Эшкә дә, авылга да, Парижга да бер үк машинада!
Эльдар – Әлмәт егете. Ул автомобильдә сәяхәт итәргә ярата. Русиянең 2010 елгы Lada Priora машинасында уннан артык илгә барырга һәм өч океанны күрергә өлгергән илгизәр егет ул.
Эльдар – Әлмәт егете. Ул автомобильдә сәяхәт итәргә ярата. Русиянең 2010 елгы Lada Priora машинасында уннан артык илгә барырга һәм өч океанны күрергә өлгергән илгизәр егет ул. Аның автомобиль спидометры ике йөз алтмыш бер мең километр санын күрсәтә. Нефть тармагында хезмәт куючы егет шәхсән үзе: «Мин – урта дәрәҗәдәге хезмәткәр. Акчалы кеше булсам, болай сәяхәт кылып, бәлкем, йөрмәс идем дә. Һич югы Приорада гына җилдермәс идем», – ди. Сүзне сәяхәтчегә бирәбез.
Иң озын сәфәр
Беренче сәфәрем 2015 елда булды. Эш буенча Пензага барырга туры килде. Ә бер атнадан Оренбургка чыгып киттем. Уйлана калдым: Пензадан Волгоград та ерак түгел. Янәшәдә генә Казакъстан, ә аннан инде Оренбургка да күп калмый. Әнә шулай сәяхәт тәме йөгерде дә инде миңа. 2016 елның язында Алтын боҗра – Мурманск – Санкт Петербург, ә көзен Урал – Пермь – Пермь краеның төньягы – Екатеринбург – Чиләбе якларын күреп кайттым.
Иң озын сәфәремне 2017 елда кылдым. Татарстан – Владивосток маршруты иде ул. Бөтен Русия аша: Омск, Новосибирск, Красноярск, Иркутск, Чита, Благовещенск, Хабаровск шәһәрләрен үз күзләрем белән күрдем. Монголия һәм Кытайга да кереп чыктым.
2018 елны шул Лада-Приорада Грузия белән Төркияне урадым. Тбилиси – Батуми – Истанбулга барып җиттем.
2019 елда Аурупага юл тоттым: Минск (Беларусь) – Варшава (Польша) – Прага (Чехия) – Мюнхен (Бавария) – Париж (Франция) – Берлин (Алмания).
2020 елда исә пандемия аркасында чикләр ябылды. Мин Алтайга барырга ниятләдем. Дөресен әйткәндә, бу сәяхәтемнең уңай һәм тискәре яклары да булды. Җирле халык туристлардан акча эшләп калырга тырыша, ә уңайлы шартлар тудырылмаган. Шулай да үзенчәлекле һәм кызыклы сәфәр иде! Алтайга, һичшиксез, барырга кирәк. Көчле җир!
Ялгызлыкны яратам
Минем кебек сәяхәтчеләр шактый. Русия буйлап пандемиягә кадәр үк йөри башлаган идем. Хәзер бит замана үзгәрде. Күпләр үзебездә дә сәяхәт кылыр җирләр күп икән, дигән фикергә килде. Чыннан да, безнең ил бик зур һәм бик бай ул!
Сәфәрләргә ялгызым гына чыгарга яратам. Владивостокка барганда гына Самарадан бер дустымны иярткәнем булды. Ә башкаларында – үзем генә. Миңа куркыныч түгел, курыккан кеше өендә генә утыра инде. Кайчагында юлда күңелсез булгалап куя – кыенрак ягы шул гына.
Ялгызакмын. Өйләнмәгән әле. Чит илләргә берүзем генә кузгалгач, туганнарым кайгырып кала. Кайтып, күзләренә күренгәнче, ут йотып торалар...
Ерак юлларның тәрбия көче бар
Һәр сәфәр алдыннан ныклап әзерләнәм. Узачак юлны җентекләп өйрәнәм. Чит илгә чыкканда, бигрәк тә. Шул илнең йолаларын, кануннарын, юлларын, йөрү кагыйдәләрен, рәсми документларны һ.б. бәйнә-бәйнә тикшереп чыгам.
Ерак юлларны аеруча яратам. Гомумән, чит илләргә, башка төбәк, шәһәрләргә сәфәр вакытында бушанып каласың, руслар әйтмешли, «перезагрузка» була. Дөньяга караш, кайбер мәсьәләләргә мөнәсәбәтең үзгәрә. Тормышка яңача карый башлыйсың. Үзеңне дә кешечәрәк тотарга өйрәнәсең диимме шунда? Яшәешкә ниндидер ямь өстәлә, яңа кичерешләргә баеп китәсең.
Туристлар күп йөри торган шәһәрләрдә читтән килгәннәргә әллә ни игътибар итмиләр. Үзем дә туристлар йөрми торган калаларга барырга яратам. Менә андый җирләрдә халыкның игътибары сизелә, бигрәк тә минем машина аларны кызыксындыра. Мине сөйләштерергә тырышалар, ниндидер ымнар кагалар, кайберәләре, хәтта, баш бармакларын тырпайтып елмая да...
Быел июль аенда Рус төньягына – Архангельск төбәгенә бардым. Бөтен нормаль кешеләр Кара диңгез буена ашкынганда, мин Ак диңгезгә һәм Карелиягә юл тоттым. Карелиягә 2016 елны сугылып чыккан идем инде. Әмма бу саналмый. Ул яклар бөтен кешегә дә ошар дип уйламыйм, шулай да чын поморлар гомер иткән төбәкне күреп кайту ярый инде.
Чыгымсыз сәяхәтче
Мондый сәфәрләр кыйммәткә төшми, һәрвакыт «экономно» йөрим: аз ашыйм, күбесенчә машинада йоклыйм, уңайлы шартлардан еш кына баш тартам. Мондый сәяхәтләр күпләргә ошамаска да мөмкин. Мин – чыгымсыз сәяхәтче, аягымны юрганыма карап сузам. Үзем белән иң кирәкле әйберләрне генә, азрак ризык һәм кием-салым алам. Шулай җиңел-җыйнак йөрергә яратам. Машинамда һәрчак йокы капчыгы, урындык, кайчакта палатка да була, тик палаткада төнлә салкын. Аска кабартылган матрас җәю кулайрак. Әмма ул машинада артык урын ала. Шуңа күрә, мин кәнәфине артка җибәреп, йокы капчыгы җәеп йоклыйм. Уңайсызрак булса да, күнектем. Бензинга күпме акча киткәнен төгәл генә әйтә дә алмыйм, һәрхәлдә, миллионнар түгел инде. Ялга түләнгән акчага сыешырга мөмкин. Эштән ялга чыккан вакытларда сәяхәт итәм, һөнәрем алай кызыклы дип әйтә алмыйм. Башкаларныкы кебек инде.
Олы сәфәр алдыннан һәрвакыт автомобильгә тулы техник тикшерү уздырам. Шуңа күрә юлда зур бәлага тарыганым юк. Машина да ватылып теңкәгә тими, Аллага шөкер! Мин бит аңа хыянәт иткәнем юк. Гел бер машинада гына йөрим, эшкә дә, авылга һәм Парижга да. Шуңа күрә, тимер атым да минем кәефне төшермәскә тырышадыр, күрәсең.
Татар сөйләмен ишеткәч, күңелләр күтәрелеп китә
Чит илләрдә татарча сөйләшкән кешеләрне ишеткәнем юк. Ә менә күрше төбәкләрдә милләттәшләр һәрвакыт очрый, татарча сөйләмне дә күбрәк ишетәм. Бервакыт Төмәндә йөргәндә ниндидер таныш тавышлар ишетеп, гаҗәпләнеп калдым. Колакка ягымлы сөйләм килеп кергәч, күңелем күтәрелеп китте... Төрек теле татарныкына охшаган. Шуңа күрә Төркиядә йөргәндә мин татарча гына аралаштым. Бер-беребезне аңлыйбыз да шикелле, ләкин барыбыр аңлап та бетереп булмый икән.
Һәр сәяхәт нинди дә булса, үзенчәлекле вакыйгалары белән истә кала. Мәсәлән, Монголия киңлекләрендә йөргәндә, юл буендагы кибеткә туңдырма алырга тукталдым. Туңдырманы ашарга дип ачкан гына идем, борынга сарык йоны исе килеп бәрелде. Менә шушы күңелсез хәлдән соң ике-өч ай һәр ризыкны башта иснәп карый башладым...
Мосафир көндәлегеннән
Түбән Новгород тирәсендә Финляндия егетләре белән танышырга туры килде. Алар автостоп белән Байкал күленә юл тотканнар. Мине тәмле бутерброд белән сыйладылар. Менә шулай юлда йөргәндә яңа танышлар да барлыкка килә. Дөнья гизеп, төрле юллар аша сәяхәт кылучылар бик күп. Мондый сәяхәтләр, гомумән, адәм баласының калебен чистартырга да булыша.
Кытайга сәфәр вакытында шундагы милли ризыкларын ашап карыйсы килде. Мин инде корсагым күпне күргән, аны берничек тә шаккатырып булмас, дип йөри идем. Ялгышканмын икән: ярты көн ашказаным миңа ачуланып йөрде...
Фрациянең башкаласы Париж үзәгендә йөргәндә, Эйфель манарасы янында рус туристларын очраттым. Минем якка борылып, көлә башладылар. Машинамда безнең музыка яңгырый икән, үзем сизмәдем дә. Русия номерлары куелган үзенчәлекле машина фонында селфи ясадылар. Аларга кушылып мин дә елмайдым инде...
Алдагы көннәрдә минем Иранда, Гарәп диңгезе, Һинд океаны ярлары тирәсендә төшкән фотоларым да булыр, Аллаһ боерса!
Мөршидә Кыямова әзерләде
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев