ЕГЕРМЕ ЕЛЛЫК ОЧЫШ
Быел яшь шагыйрь, прозаик, драматургларның «Иделем акчарлагы» иҗади конкурсы үткәрелә башлауга егерме ел тула.
Быел яшь шагыйрь, прозаик, драматургларның «Иделем акчарлагы» иҗади конкурсы үткәрелә башлауга егерме ел. 2020 елның 16 ноябреннән 19ына кадәр яшь иҗатчылар "Волга" яшьләр үзәгендә бәйгенең өченче турында булачак.
1990 еллар азагы – 2000 еллар башында «Иделем акчарлагы» яшь язучылар өчен бердәнбер иҗади бәйге иде. Гомумән, каләм тибрәткән яшьләргә һөнәрмәнд әдипләрнең дә, әдәбият сөючеләрнең дә игътибарын юнәлткән бердәнбер чара булды әле ул баштарак. «Иделем акчарлагы» әдәби күкне иңләп, дистә ел чамасы вакыт узгач, ниһаять, аңа ияреп төрледән-төрле конкурслар, фестивальләр, иҗат остаханәләре, премияләр барлыкка килде, шөкер.
Яңа заман татар әдәбияты да тарих елъязмасының бер сәхифәсенә әверелеп бара. Аны «актарсак», сиксәненче еллар ахыры – туксанынчы еллар башында килеп кергән яшьләр, Рәмис Аймәт, Җәмилә Әхтәмова, Марат Закир, Чулпан Зариф, Таңчулпан, Рөстәм Сүлтиләр «үскәч», шактый ара дәвамында аларга алмашка яңа яшьләр килми торганын күрербез. Әйе, соңыннан «кыргый туксанынчылар» кыравы өшеткән «югалган буын» да тернәкләнде. Чөнки әгәр талант булса, ул, асфальт аша шытып чыккан үсенте шикелле, үз юлын барыбер ала.
«Иделем акчарлагы»н шушындый катлаулы чорда «Идел» яшьләр үзәге башлап җибәрде. Егерме ел дәвамында әлеге конкурс аша ике йөзләп кеше узды, йөзгә якын дипломант, лауреат исеме ачылды. Шигърияттә һәм прозада Гран-при яулаган лауреатлар гына да егермедән артык!
Заманалар үзгәрә, «Иделем акчарлагы»н оештыручы «Идел» яшьләр үзәгендә дә буыннар алмашына, конкурска килгән иҗат эшләрен тикшерүче жюри да әкренләп үзгәрә. Беренче жюридагы Газинур Морат, Ләбиб Лерон, Марат Закир янына Илсөяр Иксанова, Әлфәт Закирҗанов кушылды; әле кайчан гына үзләре дә тәүге мәртәбә конкурска иҗат җимешләрен юллаган Ленар Шәех белән Рифат Сәлах бүген инде үзләре яшьләргә бәя бирә. Беренче көненнән үк Миләүшә Шәрәпова җитәкләгән «Идел» яшьләр үзәге командасында бүген Ләйсән Сафина җитәкчелегендәге тынгысыз һәм сәләтле яшьләр Зөлфия Ибләминова, Ландыш Закирҗанова, Динар Шәймәрдәнов эшли. Тик бер нәрсә һаман үзгәрми: оештыручылар һаман да «Иделем акчарлагы» яшь язучыларга файдалы, кызыклы булсын дип тырыша; язучылар остаханәләре, олпатларның киңәш-үңәше дә элеккедәй саллы, объектив; нәкъ беренче бәйгедәге кебек үк, катнашучылар һаман да күмәкләшеп «Казанның кадерле кичләре» җырын башкара... Иҗатка тартылган яшьләр конкурс көннәрендә Казан тирәсендәге лагерьда яши, үз тиңдәшләре белән мәркәзебез театрларын, музейларын, истәлекле урыннарын карап хозурлана. Әдәбиятның җәмгыятебез һәм милләтебез өчен никадәр әһәмиятле булуын яшьләрнең 2007 елда Дәүләт Советы депутатлары – язучылар Разил Вәлиев, Туфан Миңнуллин, Роберт Миңнуллин белән очрашулары да тагын бер кат ассызыклаган иде. Иң мөһиме, ел саен бәйгедә кокурсантлар әсәрләреннән тупланган китап нәшер ителә һәм ул һәрбер катнашучыга бүләк итеп тапшырыла! Ашаган белми, тураган белә, диләр: шактый чыгымлы эш булуына карамастан, «Иделем акчарлагы» җыентыклары елдан-ел калыная, бизәлеше һәм әсәрләр сыйфаты яхшыра.
Оештыручы команда да, бәйге үзе дә «Идел» сүзе белән башлана, һәм без бу турыда «Идел»дә язабыз икән – монысы да юкка гына түгел. «Иделем акчарлагы», «Идел» яшьләр үзәге һәм «Идел» журналын күптәнге дуслык бәйли. «Иделем акчарлагы» мәктәбен үткән конкурсантлар, җиңүчеләр, лауреатларның ким дигәндә бер дистәсе «Идел» редакциясендә эшләп чыныкты, кайберәүләре хәзер дә эшли әле. «Иделем акчарлаклары» иҗат иткән әсәрләрне «Идел» редакциясе бик теләп кабул итә һәм журнал сәхифәләрендә бастыра! Бу тыгыз иҗади элемтәләр һәрвакыт шулай дәвам итсен.
Хәерле очыш!
Газинур Морат, «Иделем акчарлагы» бәйгесенең жюри рәисе:
– «Иделем акчарлагы», әгәр безнеңчә аваз салса, әлбәттә инде, канатын Казан күгендә чарлый башлый. Татар баласы кулына каләм алса, бисмилласын, һичшиксез, Казан тарафына карап әйтә.
Әлеге мәҗмугада урын алган әсәрләр – нинди генә жанрда язылмасын – кулына каләм алып, Ана телен сакларга, мәңге яшәтергә теләгән ихлас күңелле егет-кызларның җан авазы. Ә ул җан авазын халыкныкы белән дә тәңгәл итү өчен һәр каләм иясе бөек элгәрләребез алдында зур җаваплылык хисе тоеп тоеп иҗат итәргә бурычлыдыр.
Бу җыентык «Иделем акчарлаклары»ның канатларын тагын да ныгытсын, канат кагышларын тагын да иркенәйтеп җибәрсен иде.
Әлеге китапта әсәре урын алган һәрбер каләмдәшемә хәерле очыш теләп калам. (2002 елда чыккан беренче җыентыкка кереш сүз).
Яшь язучыларның әсәрләрен китапханәләрдән эзләдек...
Миләүшә Шәрәпова, 1999-2008 елларда «Идел» яшьләр үзәге директоры, «Иделем акчарлагы»н оештыру комитетының беренче рәисе:
– «Идел» яшьләр үзәге 1999 елда туды. Шул көздә халыкара Төрки яшьләрнең иҗат берлегеннән хат килеп төште. Алар төрки халыкларның яшь язучылары әсәрләрен туплап, ел саен җыентык чыгара икән. Җыентыкка кертү өчен, татар яшьләре арасыннан да шундый берничә язучының әсәрләрен җибәрүебезне үтенгәннәр.
Ул чорда «Идел» яшьләр үзәгендә Мөнирә Сәгыйдуллина белән эшләдек. Аның белән яшь язучылар әсәрләрен эзләп китапханәләргә киттек. Әмма без яшь язучыларны таба алмадык: яшьләрнең китаплары юк та юк инде, газета-журналларда да әсәрләре еш күренми иде. Язучылар берлегенә мөрәҗәгать итеп карадык – 1999 ел азагы – 2000 ел башында татар язучыларының иң яшь дигәненә дә утыз биш-кырык яшь чамасы иде.
Яшь иҗатчыларны барлар, туплар өчен үзебез конкурс оештырдык. Кулыбыз җиңел булды, ахры: «Иделем акчарлагы» әле дә исән-сау, ел саен үткәрелеп килә. Бәйге күп кенә яшьләрне барлады. Һәрхәлдә, яшь иҗатчылар танылган әдипләр белән очрашып, аларның хәер-фатихасын, киңәшен ишетә икән – бу инде аларның кайберләренә булса да иҗат дәрте өстидер. Билгеле, аларның йөз проценты да бик-бик танылган әдип булып китми. Шулай да конкурсның финалына килеп җиткән яшь иҗатчыларның өметләре аклана булса кирәк: өч-дүрт көн дәвамында алар вакытын үзләре ише язу «җене» кагылган егет-кызлар һәм танылган язучылар белән аралашып, төрле иҗат остаханәләрендә уздыра.
«Иделем акчарлагы»нда катнашучыларның кайберләре, беренче тапкыр конкурска килүендә үк, ачылып бетмәскә дә мөмкин. Ләкин күңелен төшермичә, тагын катнашканнар зуррак уңышка ирешә, җиңүче булалар. Әллә талантлары үсә, әллә бәйгенең аурасы шундый инде?! «Иделем акчарлагы» мәктәбен узганнарның күбесе бүген – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Алар инде үз китапларын бастырды. Тормыштагы урыны, хезмәтләре дә әдәби иҗат, китап белән бәйле. Ленар Шәех, мәсәлән, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире, Рөстәм Галиуллин – «Казан утлары» журналының баш мөхәррире, Рифат Сәлах та нәшрият мөхәррире. Димәк, без, конкурсны башлап җибәрүчеләр, үз бурычыбызны үтәгән булып чыгабыз.
«Иделем акчарлагы» тагын яңа исемнәр барласын, анда катнашкан яңа буын балалар алдында да төрле ишекләр ачсын, аларны иҗатка канатландырсын иде!
Исем уйлавы җиңел түгел...
Мөнирә Сәгыйдуллина, «Туган җир» журналы җаваплы сәркәтибе, «Иделем акчарлагы» конкурсының авторы:
– Каләм тибрәтүче яшь төрки язучыларның әсәрләрен туплап, ел саен җыентык чыгара башлаган кешенең исеме – Әкпәр Кошалы, Әзәрбайҗаннан. Миләүшә Шәрәпова телгә алган «Түрк авазы» җыентыгына кертер өчен яшь татар язучыларының әсәрләрен сорап, «Идел» яшьләр үзәгенә хатны шушы кеше юллаган иде. Бөтендөнья төрки яшьләре көннәрендә аның белән бергә катнаштык, бергәләп «Яшь төрки язучылар берлеге» оештырдык. Әлеге чарадан үзем дә илһамланып кайттым. Сәләтле татар яшьләре өчен ижат бәйгесе уздырып, иң әйбәт әсәрләрен сайлап алу идеясе шунда барлыкка килде дә инде, чөнки теләсә кемне дөньякүләм аренага чыгарып булмый, әдәби әсәр тиешле кимәлдә булырга тиеш. Татарлардан кемне тәкъдим итәбез, сәләтле яшьләрне ничек тупларга? Миләүшә Шәрәпова янына киттем, һәм без идеяне тормышка ашыра башладык.
Яңа проектның нигезләмәсен әзерләве кыен булмады. Максат-бурычлар билгеле: заманча фикер йөрткән, иҗатында миллилеге төсмерләнгән, татарлыгы белән горурланган, фикер һәм тел байлыгына ия егет-кызларны үстерү. Әмма исем уйлап табуы үтә катлаулы булды... Ул «Идел яшьләр үзәге», яшьләр, иҗат дөньясы белән дә бәйле булырга, шулай ук яшьләрне илһамландырырга, гомумән, ижатның рухи бәйсезлеген чагылдырырга тиеш иде.
Шул исемне эзләп табу өчен борынгы заманнан башлап, һәммә шагыйрьләребез әсәрләрен укып чыктым. Ләкин асыл фикер бөтенләй башка тарафта икән! Шәриф Камалны кайта-кайта укый торган гадәтем бар, «Акчарлаклар» әсәре күземә чалынды. Ниһаять, аңладым: Идел өстендә акчарлаклар оча, күккә талпынган бәйсез кошлар... Шулай итеп, «Иделем акчарлагы» исеме туды. Соңыннан, бәйге танылып, ун-унбиш ел гомер узгач, бер мәшһүр шагыйребезнең дә шушы исемдәге шигыре булганлыгы ачыкланды. Ләкин бәйге исеме аңа һич мөнәсәбәтле түгел.
...Кәгазьләребезне күтәреп, Миләүшә (анда әле Сафиуллина) белән бергәләп «Идел» яшьләр журналына, Марат Закирга барып кердек, ул якты чырай белән каршы алды. Ләбиб Лерон белән таныштык, алар берсүзсез безне хуплап, ярдәм итәргә алынды. Аннан Газинур Морат белән күрешеп, килештек. Бу өч кеше идея белән рухланып, үзләре дә безне рухландырды, жиң сызганып эшкә тотындык. Язучылар берлегенә дә барып караган идек, тик анда тәкъдимебез хуплау тапмады.
Шактый эш жыелды, жюри әгъзалары һәркайсын игътибар белән укып, бәяләп, фикерләрен житкерде. Марат, Ләбиб, Газинурга мин һәйкәл куяр идем. Алар бит инде танылган шагыйрьләр! Борын чөймичә, рәхәтләнеп яшьләр белән эшләргә алындылар. Прозаны Галимжан Гыйльманов карады, мәгълүм тәнкыйтьче. «Идел» журналының ул чактагы баш мөхәррире Рашат абый Низами дә хәленнән килгәнчә ярдәм итте. Бәйгене башлап җибәргәндә «Идел» журналы олы терәк булды. Әлеге шәхесләрнең ярдәменнән башка өр-яңа бәйгене зурлап уздырып та булмас иде. Билгеле инде, чыгымнарны күтәрерлек спонсорлар эзләдек, шактый ишекләрне шакырга туры килде...
Бу проект минем өчен әле дә кадерле. Шунысы куанычлы: ул дәвам итә! Яшь ижатчыларга танылырга, үзләрен сынарга, рухланырга ризык булып тора. Күпме яшьләр шуның белән ижат дөньясына аяк басты. Димәк, Миләүшә белән безнең яшьлектәге хыяллар, аларны чынга ашырыр өчен янып йөрүләр бушка булмаган.
Яшь талантлар өлкән буын язучы-шагыйрьләребезнең өметен аклармы?
Ләбиб Лерон, «Иделем акчарлагы» бәйгесен оештыру комитеты вәкиле:
– «Иделем акчарлагы» ел саен офыкларын киңәйтә, яшь язучыларның хисләрен тирәнәйтә бара. Яшь талантлар өлкән буын язучы-шагыйрьләребезнең өметен ни дәрәҗәдә аклар – киләчәк күрсәтер. Бүген исә алар очышта, эзләнүдә. «Иделем акчарлагы» әле яңа гына каләм тибрәтүчеләрне һәрвакыт үз канаты астына алырга әзер. Әдәбиятыбызны баета алырдай, сүз тәмен белә торган яшь каләм ияләре иҗат мәйданына һаман да килә торсын дигән теләктә калабыз. (2007 елгы җыентыкка тәкъдимнамәдән.)
«Иделем акчарлагы» бәйгесе канат куя!
Марат Закир, ТР Язучылар берлегенең әдәби консультанты:
– Шуышырга яратылган табигать баласын очарга өйрәтеп булмый диләр, әмма «Иделем акчарлагы» бәйгесе иҗат канаты куя, ныгыр өчен шартлар тудыра. Үтә дә сөенечлесе – «акчарлаклар»ыбыз иҗаты газет-журналлар аша әдәбият укучыларыбыз хөкеменә дә тәкъдим ителә башлады...
Гасырлар бусагасын атларга насыйп булган замандашлар әдәбиятта үз дөньяларын ачарга талпына. Аларның күбесе – Тукайның йөз еллыгын бәйрәм иткәндә туган буын. Бәлки шуның белән Тукай кебек шагыйрь буласым килә диюләре акланадыр... (2006 ел җыентыгына кереш сүздән.)
Яңа буын язучыларын тәрбиялик!
Ленар Шәех, 2004 елгы конкурсның шигърият буенча Гран-при иясе, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире:
– «Иделем акчарлагы» иҗат бәйгесе яшь каләм ияләрен барлау һәм үстерү эшен егерме ел буена лаеклы рәвештә башкарып килә. 2000 елларда татар әдәбиятына килгән язучыларның барысы да диярлек әлеге җитди конкурс аша узган кешеләр, шул исәптән мин дә «Иделем акчарлагы» дигән иҗат мәктәбе аша, чыныгу алып, зур дөньяга чыктым. Яшьтәшләрең, чордашларың, фикердәшләрең белән, мәртәбәле язучылар белән очрашулар, язганнарыңның таләпчән жюри аша узуы һәм аның киңәшләре, әдәби кичәләр, театрга сәяхәт һ.б. – барысы да күңел түрендә якты хатирә булып саклана. «Иделем акчарлагы» – ул әдәби мәйданга килгән яшь каләм ияләре өчен бер баскыч, киләчәк өчен зур этәргеч булып тора, чөнки биредә бар нәрсә дә ихлас, дөрес һәм объектив.
Бүгенге көндә конкурска килгән эшләрдән мин канәгать, ләкин яшьләргә иҗади активлык җитеп бетми. Бу, мөгаен, татар теленә карата булган вазгыять белән бәйледер. Яңа буын язучыларын тәрбияләү безнең, яңа жюриның, төп бурычы булып тора.
Язучылар безне каләмдәше итеп күрә
Алсу Сәләхова, яшь шагыйрә, «Идел» журналы сайты мөхәррире:
– Тәүге тапкыр «Иделем акчарлагы»на беренче курста укыганда чакырдылар. Бу минем өчен шундый зур бәхет иде! Мәктәптә чакта ук шигырьләремне ул конкурска юллый идем, ләкин икенче турга бер тапкыр да узганым булмады.
Барлыгы дүрт тапкыр катнашканмын: 2014, 2016да – призлы урыннар, 2018дә беренче урын алдым, ә ахыргы тапкыр барган 2019 елда урынсыз кайттым. Жюри моны конкурска җибәрәсе шигырьләрне дөрес сайламавымнан, дип аңлатты: чыннан да, бәйгегә иң шәпләрен сайларга кирәк. Ә мин яңаракларын юллаган идем.
Бәйгедә берничә момент ошый: беренчедән, жюридагы язучылар барыбызны да каләмдәше итеп күрә – алар безнең белән инде җитлеккән шагыйрь белән сөйләшкән кебек сөйләшә. Икенчедән, конкурс эшләре аноним тикшерелә. Өченчедән, жюриларның иҗатыңа бәя бирүләре, фикерләрен әйтүе. Төрле елларда ул төрлечә булды. Кайсы елны иҗатчыларның барысына бергә бәя бирелде: нинди темалар ешрак кабатлана, нинди типик хаталар ясала, образлылык, рифма, ритмдагы хилафлыклар яки уңышлы табышлар… Бу очракта яшьтәшләреңнең дә нәрсә белән «сулаганын» аңлап, бер дулкында булу-булмавыңны аңлыйсың. Кайсы елны индивидуаль бәя бирелә. Монысы инде сине аерым шәхес буларак ача: детальләштереп, әсәреңнең уңышлы-уңышсыз якларын әйтәләр. Аңа хәтле катнашкан бәйгеләрдә, мәсәлән, гомумән бәя биреп тормыйлар иде, ничәнче урын алуыңны (яки алмавыңны) теркәгән кәгазь белән генә кайтып китәсең. Ә «Иделем акчарлагы»нда үзең кебек иҗади дуслар, фикердәшләр табасың, әдәбиятта ат уйнаткан шәхесләрнең киңәшен ишетәсең – кыскасы, зур багаж туплыйсың.
Жюри гадел!
Лилия Тимергалиева (Сәләхетдинова), шагыйрә:
– «Иделем акчарлагы» – иҗат юлымның башы, яшьлегемнең күңелле мизгелләре ул! Мин шигърият номинациясендә 2012-1014 елларда катнаштым. Иҗатыма карата әйтелгән фикерләрне инде хәтерләмим, ләкин призлы урын тәтемәде. Һәм монда жюри гадел.
«Иделем акчарлагы»нда урын алмау мине максатчан итте. Ягъни яхшырак язарга омтылам. Кемнедер урын алу, киресенчә, иҗаттан ерагайта, ул моны финиш буларак кабул итә.
Конкурсның иҗаттан тыш программасы да искиткеч әйбәт.
Беренче тапкыр пьеса язарга этәргән бәйге
Рәфидә Галимҗанова, яшь язучы, «Идел» журналы сайты мөхәррире:
– Бәйгедә 2018 елда катнаштым. Берьюлы берничә номинациягә әсәрләремне җибәрдем һәм өч номинациядә (драматургия, проза, балалар әдәбияты) җиңү яуладым. Дөресен әйткәндә, тәнкыйть тыңларга әзерләнеп бардым. Беренчедән, жюрида Әлфәт Закирҗанов, Марат Закир, Ләбиб Лерон булгач, алардан нигезле фикер ишетү – табигый. Икенчедән, беренче тапкыр пьеса язарга этәрде мине әлеге бәйге, бигрәк тә шул номинациядә фикерләр, киңәшләр ишетүемә шатландым. Әлфәт абый әсәрдә конфликт тудырырга, композициясен булдырырга һәм актуаль проблема күтәрергә кушты. Һәм, билгеле, татар әхлагына игътибар итү мөһимлеген аңлатты: хәтта ике герой капка төбендә сөйләшеп утырганда да алар әңгәмәсендә тозсыз сүзләр булмаска тиеш.
Марат абый Закирдан күбрәк «эләкте»: ул хикәямне тәнкыйтьләде, җитешмәгән җирләрен әйтте, мантыйкый бәйләнеш булмаган урыннарын күрсәтеп, ачуланып та алды (һәрхәлдә, баштарак миңа шулай тоелган иде). Күңелгә якын кабул иткәнгәме, күпмедер ара язарга тотына алмый йөрдем әле. Хәзер, шөкер, остазларның киңәшен истә тотам, файда ала алганыма сөенәм.
«Иделем акчарлагы» бәйгесенең Гран-при ияләре
2018 – Ләйлә Хәбибуллина, Миләүшә Гафурова
2015 – Алмаз Мансуров
2014 – Нурлан Ганиев, Чулпан Гобәйдуллина
2011 – Дания Нәгыймуллина, Айгөл Абдрахманова
2010 – Фәнил Гыйләҗев
2009 – Булат Ибраһимов, Ләйсән Фәтхетдинова
2008 – Рүзәл Мөхәммәтшин
2007 – Эльвира Һадиева, Рөстәм Галиуллин
2006 – Рифат Сәлахов, Айдар Зәкиев
2005 – Райнур Әгъләметдинов
2004 – Ленар Шәех, Ләйсән Мөгътәсимова
2003 – Лилия Гыйбадуллина, Гөлчәчәк Хафизова
2002 – Ләйсән Мөгътәсимова, Рузия Сафиуллина
2001 – Дилбәр Булатова, Сирин Галиев.
Бәйгене Оештыру комитеты мәгълүматы буенча, 2012, 2013, 2016, 2017 елларда Гран-при бүләкләре беркемгә дә бирелмәгән.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев