Гөлнара Яруллина: «Бүгенге яшьләрне «канатландыру» авыррак»
Республикадан меңләгән егет һәм кыз ел саен Русия башкаласы вузларына укырга керә, эшләргә китүчеләр дә шактый. Араларында татарлар да бик күп. Китәләр дә, тулысынча рус мохитенә эләгеп, татарлыгын җуя башлыйлар.
Мәскәү – яшьләр өчен аерым тарту көченә ия. Зур шәһәр – зур мөмкинлекләр бит. Республикадан меңләгән егет һәм кыз ел саен Русия башкаласы вузларына укырга керә, эшләргә китүчеләр дә шактый. Араларында татарлар да бик күп. Китәләр дә, тулысынча рус мохитенә эләгеп, татарлыгын җуя башлыйлар. Милләтебезнең асыл яшьләрен югалтмас өчен, билгеле, аларны берләштерү, рус тирәлегендә дә татарлыкны үстерү мөһим. «Мәскәү татарлары штабы»ның бу юнәлештәге эшчәнлеген, һичшиксез, үрнәк дип билгеләргә була. Оешманың яшьләр канаты җитәкчесе Гөлнара Яруллина белән мегаполиста татар рухын булдыру, яшьләрне берләштерү, «канатландыру» кыенлыклары турында сөйләштек.
– Гөлнара, «Мәскәү татарлары штабы»ның, яшьләр белән эшчәнлекнең никадәр мөһим булуын аңлап, инде күп еллар шушы юнәлешне үстерүен беләбез.
– Әйе, штаб яшьләр белән 2014 елдан бирле эшли – активистлар җыя, төрле акцияләр уздыра, хәйриячелек белән шөгыльләнә, бик күп кызыклы проектларны тормышка ашыра. Бүген штабның яшьләр канаты составында ике меңгә якын егет һәм кыз исәпләнә (алар арасында студентлар да, эшче яшьләр дә бар). Аларның бер меңе – активистлар, без оештырган чараларда катнашалар. Безнең ярдәм белән алар үз күңелендә татарлыгын саклый, Мәскәүдә дә татар теленең мөһимлеген һәм кирәклеген тоя, традицияләребезне, гореф-гадәтләребезне саклый.
– Яшьләр белән эшләү өчен алар белән бер казанда кайнарга кирәктер, бу юнәлештәге эшчәнлекнең үзенчәлекләре нидә?
– Чынлап та, яшьләрне үз тиңең итеп кабул иткәндә генә аларны туплап, берләштереп була. Эшебез катлаулы да, шул ук вакытта, кызыклы да. Оешмабыздагы егет һәм кызларның һәркайсы төрле, һәрберенә аерым якын килә белергә кирәк. Яңа проектларыбызны да бергә утырып, сөйләшеп, уйлап табабыз. Чаралар оештырганда, аларны күбрәк уен формасында эшләргә тырышабыз. Һәр очрашу, гадәттә, аерым бер темага багышлана, яшьләргә кызыклы булган спикерлар чакырыла. Иң мөһиме: яшь буынны кызыксындыру һәм аларга бергә җыелу өчен мәйдан бирү. Шуңа күрә без Штабта өйдәге кебек җылы мохит тудырырга тырышабыз. Алар рәхәтләнеп татар телендә аралаша, татар җырларын җырлый, фикердәшләр таба.
– «Мәскәү татарлары штабы» тарафыннан күп проектлар тормышка ашырыла, дидек. Аларның иң кызыклылары турында сөйләп китегезче.
– Даими кичәләр узып тора. Шундыйларның берсе – «Якшәмбе яшьләр кичәсе». Һәр атна саен диярлек Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе татар һәм башкорт студентлары өчен аерым бер юнәлештә уңышка ирешкән спикерларны чакырып, аларга алга барырга, үсәргә стимул бирергә тырышабыз. Аннары алар төрле өстәл уеннары уйный һәм баянга, гитарага яраткан татар җырларын башкара. Һәр чәршәмбе көнне «Татарча мафия» оештырабыз. Яшьләр бик теләп катнаша. Рейтинг төзеп, ел ахырында иң яхшыларга кубоклар да тапшырабыз әле. Төрле спорт чараларында катнашу өчен татар командалары да туплыйбыз. Бу да татар яшьләренең бергәлеген көчәйтә торган ысул. Яңа проектлардан – «Аулак өй», « Татарча танышулар», алар яшьләргә үзара якынрак танышырга мөмкинлек бирә. Бу чаралар ярдәмендә матур татар парлары барлыкка килсә, без шат кына.
– Бүгенге яшьләр – прагматик, хыялыйлыктан китеп, күбрәк акча эшләүгә йөз тота. Шуңа күрә аларны ниндидер иҗтимагый эшкә тарту, кызыксындыру кыендыр?
– Хәзерге яшьләр чыннан да үзгә, ун-унбиш ел элек булганнары белән чагыштырып та булмый. Алар алсу күзлек киеп яшәргә күнекмәгән, тормышка реаль карый. Шуңа күрә аларны ялкынландыру, кызыксындыру кыенрак. Төрле чаралар уздырганда активистлар, ярдәмчеләр табу да шактый авыр. Яшьләргә волонтерлык эшчәнлегенең үзләре өчен нинди өстенлекләр бирүен, алга таба үсеш өчен тәҗрибә булуын аңлатырга туры килә.
– Мәскәүдән тыш, Казанда да актив эшчәнлек алып барасыз шикелле.
– Татарстан башкаласы – ул татарның җаны. Шуңа күрә Мәскәү һәм Казан арасында тыгыз элемтәләр урнаштыру яклы без. Ел саен ифтарлар оештырабыз, аларны ашау-эчүгә генә кайтарып калмыйча, чын-чынлап халыкны рухи тәрбияләү, үзаңнарын үстерү җыеннары итәргә омтылабыз. Шулай ук танылган ватандашларыбызны искә алу кичәләре дә оештырыла, арабыздан киткәннәрне онытмаска тырышабыз.
– Гомумән, Мәскәү һәм Казан яшьләре аерыламы? Мәскәүнең татар яшьләре алар нинди?
– Бик нык аерыла. Безнең оешмада биш-алты буыны Мәскәүдә яшәгән егетләр һәм кызлар да, төрле төбәкләрдән, шул исәптән, Татарстаннан укырга, йә эшләргә килгән яшьләр дә бар. Казанда барыбер тормыш тынычрак, салмаграк. Ә Мәскәү – ул бик зур шәһәр, шуңа биредә көндәшлек тә бик көчле. Монда ниндидер югарылыкка ирешү өчен бик зур амбицияләр, тырышлык таләп ителә. Шуңа күрә Мәскәү белән үз тормышын бәйләргә теләүчеләр бик күп укый, эшли, үз-үзен күрсәтергә омтыла.
– Мәскәү яшьләренең татар телен белү дәрәҗәсен ничек бәяләр идегез? Телне саклау һәм үстерү юнәлешендә эш алып барыламы?
– Әлбәттә, телсез татар – ул инде ярты татар. Шуңа да Мәскәүнең рус мохитендә татар телен саклау шактый авыр булса да, бу юнәлештә дә эш алып барабыз. Татар телен төрле дәрәҗәдә белүчеләр бар. Татарстаннан килгәннәр телне яхшырак белә, билгеле. Мәскәүнең үзендә туган, яки Русиянең башка төбәкләреннән килгәннәр татарча авыррак сөйләшә. Әмма без барлык чараларыбызда татар телендә сөйләшергә тырышабыз, телне начаррак белүчеләргә тәрҗемә итәбез. Көндәлектә дә татар телендә үзара аралашырга өндәп торбыз. Шулай ук татарча вакытлы матбугатны да яздырып, яшьләребезгә таратабыз.
Әңгәмәдәш – Гүзәл Насыйбуллина
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев