Логотип Идель
Заман

Гөлназ Сәфәрова: «Мин үземә исем ясадым»

Популяр алып баручы Гөлназ Сәфәрова белән «йолдыз булу» чире, татар журналистикасының киләчәге һәм милләтебез менталитетын «яраламый» гына яңалыклар кертү мөмкинлекләре турында сөйләштек.

Популяр алып баручы Гөлназ Сәфәрова белән «йолдыз булу» чире, татар журналистикасының киләчәге һәм милләтебез менталитетын «яраламый» гына яңалыклар кертү мөмкинлекләре турында сөйләштек.


– Гөлназ Сәфәрова кем ул бүгенге көндә? Элек сезне алып баручы дип таный идек, хәзер сезнең исем аерым бер брэндка да әйләнде кебек?
– Әйе, үземне алып баручы гына дип санамыйм. Мин – татар сәнгате, эстрадасы, мәдәнияте өлкәсендә көч куючы, эшләүче кеше. Монда алып бару да, сценарийлар язу да, режиссура да, телевидение-радио тапшырулар эшләү дә керә. Һәм менә болар бөтенесе бергә мәдәният-сәнгать өлкәсен барлыкка китерә дә инде.

– Татар мәдәнияте генә дисәк, дөрес булыр микән соң? Сез бит русча да эшлисез.
– Әйе, ләкин барыбер күбрәк татарча. Әле улым Айдан туганчы, сигез ел элек, бөтен нәрсәне ташлап, рус телевидениесенә, «Эфир» телеканалына китү мөмкинлегем бар иде, миңа шундый тәкъдим дә ясадылар. Үземне бөтенләй башка яктан ачарга һәм рус журналистикасына багышларга мөмкинлек иде бу, ләкин аннан файдаланмадым. Миңа татар халкы арасында кайнау, туган телемдә сөйләшү һәм үзебезнең иҗатны, дәрәҗәбезне үстерү күпкә якынрак. Студент вакытта грант откан идем. Бөек Британиягә китәргә биш кенә балл җитми калды, ләкин Мәскәү уку йортларына керү мөмкинлегем бар иде. Өйдә бу турыда утырып уйлаштык.  Телевидение-радиода рейтингларымны үстерә башлаган идем, боларны ташлап китәргә кирәкме икән, дидем. Аннары әни гел: «Чит илдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул», – дип әйтә килде. Әйбәтләп уйладым, иң яхшысы – бөтен көчемне монда куям, дигән фикергә килдем һәм хәзер шулай уйлавыма бер дә үкенмим.

– Монда да «олтан» булмадыгыз бит.
– Әйе, әлбәттә. Мин моңа зачет кенәгәсе итеп карыйм. Башта имиджны булдыру, үзеңне күрсәтү кирәк. Бик күп эшләдем: бушка да, биш тиенгә дә, йокы күрми, ат кебек төнне-көнне белми эшләгән вакытлар булды. Ул моментларны кемдер белеп бетерми хәзер, кемнеңдер онытылган, ләкин минем барысы да истә. Шул рәвешле, мин үземә исем ясадым. Хәзер яшьләр: «Минем телевидениедә эшлисем килә, концерт алып барасы иде», – ди дә шунда ук: «Ә ничә мең?» – дип сорый. Бәлки иң беренче чиратта түләүне сорау дөрестер дә, ләкин алай ерак китеп буламы икән? Шушы әйбер белән кая барсаң да очрашасың. Мәсәлән, визажистлар киләләр дә тиз генә биш меңгә мейк-ап эшләмәкче булалар, үзләренең бернинди базалары, косметикалары, белемнәре юк. Ә мин башта эшләргә, тәҗрибә тупларга кирәктер, дип уйлыйм. Үз ялгышларыңда өйрәнәсең бит инде: белем, нигез туплыйсың, исемеңне булдырасың. Шул рәвешле, акулага әвереләсең. Мине хәзер телевидение, газета, радио өлкәсендә яшьтәшләр арасында өйрәтә алучылар юк. Теләсә кемне үзем өйрәтә алам. Аңлаганча гына түгел, ә теориягә нигезләнеп, чит ил практикасы, үземнең тәҗрибәгә таянып сөйли алам. Беркем, «алай түгел» дип, минем авызымны каплый алмый. Үз эшемне яхшы беләм!

– Ул вакыттагы Гөлназга нинди киңәшләр бирер идегез?
– Ял итәргә! «Кая барасың син, бераз ял ит, үзең өчен яшә», – дияр идем. Ләкин мондый киңәшләрне бирсәм дә, шул ук юлны кабатлар идем. Чөнки хәзер дә телевидениедә, радиода эшлим, шуңа өстәп мин «Барс-Медиа»да проектлар бүлеге җитәкчесе. Көн саен эшкә барам. Җитәкчелек вакытымны бераз үзем теләгәнчә көйләргә рөхсәт бирә. Ләкин эшкә йөрмәсәм дә, яши алыр идем. Ул миңа зур акча китерә торган табыш урыны түгел. Мин эшсез тора алмыйм. Чаралар алып барам, телевидениедә дә, радиода да тапшыруым бар, әмма барыбер җаваплы гражданин буларак, иртәнге сигезгә эшкә киләм, хисаплар тапшырам, киңәшмәләрдә утырам. Әлегә. Миңа бу кызыксыз тоела башласа, алга таба да үсәргә һәм үзгәрергә кирәк булса, бу эшемне дә калдырачакмын. Радиодан китүем дә, тапшырулардан баш тартуым да шуңа күрә булды. Ул миңа тәҗрибә, үземне ирекле тою хисен бирде, тел байлыгын арттырды – болар өчен бик рәхмәтлемен.  Хәзер исә телевидениедә дә, радиода да бара торган «Музыкаль каймак» хит-парады белән генә калдым, авторлык тапшыруларыннан һәм эфирлардан киттем. Аларга бик бәйләнгән идем, ләкин үсәргә кирәк. Туры эфирларда яшьләр булырга тиеш, апалар түгел, дип, гел әйтә килдем үзләренә. Апаларның үз тапшырулары. Ә яшьлек ул – оптимизм, энергия. Шуңа күрә радиода алышынып тору булырга тиеш.

– Сезгә карьерагызның башында ук тәнкыйть сүзләре ишелеп яуды бит.
– Ул вакытта мин, Ходаем, нигә соң шуның хәтле сынау бирдең, дип уйладым. Ә бу чыныгу булган икән! Үз-үземне камилләштерергә бер этәргеч! Үз өстемдә эшләдем, күп укыдым, телемне чарладым... Психологик яктан тормышымның ул авыр вакыты кирәкле тәҗрибә булган. Нигә шулай килеп чыкты, дисеңме? Чөнки ул мәгълүмат җиткерүдә яңалык иде. Миңа хәтле эшләгәннәр алдан текст язган, ә мин онлайн режимда алып бардым, ихласлык кертеп җибәрдем. Ә онлайн эшләү ул бик авыр. Шунысы сөендерә, кайчандыр негатив язганнар: «Вау, Гөлназ, син шундый үзгәрдең, без сине бик яратып тыңлыйбыз», – дип әйтәләр.

– Гомумән, татар халкына яңалык кертүе катлаулырактыр, безнең менталитет башка төрле бит.
– Дөрес. Ә Элвин Грей ничек кертте? Күпме негатив булды аңа! Хәзер концертларына әбиләр дә яратып йөри. Ул шушы яңалыкны керткәннән соң, күпме «Элвин Грейлар» барлыкка килде. Миңа иярүчеләр дә бар. Мин моңа каршы түгел. Эстрада да, алып баручылар да, тапшырулар да – барысы да үзгәрештә булырга тиеш. Әгәр игътибар итсәгез, «Мин» тапшыруы онлайн форматта бара. Реалити-шоу кебек. Кунакларыбыз киләләр дә: «Нәрсә дип әйтергә?» – дип сорыйлар. «Нәрсә тоясыз, шуны», – дим. Һәм без менә шушы «Нәрсә әйтим?» дигән сорауларны да эфирга чыгарабыз. Чөнки миңа ясалмалылык, иркенәеп сөйләшә алмау ошамый. Халык ихласлылыкны тоя, белә. Күп кеше, йотлыгып карыйм, дип әйтә. Тапшыруда динамика да бар бит. Анысын тоемлау белән генә түгел, ә журналистика теориясенә таянып эшлим. Мәсәлән, кешенең игътибары ничә секундка җитүе өйрәнелгән. Кайбер тапшыруларны карыйсың да, аптырыйсың. Аларны карарга түземлек җитми.

– Бу татар тапшыруларымы, әллә русныкымы?
– Русларда да бар андый тапшырулар. Ләкин хәзер мин татарныкын күздә тотам. Кайчан кадр алышына инде, дип уйлыйсың, аны режиссер, алып баручы үзе контрольдә тотарга тиеш.

– Сезнең «Мин» проекты да татар тапшырулары офыгын киңәйтеп җибәрде кебек?
– Мин яңаны уйлап чыгардым дип әйтмим, бу яңалык түгел. Ул чит илдәге, рус каналларында мәгълүм тапшыру. Велосипед уйлап чыгару кирәк тә түгел. Аны татарлаштырып, үзебезгә туры килә торган итеп, яраклаштырып эшләргә дә була. Безнең өчен дә яхшы контент ул.

– Балачактан актив булуыгыз кайдан килә икән?
– Әнидән. Чөнки ул мине бөтен җиргә катнаштыра иде, йөрмәгән конкурс калмады. Төрле кастингларга да йөртте. Ул да үзенә күрә мәктәп бит. Төрле шигырь конкурсларында, конференцияләрдә катнашып, аудиторияне тотып торырга өйрәнгәнмендер. Андагы катнашучыларны күреп, югалып калсам, әни: «Син иң әйбәте. Чыгасың, баштан моны әйтәсең, аннары моны, ахырдан елмаерга онытма!» – дип миңа гел ышаныч биреп торды. Үзеңә ышангач, килеп чыга! Шул ук «Татар җыры»н әйтик. Мин бит аны беренче тапкыр 19 яшемдә алып бардым. Миңа хәтле гел олпат, аксакал алып баручыларны чакырганнар. Илдар Хәйруллин: «Ул булдыра!» – диде. Курыксам да, теләгем гел җиңә килде. Эшләп карау теләгем зур. Ялгышсаң, ялгышасың инде, аннан гына үлмисең бит. Минем дә кайтып елаган чакларым булды. Әмма анализлыйм, ничек эшләсәң, дөресрәк, дип гел уйлап йөрим. Әти дә, әни дә, «Син әйбәт» дип,  миңа көч биреп тордылар. Әнинең тагын бер алтын сүзе бар: «Бөтен кешегә дә ошап бетеп булмый. Бөтен кешегә яраган кеше җүләр була ул», – ди. Бөтен баланы да шулай тәрбияләргә кирәк.

– Сез үзегез кемгә күбрәк охшаган соң?
– Әтигә! Аннан... минем әби искиткеч кеше! Әнинең туган көнендә  беренче тапкыр әни булган көне белән котларга дип шалтыраттым шулай. «Ашарга пешердем, идәннәр юдым, бар да тәртип», – ди. «Әнине тапкан көнне нишләгән идең икән?» – дим. «Чишмәдән су китердем. Аннары эшкә киттем», – ди. Ул ветеринар булып эшләде. Физик хезмәт, өстәвенә шундый зур җаваплылык, күрше авыллардагы маллар өчен дә җавап бирәсе. Мин аптырап калгач, «Сез генә эшләп үләсез инде ул!» – диде. 83 яшендә ул хәзер. Барысын да, үзе әйтмешли, «чукындырып эшли». Минем өчен менә ул үрнәк.

– Хәзерге татар журналистикасының киләчәге бармы? Өметле яшьләрне күрәсезме?
– Киләчәге бар! Әйе, бик саллы фикерле яшьләр бар. Минем аларга бер генә киңәшем: татарча булмый, татарча эшләгәнгә әзрәк түлиләр, яки кысалар, дип рус басмаларына китмәгез! Русча да язып карагыз – ике эшне бергә дә алып барырга мөмкин бит. Әмма төп эшегез барыбер татар телендә булып калсын. Үземнән чыгып әйтәм, мин русча видеоматериаллар эшлим, алып та барам, әмма боларны параллель башкарам һәм барыбер минем төп эшем туган телемдә кала бирә.

"Идел" журналы, гыйнвар, 2020

Фотолар Гөлназ Сәфәрованың шәхси архивыннан алынды

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: татар эстрадасы шоу-бизнес Гөлназ Сәфәрова Барс медиа, Мин, Музыкаль Каймак, Татар җыры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев