Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • "ШАЯН" КӨН САЕН ҮСӘ, ШАТЛАНДЫРА! Бүген “ШАЯН ТВ” телеканалы “Сәйлән” фестиваленең икенче сезоны башлану уңаеннан журналистлар белән очрашу уздырды. Чакырылган кунаклар арасында «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директорының киңәшчесе, халык шагыйре Разил Вәлиев, җырчылар Айсылу Габдинова һәм Ландыш Нигъмәтҗанова да бар иде.
      60
      0
      0
    • ПОСОБИЕЛӘР АРТА! Русиянең Хезмәт министрлыгы аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен түләүләрнең күләмен арттырырга җыена.
      91
      0
      0
    • САҖИДӘ СӨЛӘЙМАНОВА ПРЕМИЯСЕН КЕМНӘР АЛАЧАК? Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреатлары билгеле. Премия унбишенче тапкыр тапшырыла.
      130
      0
      0
    • ЭКСПЕРТ: "ИҢ ЮГАРЫ НОКТА НОЯБРЬ АЕНА ТУРЫ КИЛӘЧӘК" Россиядә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны ике-өч атнадан соң артырга мөмкин.
      122
      0
      0
    • Яшь осталар көч сынашты «Үзегез сайлаган һөнәргә тулысынча бирелегез. Һәрчак камиллеккә барырга, үз эшеңдә иң яхшысына әйләнергә тырышырга кирәк»
      2171
      0
      6

    Галимнең гомер бәйрәме. Татар дөньясы Хатыйп Миңнегуловны зурлады

    Соңгы дәвер татар дөньясының, тюркология фәненең күренекле вәкиле Хатыйп Йосыф угылы Миңнегуловның (12. 05. 1939) рәсми, гыйльми дәрәҗәләре, мактаулы исемнәре санап бетергесез. Ул — филология фәннәре докторы, “Казан университетының атказанган профессоры”, Фән һәм техника өлкәсендә Татарстанның дәүләт бүләге иясе, Россиянең һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Россия Гуманитар Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы (академигы), Кол Гали, Гаяз Исхакый, Җәмал Вәлиди, Сөббух Рәфыйков, Һади Атласи, Шиһабеддин Мәрҗани исемендәге премияләр лауреаты, “Халыкара ел кешесе” (Кембридж, 1998), Татарстан Язучылар Берлеге әгъзасы, Халыкара казакъ-төрек университетының “шәрәфле профессоры”, дистәләгән конкурсларның җиңүчесе, күпләгән башка төр бүләкләр иясе һ. б. Аның эшчәнлеге күпкырлы: филолог, әдәбиятчы, тәнкыйтьче, тюрколог, ориенталист, педагог, текстолог, дәреслекләр авторы, җәмәгать эшлеклесе...  

    Галимнең төрле телләрдә һәм илләрдә басылган мең ярымнан артык хезмәте (монография, дәреслек-әсбаплар, җыентыклар, мәкаләләр...) бар. Китапларының саны гына да алты дистәдән артып китә. Ул — меңәрләгән укытучыларны, журналистларны, фән һәм иҗат әһелләрен тәрбияләүдә турыдан-туры катнашкан мөгаллим-остаз да. Аның җитәкчелегендә ике дистәдән артык фән кандидаты һәм докторы әзерләнгән. Галим күпләгән фәнни хезмәтләрнең гыйльми мөхәррире, дистәләгән халыкара, шулай ук ил,  республика күләмендәге басмаларның, журналларның редколлегия әгъзасы. Х. Миңнегулов төрле илләрдә, шәһәрләрдә уздырылган гыйльми, мәдәни чараларда даими катнашып тора. 2018 елның берничә аенда гына да ул Истанбул, Мәскәү, Дүшәнбе, Хельсинки, Пекин, Астана калаларындагы халыкара конференцияләрдә докладлар сөйләп кайтты. 

    Галимнең туган авылы Апач хәзер Зәй районына карый. Әмма ул заманында берара Сарманга да кереп ала. Өстәвенә Хатыйп Йосыф углы бу районда урта белем ала, университетны тәмамлагач, өч елдан артык биредә мәктәп директоры, партия мәгариф кабинеты мөдире булып эшли, шунда ук гаилә корып та җибәрә. Шуңа ңа аны сарманлылар үз якташлары дип саный. Галимнең 80 еллык гомер бәйрәме дә нәкъ шушы төбәктә башланды. Аның хөрмәтенә Сарман сәнгать мәктәбендә бик тә эчтәлекле, җылы кичә уздырылды. Бераздан бәйрәм тантаналары Зәй районына күчте. 14 майда Зәй шәһәренең 600 урынлык “Энергетик” мәдәният сараенда олуг галимгә багышланган бик тә истәлекле кичә үткәрелде. Анда район халкы, җитәкчеләре (Рәзиф Кәримов, Валерий Акатьев, Илнар Хафизов...) генә түгел, Казан, Чаллы әдипләре, артистлары да катнашты (Д. Салихов, Ф. Галимуллин, Ф. Сафин, Георгий Ибушев, Геннадий Максимов...).

    Хатыйп Йосыф углының ярты гасырдан артык гомере Казан университеты белән бәйле. Ул биредә биш ел укыган. Инде менә 52 ел шушы уку йортында мөгаллимлек кыла. Шуңа нисбәтән юбилей чараларының иң зурысы биредә уздырылуы табигый. 23 майда КФУның Филология Институты урнашкан бинадагы Аактлар залында галимнең 80 еллыгына багышланган зур кичә булды.

    Киң җәмәгатьчелек катнашкан бу чараны Казан федераль университеты (КФУ) ректоры, академик Илшат Гафуров ачып җибәрде. Иң әүвәл ул юбилярны Татарстанның беренче президенты, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең истәлекле бүләген (кул сәгатен) һәм тәбрик хатын тапшырды. [Анда мондый юллар да бар: “Татар теле-әдәбияты, фәне һәм мәдәнияте, җәмәгатьчелек фикере үсешенә, милли үзаңыбызны ныгытуга керткән лаеклы хезмәтегезгә югары бәя биреп, республикабыз, газиз милләтебез хакына армый-талмый эшләвегез өчен Сезгә олы рохмәтебезне җиткербез”].

    Алга таба КФУ җитәкчесе Хатыйп Йосыф угылын “Мактау грамотасы”, акчалата премия (80 мең) белән бүләкләде, юбилярның “үз фәнни мәктәбен булдырган, абруйлы галим”, “талантлы җитәкче”, “университет тарихына үз исемен алтын хәрефләр белән язган Остаз” булуын яктырткан “тәбрик хаты”н игълан итте. И. Гафуровка кушылып, КФУ проректоры Риаз Минзарипов, Филология Институты директоры Рәдиф Җамалетдинов та Хатыйп Йосыф угылының күпкырлы һәм озак еллык нәтиҗәле эшчәнлеген югары бәяләделәр.

    “Төрки-татар дөньясында Сез үз фәнни юнәлешен булдырган олпат галим, тирән белемле белгеч, мөхтәрәм Остаз, зыялы шәхес булып танылдыгыз... Сез халкыбызның аксакалы буларак ихтирам казандыгыз”. Бу юллар Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның “Рәхмәт хаты”ннан. Аны залга республикабыз парламентының Мәгариф, фән, мәдәният... комиссиясе рәисе, “Татарстанның халык шагыйре” Разил Вәлиев җиткерде. Шулай ук ул юбилярга багышланган шигырен дә укыды. Анда мондый юллар да бар:  
    ...Милләтенең, нәсел-нәсәбенең
    Аңлаганга уен, бар гамен...
    Ул кояшы төсле үз йортының,
    Ул — шатлыгы безнең дөньяның.

    Санамагыз аның яшен бүген,
    Юрамагыз ниләр көтәсен.
    Барча халык бүген, бәхет теләп,
    Күккә кадәр аны күтәрсен!

    Реклама

    Татарстан Фәннәр Академиясенең вице-президенты Наил Вәлиев. Энциклопедия Институты директоры Искәндәр  Гыйләҗев, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты  директоры урынбасары Олег Хисамов үзләренең чыгышларында юбилярның нәтиҗәле гыйльми эшчәнлегенә, академик оешмалар белән даими хезмәттәшлек итүенә басым ясадылар, аңа олуг рәхмәтләрен әйттеләр. Тантаналы  кичәдә катнашучылар Х. Миңнегуловның Татарстан Фәннәр Академиясе тарафыннан “Фәндәге казанышлары өчен” көмеш медале белән бүләкләнүен дә бердәм хуплады. 

    Татарстан Язучылар Берлегенең “Рәхмәт хаты”нда юбилярның иҗат әһелләре, әдәби хәрәкәт белән тыгыз багланышларда торуы, “күренекле остаз”, “зур абруйлы җәмәгать эшлеклесе” булуы искәртелә. Күренекле әдипләребез Рабит Батулла, Рәдиф Гаташ, Рәмис Аймәт, Ләбиб Лерон үз чыгышларында Х Миңнегулов эшчәнлегенең төрле якларын яктырттылар, аңа хөрмәт-ихтирамнарын белдерделәр. Хәтта олуг шагыйребез, юбилярның сабакташы Рәдиф Гаташ аны “үз остазларының берсе” дип тә атады.

    Кичәдә шулай ук Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиле, республикабызның вице-премьеры, генерал Равил Әхмәтшиннең, Казан мэры Илсур Метшинның Мәгариф һәм Мәдәният министрлыкларының, Казан һәм Чаллы мәгариф идарәләре башлыкларының, Татарстан Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипованың, КФУның Алабуга институты директоры Елена Мерзонның, Таҗик Милли университеты коллективының, Алматыдан профессор Гриф Хәйруллинның, Төмән университеты профессоры Ханисә Алишинаның, Пенза өлкәсе Качкару мәктәбенеңһәм башкаларның котлау-тәбрикнамәләре дә игълан ителде. 

    Хатыйп Йосыф угылы — аеруча мәктәп укытучыларының якын дусты, остазы. Кичәдә аны мөгаллимнәрнең зур төркеме чиратка басып котлады. Юбилей чарасында зур галим, күренекле җәмәгать эшлеклесе, Казакъстанның элеккеге җитәкчеләре Д. Кунаев, Н. Назарбаев белән якыннан аралашкан Морад ага Кәримов та катнашты. Ул үз чыгышында Х. Миңнегуловның төрки дөньяда абруйлы зат булуын, халыклар арасындагы дуслыкны, хезмәттәшлекне ныгытуга үзеннән зур өлеш кертүен искәртте. Күкрәге орден-медальләр белән тулы повлковник Мөнир Сәхабетдиновның үз укытучысына, якташына сәламләү сүзләре дә зал тарафыннан бик тә җылы кабул ителде. Юбилярны элеккеге студенты, хәзер Зәй район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов та кайнар котлады.

    Хатыйп Йосыф угылының бөтен эшчәнлеге халыкка хезмәт итүгә юнәлтелгән. Нәкъ менә шуны күздә тотып, Бөтендөнья татар конгрессы аны “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” медале белән бүләкләде. Аны бу оешманың башкарма комитет җитәкчесе  Ринат Закиров тапшырды.

    Кичәдә тәбрик-котлаулар музыкаль номерлар белән аралаштырып барылды. Аларны Георгий Ибушев, Геннадий Максимов, Энҗе Шәймурзина, Илфак Хафизов кебек артистлар, шулай ук студентлар башкарды. Тамашачылар Х. Миңнегулов китапларының, аңа мөнәсәбәтле басмаларының күргәзмәсен дә бик кызыксынып карадылар.

    Галимнең 80 еллыгы радио-телевидениедә, электрон чараларда, көндәлек матбугатта киң яктыртылды [Рамил Исламов. Фән маягы//Мәдәни җомга. — 8, 15 май 2019; Таһир Гыйләҗев... Галим һәм остаз//Безнең мирас. — № 5. — 2019; Илһам Гомәров. Холкы күркәм, гыйлеме камил//Мәйдан. — № 5. — 2019; Әнвәр Шәрипов. Илләр гизүче галим// Кызыл Таң. — 23. 05. 2019; Рәшит Минһаҗ. — Яшьлегең — озын, картлыгың кыска булсын//Ватаным Татарстан. — 28. 05. 2019 һ. б.]

    Гомумән, Хатыйп Миңнегуловның юбилее  халкыбызның рухи, мәдәни, гыйльми тормышында бер мөһим вакыйга булды.

    Ләйлә Минһаҗева,
    филология фәннәре докторы, КФУ профессоры

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ
    • КАЛЕБ. ЯҢА ДУЛКЫН
    • "Платим налоги - создаем будущее сегодня! "
    • Kazan digital week
    • Потребуй чек! Проверь чек!
    • Милли китап һәм көйләр
    • Журналга онлайн язылу