Фәнгә дә яшьләр кирәк!
«Идел» журналы янә яшь галимнәргә йөз белән борыла. Яшерен түгел, аларның бүгенге көндә проблемалары шактый. Фән трендта дип әйтеп булмый, хезмәт хаклары белән шаккаттыра алмыйлар, торак мәсьәләләре дә проблема булып тора. Шуңа карамастан, безнең кебек үк егетләр һәм кызлар җәмәгатьчелекне сокландырып һәм, иң мөһиме, кешелек дөньясына кирәк булган фәнни ачышлар ясап торалар. Нигә без аларны күрмибез дә, нигә халыкка күрсәтмибез соң?
«Идел» журналы янә яшь галимнәргә йөз белән борыла. Яшерен түгел, аларның бүгенге көндә проблемалары шактый. Фән трендта дип әйтеп булмый, хезмәт хаклары белән шаккаттыра алмыйлар, торак мәсьәләләре дә проблема булып тора. Шуңа карамастан, безнең кебек үк егетләр һәм кызлар җәмәгатьчелекне сокландырып һәм, иң мөһиме, кешелек дөньясына кирәк булган фәнни ачышлар ясап торалар. Нигә без аларны күрмибез дә, нигә халыкка күрсәтмибез соң?
Хәтерлим, моннан ничә ел элек кенә аспирантурада укыганда һәм университетта эшләүнең беренче елларында үзебезнең «Идел», «Казан утлары», «Безнең мирас» кебек журналларда басылу бик зур дәрәҗә иде. Ел ахырында шушы матбугат чараларында басылган мәкаләләрне күрсәтсәң, синең эшчәнлегең олпат галимнәр тарафыннан хуплана, мактала иде. Ләкин бераздан без ВАК мәкаләләре, Scopusлар белән мәш килә башладык, республиканың алдынгы журналларында дөнья күргән эшләрең чүпкә дә саналмый башлады. Акрынлап яшь галимнәр һәм матбугат чаралары арасындагы элемтә дә югалды кебек.
Журналда галимнәр турындагы сәхифәне яңарту турында уйланып йөри идек, «бирим дигән колына чыгарып куяр юлына» дигәндәй, редакциябезгә Гүзәлия Хаҗиева һәм Мәдинә Сибгатуллина килеп керде. Кунакларыбыз да шундый ук гозер белән килгән икән: яшьләр журналында яшь галимнәр эшчәнлеген, яшьләр фәнен яктырту. Үзләре җаваплы вазифадагы кешеләр дә икән әле. Гүзәлия ханым Татарстан Фәннәр академиясенең Яшь галимнәр советын җитәкләсә, Мәдинә ханым исә Казан шәһәренең яшь галимнәр һәм белгечләр советында рәис булып тора. Шунда ук алар мине Фәннәр академиясендә узган җыелышларына да чакырдылар. Бардым. Чыннан да, талантлы, өметле яшьләребез бар икән. Алар белән без әле танышырбыз, әлегә Гүзәлия Хаҗиева белән сөйләшеп алырга булдык.
Тәүге очрашуның ахырында Гүзәлия миңа калын гына (443 битлек!) китап тоттырды. Татар шәхси исемнәренә багышланган докторлык диссертациясенең монографиясе икән. Китапны кулга алгач та, шаклар каттым һәм сокландым. Университетта аның миннән түбәндәрәк курста укыганы белгән хәлдә инде фәннәр докторы дәрәҗәсенә ирешүенә сокланмый мөмкин түгелме? Афәрин!
– Гүзәлия, минем уйлавымча, Татарстан Фәннәр академиясенең син җитәкләгән яшь галимнәр оешмасы республикадагы яшьләр фәненең үзәге булырга тиеш...
– Татарстан Фәннәр академиясе – уникаль фәнни мәйдан ул. Килешәм: академия каршындагы яшь галимнәр Советы – республикадагы фәнни эшчәнлек хәрәкәтенең алдынгы сафында торырга тиешле оешма. Бурычларын дөрес аңлап, яшьләр советы үзенең эшчәнлеген Русия Федерациясенең фәнни-технологик үсеш Стратегиясе нигезендә алып бара, гуманитар, табигать фәннәре юнәлешләрендә эшләүче утыз биш яшькә кадәр фәнни хезмәткәрләрне һәм кырык яшькә кадәр фән докторларын берләштерә. Яшьләр советы – Фәннәр академиясе Президиумы каршындагы иҗтимагый оешма. Совет бүген генә барлыкка килмәде, аның инде азмы-күпме тарихы бар, ул 2012 елдан бирле гамәлдә. Аның фәнни яшьләр өчен үзәк булырлык бөтен мөмкинлекләре һәм шартлары да бар. Максатыбыз – яшь галимнәрнең мәнфәгатьләрен яклау, аларны профессиональ яктан үстерү, фәнни-теоретик, социаль яктан ярдәм итү. Бүгенге көндә советыбыз яшь галимнәрне фәнни һәм иҗади активлыкларын үстерү һәм финанс ярдәм итү; яшь галимнәрнең фәнни казанышларын популярлаштыру; онлайн тирәлеккә чыгару; Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы белән бергә яшьләр сәясәте Стратегиясен эшләүдә катнашу кебек юнәлешләрдә эшчәнлек алып бара.
– Фәндә генә түгел, кайсы гына өлкәне алып карасаң да, яшь белгечләргә ниндидер ярдәм, стимул кирәклеге көн кебек ачык. Сезнең өлкәне алсак, Фәннәр академиясенең, республиканың яшь галимнәргә ярдәм итү, аларны үстерү, проблемаларын хәл итүгә юнәлтелгән нинди программалары бар? Аларда катнашу реальме?
– Республикабызда яшь галимнәрне үстерү һәм аларга матди ярдәм итүгә юнәлтелгән программалар бик күп. Аерым алганда, Татарстан Фәннәр Академиясендә үткәрелә торган яшь галимнәргә юнәлтелгән берничә конкурска тукталып, аерым әйтеп үтәсем килә. Яшь галимнәр советы һәр ел «Татарстан Фәннәр академиясенең иң яхшы яшь галиме» дигән конкурс оештыра. 8 февральдә Фән көне уңае белән Фәннәр академиясе тантанасында әлеге конкурста җиңү яулаган яшь галимнәребезгә премия сертификатлары тапшырыла. Совет иң яхшы яшь галимне рейтинг системасы белән билгели. Әлеге рейтинг, кырык күрсәткечкә нигезләнеп, галимнәрнең фәнни һәм иҗтимагый эшчәнлекләре нәтиҗәләрен күрсәтә. Шунысы да бар, әлеге бәяләү рейтингын Гамәли эзләнүләр институтында эшләүче яшьләр үзләре булдырды. Шушы метод югары күрсәткечләре булган яшь галимнәрне билгеләргә һәм аларны аерып бүләкләргә мөмкинлек бирә.
Һәр ел яшь галимнәребезнең фәнни-тикшеренү проектлары ТР Фәннәр академиясенең Президиумы каршындагы грант һәм премияләр бирү Комитеты тарафыннан хуплана. Утыз биш яшькә кадәр булган яшь галимнәр фундаменталь һәм гамәли характердагы фәнни-тикшеренү проектларын егерме юнәлеш буенча тәкъдим итә ала. Фәнни бурычларны куюда һәм аларны чишүдә оригинальлек белән аерылып торган, республика үсешенә һәм Русия фәненә өлеш керткән хезмәтләр яки хезмәтләр циклы унике юнәлеш буенча премиягә тәкъдим ителә ала.
– Югары технологияләр, импорт-экспорт, товар әйләнеше, нефть, газ белән мәш килгән чакта татар фәненә (әлбәттә, гуманитар өлкәне күз алдында тотам) ихтыяҗ сизеләме?
– Әлбәттә! Халкыбызның телен, әдәбиятын, халык иҗатын, музыкаль һәм тасвирый сәнгатен барлап, теркәп, эзлекле фәнни яссылыкта тикшереп, шулай ук үткән һәм бүгенге көн ноктасыннан якын килеп өйрәнгән фәнни хезмәтләргә ихтыяҗ һәрвакыт бар. Мисал өчен, Татарстан Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында төрле төбәкләргә сибелеп яшәгән, шул исәптән Татарстанда яшәүче төрле локаль культурага караган татарларның этник, мәдәни мирасын бөртекләп җыюга, системага салуга аерым игътибар бирелә. Институтта республикабызның Актаныш, Чүпрәле, Кукмара, Апас районнарына караган, чит тәбәкләрдән исә татарлар күпләп яшәгән Мари иле, Удмуртия, Түбән Новгород, Курган, Омск, Томск, Самара, Чиләбе өлкәләренә экспедицияләр оештырылып килә. Экспедицияләрнең нәтиҗәсе буларак, «Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән» дигән китап сериясе дөнья күрә. Әлеге хезмәтләр халкыбыз мирасын киләчәк буынга тапшыруда, нәсел җепләрен барлауда әйтеп бетергесез әһәмияткә ия.
Тел, мәдәният, тарих ул – һәрнәрсәнең нигезе. Татар фәненә иҗтыяҗ бар һәм беркайчан да кимемиячәк. Мирасыбызны армый-талмый барлап, туплап, фәнни яктан тикшереп һәм һәрдаим халык игътибарына җиткереп тору бүгенге яшь галимнәрнең бурычы дип саныйм һәм Татарстан Фәннәр академиясенең Яшь галимнәр советы белән дә шушы юнәлештә эшләүне күздә тотам.
– Үзең дә, яшь булуыңа карамастан, инде фәннәр докторы дигән исемне йөртәсең. Язмышын фән белән бәйләргә теләгән яшьләргә ниләр киңәш итәр идең?
– Татар гуманитар фәненә генә түгел, гомумән фәнгә яшьрәк буынның килүе бик кирәк. Бүгенге көндә фәндә буыннар алмашы мәсьәләсе бик актуаль. Үз вакытында фәнни тәҗрибә туплап, энергия ташып торган чакта нинди дә булса югары нәтиҗәләргә ирешү – хуплауга лаек. Ә чынлыкта фән докторы дәрәҗәсенә ирешү бик зур хезмәт, тырышлык һәм уңганлык таләп итә. Фән юлын тормыш маягың итү – эш урының, хезмәттәшләрең, әти-әниең һәм укытучыларың, туган телең, милләтең алдында өстеңә зур җаваплылык алу ул. Фән белән шөгыльләнү өчен студентлык, магистрлык чорыннан ук ныклы максат куеп, кирәкле юнәлештә әзерләнү шарт, дип исәплим. Кеше тормышында остаз да әһәмиятле урын алып тора. Остаз – фән өлкәсендә генә түгел, шәхси тормышы белән дә үрнәк, юл күрсәтүче, киңәшче ул. Минем фәнни тормышымның остазы, мәсәлән, күренекле галим, тел белгече Гомәр Фәез улы Саттаров. Аның җитәкчелегендә җитмештән артык фән докторы һәм кандидаты әзерләнгән. Ул – Казан ономастика мәктәбен җитәкләгән шәхес. Әлеге мәктәптә әзерлек үтү – чыннан да зур бәхет. Фән юлына аяк атлаган һәр кешегә Саттаровтай остаз насыйп булуын телим. Һәм, әлбәттә, җиңүгә омтылыш, җиңү теләгенең нык булуы кирәк. Үземнең фән юлымның тагы бер баскычын Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына бәйлим. Академик Мирфатыйх Зәкиев җитәкләгән лексикология һәм диалектология бүлегендә эшләү миңа фән үрләренә менәргә канат куйды. Дөрия Рамазанова, Флера Баязитова, Фирдәвес Гарипова кебек тел галимнәре белән бергә эшләү фәнгә килгән яшь кеше өчен зур терәк булды. Кандидатлык, докторлык диссертацияләре язарга алынган яшь кеше өчен шундый мохит булуы мөһим.
Фән – ул үзенчәлекле, мавыктыргыч дөнья. Магистрларга, фән кандидатларына үз юлларын барларга, эшләрен яратып башкарырга, авырлыкларга карамыйча, туктап калмаска, вак адымнар белән генә булса да сайлаган юлдан алга барырга киңәш итәр идем. Иң мөһиме: үз сукмагыңнан тайпылмаска югалтмаска кирәк.
«Татарстан үзенең фәнни мөмкинлекләре, традицияләре, фән эшлеклеләре белән көчле булса да, бүгенге көндә дефицит сизелә. Нәкъ менә яшь галимнәргә ихтыяҗны күз алдында тотам. Ил буенча алып карасак, галимнәрнең уртача яше инде илле яшьтән өлкәнрәк буыны белән билгеләнә. Ә бит иң мөһим ачышлар ктыз биш яшькә кадәр ясала! Гуманитар фәннәргә килүчеләрне дә шактый дип әйтмәс идем. Сәбәпләре бик күп, әлбәттә. Яшь галимнәр оешмалары фәнгә яшь буынның килүен тәэмин итү дә инде ул. Кайчак «фәнне яшьләрнекенә, олыларныкына бүлмәгез, фән – фән инде ул» дигән фикер дә ишетергә туры килә. Килешмим! Безгә, республикага, Русиягә яшь галимнәр кирәк!»
Вадим Хоменко, профессор, икътисад фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр Академиясе вице-президенты.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев