ФИРДҮС ГЫЙМАЛТДИНОВ: «Журналист тәрбияләргә тиеш!»
Журналист стажы ике дистә елдан артык, шул дәвердә медиаларның барлык төрендә диярлек хезмәт тәҗрибәсе туплады. Ун елдан бирле «Татарстан» дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе «Бөтенрусия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» ФДУП филиалы директоры вазыйфасында хезмәт куя. Фирдүс Салих улы Гыймалтдинов кебек универсаллар татар журналистикасында күп түгел.
Бүгенге вазгыять, журналистика турында фикер белдерергә аның хакы, Тукай әйтмешли, шактый ук. «Татарстан яшьләре» газетында әйбәт кенә эшләп йөргән җиреннән берзаман хосусый «Җир сулышы» газетын ачты. Соңында дәүләт карамагындагы мәгълүмат чарасына әйләнеп кайтырга үзендә барыбер көч тапты. Журналист стажы ике дистә елдан артык, шул дәвердә медиаларның барлык төрендә диярлек хезмәт тәҗрибәсе туплады. Ун елдан бирле «Татарстан» дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе «Бөтенрусия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» ФДУП филиалы директоры вазыйфасында хезмәт куя. Фирдүс Салих улы Гыймалтдинов кебек универсаллар татар журналистикасында күп түгел.
– Фирдүс, журналистиканы күзәтеп барасызмы?
– Әйе, журналистиканы күзәтәм. Дөресен әйткәндә, аның өчен борчылам да, чөнки хәзер «журналистика белән теләсә кем шөгыльләнә ала» дигән фикерләр ишетелә. Интернетта чыгып теләсә нәрсә язган кеше дә, имештер, журналист икән. Мин моның белән килешмим, журналистны профессионал һәм универсал булырга тиеш дип саныйм. Безне мәрхүм Флорид Әхмәт улы Әгъзамов һәм башка остазларыбыз журналистикада гуманизм нигезләренә өйрәтте. Интернетта постлар язган кешеләрдән журналистның төп аермасы – ул әйткән сүзе өчен җаваплы, һәм үзенең сүзен җәмгыятькә, кешелеккә зыянга әйтми.
Башка белгечлек буенча диплом алган кеше дә журналист булырга мөмкин, тик ул шушы принципка тугры калырга тиеш. Инануымча, без журналистларны укытырга, әзерләргә тиешбез. Әйе, һөнәр үзгәрә, чөнки дөнья үзгәрә – универсальләшергә мәҗбүрбез. Татар журналистына, әйтик, миңа, 2005 елда рус телендә программалар алып барырга тәкъдим иттеләр. «Русча акцент белән сөйләшәм бит», – дип карышып та карадым. «Татарстанда алып баручыга татарча акцент белән сөйләшү гаеп эш түгел», – дип ышандырдылар һәм мин бу хезмәткә кереп киттем.
– Һөнәр үзгәрә, чөнки басма матбугат әкрен генә интернет матбугатына әверелә бара...
– Бөтен нәрсә интернетка күчеп бетә, дигән фикер белән беркайчан килешмәячәкмен. Әлбәттә, басма газет-журналлар, китап укучы аудиториянең саны кимеде. Әмма журналистика шушы чикләнгән аудиториягә дә мәгълүмат бирергә тиеш.
Шул ук вакытта, үтемле юллар табып, интернеттагы платформалар белән эш итәргә кирәк. Хәтта Тик-Токның үз законнары бар. Ютубта да шул ук хәл. Юмористик, аш-су пешерү серләрен өйрәткән һ.б. кызыклы татар контенты барлыкка килә, әмма әлегә мәгънәсезрәк әйберләр күп. Ә журналист бит шушы мәгънәсезлеккә иярергә түгел, тәрбияләргә тиеш.
Үз мисалында. Тәрбия синең экранга ничек чыгып утыруыңан ук башлана. Радиода – нинди тел белән сөйләүдән. Әгәр радиоэфир алып баручы ватык-җимерек телдә сөйләп утыра икән – бу тәрбиясезлек, һәм аудиторияне дә тәрбиясезлеккә өйрәтә. Тәрбия – акыл сату түгел ул. Мәсәлән, безнең «Вести» тапшыруында кан табын күрсәтергә ярамый. Мәетләр күрсәтү турында сүз дә була алмый. Кешенең җанына яра сала торган нәрсәләрне күрсәтмәү – безнең принцип.
– Тик-Ток, ютуб каналларны телгә алдыгыз. Күбесенчә телефонга төшерелгән әлеге видеолар чын журналистикага, бигрәк тә TVгә көндәшлек тудыра түгелме? Телеканаллар да җитәрлек безнең...
– Юк, нинди көндәшлек булсын ди инде. Мәсәлән, күршедәге ТНВ безгә көндәш түгел, чөнки аның үз аудиториясе. Безнең үз аудиториябез бар. «Эфир»ның да үз тамашачысы. Дөнья киң ул, һәркемгә дә җитә. Әле, әйтик, татартелле телеканалларны алсак, алар бик аз, тагын булсыннар иде. Менә мин шатланам, TVдә татарча биш-алты музыкаль канал, димәк, сайлау мөмкинлеге бар. Русча ике йөздән артык канал, тагын интернет аша телеканаллар карап була – берәү дә күпсенми бит.
Интернеттагы каналларны шуңа да көндәш дип санамыйм: безнең өчен интернет – бары тик җитештергән продуктыбызны аудиториягә илтеп тапшыру чыганагы.
Пиццага заказ бирүчегә заказын трамвай белән китерәләрме, мерседестамы, әллә сәпиттәме – барыбер, фәкать пиццасы тәмле булсын аңа. Компаниябез интернетта «Татарстан авазы» проектын тормышка ашырды, һәм тәүлек буе эшли торган тагын бер радиобыз туды. «Интернетта гына тыңлап була» дип аптырап тормадык, дистәләгән миллион сум акча сарыф итмичә, радио ачтык, ул бик очсызга төште.
Кеше иртән торып, телефонын кулына алуы була – дөнья инде мең төрле тәкъдимен әзерләп куйган. Һәм шулар арасыннан кулланучы үз күңеленә иң ятышлысын сайлап алачак. Димәк, бары тик көндәшлек безне яхшырак һәм акыллырак итәргә сәләтле. Ләкин, кабатлыйм, көндәшлек дип, һөнәребезне нинди максат белән сайлаганыбызны онытмасак иде. Кызганыч ки, һөнәрдәшләр кайвакыт «кешегә җиңел, өч тиенлек әйбер кирәк, калганы аңа кызык түгел» дип фикерли, шунысы бигрәк тә борчуга сала.
– Остазларны искә алдыгыз бит әле, алар журналистиканың сыйфатлы булуын таләп итте. Тәрбияләрен безнең буын сеңдерә иде. Ләкин яшь буын вәкилләре хәзер үзләре дә барысын белә, һәм рухи кыйммәтләре дә үзгәрәк...
– Һәр буын үзенчәлекле. Безнең буынның бала һәм үсмер чагы, мәсәлән, чорлар алмашынган вакытка туры килде. «Сез – Ленин оныклары» дип үстергән өлкәннәр көннәрдән бер көнне безгә: «Элек сөйләгәннәребез дөрес булмаган, бу һәйкәлләрне себереп түгәргә кирәк», – дип өйрәтә башлады. Бездән соң килгәннәргә ичмаса, дин, мәчетләр булды. Авылыбы-
зда мәчет мин үскәндә әле төзелә генә башлады, муллабыз миннән ике-өч яшькә кечерәк балаларга инде дин сабагын өйрәтте. Безнең белән шөгыльләнүче булмады. Шуңа күрә без күпмедер дәрәҗәдә – югалган буын...
– Әти-әниләр яртышар,берәр ел хезмәт хакы күрми иде бит ул туксанынчы елларда...
– Олыларның үз хәле хәл иде шул, бөтен илдә хәерчелек, җимереклек – тәрбия кайгысымыни. Шартлап сынган вакытка туры килдек без. Мин ул чорны өйрәнгән идем, бу темага берәр әсәр язарга да уйлап йөрдем әле (елмая). Ә бүгенге яшьләр үзгә. Миңа аларның бер сыйфаты ошый – каршы дәшмиләр. Елмаеп кына тыңлап торалар да... үзләренчә эшлиләр.
Начар буын түгел бу! Яшьләргә карыйм да сокланам. Аларга эчеп, азып-тузып йөрү кызык түгел. Клубларда шалтыр-пылтыр килүне өнәмиләр. Ләкин бер проблемалары бар: аларга барысы да бүген һәм хәзер булсын. Дөрес тә инде: кешеләр бит, бүген матур яшиселәре килә... Бу очракта башка яшьләребез юк, килешеп, уртак тел табып яшәргә кирәк.
– Телевидение җитәк- чесенә, менеджерына бер сорауны күптәннән бирәсем килә. Сезнеңчә, идеаль тамашачы нинди ул?
– Минем өчен идеаль тамашачы ул – әни. Камера каршына «мине миллион тамашачы карый» дип түгел, «әни карый, ул нәрсә әйтер бит әле?» дип чыгасың, шундый тәрбия. Моны, дөресен әйткәндә, үзем уйлап чыгармадым. Фоат Галимуллинга Левитан шулай киңәш иткән. Фоат абый Мәскәүгә баргач, Левитаннан: «Микрофон каршына киләм дә каушыйм. Миллионлаган кеше мине тыңлаганны белә торып, ничек тынычланырга?» – дип сораган. «Берәр якын кешеңне күз алдыңа китер», – дип әйткән танылган диктор.
– Бу сорауга медиаменеджер буларак та фикерегезне белү кызыклы булыр иде.
– Үземне шаккатарлык медиаменеджер дип санамыйм (елмая). Мин – журналист. Әйе, хуҗалык эшләре бар, техникасын, акчасын табасың, анда-монда барасың, оештырасың. Һәм менеджер буларак, тамашачыны мин сайламыйм, ул үзе безне сайлый.
Беләм, тамашачыбыз – ярдәмчел. Күптән түгел генә кеп-кечкенә өч баласы белән тол калган бер ханым турында сюжет күрсәткән идек. Аның өстендә өч миллион сумнан артык бурычлары, ипотека. Ире хатынын һәм төпчеген бала табу йортыннан алырга барганда машинада бәрелеп үлгән.
Шушы сюжетны караган бер кеше безгә үз кулы белән җиде йөз мең сум китереп бирде. «Ул хатынга тапшырыгыз әле», – ди. Бер атна да үтмәде, хатын бөтен бурычларын түләп, кредитыннан арынды. Димәк, минем өчен идеаль тамашачы ул – тапшыруларыбызны бөтен ихласын биреп карап, йөрәгеннән уздыручы игелекле кешеләр.
– Иҗат коллективы белән җитәкчелек итәсез. Иҗат кешеләре баштан сыйпауга гел мохтаҗ. Һич тә булмаса, эшен юкка чыгармауга. Прәннек белән камчы балансын ничек саклап була?
– Чыннан да, иҗат коллективы белән җитәкчелек итү гади нәрсә түгел. Берьюлы шулай бер хезмәткәрне чакырдым (эш турында сөйлим инде, шәхси мәсьәләләргә кагылмыйм), бу тыңлап торды да: «Мулла түгелсең бит – вәгазь укырга», – ди. Көлеп җибәрдем инде, чөнки беләм, әшәкелеге белән әйтмәде. Компаниядә чын-чыннан күңелен биреп эшли, шуңа күрә аңа үпкәләп тә, ачуланып та булмый. Ачу саклау холкымда юк. Тиз кызып китәм, ләкин тиз онытам да. Кайвакыт бәхәсләшәбез, сүзгә кергән чаклар була, тик эшне шәхси мөнәсәбәтләргә катнаштырмыйбыз.
Дөрес әйтәсез, прәннек тә, чыбыркы да кирәк. Безнең бит хезмәт хаклары әллә ни хуш китмәле түгел. Акчасызлык, гомумән, һөнәребезнең бәласе. Бу өлкәдә хезмәтен яратканнар эшли. Журналистикада, телевидениедә, әгәр хезмәтен яратмаса, кешене бернинди акчалар белән бәйләп куеп булмый. Зур акчалар да вакытлыча күренеш. Кешене матди кызыктырып бераз тотып була, аннары барыбер китә ул. Бу очракта мин хәлне аңлый торган коллективка рәхмәтлемен. «Егетләр (гәрчә коллективыбызда күбрәк хатын-кызлар булса да), әйдәгез, шуны әйбәт итеп эшлик инде», – дигәч, прәннеге дә, чыбыркысы да шул – эшлиләр. Күп нәрсә энтузиазмда тора. Үз һөнәренә бирелгән, җаваплылык хисенә ия кешеләр булмаса, кыенга туры килер иде. Һәм бөтен коллективларны үз эшен белгән, «мин начар эшләргә тиеш түгел» дип санаган кешеләр тотып торадыр ул.
– Сез иҗтимагый эш белән дә шөгыльләнәсез. Буа якташлык җәмгыяте эшләрендә катнашуыгызны әйтәм. Туган авылыгыз мәктәбенә җиһазлар кайтарудан башлап, район турында документаль фильмнарга кадәр төшерәсез икән?
– Авылга (Буа районы Югары Лашчы авылы. – Авт.) бер мин енә түгел, бездән чыккан башка авылдашлар да булышып тора. Авыл җанлы кешеләр төрле якка сибелеп яшәсәләр дә, аны онытмыйлар. Нормаль кешенең күңелендә туган туфракны якын итү булырга тиештер. Анда бит синең тамырларың, шул зиратта әби-бабаң, туганнарың ята. Сиңа да кайчан да булса шушы зиратка кайтып ятасы. Балачактан ук әби мәрхүмнең «нигезне корытмаска!» дигән сүзләре колакка кереп калган.
– Авылда кемнәрегез бар?
– Анда минем әти-әни яши, Аллага шөкер, исән-саулар. Бертуган сеңелкәш гаиләсе белән шунда. Өйдә көтеп торучы булгач, еш кайтырга тырышабыз. Әлбәттә, авылның проблемалары бар инде аның. Бер бездә генә түгел ул – кешеләр шәһәргә китә, йортларын саталар. Мин укыгандагы унбер еллык мәктәп хәзер тугыз еллык булып калды. Шулай да мәктәбебез гөрләп тора, директоры гаҗәеп актив ханым.
– Хикәяләр, җыр текстлары авторы булуыгызны беләбез. Тик хәзер бик язмыйсыз кебек?
– Языштыргалыйм да, тик мин язганымны кешегә күрсәтү ягында түгел, чөнки үземне ул дәрәҗәдә халыкка сүз әйтерлек әдипкә санамыйм. Язсам, үзем өчен, күңел өчен язам. Күбрәк укырга яратам.
Басма китаплар сатып алам. Бу газет-журналларга да кагыла. Аена биш-алты китап уку – минем өчен норма. Укыган саен дөнья ачыла бара, күбрәк укырга кирәклегенә төшенәм... Ә язганнар... Азагына кадәр эшләп бетерергә кирәк аларны, әлегә ятсыннар. Бәлки берәр кайчан яңадан кайтып, эшләп бетерермен.
Рузия Сафиуллина әңгәмә корды.
«Идел» журналы 16+
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев