Логотип Идель
Заман

Дөнья тирәли: КАЗАННАН ЛЕЙПЦИГКА КАДӘР

Алманиянең Лейпциг шәһәре турында татар кызы Эльвира Фритше шундый мавыктыргыч итеп сөйли! Пандемия булмаса, бүген үк сәяхәткә чыгып китәрдәй булырсың. Кияүгә чыгып, Саксониянең бу шәһәренә күченеп киткән Казан чибәркәе, менә инде биш елга якын, үз блогында Лейпцигның кызыклы урыннары, кешеләре, алман традицияләре белән таныштыра.

Алманиянең Лейпциг шәһәре турында татар кызы Эльвира Фритше шундый мавыктыргыч итеп сөйли! Пандемия булмаса, бүген үк сәяхәткә чыгып китәрдәй булырсың. Кияүгә чыгып, Саксониянең бу шәһәренә күченеп киткән Казан чибәркәе, менә инде биш елга якын, үз блогында Лейпцигның кызыклы урыннары, кешеләре, алман традицияләре белән таныштыра. Туристлар һәмҗирле халык өчен үз авторлык экскурсияләрен дә булдырган ул.Эльвира юл күрсәткечләрендә, буклетларда чагылыш тапмаган күп кенә Лейпциг «почмаклары»на үтеп керергә ярдәм итә, инглиз һәм рус телләрендә шәһәрнең төрле үзенчәлекле яклары турында сөйли, шәһәр мохитенә тулысынча чумарга булыша.

«КАЗАН КЫСАЛАРЫНА СЫЙМЫЙ ИДЕМ!»

 

Эльвира – Казанда туып-үскән. Татар кызлар гимназиясендә белем алган. Телләр өйрәнүгә кызыксыну да бала чагында уянган.

– Гаиләбездә без, нигездә, рус телендә аралаша идек. Татар телендә исә дәү әнием белән сөйләшеп үстем. Гимназиягә укырга кергәч, инглиз һәм төрек телләрен үзләштерә башладым. Айкидо белән шөгыльләнеп йөргән вакытта кызык өчен япон телен дә өйрәнеп маташтым. Билингваль мохиттә тәрбияләнүем, телләр үзләштерүдә ярдәм иткәндер, – дип сөйли Эльвира.

Мәктәпне тәмамлагач, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетына укырга керә ул. Инглиз теленнән тыш, тагын бер тел өйрәнү мөмкинлеге бирелгәч, кытай телен сайлый. Укуда уңышлар күрсәткән кыз, V курста Татарстан Президенты грантын ота. Шул рәвешле ул бер елга белем алырга Кытайга китеп бара. Бу аның өчен чит илгә беренче дәвамлы сәфәр, шул ук вакытта бәяләп бетергесез тәҗрибә була.

Вьетнамга сәяхәте исә, гомумән, онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк итә.

– Кытайда укуны тәмамлаганнан соң, биштәрне җилкәмә астым да, берүзем Вьетнамны өйрәнергә киттем. Автостоп белән, үзем маршрутны төзеп юлга чыктым. Хәзер инде мондый сәяхәтләр табигый, бик күп яшьләр шулай сәфәр кыла. Әмма ул вакытта минем өчен бу бик зур батырлык булды, – дип искә төшерә Эльвира.

Университетта укуын тәмамлаганнан соң, Эльвира КАИда инглиз һәм кытай телләрен укыта. Әмма тынгысыз яшь йөрәк Казан кысаларына гына сыймый. Кызның һәр ел-ел ярым саен яңа хис-кичерешләргә чуму теләге уяна. Ялга каядыр диңгез буена гына барып кайту аның өчен кызыклы булмый. Бер сүз белән әйткәндә,
күңеле ниндидер мавыктыргыч сәяхәтләргә тартыла. Шуңа да Эльвира бер мөмкинлекне дә кулыннан ычкындырмый. Үз тормышында кызыклы тәҗрибәләрнең берсе буларак, Эльвира «Дөнья яшьләре корабы» япон программасында катнашуын искә ала. Шушы программада катнашкан өч йөздән артык кеше белән бергә ул Япониядән Һиндстанга һәм Шри-Ланкага кадәр барып җитә.

– «Дөнья яшьләре корабы» – Япон хөкүмәте тарафыннан үз яшьләре өчен булдырылган искиткеч кызыклы программа. Шул ук вакытта программада катнашырга дистәгә якын ил чакырыла. Төрле илләрдән делегацияләр җыела. Катнашучылар башта берничә көн Токиода япон гаиләләрендә яши, аннары барысы бергә корабка төялеп, айга якын вакыт төрле юнәлештә сәяхәт итә.

Без Япония – Сингапур – Һиндстан – Шри-Ланка юнәлеше буенча бардык һәм шуннан Япониягә кире кайттык. Искиткеч хатирәләр калды бу сәяхәттән, – ди Эльвира.

2012-2013 уку елында Эльвира чираттагы грант иясе була. АКШ көллиятләренең берсендә ул ел дәвамында рус телен укыта, диссертация яза башлый. Бу да зур тәҗрибә була.

2013 елда Казанга кайткач ул Универсиадада эшли һәм шул вакытта Сочидагы Олимпиадада катнашуга гариза җибәрә. Олимпиада аны булачак ире – Штефан белән дә таныштыра. Ел ярым ике ил арасында йөргәннән соң, яшьләр өйләнешергә карар кыла. 2015 елның җәендә Эльвира диссертациясен яклый да Алманиягә күченеп китә. Штефан белән туйлары да шунда уза.

АЛМАН МӘШӘКАТЬЛӘРЕ

 

Кияүгә чыгып, ире яшәгән шәһәргә – Лейпцигка күченеп китү белән, татар кызы тормышында өр-яңа сәхифә башлана, билгеле. Инде күпне күргән, төрле илләргә сәяхәт иткән, телләр белгән Эльвираны Алманиягә күченү куркытмый. Ул бирегә зур өметләр белән килә, Казанда аны теләсә-кая эшкә алырга ашкынып торган кебек, биредә дә белгеч буларак үз-үзен тиз табачагына инанган була. Әмма алман телен белү дәрәҗәсе башлангыч дәрәҗәдә генә булуы зур кыенлыклар тудыра. Гомумән, Алманиядә университетка эшкә урнашу – фантастик дәрәҗәсендәге хыял булып чыга.

– Алманиядә югары уку йортына эшкә урнашу шартлары, Русиядәге таләпләрдән бик нык аерыла. Бездә мине эш тәҗрибәм, телләр белүем, кандидатлык дәрәҗәсе белән теләсә-кайсы уку йорты ике куллап эшкә алырга риза булсалар, Лейпцигта боларның барысы да кирәк түгел булып чыкты. Беренчедән, биредә кытай теле өйрәнүгә ихтыяҗ юк дәрәҗәсендә – кытай теле кафедрасы бик кечкенә, ә инглиз теленә туган телләре инглиз теле булучылар өйрәтә, – дип сөйли эш табу авырлыклары турында Эльвира.

Университетка эшкә урнаша алмагач, Эльвира мәктәпкә укытучы булып эшкә керү мөмкинлеген карый. Моның өчен алман телен камилләштерү һәм барлык документларын дәлилләү кирәк була. Бу бюрократия ике елга якын сузыла. Шулай да кыз үз дигәненә ирешә – аны гомумбелем бирү учреждениесенә эшкә алалар. Әмма моңа кадәр кечкенә балалар белән бер дә эшләмәгән Эльвира мәктәп укытучысы роленә күнегә алмый. Ярты ел эшләгәннән соң, ул мәктәптән китә.

Тик утырырга яратмаган, идеяләре ташып торган, аралашуга ачык кыз үзен гид сыйфатында сынап карарга була. Үз авторлык экскурсияләрен эшләп – аларны бренд итә, бу юнәлешне актив үстерә башлый. Эльвира үз сайтын булдыра, рус телендә блог алып бара, яңа маршрутлар, кызыклы экскурсияләр уйлап таба.
Көтмәгәндә килеп чыккан ковид галәмәте генә вакытлыча бу эшчәнлеген туктатып торырга мәҗбүр итә. Хәзерге вакытта ул Лейпцигта Ланкастер университетында менеджмент бүлегендә эшли. Бу эше аңа теләгән вакытта экскурсияләр үткәрергә дә мөмкинлек бирә.

ТАТАР – ЧИТТӘ ДӘ ТАТАР БУЛЫП КАЛА

 

Кеше, бигрәк тә яшьләр, чит илгә күченеп киткәч, бик тиз яңа шартларга җайлаша. Шулай да туган якны, анда калган якыннарын кем генә сагынмый икән?!

Эльвира да беренче вакытта тел өйрәнү мәшәкатьләренә, яңа җирлек белән, яңа кешеләр белән танышу «ташкыны»на чума. Әмма тора-бара Казанны, туганнарын-дусларын, татар мохитен юксына башлый. Шул чакта тормыш үзе аны Алманиядәге татар берлеге вәкилләре белән очраштыра.

Эльвираны алар өчен экскурсия үткәрергә чакыралар. Шул рәвешле милләттәшләребез белән танышып, аралашып китә. Бераздан Алманиядәге татарлар татар хатын-кызлары берлеге оештыра. Алар «Ханым» клубын рәсми рәвештә терки һәм үз эшчәнлегенең максаты итеп татар телен, мәдәниятен саклауны максат итеп куя. Тора-бара бу клубка Аурупаның төрле шәһәрләрендә яшәүче татарлар да кушыла.

Милләттәшләребез бергә җыелып, концертлар, күргәзмәләр, төрле кичәләр оештыра. Эльвира үсеп килгән 4 яшьлек кызы Адельгә дә татарлыкны сеңдерергә тырыша, аңа татар әкиятләрен укый, үзе белән кичәләргә алып бара, татар сөйләмен, көйләрен «ишеттерә».

Эльвира алман традицияләрен кабул иткән кебек, ире Штефан да татар традицияләрен хөрмәт итә. Эльвира гаиләсен татар ризыклары пешереп сыйлый. Пандемиягә кадәр елына ике тапкыр Казанга кунакка кайтып килә торган булганнар. Ел ярым илдән чыга алмаганнан соң, бу елның маенда, ниһаять, туганнарын күрү бәхетенә ирешә.

БЕР МИХНӘТНЕҢ БЕР РӘХӘТЕ

 

Бөтен дөньяны өйләрдә бикләнергә мәҗбүр иткән коронавирус афәте вакытында Эльвираның гид эшчәнлеге бераз тукталып торганын әйттек. Әмма бер михнәтнең бер рәхәте була, диләрме әле? Пандемия чоры яңа проект барлыкка килүгә этәргеч биргән. Алманиянең «Ханым» татар хатын-кызлары берлеге ютубта, аның тәҗрибәсенә таянып,  «Шәһәремә, авылыма рәхим итегез!» проекты башлап җибәрелгән.

Эльвира – проектның җитәкчесе итеп билгеләнгән һәм беренче видеоэкскурсияне дә ул үзенең яшәгән шәһәре – Лейпциг турында төшергән.

Әлеге проект кысаларында дөнья буйлап сибелеп яшәгән татарлар туган телләрендә видеоэкскурсияләр тәкъдим итә. Инглиз телендә субтитрлар бирелә.

– Видеоларыбызга татар телендә заманча композицияләр кушабыз. Рәссам Җәмилә Гергенредер һәр экскурсия өчен шәһәр күренешенә багышланган иллюстрация әзерли.

Бу бизәк ярдәмендә видеоязмаларыбызда уртак стилистика саклана. Кайда гына яшәсә дә, һәр кеше безнең белән элемтәгә кереп проектыбызга кушыла, үз шәһәре турында сөйли ала. Без рәхәтләнеп барысын да аңлатачакбыз, – дип сөйләде Эльвира.

Проектка хәзерге вакытта Бөекбритания, Алмания, Испания, Чехия, Русия, Һолландия, Канада, Австралиядә яшәүче татарлар кушылган.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев