Логотип Идель
Заман

IDEL квест, “насыйрика” һәм яңа санны уен форматында тәкъдим итү

Казандагы Каюм Насыйри музеенда “Идел” журналының май һәм июнь саннарын тәкъдим итү чарасы үтте. Бу юлы ул квест форматында узды.

Чарада журнал каһарманнары һәм авторлары – тележурналист Венера Аитова, фольклорчы галим Дамир Габдрахманов, шагыйрь Рифат Сәлах, җырчы Сөмбел Кыямова, Каюм Насыйри исемендәге музей директоры Раушания Шәфигуллина, шулай ук “Идел” редакциясе хезмәткәрләре, жрнал укучылар, журналистлар катнашты. Чираттагы тәкъдим итү кичәсе квест форматында узды.

Чарада катнашучылар музей ишегалдында һәм бинасында урнашкан сигез ноктада торучы “ачкыч саклаучылар” – журнал каһарманнары һәм редакция вәкилләренең биремнәрен үтәүдән гыйбарәт иде. Оештыручылар кунакларны музейның капка төбендә үк каршы алып, уенның шартлары һәм кагыйдәләре белән таныштырдылар. Квест музей ишегалдында һәм бинасында урнашкан сигез ноктада торучы “ачкыч саклаучылар”ның биремнәрен үтәүдән гыйбарәт иде. 


Журналист Зөләйха Камалованың сорауларына җавап биреп, баш миләрен язылдырып алганнан соң, кунаклар журналист Мөршидә Кыямованың биремнәрен үтәргә керештеләр. Биремнәр “Идел” тарихына һәм журналда 2021 елның гыйнварыннан бирле чыгып килүче Каюм Насыйрига багышланган рубрикага багышланган иде. Уен барышында дөрес җавап бирүчеләргә уен ачкычлары – “насыйрика” һәм “каюмчик” дип аталган махсус карточкалар тапшырыла барды. 
Өченче ноктада чара кунаклары журналның даими авторы, шагырь Рифат Сәлах көтеп тора иде. Аннан да катнашучылар буш кул белән китмәде: беренче сорауга җавап бирүче хәзинәнең бер ачкычына ия булса, икенчесенә шагыйрь култамгалы китабын бүләк итте. 

Музейның икенче бүлмәсеннән моңлы җыр тавышы ишетелү белән, катнашучылар шул якка агылды – анда аларны июнь саны тышлыгын бизәп торучы җырчы Сөмбел Кыямова “Мөһаҗирләр” исемле җыры белән каршы алды. Әлеге халыкка бик билгеле булмаган әсәрне Сөмбел Кыямова “Идел”нең махсус проекты – “Яңа дулкын” өчен тәкъдим иткән. “Киң тамашачыга билгеле булмавы белән җәлеп итте дә”, – ди яшь җырчы “Мөһаҗирләр” турында.


Бишенче нокта хуҗасы “Идел” журналының баш мөхәррире – Гөлүсә Закирова иде, ул да катнашучыларны квест биремнәре белән сынады.

“Фән-фәсмәтән” рубрикасын алып баручы Сәрбиназ Шәйхелова сайгаклар белән таныштырганнан соң, музей залыннан тальян тавышы ишетелде. Квест модераторлары чираттагы ачкыч сакчысы һәм журналның элекке саннары каһарманы – музыкант, фольклорчы галим Дамир Габдрахманов белән танышырга чакырды. Ул кунакларга “Чабата”, “Бишле бию” кебек көйләрне бүләк итте. Самавыр торбасыннан да татар көе чыгарырга сәләтле музыкант унбиш төрле халык уен коралларында уйнауны үзләштергән, өстәвенә, күп санлы мәкалә һәм җыентык авторы да булып тора.

Аннан кунакларны музей мөдире Рушания Шәфигуллина сәламләде:
-    Каюм Насыйри музее Иске Татар бистәсенең аерым бер бизәге булып тора. Музей капкаларын ачып керүгә үк, сез моңа инандыгыз: сезнең каршыгызда унтугызынчы гасыр үз капкаларын ачты, - дип чарада катнашучыларга бөек мәгърифәтче һәм татарның беренче журналисты Каюм Насыйриның тормышы һәм эшчәнлегенә кыскача экскурс ясады.
Уен барышында дөрес җавап бирүчеләргә “насыйрика” дип аталган махсус карточкалар тапшырыла барды.

Квест азагында “насыйрикалар” катнашучыларны уенның төп хәзинәсен саклаучыга – журналист Венера Аистовага алып килде.

Квестның соңгы биремен дөрес итеп үтәгән һәм нәтиҗәдә уенның абсолют җиңүчесе булган Динара Миңнекаевага оештыручылар җырчы Илгиз Шәйхразиевның 11 июньдә Милли китапханәдә узачак концертына ике билет бүләк итте.

Призлы урын ияләренә “Идел”нең якын дусты, яшь шагыйрә Гөлүсә Хөсәенова үз куллары белән эшләгән сабын һәм җыйган чәйләрен бүләк итте, рәссам Гөлнара Фәләхованың тәбрикләмәсенә дә ия табылды.    

 
-    “Идел”не гел күзәтеп барабыз, журналын да укыйбыз. Бу очрашуга аеруча киләсем килде. Беренчедән, ул Каюм Насыйри музеенда узуы белән җәлеп итте, музей практикасын да монда үткән идем, музей мөдире Рушания Фаил кызы белән дә якыннан таныш, шуңа үзенчә хатирәләрне яңарту да булды. Икенчедән, форматы кызыксындырды. Бүген рухи яктан да баедык, тарих, әдәбият һәм башка өлкәләр буенча да белемнәребезне яңарттык, ныгыттык. Журналны да, музей экспонатларын да кулланып, заманча эшләнелгән чара булды. Бу форматта эшне дәвам итәргә кирәк, дип саныйм: квестлар – яшьләр өчен дә, балалар өчен дә бик кызыклы формат, - дип хис-кичерешләре белән бүлеште “IDEL квест” җиңүчесе Динара Миңнекәева.

 

Рамил Гали фотолары 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев