Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • Яшь осталар көч сынашты «Үзегез сайлаган һөнәргә тулысынча бирелегез. Һәрчак камиллеккә барырга, үз эшеңдә иң яхшысына әйләнергә тырышырга кирәк»
      2851
      0
      6

    Гомрә күңел үзгәртә

    Кече хаҗ (гомрә) кылу турында әби-бабайлардан ишеткән бар иде. Яшь кеше күңелен дә тулысынча үзгәртә алырлык изге сәфәр булып чыкты... 

       Әле коронавирус дигәннәре ике уйлап бер төшкә дә кермәгән чакларда Согуд Гарәбстанының Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләренә барырга насыйп булды. Татарстан Республикасы Диния нәзарәте хаҗ кылырга нияте булган һәммә кеше белән эшне матур итеп оештыра. Төркем җыя, тәҗрибәле җитәкче билгели, виза мәсьәләләрен хәл итә, ә иң мөһиме – аңлату эшләре алып бара. Булачак хаҗилар, җитәкче белән очрашып, изге сәфәрнең мөһимлегенә тагын бер кат инаналар, хаҗ сәфәре белән бәйле булган күп кенә сорауларына җаваплар алалар. Соңрак ватсап төркемендә җылы аралашу башлана: болай эшләсәм дөрес булырмы-юкмы, адашып калсам нишләрмен… Борчыласы юк: җитәкче-әмир сезне сәфәргә киткәннән кайтканчыга кадәр, үз балаларыдай барлап, җитәкләп йөртә. 


    Шулай итеп, булачак хаҗилар тиешле вакытта Казан аэропортына җыела, үзләре белән иң мөһим нәрсәләр – ният һәм ихрам алалар. Ният дигәне аңлашыла, ә ихрамы ни, диярсез. Ихрам – хаҗ вакытында киелә торган махсус кием, ягъни ике кисәк ак тукыма (ул тегелмәгән булырга тиеш). Шунысын да әйтеп үтим: ихрамны Диния нәзарәтенең хаҗ бүлеге булачак хаҗиларга бүләк итеп бирә. Яланаякка арты ачык уңайлы аяк киеме киеп куюга – ир-ат әзер. Ә хатын-кызга гаурәтләре капланырлык гадәти кием кисә дә ярый. Тагын шуны әйтеп үтәргә кирәк – хатын-кыз мәхрам, ягъни озатучы белән барырга тиеш. Билгеле инде, ул аның ире, абыйсы – бик якын кешесе булуы мөһим. 


    Казаннан  Истанбулга очтык. Истанбулда хаҗ киемнәрен киеп, ният кылып, намаз укыдык. Моның өчен аэропортта бөтен мөмкинлекләр дә бар. Согуд Гарәбстанының Җиддә шәһәрендә сезне автобуслар каршы ала, Мәккә шәһәренә алып китә. Юлда шактый арыган булуга карамастан, шул көнне үк Әл-Хәрәм мәчетенә тәваф кылырга киттек. 


    Әл-Хәрәм мәчетенең зурлыгына, кешенең күплегенә исең китәрлек! Русия, Палестина, Төркия, Малайзия, Кытай һәм башка бик күп илләрдән килгән яшь-карт, аяклы-аяксыз, төрле кыяфәтле, төрле телле кешеләр бергә гыйбадәт кыла, Ходайдан хәерлесен сорый. Мәчеткә кереп Кәгъбәтулланы, әлеге күренешләрне күрүгә, күзләргә яшь тула, тыела алмыйча елыйсың да елыйсың. 


    Тәваф кылу башлана, ягъни Кәгъбәтулланы җиде тапкыр, тиешле догалар укып, теләкләр теләп әйләнергә кирәк. Соңрак (намаздан соң) Сафа һәм Мәрва таулары арасын җиде тапкыр үтәсе. Билгеле инде, монда да тиешле догаларын укып һәм теләкләр теләп. Кайбер кешеләр көч-хәл белән атлый, кемдер карт әтисен җитәкләп бара, кемнәрдер арбада әнисен этеп… Боларны күргәч, ирексездән, тагын күзләргә яшь тула. Безнең арадан киткән әтиләр, дәү әти-әниләр, күрше-тирәләр, якыннар күз алдына килә. Әйтерсең лә, алар кыямәт көнендә кубарылганнар да синең янәшәңнән, синең белән бергә атлыйлар...


    Аякларың хәлдән таеп, тиресе суелып бетсә дә, атлыйсың, тәмамлыйсың. Намаз укыйсың, рәхәтләнеп сусавыңны басып зәмзәм суыннан авыз итәсең. Рәхәт, бик рәхәт булып китә... Ихрамнан чыкканда ир кешеләр чәчләрен тулысынча алдыра, ә хатын-кыз берничә чәч бөртеген алдыру белән чикләнә. Шулай итеп, тәваф кылу тәмамлана.


    Җанда җиңеллек, бушану... Әйтерсең лә, син җитәкче дә, хезмәткәр дә, эшче дә түгел, ә бер проблемасы, хәсрәтләре булмаган, ике кисәк чүпрәккә уралган гап-гади адәм баласы...


    Шунысы игътибарга лаек: шәһәр миллионлаган кешене кабул итә, урнаштыра, ашата, автобуслар иртәдән кичкә кадәр хаҗиларны кунакханәдән мәчеткә бушлай йөртә. Шулай ук миллионлаган кеше зәмзәм суы, бер тапкыр гына куллана торган стаканнар, аяк киеме өчен пакетлар, сәламәт булмаганнар өчен арбалар белән тәэмин ителә.


    Кешеләрнең бер-берсенә игътибарлы, ихтирамлы булуын аерым әйтеп китәргә кирәктер. Аяк басарга урын булмаса да, этешү-төртешү юк монда, тел белмәсәләр дә, кешеләр бер-берсе белән елмаеп, әссәләмүгаләйкүм дип исәнләшәләр, бер намазлыкка басып намаз укыйлар, бер-берсенә булышалар.


    Берничә көннән хаҗилар Мәккәдән Мәдинә шәһәренә күченә. Мәдинә шәһәре сезне искиткеч зур, матур Әл-Хәрәм мәчете белән каршы ала. Мәчет территориясе хаҗиларны эссе кояштан саклау өчен зур зонтлар белән җиһазландырылган. Алар затлы, гүзәл чәчәкләрне хәтерләтеп, иртән ачыла, кич йомыла.


    Мәккәдәге кебек Мәдинәдә дә кешеләр азан тавышын ишетүгә кибетләрен, кафеларын ябып, эшләрен туктатып, мәчеткә намазга ашыга. Мәдинәдәге Әл-Хәрәм мәчетендә укылган бер намаз мең намаз укыганга, ә Мәккәнең Әл-Хәрәм мәчетендә укылган бер намаз йөз мең намаз укыганга тиң икән. 


    Мәдинә шәһәрендә хаҗиларны Коръән тарихы, Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) тормыш юлын яктырткан музейлар көтә. Безне музейлар янында матур елмаеп Чаллыдагы Ак мәчет мәдрәсәсенең элеккеге шәкерте Илдар хәзрәт Хәмидуллин каршы алды. Бүген Мәдинә шәһәренең Ислам университетында белем ала икән. Искиткеч ягымлы, сөйкемле кеше. Урыс, татар, гарәп телләрендә иркен, камил аралаша. Аңа сокланып карап: «Ак мәчет мәдрәсәсе мондый шәкертләре белән горурлана ала!» – дип уйладым мин.


    Берничә көн Мәдинәдә яшәгәннән соң, кире Мәккәгә юл тоттык. Безнең автобуста Коръән хафиз Хәлил матур, аһәңле тавышы белән Коръән сүрәләрен укып, күңелләрне хушландырып барды. Соңрак аңа алмашка Марат хәзрәт Мәрданшин белән Ирек хәзрәт Җиһаншин килде. Тормыштан мисаллар китереп, җанны айкап, күпләрне елатып эчтәлекле вәгазьләр сөйләделәр. Төркем җитәкчебез Марат хәзрәт Мәданшинны моңа кадәр Марат хәзрәтне Урыссу мәдрәсәсенең җитәкчесе, көчле, таләпчән, мөхтәсиб, казый буларак белә идем. Төркемне бер йодрыкта тота белде! Күрсәтмәләре төгәл, ике телдә дә камил итеп эчтәлекле вәгазьләр сөйли. Проблемаларыбызны тиз һәм җитез хәл итүе өчен рәхмәт Аңа! Сәфәргә чыкканда юлдашларыңның сиңа караганда да яхшырак булуы да бик мөһим бит. 


    Мәдинәдән Мәккәгә кайтканда тагын ихрам хәленә керәсең: тиешле киемнәреңне киясең, намаз укыйсың, ниятлисең. Бу хаҗын кемдер инде күптән гүр иясе булган дәү әнисенә, дәү әтисенә яки әти-әнисенә ниятли, кемдер үзенә. Һәр кешенең үз нияте...


    Тагын тәваф, тагын Сафа һәм Мәрвә таулары, тагын күз яшьләре, догалар, ихлас теләкләр…


    Элегрәк кешеләрнең икенче, өченче тапкыр хаҗга баруларын ишеткәч, бик гаҗәпләнә идем. Ни өчен берничә тапкыр баралар, бер тапкыр гына җитмиме? Бу бит инде гадәти хәлгә әверелеп китә, түгелме? Баксаң, хаҗ – кешене тулысынча тынычландыра, күңел халәтен үзгәртә, җанын чистарта торган җир икән. Шуңа да кеше ыгы-зыгылы, проблемалы тормыштан арынып, шунда тартыла. Иртәдән кичкә кадәр намаз укый, дога кыла, тыелганнардан тыела, бары хәерле теләкләр тели. Бәхәсләшү, ачуланышу, бер-береңне бүлдерү, нәрсәдер бүлешү юк монда. Бары елмаю, бары ихлас сүзләр, бары бер-береңә игътибар, ихтирам... Мондый мөгамәлә, халәт кемгә генә ошамас икән? Шуңа һәр кеше йөрәге белән шушы изге җиргә тартыла, йөрәген, күңелен әлеге изге җир белән бәйли. Күңел тәмам бушана. Бөтен тәнне-җанны җиңеллек, рәхәтлек биләп ала. Гүя эшең дә юк, проблемаларың да... Шушы рәхәт халәтеңне Казанга алып кайтасың. Тик озакка түгел. Күпмедер вакыттан аны тормыш ыгы-зыгысы алыштыра. Иртүк торып эшкә чабасың, эштән өйгә, бөкеләрдә утырасың, нидер сатып аласың, пешерәсең, каядыр барасың, очы-кырые күренмәгән җыелышларда утырасың. 


    Бары азан тавышы ишетеп, намазлыкка баскач кына, тәмле хушмайга төренгән Әл-Хәрәм мәчетен, Кәгъбәтулланы искә алып, рәхәт елмаеп куясың… Бу – минем генә кичерешләр түгел, ә бәлки бик күпләрнең күңел халәтедер, мөгаен. Һәр кешегә аны кичерергә, күңелен изге җирләр белән бәйләргә язсын. 
        

    P.S. Тагын бер мөһим нәрсә турында язмый калганмын бит әле! Җәмәгать, сәфәрдән татар телебезнең бөек тел булуына тагын бер кат инанып кайттым. Тормыш иптәшем теләсә нинди милләт вәкиле белән сиптереп татарча сөйләшеп йөрде. Мәчеттәге гарәпләр, кибеттәге төрекләр, таксидагы казакълар, тагын әллә кемнәр белән рәхәтләнеп аралашты. Билгеле, кайвакыт куллар, бармаклар да ярдәмгә килде. Әмма иң мөһим мәгълүматлар: исеме, туган җире, гаиләсе, балалары, эше турында кочаклашып, көлешә-көлешә хәбәрләште алар…

    Реклама

     Архив материалы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Кышкы язылу өчен бүләк от!
    • ӘДӘБИ СУД. ИДЕЛ.
    • "Единый налоговый платеж"
    • «ИДЕЛ»НЕҢ ИҢ МАТУР ТЫШЛЫГЫ!
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ
    • КАЛЕБ. ЯҢА ДУЛКЫН
    • "Платим налоги - создаем будущее сегодня! "
    • Kazan digital week
    • Потребуй чек! Проверь чек!
    • Милли китап һәм көйләр