Логотип Идель
Заман

Дуслык сере: бәхәсле ситуацияләр

Балачакта, яңа кешеләр белән танышканда, мин дус була белмим дип уйлый идем.

Озак вакытка мөнәсәбәтләр төзү, кирәк булганда ярдәм күрсәтү, инициативаны үз кулыма алу миңа бик авыр бирелде. Бераз үскәч, дуслыкның күнекмә булуын аңладым. Һәм ул күнекмәне без гомер буе камилләштерәбез. Беркем дә 100% дус була алмый, бу – бертуктаусыз процесс.

Бу язмада клиник психолог Анастасия Ивашкевич белән дуслар арасында булган бәхәсле ситуацияләр турында фикерләшергә булдык.

Беренче хәл:

«Дустым еш кына башка компанияләрдәге дусларымнан көнләшә. Миңа барысы кадерле, бер кеше өчен башкалар белән аралашудан баш тартырга теләмим».

– Хм, һавада абьюз ноталары оча... Кешеләр бер-берсенең милке түгел. «Миңа тирәмдәге аралашу мохитен саклап калу мөһим», – дип дустыгызга турыдан туры әйтегез. Әгәр үпкәләсә, гаепләсә, ераклаша башласа, ул сезгә дус түгел.

Икенче хәл:

«Дустым минем тормышым белән бик сирәк кызыксына, ул ешрак үзенең проблемалары турында сөйли, миңа үз фикеремне әйтергә ирек бирми».

– Без барыбыз да төрле һәм безнең өчен дуслык та төрле ихтыяҗларны чагылдыра. Кемдер дуслыкны шартсыз таяныч итеп күрә, ә кемдер, киресенчә, күңелен бушата, әмма үзе бернинди рухи ярдәм күрсәтә алмый. Кызганычка каршы, мондый дуслык һәркемгә дә туры килми. Кемдер башкаларны тыңласа да, үзе ачылмаска мөмкин. Сорау үзебезгә: «Миңа нинди дуслык форматы туры килә?»

Өченче хәл:

«Миңа «юк» дип әйтү, мөнәсәбәтләрне өзү бик авыр. Балачак дустым белән аралашуны туктатырга телим, безнең сөйләшү өчен уртак темаларыбыз юк һәм ул шәхес буларак миңа кызык түгел. Әмма ул мине бик нык ярата. Без инде 10 ел таныш».

– Күрәмсең, сезнең тормышыгызда кызыксынулар, кыйммәтләр һәм максатлар үзгәргән чордыр, шуңа күрә үткәннәр бераз күләгәдә калган. Кешеләр – кыйммәтле бүләк, бигрәк тә безне кадерләүчеләр һәм ихлас яратучылар. Араларны өзгәндә, бу хакта истә тоту кирәк. Үткәндәге хис кичерешләрегезгә ябышмыйча, яңа уртак кызыксынулар табарга тырышып карагыз.

Дүртенче хәл:

«Миңа компаниядә дус булу җиңел, әмма «тет-а-тет» мөнәсәбәтләрне саклау авыр».

– «Тет-а-тет» сөйләшү – бик интим күренеш. Бәлки сез кешеләргә ачылудан, аларның уй-фикерләрегезне кабул итмәвеннән куркасыздыр, беркемгә дә ышанычыгыз юктыр? Әгәр курку бар икән, дустыгыз белән уртаклашыгыз, чын дус хөкем итми.

Бишенче хәл:

«Миңа яңа кешеләрне тормышка кертү, кемгәдер үз күңелемне ачу авыр. Хәтта якын кешеләргә дә ышанырга куркам».

– Әйдәгез, курку хисен анализлыйк:

  • Мин нәрсәдән куркам?
  • Курку белән йөзгә йөз очрашсам, минем белән нәрсә булыр?
  • Әгәр дә мин сынап карасам һәм ялгышсам, нәрсә булыр?
  • Үз-үзең белән сөйләшү барышында җаваплар, һичшиксез, киләчәк.

Айназ Сөләйманова

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев