Логотип Идель
Заман

"ИДЕЛ"НЕҢ ФЕВРАЛЬ САНЫ БЕЛӘН ТАНЫШАБЫЗ!

Февраль аен бик шәп яңалыклар белән башлап җибәрик әле - "Идел"нең яңа - февраль саны табадан төште бит!

Февраль аен бик шәп яңалыклар белән башлап җибәрик әле - "Идел"нең яңа - февраль саны табадан төште бит! Эчтәлек белән танышабызмы?

1. Тышлыкка игътибар итсәгез, яңа санның герое - яшь табиб Илдус Лотфуллин. Февраль саны тышлыгына фотосын бирергә тәкъдим иткәч тә: «Үземне алай тышлыкта басылырга лаек дип санамыйм, кукуруз кырына самолет утыртмадым бит», – дип тыйнаклык күрсәтте. Илдус Казанда шактый мәгълүм шәхес, ул – балалар табибы. Казан дәүләт медицина академиясенең педиатрия һәм неонатология кафедрасы доценты, Казанның 1 нче балалар хастаханәсенең педиатрия бүлеге мөдире. Аның белән журналистыбыз Мөршидә Кыямова сөйләште.

2. Сезне әлеге санда Казан шәһәре Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов белән әңгәмә көтә. Журналистыбыз Рузия Сафиуллина бик саллы гына язма әзерләде.

3. Даими авторыбыз Гүзәл Төхфәтова бу санда шагыйрьнең акчасын "санады". Музейга килүчеләрдән халык шагыйре Габдулла Тукайның керемнәре, хезмәт хакы, кунакханә өчен күпме түләве хакында күп сораулар ишетергә туры килә, ди автор үзе.

4. Үткән гасырның туксанынчы елларында безнең «Идел» журналы онытылган, төшеп калган, махсус гамәлдән чыгарылган татар сүзләрен кайтару буенча зур эш башкарды. "Мәдәният", "сәнәгать", "әбунә" һ.б лексик берәмлекләр кулланышка керде. Журналда махсус сүзлекчә биреп барылды. Теманы дәвам итеп, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары – Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин шул хактагы уйланулары белән уртаклашты.

5. Айзирәк Гәрәева-Акчура безне янәдән Төркия буйлап сәяхәткә алып чыгар.

6. "Идел"нең бу санында язучы Гүзәл Яхина белән әңгәмә дә урын алган. Язучы Гүзәл Яхина белән әлеге әңгәмәне ниятләгәндә, әле мәгълүм сериал да экраннарга чыкмаган, пандемия турында да «кайсыдыр илдә ниндидер яңа төрле чир котыра» дигән имеш-мимеш кенә йөри, яңа романы да язылмаган иде, ди автор Рузия Сафиуллина.

7. Быел күренекле тележурналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Кыямовның юбилее! Әле узган ел азагында гына аның беренче шигырьләр китабы дөнья күрде. "Җырларымда – җирсүем" дип атала ул. Шул яңа басмадан кайбер үрнәкләрне укучы игътибарына да тәкъдим итәбез.

8. Рәмис Латыйпов - 2016 елдан "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында татар редакциясе баш мөхәррире. Соңгы арада аның исеме татар әдәбиятында да күренә башлады. Драматургия, проза өлкәсендә шактый уңышлары бар. Каләмдәшебезнең яңа гына табадан төшкән әлеге хикәясен "Идел" укучыларына тәкъдим итәбез.

9. "Идел" битләрендә шагыйрь, "Безнең мирас" журналының баш мөхәрирре Ләбиб Леронның шигырьләрен укырга мөмкин.

10. Язучы Марат Кәбировның остаханәсе турында онытмадыгызмы әле? Февраль санында - алтынчы дәрестә күрешербез!

11. Лабиринттан чыгу юлы бармы? Бу сорауга җавапны журналист Ландыш Әбүдарова эзләде. ("Сәйдәш. Йокысызлык" спектакленәанализ-интерпретация)

12. Белә идегезме, Каюм Насыйрига бердәнбер һәйкәл Кече Шырданда икән! Бу хакта тулырак Мөршидә Кыямова язмасында укып белерсез!

13. Даими авторыбыз Зилә Нәгъмәтуллина Хиҗаплы балерина белән сөйләште.

14. "Әдәби портрет" ничек туа? Журналист Раилә Хәялиева иң бәхетле көне турында сөйләр.

15. Авторыбыз Динара Әхмәт февраль аенда беренче тапкыр ачыктан-ачык Фәнис Яруллин белән бәйле хатирәләрен яңартырга булган.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев