз балаларның бергә уйнап йөрүләре тәнкыйтьләнә. Шунысы кызык, Казаннан башка мондый татарча чыршы бәйрәмнәре бу елны инде башка төбәкләрдә дә күренә башлый. Мәсәлән, Чита шәһәрендә шундый балалар кичәсе оештырыла. 

1917 елдан соң, совет чоры башлангач, чыршы бәйрәмнәре бераз югалып ала, чөнки дин белән көрәшкән заманда мондый чаралар да юкка чыгарыла. Әмма балалар һәр дәвердә әкияти дөньяга һәм могҗизага ышанып үсә, ә күңелле, бүләкле чыршы бәйрәменең яңа идеяләрне пропагандалау өчен тагын бер көч булып хезмәт итә алуын 1930 елларда искә төшерәләр. 

Шулай да һәр кеше күңелендә бизәкле урман кунагы, гүзәл чыршы әле һаман самими балачак символы, әкияти дөньяның бер юлдашы булып кала кебек... 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев