Логотип Идель
Заман

Фейста чиз шәпский! Яки татар яшьләре сөйләменә бер караш

Соңгы елларда җәмгыятьтә телләр кулланылышында шактый иркенлек, әдәби тел нормаларының сакланмавы, әдәби телгә куелган таләпләрнең үтәлмәве яки йомшавы күзәтелә.

Соңгы елларда җәмгыятьтә телләр кулланылышында шактый иркенлек, әдәби тел нормаларының сакланмавы, әдәби телгә куелган таләпләрнең үтәлмәве яки йомшавы күзәтелә.

Татар теленең яшәеше, аның киләчәге турында сүз алып барганда, беренче чиратта, телебезнең көндәлек аралашудагы үзенчәлекләренә игътибар итү сорала. Бу – бик әһәмиятле һәм шактый үзенчәлекле яссылык, чөнки нәкъ сөйләм теле, аның яшәеш формалары киләчәктә телебезнең үсеш юнәлешләрен, халыкның милли менталитетында, психологиясендә барган кайбер үзгәрешләрне күрсәтә торган билге булып тора.

base_4b6ac68319

          Телнең әдәби формасыннан аермалы буларак, сөйләмдә аралашуның табигыйлеге, телдә яңа гына барлыкка килеп, әле әдәби тел закончалыкларына буйсынмаган берәмлекләр кулланылу, аралашучылар арасындагы мөнәсәбәтләр, аларның уйлау һәм фикер белдерү мөмкинлекләре һәм үзенчәлекләре ачык чагылыш таба. Бу күзлектән караганда, хәзерге татар яшьләре сөйләме аерым урын били һәм аны өйрәнү телнең киләчәктә нинди формаларда үсеш кичерәчәген, нинди яңа берәмлекләр үтеп керәсен һәм берегеп калуын күзалларга ярдәм итә.

Гомумән, соңгы елларда җәмгыятьтә телләр кулланылышында шактый иркенлек, әдәби тел нормаларының сакланмавы, әдәби телгә куелган таләпләрнең үтәлмәве яки йомшавы күзәтелә. Сөйләм теленнән кала, публицистикада, матур әдәбият үрнәкләрендә дә мондый төр сүзләргә, тел берәмлекләренә еш мөрәҗәгать итү күзгә ташлана. Мисал өчен, Гомумән, безнең студентлар универда күңелләренә хуш килгән урыннарга яңа исемнәр уйлап табарга яраталар («Ялкын» журналы). Дөресен генә әйткәндә, халык «фанера» (фонограмма) тыңлаудан арды хәзер, кешенең тере тавыш белән башкарылган җырларны күбрәк тыңлыйсы килә(«Intertat.ru»).

Бу күренеш татар теленә генә түгел, башка күп телләргә дә хас, шунлыктан билгеле бер дәрәҗәдә төрле телләрнең сөйләмә формасы үсешендә уртак үзенчәлекләрне күзәтергә мөмкин. Әлеге үзенчәлек аеруча яшьләр сөйләмендә, ягъни сленгта ачык чагыла. Еш кына, татар яшьләре сленгы бармы, ул кулланыламы, әллә ул бары тик алынма сүзләрдән генә торамы, аның үсеше булырмы? дигән сораулар ишетергә туры килә. Бер яктан, бу урынлы сорау, чөнки яшьләр сөйләменә игътибар итсәк, анда күпләп алынма яки варваризмнар кулланылуын күрәбез. Икенче яктан, яшьләргә генә хас тел үзенчәлекләре барлыкка килү һәм кулланылу бер генә телне дә читләтеп үтми, шул исәптән татар телен дә. Яшьләр сөйләменә хас берәмлекләрнең вакытлар дәвамында тупланып бармавы, шул сәбәпле татар яшьләр сленгының үсеш-үзгәрешен билгеләп булмавы билгеле бер дәрәҗәдә әлеге мәсьәләне тулы итеп күзалларга авырлык тудыра. Ни кызганыч, моңарчы яшьләр сленгын системалы өйрәнү пассив барды, әле соңгы елларда гына бу өлкәгә караган фәнни хезмәтләр күренә башлады.

Әйтергә кирәк, татар яшьләре сленгы, аның үзенең яшәеш кануннары, формалары бар. Билгеле булганча, яшьләр сленгы, аны яшьләр жаргоны дип тә атыйлар, төрле иҗтимагый төркемнәрдә кулланыла, шунлыктан аның лексик составы да төрле булырга мөмкин. Татар яшьләре сленгы арасында студентлар, укучылар жаргоны (препод – укытучы, баскет – баскетбол, берләр – беренче курс студентлары, тәрәзә – дәресләр арасындагы буш вакыт) һәм көнкүреш (мотор / арба / тәгәрмәч – машина, инет – интернет, фейс – йөз, чиз – елмаю, шәпский – әйбәт һ.б.) төрләре аерыла.

Студент яшьләр сленгында аерым бер өлкәгә караган, тар кулланылышлы берәмлекләр киң таралыш тапкан, мисал өчен студентларның имтихан алдыннан сөйләшүеннән бер өзек:

– Бүген экзамен бирәсе. Матан. ВышМат.

– Ә сез нәрсә өйрәнәсез? Теория относительности?

– Дифуравнение.

– Һаман диффурдагынамыни әле сез?

– Эээй… мин любой диффурны чишеп бирәм.

Татар яшьләре арасында көнкүреш сленгы актив. Ул киң катлам яшьләр телендә генә түгел, татар телендә сөйләшүчеләрнең шактыена таныш. Яшьләр белән даими аралашкан өлкән буын вәкилләре дә әлеге сүзләрнең мәгънәләрен аңлый, хәтта ситуациягә бәйле үз сөйләмендә куллана да.

Гадәттә, әлеге сүзләрнең барлыкка килүен уртак кызыксынулары булган кешеләрнең башкаларга аңлашылмый торган итеп сөйләшергә омтылуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән дигән караш яши. Яшьләр телендә исә бу төр лексика яңалык, модага иярү төсмере бирү, кабул ителгән тел өлгеләреннән читләшергә, заманча булырга омтылу, аерым бер кәеф, атмосфера тудыру өчен кулланыла. Шунлыктан аның составында яңа сүзләр, алынмалар, варваризмнар һәм эмоциональ-экспрессив мәгънәгә ия гомуми кулланылыштагы сүзләр зур күпчелекне алып тора, иронияле, кинаяле мәгънәнең еш кулланылышы күзәтелә.

Татар яшьләре сленгына күз салсак, аның составы шактый үзенчәлекле һәм төрле. Бәхәс уяткан мәсьәләләрнең берсе – татар теленең үз җирлегендә сленг ясалу мөмкинлеге. Чыннан да, беренче карашка, сленг лексикасы алынма сүзләрдән яки варваризмнардан гына тора шикелле. Сүз дә юк, алар зур күпчелекне тәшкил итә, әмма соңгы елларда телебезнең үз чаралары ярдәмендә дә сленг ясау шактый активлашты. Беренче чиратта, татар теленең үз лексик фондындагы гомумкулланылыш сүзләрен күчерелмә мәгънәдә куллану һәм шул рәвешле кинаяле, эмоциональ эчтәлеккә ия булган мәгънә барлыкка китерү киң таралыш тапкан, мәсәлән, кисәк – мең сум акча, сәдәф – таблетка, сызу – качу, чеби – кыз, койрык – «икеле» билгесе, бурыч, тәгәрмәч – машина һ.б. Шулай ук гади сөйләм сүзләрен куллану еш очрый: кәефләнергә – вакытны әйбәт үткәрү, бөке – юлдагы пробка, мөгезле – троллейбус, кычкрафон – микрофон. Урыс телендә кулланылган сленгларны турыдан-туры тәрҗемә итү юлы белән дә сленг ясалышын еш очратабыз: текә кәттә – крутой, чәйнек – чайник (башлап өйрәнүче), түбә – акча түләтүче җинаятьче яки җинаятьчел төркем һ.б.

Яшьләр теле, гомумән, кыскалыкка омтылу белән аерылып тора. Бу үзенчәлекне татар телендә ясалган, йә булмаса башка телләрдән алынган сленгларда да күзәтәбез: комп – компьютер, стипа – стипендия, физра – физкультура, лаба – лаборатор эш, фан – фанат, комбай – көнбагыш, шпора– шпаргалка, сәлкеш – сәләтле кеше һ.б.

Әлбәттә, татар яшьләре сөйләмендә урыс яки инглиз телендәге сленгларны куллану киң таралган, мәсәлән, киндер (kinder) – кечкенә бала, данслау (to dance) – бию, задрот – зур хезмәт куеп, максатына ирешүче, күп укучы яки эшләүче, респект (respect) – хөрмәт) ДУ – универсиада авылы, дискәтүк – дискотека, сорри (sorry) – гафу, ОК һ.б. Алай гына да түгел, чит тел элементларын кулланып, ике яки берничә теленең сүз ясалыш чараларыннан яңа берәмлекләр дә ясый: шәпский, матурчик, лайклау һ.б.

Татар яшьләре сленгының зур күпчелек өлеше башка телләрдән кергән берәмлекләрдән тора. Хәзерге вакытта кесә телефоннары, SMS аралашулар, электрон почта, ICQ һәм интернет-чатларның актив кулланылуы яшьләр сөйләменә зур йогынты ясый. Белгәнебезчә, билегеле бер дәрәҗәдәге бу ясалма тел әдәби тел нормаларын бозуга китерә, шуның өстенә яшьләр сленгы, башка төр жаргоннардан аермалы буларак, киң катлам вәкиләре теленә тиз арада үтеп керә һәм шул рәвешле телебездә чит элементлар таралуга, телебезнең табигыйлегенә зыян килүгә китерә. Күңелне борчыган бер нәрсәгә игътибарны юнәлтәсем килә: яшьләр сленгының активлашуы иҗтимагый-публицистик стильгә дә тәэсир итте. Хәзер яшьләр өчен язылган, йә булмаса яшьләр тарафыннан иҗат ителгән язмаларда бу төр лексиканы иркен күзәтергә мөмкин. Мисал өчен, яшьләр һәм балалар газета-журналларыннан берничә мисалга тукталыйк: Мондагы тормышның бер кызыгы юк: шул «общага», «универ», «универ» – «общага» («Татарстан яшьләре» газетасы). Синең кебек шәпскийегетләрне ташлап киткәненә үзе үкенсен! («Шәһри Казан» газетасы). Программада күңелле җырлар, үтерически мәзәкләр, шәпскийпародияләр. («Балтач таңнары» газетасы). Минемчә, «фейс»ны үткәндә, берничә гади кагыйдәне истә тотарга кирәк («Кәеф ничек?» газетасы). Заманага туры китереп, яшьләр смайликлар да төшерде («Ялкын» журналы).

Мондый төр лексика белән чиктән тыш мавыгу телнең аһәңлегенә, самими яңгырашына, табигый агышына гаять тәэсир итә. Шунлыктан матур әдәбиятка, публицистикада аларны куллануга саклык белән карарга кирәк. Шулай ук, яшьләргә мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсем килә: яшьләр сөйләме бу төр лексикадан азат була алмый, әмма телебезнең матур үрнәкләре, үз чаралары ярдәмендә яңа берәмлекләр ясарга, аларны актив кулланырга кирәк, заманча яңгырый дип, чит тел берәмлекләрен куллану белән мавыкмаска иде.

Гөлшат Галиуллина, филология фәннәре докторы

Тышлыктагы фото чыганагы: pixabay.com/ru/

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: тел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев