Логотип Идель
Заман

Илдар Юзеев култамгалары

Алдымда «консультант Илдар Юзеев»ның «ТАССР Язучылар Союзының җаваплы секретаре ип. Ахуновка» язган гаризасы.

Моннан нәкъ кырык җиде ел элек язылган ул гаризаның эчтәлеге түбәндәгедән гыйбарәт: «Яшь язучыларны «языгыз…» дип өнди-өнди, үзем яза алмый башладым… Шуны (бу сүз Илдар абый тарафыннан сызылган. – Л. Л.) минем үземнең дә язучы икәнемне искә алып, бер айга 12 январьдан (1970) үз хисабыма эштән җибәрүегезне үтенәм. Минем урынга вакытлыча Гөлшат Зәйнәшева (орфография автор язганча сакланды. – Л.Л.) килергә риза. Үтенеп (имза) 7/1-70 ел.» Аскы уң почмакка Язучылар берлегенең ул чактагы рәисе Ибраһим Гази имзасы белән түбәндәге сүзләр өстәлгән: «Отпустить с 12 января на месяц, на его место на один месяц определить т. Зайнашеву Г. Имза: Ибр. Газый. 6/1 – 70

Бу гаризаны язарга өч көн кала гына «консультант Илдар Юзеев» (1967-1971 елларда әдип Татарстан Язучылар берлегендә әдәби консультант булып эшли. – Л.Л.), бәлки, утыз җиде яшен, үзенчә бәйрәм итеп, билгеләп үткәндер: гыйнварның өчесе – чүтеки туган көне бит. Аннары, ни әйтсәң дә, утыз җиде яшь – Пушкин гомере! Уйлангандыр, иҗатын бер кат күздән кичергәндер, ике ел чамасы элек кенә шагыйрьләрдән беренче булып М. Җәлил исемендәге Республика премиясенә («Миләүшә» китабы өчен. – Л.Л.) лаек булган әдип алга таба зур максатлар куйгандыр… Кем белә, бәлкем, шулай булгандыр да ул: көч һәм дәрт-дәрман барда язып, ныклап иҗат итеп калырга кирәк, дигән катгый фикергә килгәндер Илдар абый. Шагыйрьнең каләмдәш дусты Рөстәм Мингалим әйтмешли, шулайдыр ул әле уйласаң…

Кызык, 1970 елның 6 гыйнварында мин – беренче сыйныф укучысы – көнемне ничек үткәрдем икән? Кем белә, бәлки, Илдар абыйның «Пони малае Җирәнкәй» китабындагы (1967) рәсемнәрне караштырып (ул чакта ныклап укый белмим әле) утырганмындыр… Хәтерлим бит мин ул китапны, хәтерлим – тышлыктагы малай белән пони рәсеме әле дә күз алдымда тора…

Шушы елдан, шушы көннән соң нәкъ унҗиде ел да ун көн вакыт үтәр һәм без – ике классик (Илдар Юзеев, Шәүкәт Галиев) һәм бер шәкерт (Ләбиб Лерон) – Мөштәри урамында урнашкан Язучылар йортының бер бүлмәсендә бик озак гәпләшеп утырырбыз. Саубуллашыр алдыннан, Илдар абый үзенең «Мәхәббәт китабы»на (1982) култамгасын салып калдырыр:

«Ләбиб!

Син сорама, Шагыйрь кайчан китә,

Нигә китә, яше ничәдә?

Һәммәсен дә, бәлкем, аңларсыңдыр

Без утырган шушы кичәдә…»

Бу 1987 елның 16 гыйнвар киче булыр. Янә дүрт ай вакыт узар һәм «Тургай чәчәге» дигән китабына «Ләбибкә – шагыйрьгә, прозаикка – уңышлар теләп – Илдар Юзәй. 16/IV – 87.» дигән язу белән култамгасын төшерер. Шул ук елның көзендә исә «Кыр казлары артыннан» дип аталган китапның бер битендә «Фидания һәм Ләбибкә – бер ояда яшәү истәлеге. Илдар Юзеев. 2/Х-87.» дигән култамгалы язу пәйда булыр.

Тагын ике ай үтәр. 1987 елның 5 декабре кичендә хатыным Фидания белән икәү Зур Концертлар залына – композитор Рәшит Кәлимуллинның авторлык кичәсенә (көндәлеккә шулай дип язып куйганмын. – Л.Л.) барырбыз. Соңыннан көндәлегемә болай дип теркәрмен: «Музыканы болай ук бирелеп тыңлаган юк иде әле. Кичәдә Туфан абый Миңнуллин, Мөсәгыйт Хәбибуллин, Илдар абый Юзеев, Нури ага Арсланов, Рәфкать Кәрами бар иде. Нәҗип Җиһанов ложада утырып карады».

9 декабрьдә исә көндәлек битенә шушындый сүзләр тезелер: «Татар зиратына Хәсән Туфанның туган көне уңаеннан аның каберенә чәчәкләр салырга бардык. Шагыйрьне искә алу мәрәсимендә ошбу иптәшләр катнашты: Т. Миңнуллин, И. Юзеев, Р. Даутов, Р. Мөхәммәдиев, Н. Гыйматдинова, Камал театры директоры Ш. Закиров».

«Бер ояда яшәү истәлеге». Мин алдарак телгә алган әлеге сүзләргә игътибарлы укучыларыбыз «төртелеп» калуы ихтимал. Нигәме?

«Бер ояда яшәү…»

Көнен төгәл хәтерләмим, 1987 елның сентябре иде. Илдар абый гаиләсе белән Себер тракты урамындагы фатирыннан Вишневский урамындагы йортка күченде. Алардан бушаган фатирга безнең гаиләгә күчү насыйп булды. Илдар абыйлар телефон номерын Совет районыннан (Себер тракты урамы шушы районга карый) Вахитов районына (Вишневский урамындагы йорт шул районга керә) тиз генә күчерә алмаганлыктан, берара без аларның телефоныннан файдаланып яшәдек. Почта тартмачыгындагы газета-журналларны алырга дип һәм бер очтан телефон квитанцияләрен тапшыру өчен олпат шагыйрь ел беткәнче безнең йортка килеп йөрде. Бер килүендә бездә әнием Шәргыя, үги әтием Мирхәт, әниемнең энесе Рөстәм абый һәм Асия җиңгәм бар иде. Шагыйрьне әзер табынга чакырып, аның белән бергә бик күңелле итеп сөйләшеп утырган идек. Илдар абыйның «Бер ояда яшәү истәлеге» дип язуы шуннан килә…

Шагыйрь белән ныклап танышу, аралашу нәкъ менә шул 1987 елда башланды шикелле.

Гомеренең соңгы елларында Илдар абый Юзеев берара «Сабантуй» газетасы редакциясендә эшләде. Бәлки вафатына тиклем шунда хезмәт куйган да булыр иде, әмма аны 2003 елның февраль башларында «кемнәрдер» редакциядән кысрыклап чыгарды – яраткан эшеннән китәргә мәҗбүр итте. Могтәбәр шагыйребез моны бик авыр кичерде. Ярый шул вакытта «Салават күпере» һәм «Сәхнә» журналларының баш мөхәррире Зиннур Хөснияр егетлек күрсәтте – Илдар абыйны икенче көнне үк (2003 елның 7 феврале дип исемдә калган. – Л.Л.) «Сәхнә» журналына эшкә алды.

Менә шул вакытта без (без дигәндә, үземнән битәр, бергә эшләгән каләмдәшем Вакыйф Нуриев белән рәссам Фәрит Муллахмәтне дә күздә тотып әйтүем) Илдар абый белән еш аралаштык. «Салават күпере»нә дә, «Сәхнә»гә дә шигырь-язмаларын «яудырып» кына торды. Зиннур Хөсниярнең тәкъдимен кабул итеп, «Сәхнә» дигән шигырь язды. Соңыннан ул бик матур җырга әйләнеп (ул җырның көен композитор Илфат Дәүләтшин язган иде. – Л.Л.), җырчы Лилия Муллагалиева башкаруында сәхнәләрдән һәм телевидение экраныннан еш яңгырады:

Инде сүндем дигәч, кабынасың,

Гүзәл мизгелләргә табынасың,

Тормыш ваклыгыннан арынасың,

Янар яшьлегеңне сагынасың, –

сәхнәдә, сәхнәдә

җаның матурлана, сафлана…

Ул «Сәхнә»дә эшләгәндә аның янына (безнең янга да, әлбәттә) иҗатташ дусты Ризван Хәмид бик еш килеп йөрде. Аларның гамьле әңгәмәләренә вакыт-вакыт без – яшьләр дә кушылып киткәли идек…

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев