Логотип Идель
Заман

«Ел студенты – 2023» Гран-при иясе Гүзәл Газетдинованың уңыш сере турында

Татарстанның «Ел студенты – 2023» Гран-при иясе, ил күләмендә узган шундый ук бәйгенең «Ел җәмәгатьчесе» номинациясе җиңүчесе, «Яз гүзәле» проекты оештыручыларының берсе...

Саный китсәң, әлеге исемлекне тагын бик озак дәвам итәргә мөмкин булыр иде. Һәм әлеге сүзләр барысы да Казан дәүләт энергетика университетында белем алучы Гүзәл Газетдинова турында. Без аның белән «Ел студенты» бәйгесе һәм уңышка илтүче юл турында сөйләштек.

– Гүзәл, актив студент юлы нәрсәдән башланды?

– Актаныштан Казанга килгәндә мин бөтенләй актив түгел идем. Авылдан шәһәргә күченү кыенлыкларына, төркемдәшләремнең гел рус телендә аралашуына өстәп, татарча акценттан кыенсыну да үзенекен иткәндер. Безнең институтта агитацион җыелышлар уза, күпләр шунда бара, катнаша иде. Мин андыйларга, киресенчә, ничектер куркып карадым. Соңрак әнием: «Сезнең университетта «Яз гүзәле» бәйгесе уза икән, нишләп катнашып карамыйсың?» – дигәч, тәвәккәлләргә булдым. Анда катнашканнан соң, үземә ышаныч артты, акцентымнан да оялмый башладым. Активлык дигәндә, «Яз гүзәле» беренче нокта булгандыр. Икенче елны исә минем кулга очраклы рәвештә генә «Ел студенты» премиясенең бүләкләү тантанасына билет килеп эләкте. Әле анда да үзебезнең университет делегациясеннән читтә йөрдем. Активистларны бүләкләгәннәрен күреп, «Минем дә шундый буласым килә!» дип уйлап куйган идем.

– Бар җирдә катнашып йөргән студентларга укытучыларның мөнәсәбәте нинди?

– Төрле укытучылар бар. Әгәр мөгаллим үзе дә яшь чагында бар җирдә катнашып йөргән булса, ул, әлбәттә, хәлгә керә, ярдәм итәргә тырыша. Ләкин араларында активистларны вакытны бушка үткәрүчеләр дип уйлаучылар да юк түгел. Аларга фән белән шөгыльләнүче студентлар якын. Шулай да төрле чараларда катнашуның өстенлекле яклары бар. Бу – үзеңнең лидерлык сыйфатларыңны үстерү, команда белән эшләргә өйрәнү өчен менә дигән мөмкинлек. Әгәр дә кешенең нинди дә булса уңышка ирешәсе килсә, зур максаты булса, аңа, иң беренче чиратта, үзен үстерергә кирәк. Активист тормышы бит ул профком, студсовет белән генә чикләнми. Мисал өчен, киләчәктә журналист буласың килсә, студент вакытта ук төрле чараларда катнашырга, блогерлар белән танышырга, «Алтын каләм» мәктәбен узарга кирәк.

Студентның төп этәргече – үзен үстерергә, тормышта үз урынын табарга теләү омтылышы. Мәсәлән, киләчәктә үзеңнең бизнесыңны ачарга теләсәң, студент вакытта берәр эшкуарның ассистенты булып эшләп карарга кирәк. Спорт өлкәсендә менеджер булырга теләсәң, спорт чараларына йөрү яхшы. Бу бит шулай ук активлык. Гомумән, белем алганда. син үзеңне төрле өлкәдә сынап карый аласың һәм синең ялгышырга мөмкинлегең бар, чөнки студентлык чоры ялгышларны күпмедер дәрәҗәдә гафу итә. Ә зур тормышка аяк баскач, үзгәрешләр, тәвәккәл адымнар өчен мәйдан берникадәр тарая.

– «Ел студенты» бәйгесенә ничек килеп эләктең?

– «Ел студенты» бәйгесе Татарстанда быел 19 нчы тапкыр узды. Аны «Студентлар Оскары» дип тә әйтергә мөмкин. Бәйгедә конкуренция зур, номинацияләр шактый күп һәм ел саен диярлек яңалары өстәлеп тора. Мәсәлән, соңгы бәйгедә «Ел эшмәкәре» дигән номинация кертелде. Мин үзем узган елны беренче мәртәбә «Ел җәмәгатьчесе» буларак катнаштым. Конкурс таләпләре буенча, иң беренче чиратта, синең нинди дә булса казанышларың, уңышларың, тәҗрибәң булырга тиеш, чөнки син беренче этапны портфолио белән үтәсең. Икенче этапта исә визитка, тест, дебатлар кебек сынаулар көтә. Көндәш белән сүз көрәштергәндә, студентлар тормышына кагылышлы темалар, мәсәлән, тулай торакта, уку йортында килеп чыгарга мөмкин булган конфликтлы ситуацияләрне чишү ысуллары, студентларга кагылышлы законнар турында сүз бара. Миңа нәкъ менә тулай торакка бәйле сорауларга җавап бирергә туры килде. Тулай торак кайсы бюджеттан (федераль яки регион бюджеты) файдаланырга тиеш дигән мәсьәләләргә дәлилле фикер әйтергә кирәк иде. Профсоюз оешмасында торгач, бу сорауга җавап бирү миңа кыенлык тудырмады.

Безнең үзебездә дә төрле бәйгеләр уза: «Иң яхшы Профкоманда», «Иң яхшы Студлидер» билгеләнә. Әлеге бәйгеләрдә законнарны никадәр яхшы белүең тикшерелә. Без анда даими катнашабыз, кануннарны да берничә ел рәттән укыйбыз, өйрәнәбез. Шуңа күрә «Ел студенты» конкурсының дебатлар өлешенә әзерләнеп тә тормадым. Тест өлешендә исә Татарстан, Россия тарихы, җәмгыять белеменә кагылышлы сорауларга җавап бирергә кирәк булды. Әнием – тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, мин ул мәктәпне инде узган кеше буларак, әлеге этап та артык авырлык тудырмады.

дәвамы: Гүзәл Газетдинова: «Кемнең дә булса «катнаш!» дип әйтүен көттем» (idel.top)

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев