Логотип Идель
Заман

"Идел" журналы "Мыраубатыр" китабын бүләк итә!

Укучыларыбызга тагын бер бүләгебез бар! Яңа чыккан "Мыраубай батыр" китабын уйнатабыз. Китапны аласы килгән кешегә ВК группабыздагы пост астында сериал яки шигъри әкият белән бәйле, яки Нәкый Исәнбәтнең башка әсәренә бәйле берәр истәлек язарга кирәк. Иң кызыклы комментарий иясен бүләк көтә!

Балачакта иң яратып укыган әсәрләрнең берсе Нәкый Исәнбәтнең "Мыраубай батыр"ы иде. Китабын кич укысак, көндезләрен ТНВда чыккан "Мыраубатыр" сериалын карый идек. Телемюзикл 12 сериядән тора иде. Хәтерләсәгез, Мырау ролен  Камал театры артисты Илдар Хәйруллин уйный иде. Бер өзектә тычкан ролендә Муса Маликов та күренә. Шулай ук төрле рольләрдә Наил Дунаев, , Әсхәт Хисмәт, Рамил Төхватуллин һәм башкаларны танып була.

Сериалның кайбер серияләрен бүген дә интернеттан табып карарга мөмкин. Ул әле дә бик күңелле күренә. ТНВда хәзер шундый телеспектакльләр нигә төшермиләр дигән сорау да туа хәтта. Сериалның интернетта булган серияләрен без үзебезнең ВК төркемендә урнаштырып, Мыраубатырны сөючеләр өчен телеграмда (мессенджер) "Мыраубатыр" стикерлары да ясаган идек. 

Быел күренекле татар язучысы, галим-фольклорчы Нәкый Исәнбәт тууына 120 ел була. Шул нисбәттән, Татарстан китап нәшрияты без бәләкәй чакта укыган китапны яңартып чыгарган. Китап 2200 тираж белән дөнья күргән. 

Укучыларыбызга тагын бер бүләгебез бар! Яңа чыккан "Мыраубай батыр" китабын уйнатабыз. Китапны аласы килгән кешегә ВК группабыздагы пост астында сериал яки шигъри әкият белән бәйле, яки Нәкый Исәнбәтнең башка әсәренә бәйле берәр истәлек язарга һәм постны репостларга кирәк. Иң кызыклы комментарий иясен бүләк көтә!

*Иң кызыклы комментарий редакция тарафыннан сайланыла. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев