Эльмир Низамов: «Мин юк дип әйтә алмыйм…»
Әйе, хәзер дә аның исемен атыйсым килә. Мине тәрбияләгән композитор – ул, чынлап та, Рахманинов. Ул үзе фортепианода бик оста башкаручы, һәм мин дә кайчандыр нәкъ аның йогынтысы аркасында фортепианога гашыйк булган идем.
Бүгенге көндә яшәп иҗат иткән яшь һәм танылган татар композиторы кем диеп сорасалар, күпләр АНЫ искә төшерәчәк. БУ гаҗәп түгел! Кая гына карама бар җирдә аның эзе бар кагылган!
Бүген, яшь чибәр, перспективалы, талантлы һәм иң мөһиме тырыш татар композиторы Эльмир Низамовның туган көне! Композитор белән замандаш булып, аралаша, сөйләшә алганга без бик шат. "Идел" журналының узган елларында бер санында чыккан әңгәмәне сезгә дә тәкъдим итәбез! Сез дә укыгыз!
Композитор – өслектәге, һәркем сайлый торган һөнәр түгел. Балачактан ук музыка иҗат итүчеләргә, үскәч тә иҗатны дәвам иттерү өчен, кемнеңдер көчле йогынтысы кирәктер. Сезне композитор буларак тәрбияләгән композитор бармы? Мәсәлән, Рахманиновны бик еш искә аласыз.
Әйе, хәзер дә аның исемен атыйсым килә. Мине тәрбияләгән композитор – ул, чынлап та, Рахманинов. Ул үзе фортепианода бик оста башкаручы, һәм мин дә кайчандыр нәкъ аның йогынтысы аркасында фортепианога гашыйк булган идем.
Классик музыканы һәрвакыт югары бәялиләр. Ничек уйлыйсыз, зәвыкны классика гына үстерәме?
Классика гына түгел инде, зәвыкны сәләтле ясалган әйбер үстерә. Ул джаз булсынмы, рок булсынмы. Күбесенчә барыбер классика, чөнки безгә килеп җиткән классик музыка – үз вакытындагы иң яхшы әсәрләр, энҗеләре генә. Шул ук Майкл Джексон вакытында бик күп музыка яңгыраган бит. Ә аныкы бик сәләтле һәм сыйфатлы эшләнгән, шуңа тарихта калган да. Ә сәләтле әйбер, әйткәнемчә, зәвыкны үстерә.
Халык җырлары да тарихтан килгән бит. Сезне бер дә туйдырмый торган татар халык җыры бармы?
Мин, гомумән, халык иҗатын яратам. Бөтен музыкадан халык җыры – иң көчле музыка. Ул еш кына 2-3 нотадан гына тора, бик җиңел ясалган кебек, ләкин аның эчендә шул хәтле көчле рух, шул хәтле зур дөнья: тулы бер җиһан. Ул синең эчеңә үк бәрә. “Ак калфак” җырын бик яратам, ул мине әллә кайларга алып китә.
Ә үз иҗатыгызда нәрсәгә омтыласыз?
Безнең бит гел шулай: музыка яки бик җиңел һәм примитив рәвештә бар халыкка языла, яисә бик авыр, ләкин аны 5 кеше генә тыңлый. Ә минем уртак юл табасым килә. Ул кеше җанын да тетрәндерсен, профессиональ яктан да бик кызык ясалган булсын.
Композитор эшенең кайсы ягы башкаларга таныш түгел?
Бер яктан композитор – бик иҗади, илһамга чумган, идеяләр таратып йөрүче кеше, икенче яктан, әсәр тугач, аның “пычрак”, “кара” эше дә барлыкка килә. Музыканы нотага салырга, ноталарны тикшереп чыгарга, оркестрга партитура төзергә кирәк. Анда инде баш эшләтү мәҗбүри түгел, бу – эшеңнең “техник” ягы, ләкин ул бик күп вакытны “ашый”, сәгатьләр буе шул ноталарны җыеп утырасың.
2 ел элек нинидидер әсәрнең ноталарын оркестрга тапшырырга кирәк иде, ә вакыт бик тыгыз: бу көн – 30 декабрь, 31е көнне Яңа елга каядыр китәсе бар. Һәм китәр алдыннан (сәгать 8дә самолет иде) 30ы кичке 10да утырган идем, 31енең иртәнге 7гә хәтле шул ноталарны ясап утырдым.
Солистларга, оркестрларга – һәммәсенә нота кирәк бит. Зур танылган композиторларның бәлки бу эшне башкара торган ярдәмчеләре дә бардыр, ләкин мин барысын үзем эшлим.
Иҗат процессында әсәрне иҗат итеп бетергәч, ниндидер бер рәхәтлек була. Сез кайчан рәхәтлек тоясыз: музыка тугачмы яисә “кара” эш эшләнеп беткәчме?
Әсәрне иҗат итү процессында 3 рәхәт вакыт бар. Беренчесе – илһамны тотып алган вакыт. Бу әсәр гомумән юк иде, һәм син аны тотып алдың. Һәм син аның яхшы икәнен сизәсең: үзеңә ошый. Мин ул вакытларда көләм дә, елыйм да: бик эмоциональ булам. Икенчесе – бар “кара” эшне бетереп, соңгы ноктаны куйгач, репетицияләргә йөри башлау. Репетицияләр узгач, студиядә яздыргач яисә сәхнәдә әсәр башкарылгач, тамашачының алкышларын ишеткәч, тыңлаучыларга ошаса, соңгы рәхәт туа. Бу рәхәтләр арасында бик авыр һәм газаплы эш тора, һәм бер рәхәттән икенчесенә хәтле яшисең дә инде. Ул рәхәтләр булмаса, бу эш белән берәү дә шөгыльләнмәс иде.
Бүген сез язган музыка бик күп спектакльләрдә ишетелә. Театр белән якын хезмәттәшлек кайчан һәм ничек башланды?
Ренат Харис белән танышып китеп, консерваториянең 4 курсында укыганда мин “Алтын Казан” мюзиклын яза башладым. Шул вакытта Ренат Әюпов Р.Харис пьесасы буенча Камал театрында Минзәлә труппасы белән спектакль куя иде, аңа Башкортстаннан бер композитор музыка язарга тиеш булган. Һәм ул композитор баш тартканмы: премьерага 2 атна кала аларның музыкалары юк. Миңа Р.Харис мөрәҗәгать итте. Бар эшемне ташлап, бер атна буе музыка гына яздым.
Ә 2015нче елдагы “Хуҗа Насретдин” премьерасыннан соң, минем елына кимендә 2-3 премьера куелып бара, шуннан бирле мин күп эшлим. Хәзер спектакльләрдә эшләү – иҗатымның зур өлеше.
Кайсы әсәрегез сезнең өчен аеруча әһәмиятле булды?
“Кара пулат” опера-риваяте. Аннан соң мине таныдылар, миңа мөрәҗәгать итә, чакыра башладылар. Мин ул әсәрне музыка буларак та бик яратам әле.
Елына ким дигәндә 2-3 премьера булачак спектакль эшлисез, илебезне музыка дөньясында тәкъдим итәсез, ирекле иҗатка да вакыт табасыз – боларны зур уңыш дип атарга мөмкиндер. Уңышка ирешү өчен иҗат кешесенә ни кирәк?
Үз тормышын иҗат белән бәйләгән кешенең тормышында бик күп төрле факторлар роль уйный. Беренчедән, аның сәләте һәм мөмкинлекләре. Икенчедән, андагы хезмәткә сәләтлелек. Өченчедән, иҗатташлар белән карашлар күпмедер килергә тиеш. Сез бер дулкында булырга тиеш. Бер-берегезне аңламаган чакта, бер проектны эшлисез дә, — Аллаһу әкбәр. Дүртенчедән, сине күреп алсыннар өчен, бәхет тә елмаерга тиеш.
Иҗатташларыгыз белән бер дулкынга кереп китә алмаган чаклар булдымы?
Андый вакытлар да булгалый. Берничә әсәр язасың. Режиссер ошатмый. Күп очракта нәрсәсен ошатмаганын, кайсы урынын үзгәртергә кирәклеген дә аңлата алмый. Шул чакта бик авыр. Туфан Имаметдинов белән иң беренче уртак эшебездә бер-беребезне һич аңлый алмадык. Ахыр чиктә, ул минем өемә килде, музыканы бергә яздык.
Димәк, сез компромисска барасыз?
Спектакль эшләгәндә, кинога музыка язганда, компромисска барасың. Минем компромисска бармаган чакларым да булгалый. Чиста музыка дигән нәрсә дә бар бит. Мәсәлән, оркестр өчен үзем иҗат итәм яисә үзем җыр язам, ди. Ул чакта нәтиҗәнең нинди булырга тиешлеген мин үзем генә беләм. Шул вакытта нәрсәнедер үзгәртергә теләсәләр, мин бик принципиаль була алам. Җырны беренче тапкыр яздырган вакытта, мин студиядә беренче минуттан соңгы минутка хәтле утырам. Җырчы ничек җырлый, нинди басымнар ясала, ничек бизибез, ничек үзгәртәбез – барысын контрольдә тотам. Җыр туды, аның премьерасы булды, аннан соң аны кем булса да үзе үзгәртеп җырласа, мин каршы түгел, ләкин чыкканда, ул мин ничек телим, шулай яңгырарга тиеш. Чөнки ул минем балам. Миңа шул баланың ничек итеп дөньяга тууы мөһим. Чөнки соңыннан башкалар моны үрнәк итеп алачаклар, шуңа нигезләнәчәкләр.
“Балаларыгызга” карата тәнкыйтьне ничек күтәрәсез?
Төрлечә. Кайбер тәнкыйтьтән, әлбәттә, бик борчуга керәсең. Кешенең минем үсүемне теләп, яратып, хөрмәт итеп тәнкыйтьләвен аңласам, мин аңа һәрвакыт колак салам. Андый фикерләрне гел җыям. Шулар нәтиҗәсендә ниндидер үсеш булырга тиеш, шул үсешне күзәтәм.
Бүгенгә төп казанышыгыз дип нәрсәне атый аласыз?
Төп казанышым – тормышымны иҗатка багышлау. Күп кеше өчен иҗат – хобби гына, чөнки, сер түгел, барыбызга да яшәргә кирәк. Мин үзем дә консерваториядә укытам, ләкин барыбер ул минем иҗатыма бик якын. Иң мөһиме, мин гел композитор тормышы белән генә яшәргә хыяллана идем һәм хәзер 99% вакытымны музыкага багышлыйм.
Сезнең нинди көчсезлегегез бар?
Сәләтле кешеләр янында мин үземне шул тикле көчсез итеп хис итәм – эреп китәм инде. Матур җырлый торган кешене ишетсәм, аның сәләте мине тулысынча ышандырса, бар нәрсәмне бирә алам, бар нәрсәне кичерәм андыйларга. Икенче яктан, бәлки бу минем көчле ягымдыр. Чөнки мин аларга килеп, үземнең соклануымны белдерәм. Күп кешеләрнең аңа көче җитми.
Аннан соң мин юк дип әйтә алмыйм. Кайбер вакыт үземне мәҗбүр итеп әйтергә туры килә. Ул үз өстеңнән башкарыла торган бик зур эш.
Тормыштагы мөһим һәм зур вакыйгаларны тыныч күңел белән үткәреп җибәрә алам. Шул ук вакытта кибеттә миңа ошаган аяк киеменең кирәкле размеры булмау көне буена кәефемне төшерергә мөмкин. Яки матур итеп җыр яздырып, җырчы бер сүзне бутаса. Ул вакытта мин тилереп бетәм, төннәрен йокламыйм, җырчыны да, студиядәгеләрне дә туйдырып бетерәм.
Физиологиягә килгәндә, минем өчен йокы бик мөһим. Бүген 3 кенә сәгать йокладым дигәннәргә исем китә. Ярар, бер көн түзеп була. Ике көн дә түзеп була. Ләкин өченче көндә миңа инде музыкасы да кирәкми, берни дә кирәкми, аю кебек усал булам һәм адым саен абынып егылам.
Бу көннәрдә сезнең тоташ премьералар. Шундый тыгыз вакытларда да иҗатка вакыт табу өчен 3 кенә сәгать йоклап йөрергә туры килмиме?
Вакыт ничек кенә тыгыз булмасын, иҗат өчен көнгә 1-2 сәгать табам. Минем иҗат вакыты – иртә. Бик иртә торам, күпмедер иҗат итәм, аннан соң дөньяга, укытырга чыгып китәм инде.
Фотолар Эльмир Низамовның социаль челтәреннән алынды.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев