Логотип Идель
Заман

«Идел»не кулыңа алгансың икән, димәк, татар телен онытмагансың!

Бүген мин синең белән бер дулкында булырга тырышырмын...

СӘЛАМ, ДУСТЫМ!!!

Яз килүне беренчеләрдән булып тоемлавыңны сизеп торам. Инде күптән кышкы бишмәтең салып атып, быелгы тренд – үзе шакмаклы ирләр күлмәге, үзе одеал (әбекәем минем киенүне дә шундый «телдә» аңлата иде) пәлтә кигәнсеңдер. Аягыңда кар киткәнче үк ялан балтырларны кояшка ялтыраткан кроссовкилармы? (Тагын тотынды, ди.) Юк инде, сүгәргә җыенмыйм. Үсмер кызымны сүккән дә бик җиткән. Барыбер тыңламыйсың. (Үзебез дә шул идек.) Бүген мин синең белән бер дулкында булырга тырышырмын. «Идел»не кулыңа алгансың икән, димәк, татар телен онытмагансың! Әле Тукай туган көнне Шигърият бәйрәменә дә чыккансыңдыр? Нигә Кырлайга күчерелә ул, Казанда булсын дип, инстаграм аккаунтыңа фикер дә яздыңмы әллә? Сөбханалла!!! Яшьләрнең замана мөмкинлекләрен файдалана белүләренә ничек сокланмыйсың! Болай булгач, журналдагы «Камус кайда туа?» язмасын да укырга кызык булыр, чөнки камус ул – сүзлек дигән сүз. Димәк, «Сәгать чылбыры кемгә кирәк?» мәкаләсе дә – махсус синең өчен, чөнки автор аны сәгатьләр кулланышка керү белән вакыт төшенчәсенең ничек активлашуын тарихи фактлар белән ачып бирә. Вакытның кадере хәзер секундлап исәпләнә, килешәсеңдер. Шулай да, майның үз хасияте, үз агымы бар аның.

Яшеллек борын төрткән, аклыктан шомырт чәчәге исе аңкыган ай ул. Бәйрәмнәр уңаеннан эленгән әләмнәрдә генә түгел, бакчаларда һәм шәһәр газоннарында лаләләр кызыллыгы йөрәкләрне алгысыткан чор да. Хәтерне уятыйк! 80 ел элек яуга киткән ир-егетләр нәкъ синең яшеңдә булган, ә 76 ел элек алар, ярты картаеп, илгә Җиңү алып кайткан. Сугыш турында яңа фактлар әлегәчә ачыла тора...

Ә безнең журналга сыймаган мәгълүматларыбызны ютуб-каналда, социаль челтәрләрдә табарсың. Укы! Фикер офыкларын киңәйт! Милләтнең гыйлемле шәхесе бул! Яшь дустым, мин сиңа ышанам!

Яшьлегең каршында баш иеп, Гөлүсә ЗАКИРОВА

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Идел, яңа сан, май

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев