Логотип Идель
Заман

Еллар үтә, ертык киңәя

Акыл-хәтер турында халык мәкаль-әйтемнәре бихисап. Алар кешене үз тарихын белергә, ил-кавем белән аралашырга, дөнья танырга һәм туплаган тәҗрибәне әле исән-имин чагында киләчәк буыннарга тапшырырга чакыра.

Акыл-хәтер турында халык мәкаль-әйтемнәре бихисап. Алар кешене үз тарихын белергә, ил-кавем белән аралашырга, дөнья танырга һәм туплаган тәҗрибәне әле исән-имин чагында киләчәк буыннарга тапшырырга чакыра. Милләтебезнең узганы – миллионлаган вакыйга-күренешләрдән торган гыйбрәтле тарих ул.

Хәзер менә шул кеше хәтереннән җуела бара. Күңелдә сакланган кадерле, аянычлы я булмаса мөһим истәлекләр, өлкәнәйгән саен, ныграк кимегән күк, ил хәтеренең дә җөйләре сүтелә, ертыклары киңәя икән. Онытмасыма ышанып, кәгазьгә теркәми саклаган күпме эш-хәлләрне искә төшерә алмыйча утырдым да, кайчандыр бераз аралашкан өлкәнрәкләрне, туганнарымны зыярат итеп, хәтеремне бераз гына яңарттым. Юлдан кайткач, их, бер ун ел гына элек язып куйган булсам, мин үзем дә әл халык иҗатын моннан күбрәк белә идем бит, дип уйладым. Үткәнгә кагылышлы хатирәләрне алга таба дәвамлы рәвештә я истәлек, я хикәя рәвешендә «Идел» укучыларына сөйләргә телим. Аларның фольклорчылар өчен дә яңа материал булуы мөмкин.

Бу хакта үзем һичкайдан да укымаган бер әйбер искә төште. Элек авыл клубларында Кызыл почмак дигән җир бар иде. Кайдадыр – аерым бүлмә, кайдадыр махсус почмак рәвешендә генә. Анда төрле газета-журналлар, колхоз һәм мәктәп тормышын чагылдырган альбомнар, стендлар белән танышырга, шашка-шахмат, бильярд, уен коралларында уйнарга, махсус бүлмәдә киенергә-ясанырга, гәпләшеп утырырга була иде.

Бигрәк тә колхозлашу елларында күпләп төзелә башлаган клубларга халык аеруча еш йөргән. Авылның кайсыдыр җирендә нидер шалтыраса, икенче көнне шул турыда сүз китә, шигырь-бәет чыга, диләр бит әле. Комсомолецлар бик кызык нәрсә уйлап таба: кеше фикерен үз вакытында гавамга тарату өчен, Кызыл почмакларның түрендәге өстәлдә «Фельетон» ачып җибәрәләр. Кулъязма журналның атамасы үзенең беренчел тарихи мәгънәсендә аңлашыла: анда нинди дә булса игълан калдырырга, битләренә ачуың килгән теләсә кемнән көлгән мәзәк я хәбәр, авылда барган эш-хәлләр турында шигырь-җыр, бәет язарга мөмкин булган. Материалларның күбесе, социаль-иҗтимагый характерда, нәфис-публицистик формада, актуаль темага, сатирик үткенлек, авыл кешеләренә хас юмор белән иҗат ителгән. Өстәл матбагасының төп максаты – халыкны берләштерү, аның сәяси-иҗтимагый аңын үстерү, яшәештән юкка чыгарга тиешле күренешләргә, социаль дошманнарга каршы көрәшкә тарту, имеш.

«Фельетон» халык авыз иҗатын теркәүдә, яңа әсәрләрне авылда популярлаштыруда, иҗади мәйданны демократлаштыруда, инкыйлабтан соңгы тормышка күтәренке рух кертүдә зур роль уйный. Әлеге журналларда татарның газета беллитристикасы көчле чагылыш таба дип тә әйтергә мөмкин, чөнки эстетик ноктадан югары булмаган әсәрләр тәгаен-тасвири рухта була. Татар кешесе җор да, тапкыр да бит ул. Әлбәттә, бу мөмкинлектән һәркем булдыра алганча файдаланып калырга тырыша. Журналның, шулай итеп, җирле шагыйрьләрне җыйнауда да өлеше барлыкка килә.

Халык бигрәк тә сугышкача һәр көн кич белән «яңалыклар» укырга йөри икән. Туган авылым Мәмәширдә гомер бакый иҗатка маһирлар күп булды. Ул чакта «Фельетон»га тәүлек эчендә әллә никадәр язма теркәлә торган була. Авылдашларның бер төркеме, кайчандыр Нократ аръягына күченеп, «Таң» авылын төзегәч, Малмыж төбәгендә фольклорны яңа көч белән җанландыра. Күмәк иҗат халыкны берләштерү, үзләре чыккан Мәмәшир белән бәйләнешләрне саклау, тормышны позитив рухка кору эшен бик уңышлы башкара. Аларда да шундый вакытлар була: һәр игътибарга алырлык вакыйга турында күләмле әсәр туа. Хәзер шуларның нәселемә бәйлесен сөйләп узарга телим.

Бабамның Мәмәшир пүчинкәсендә (Таң) яшәгән кыз туганы Әлтаф улы Йосыф бабай гаиләсендә килен була. Бу нәсел гомер бакый туз чиләк, тимер әйберләр, бочкалар ясый, ягъни тимерче дә, тузчы да, бондарьчы да икән. Алар даими рәвештә Иске авылга (Ст. Бурец) Гәрәчкә, ягъни «кайнар базар»га йөриләр, анда күптөрле эш кораллары, чәчәкле чиләкләр, көянтәләр, тоткасын-келәсен дә, башкасын да саталар. Бизәп эшләгән әйберләрен барысыннан да алдарак алып бетерәләр икән.

Әлтаф та малайларының барысын үз эшенә өйрәтә. Аның һәр улыннан өчәр бала туа, шулай ук кечкенәдән һәркайсы тимерчелеккә өйрәнеп үсә. Әтиләре янында күрек басып, кичкә каралып бетә торган булалар. Тимерче дип аеруча танылган Йосыфның Хәбибрахман, Фәйзрахман, Миңнехан исемле уллары була, бик акчалы көн күрә, урыслар белән дә аралаша, алыш-биреш итә.

Чынлыкта да типсә тимер өзәрдәй егетләр әтиләре шөгыле белән генә канәгатьләнми, аучылык белән дә шөгыльләнә, чөнки авыл – урман эчендә, тирә-юне тулы сулыклар, һәрберсенең мылтыгы бар. Бибиҗәмилә тәтәбез кияүгә чыккан Хәбибрахман сугышта үлә. Фронтка киткәндә, заманнарның кырыс чагы, малай алып калырга курка, соңыннан кайтарырсың дип, үзенекен Насый исемле кешегә сакларга бирә, әмма коралның яңа хуҗасы сүзендә тормый, аны үзендә калдыра. Җитмәсә, тумыштан телсез Миңнехан турында, әйберләргә атып уйный, дип райондагыларга ирештерәләр дә, мылтыгын участок милиционеры алып китә.

Шулай итеп, аучылык Фәйзрахманның гына шөгыле булып кала. Хатыны Фәхерниса, минем белән кунакка барганда уйнаган дус кызым Минзиләнең әбисе, ату сезоны вакытында кыр үрдәкләреннән аш пешереп рәхәтләнә. Фәйзрахманга аларны эзләп урманга, күлләргә дә барасы булмый, чөнки бик нык үрчегән кошлар авыл инешенә дә күпләп төшә. Бервакыт хуҗалык үрдәге кырныкыларга кушыла. Фәйзрахман ялгышлык белән беррәттән кешенекен дә ата. Халыкта икенче көнне үк сюжетына Таң кешеләрен күпләп керткән шаян җыр – «Үрдәк бәете» чыга. Туганнарым хәтерендә аның инде шушы юллары гына сакланган:

Гайни эштән кайтып керсә,

Кече якта Фәйзери,

Нишлисең, диеп сорагач,

Үрдәк тазартам, дие.

Гайшә өстән тиз-тиз сала,

Үрдәк тазарта башлый.

Ул тазарткан үрдәкләрне

Хәммәтҗан тәмләп ашый.

Җырга әлеге исем белән кергән Хәммәтҗанны кеше Чапай дип кенә йөртә, чөнки ул, халыктан чыккан геройга охшарга тырышып, кара папаха киеп йөри. Текст болай дәвам итә:

Ай Алланың фәрманы:

Кыр үрдәге тамаша!

Кыр үрдәге атам диеп,

Миңнеһади саташа.

Миңнеһади дигәне безнең авылдан Таңга күчми калган Зариф абыйларның (игътибар: Үрдәк Зариф!) туганы була. Көлке дә, кешегә матди зыян да кергән хәл бөтен авыл халкын аякка бастыра, кайсы атылган үрдәкләрне карарга инеш буена йөгерә, кайсы, ашыйлармы дип белешергә, Фәйзрахманнарга чаба:

Титак-титак йөгреп төште

Нәсибә су буена.

Кеше үрдәкләрен атып,

Бөтен авыл туена.

Безнең әле ул вакыттта кечкенә малай булган Баттал абый да шул көнне туганнарына – Фәйзрахманнарга керә, әмма олылар аңа игътибар да итми. Чыга да өйдәгеләренә:

– Аларда – үрдәк! Барсы да ашый да ашый. Чапай да! Миңа гына бирмиләр,– ди.

Халык бу мизгелне дә бәеткә кертә:

Үрдәк пешерәсезме дип,

Хәбри дә йөгреп керде.

– Монысын син аша, – диеп,

Батталга ботын бирде.

Менә шулай. Ялгыш атылган бер пуля бөтен кешене бәет каһарманына әйләндерә.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев