Логотип Идель
Заман

ДИАЛЕКТОЛОГИК «ТУСА»

Студент булудан туктаганыма әле бер ел да юк. Әмма студент елларының истәлекләре хәзер дә җылыта. Берсен сезгә дә сөйләргә булдым. Аңа багышлап, замамында #диалектологиктуса дигән хэштег та булдырган идек. Бару юлы да хәйран маҗаралы булган иде шул...

Зилә Сабитова

Студент булудан туктаганыма әле бер ел да юк. Әмма студент елларының истәлекләре хәзер дә җылыта. Берсен сезгә дә сөйләргә булдым. Аңа багышлап, замамында #диалектологиктуса дигән хэштег та булдырган идек. Бару юлы да хәйран маҗаралы булган иде шул...

ПОЕЗД КИЛЕП ТУКТАДЫ...

Икенче курсны тәмамлаганда диалектология фәне буенча практика билгеләнгән иде. Шулай итеп, 2016 елның җәендә Түбән Новгород өлкәсе, Сафаҗәй авылына барырга җыендык. Ә минем бу сәяхәтем аздан гына «әйләнеп капланмады»... 27 майда миңа 20 тулды. Белүебезчә, 20 яшьтә паспорт алыштырыла. Практика июнь ахырына билгеләнгән. Поездга билетлар алынган, инде китәр вакыт та җитте. Тик яңа паспорт һаман әзер түгел. Искесен дә алып калдылар.

Кемдер тынычландырды: «Анда паспорт күчермәсе белән дә барып була инде», – диде.

Кызу-кызу җыештырып, тулай торакны тапшырдым да кызлар белән таксига төялешеп, вокзалга юнәлдек. Әй күңелле барыбызга да, көлешәбез, шаярабыз. Сәяхәткә барабыз бит! Әмма тиздән ни булачаган берәү дә белми иде шул... Поезд килеп туктады...

ХӘЗЕР КАЯ БАРЫРГА ИНДЕ?

Шатланыша-шатланыша утырырга әзерләнәбез. Проводница апа һәркемнең паспортын һәм билетын тикшереп поездга утырта. Ә минем кулда паспорт күчермәсе...

Кәгаземне аңа сузам:

– Нәрсә бу?

– Паспорт күчермәсе.

– Оригинал кирәк.

– Оригинал юк. Нишләргә хәзер? Проводница апага нәрсә...

Минем генә бер мизгелдә бөтен дөньям челпәрәмә килде. Кызлар берәм-берәм поезга төялештеләр дә... поезд кычкырта-кычкырта китеп тә барды. Мин авызымны бәлешләндереп елый-елый аны озатып калдым...

Әнигә шылтыратам.

– Киттегезме? – ди әни.

– Аха. Киттек, – дим мин үкси-үкси, – мине утыртмадылар. 

Хәзер кая барырга инде? Тулай торак бүлмәсен тапшырдым. Авылга кайтып китәсе була. Зу-уу-уур юл сумкасын асып торам шулай шаккатып... Аны өстерәп, тукталышка көчкә барып җиттем дә автобуска утырдым. Юлда башыма бер уй килде.

ҮЗЕМ ГЕНӘ КИТӘМ!

«Нигә әле мин иртәгә үзем генә бармыйм? Паспорт инде әзер булырга тиеш. Аны Арчадан (мин – Арча кызы) алып киләм дә, китәм...»

Шул ук вакытта: «Юк инде, кая үзең генә шулай еракка чыгып китәсең?» – дим.

Аннан: «Ник Наилә (тумышы белән Түбән Новгород өлкәсеннән булган, безнең белән укучы кыз) үзе генә шулай кайтып-китеп йөри бит әле... Мин шулай бара алмыйммыни?» – дип үземне тынычландырам. Укытучылар алдында да әллә ничек. Практикага болай да берничә кеше генә бара ала иде. Инде мин дә шул паспорт аркасында бармыйча калдым. Башка берәүне дә алып бара ала иделәр бит. Барырга кирәк! Карар кылдым: иртәгә поезд белән үзем генә юлга чыгам. Автобус белән Биектауга – туганнарга төштем. Җизни белән Арчадан минем паспортны алып мендек. Ул, чыннан да, әзер иде.

ЯНЫМА БЕР АБЫЙ КИЛЕП УТЫРДЫ...

Икенче көнне туганнар мине вокзалга озатып куйды. Билет алынды. Әмма куркыта... Юлда ни булмас. Поезд килде. Кереп утырдым. Күңелгә дә бераз җылы керә башлады. Кузгалдык!.. Хәйран гына барганнан соң, бер станциядә яныма ниндидер абый килеп утырды... Сүз иярә-сүз чыкты. Бу абый Арзамас шәһәрендәге бала тудыру йортында анестезиолог булып эшли икән. Кая баруым турында сорашты. Диалектологик экспедициягә баруымны, татар филологиясе бүлегендә укуымны бик кызыксынып тыңлады.

Ә ахырдан: – Рожать к нам в Арзамас приезжай, – дип саубуллашты.

Кирәкле станциягә килеп җитәрәк җыена башладым. Миннән кала тагын ике апа чыгарга әзерләнә. Үзләре гөлдер-гөлдер татарча сөйләшә. Түбән Новгородта бит бу!

– Сез Сафаҗәй авылына кайтмыйсызмы? – дип сорыйм.

– Шунда кайтабыз, – ди болар.

«УСАЛАТЛАРЫ НИЧЕК СОҢ АЛАРНЫҢ?»

Нәтиҗәдә, мин Сафаҗәйгә хәтле бу апаларны каршы аларгы килгән машина белән кабер ташы өстенә утырып кайттым. Бу кешеләр кабер ташы алып кайтып бара иде. Башка урын юк. «Ц»кылдап cөйләшә болар, ярты сүзләрен аңламыйм.

– Кемнәргә кайтасың? – диләр.

– Исхакова Наиләләргә, – дим.

– Хммм. Ә усалатлары ничек соң аларның?

Мин: – Нәрсә соң ул усалат?

– Прозвищелары ничек була? – ди болар.

Мин көләм: – Белмим, – дим.

Баксаң, биредә кушаматны шулай усалат диләр икән. Авыл зур булгач, кешеләрне шул кушамат буенча аералар икән. Шулай итеп, мин, Берлинны алгандай, Сафаҗәйгә барып җиттем. Сафаҗәйдәге хәлләрне икенче юлы сөйләрмен инде. Анысы бөтенләй башка, тагын да күңеллерәк тарих. Безне кунак иткән Исхаковлар гаиләсенә аеруча зур рәхмәт!

P.S. Студентлар, тормышыгызда елмаеп искә алырдай вакыйгаларыгыз күп булсын. Аларны көтеп ятарга түгел, тотарга да, үзеңә булдырырга кирәк!

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Теги: заман диалектологик туса

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев