Логотип Идель
Заман

ИЛДУС ЛОТФУЛЛИН: «Каһарманлык күрсәтмибез, бурычыбыз үтибез»

Илдус Казанда шактый мәгълүм шәхес, ул – балалар табибы. Казан дәүләт медицина академиясенең педиатрия һәм неонатология кафедрасы доценты, Казанның 1 нче балалар хастаханәсенең педиатрия бүлеге мөдире.

Үз эшеннән тәм табып, тормышына шөкер итеп яшәүчеләр – дөньяда иң бәхетле кешеләр. Тормыш сынаулары андыйларны чыныктыра һәм үз-үзләренә ышанычын гына арттыра. Журналыбыз кунагы – яшь табиб Илдус Лотфуллин да нәкъ шундыйлардан. Февраль саны тышлыгына фотосын бирергә тәкъдим иткәч тә: «Үземне алай тышлыкта басылырга лаек дип санамыйм, кукуруз кырына самолет утыртмадым бит», – дип тыйнаклык күрсәтте. Илдус Казанда шактый мәгълүм шәхес, ул – балалар табибы. Казан дәүләт медицина академиясенең педиатрия һәм неонатология кафедрасы доценты, Казанның 1 нче балалар хастаханәсенең педиатрия бүлеге мөдире.

ЗАМАНА ТАБИБЫ

Таҗлы вирус зәхмәте табиб белән тагы да якыннанрак танышырга, аның эш-гамәлләреннән хәбәрдар булырга да этәрде. Инстаграмдагы сәхифәсен күзәтеп баручылар, аның тыныч тормышта да зур батырлыклар күрсәтүен яхшы белә. Көндәлек тормышы һәр көн балалар белән бәйле булганга күрә, хәлиткеч карарларны еш кабул итәргә туры килә аңа. Кемнеңдер газизенә – баласына яңадан яшәеш сулышы бирә. Катлаулы эшеннән дә ямь таба, үзе сөенеп, башкаларны сөендереп яши. Моннан тыш, инстаграм битләрендә чарасызлыктан җәфа чиккәннәрне тынычландырырга, төпле киңәшләрен биреп барырга, ХХI гасыр зәхмәтенең ни икәнен аңлаешлы, гади телдә төшендерергә дә вакыт таба. Кыскасы, замана егете, замана табибы...

Ә менә якыннанрак «Идел» журналына язма әзерләгәндә таныштык. Яшь, Голливуд йолдызлары кебек чибәр егетне һич кенә дә педиатр дип уйламассың. Затлылыгы, белеме әңгәмәнең беренче мизгелләреннән үк сизелде. Аралашканда бернинди рус сүзләре кыстырмый, итәгатьле сөйләме белән үк балаларны дәвалый торгандыр, дигән уй шундук йөгереп узды.

Илдус – Чаллы егете, 2 нче татар гимназиясе, татар-төрек лицеенда белем алган. Мәктәптә укыганда биология фәне белән нык мавыккан. Төрле олимпиадаларда катнашкан, Татарстан күләмендә беренче урыннар яулаган, хәтта Русиядә дә икенче, өченче урыннар алган. Ул ярты ел мәктәптә укыса, ярты елы шулай төрле олимпиадаларга йөреп узган. Фәнгә мәхәббәте аны медицина өлкәсенә юл ярырга этәргән.

Яшьтән гыйлемгә омтылу, инглиз телен яхшы өйрәнүе, тырышлыгы нәтиҗәсендә, Илдус Мәскәү дәүләт университетының психология факультетына кабул ителә, тик язмыштыр инде: документларын алып, ул Оренбург университетында укырга ниятли. Булачак һөнәренең гамәли ягын да уйлый, Мәскәүдә укуның минусларын да күз алдыннан кичерергә туры килә аңа. Оренбургта бер курс укыганнан соң, Казан дәүләт медицина университетына күчә.

Әти-әнисе – гади кешеләр, Илдус кечкенә вакытта ук әтисе Җәүдәт дөнья куйган. Әнисе Гөлсирә өч баланы аякка бастырган.

«Ни өчен балалар табибы?» – дигән сорауга, әңгәмәдәшебез болай ди:

– Студентның нинди юнәлеш сайлавы беренче чиратта остазлардан тора. Кайсы укытучы ныграк тәэсир итә, шәкерт шул юнәлешне сайлый. Хирург булырга омтылып та, хирургия кафедрасы эшчәнлеге ошамаса, андагы педагоглар һәм профессорларның эш алымыннан канәгать калмасаң, хирургиядән баш тартасың. Сокландырган, үзенә җәлеп иткән шәхес артыннан юл алырга омтылу табигый. Шәхсән миңа педиатрия кафедрасында эшли торган белгечләр, табиблар, профессорлар нык йогынты ясады. Алар теләсә нинди авырлыкларны да җиңел үтә һәм осталыклары белән игътибарымны аеруча җәлеп итә торган иде. Шуңа да мин әлеге тармакны сайладым.

Дипломлы белгеч, инде җитәрлек тәҗрибә туплап, халык арасында исемен таныткан табиб егет бүген дә остазларын еш искә ала. Аларның эш тәҗрибәсе, авырлыкларны да ничектер җайлы гына хәл итеп, тиешле нәтиҗәләргә ирешеп, гамәл кылулары бүген дә Илдуска көч бирә, четерекле мәсьәләләрне хәл иткәндә юнәлеш күрсәтә. Профессор Владимир Булатов, Динара Садыйкова, Луиза Фазлыева – алар барысы да егетнең табиб буларак формалашуында зур роль уйнаган
шәхесләр, остазлар. Университетны тәмамлагач, яшь табибны профессор Асия Сафина алга әйдәп барган.

«БАЛАЛАР – ИҢ РӘХМӘТЛЕ ПАЦИЕНТЛАР»

Балалар табибы булуның өстенлекле яклары да бар икән бит. Илдус аның серләрен безгә дә ачты. Мәктәп, балалар бакчаларында эшләүчеләрдән еш кына замана балалары белән эшләүнең авыр якларын ишетәбез, зарланучылар да юк түгел...

– Табиблар балаларны тәрбияләү функциясен башкармый. Ул – ата-ана һәм укытучылар вазифасы, – ди Лотфуллин. – Шәхсән мин үзем беркайчан да балаларга кисәтү ясамыйм, аларга акыл да сатмыйм, яшәргә дә өйрәтмим. Бу – минем кыйблам. Табиб кешегә бу җәһәттән чикне узарга ярамый. Ул пациентының тормышына кереп батарга тиеш түгел. Дәвалый торган бала, әлбәттә, якын була. Эмоциональ талчыгу дигән термин бар, ягъни эштән ару, гайрәтең суына төшү, табибларда ул еш күзәтелә. Эмоциональ яктан хәл бетә, диикме соң? Ә педиатрларда бу проблема юк диярлек, чөнки балалар – бик рәхмәтле халык. Биргән энергияңне сиңа тулысынча кайтарып та бирәләр. Балалар белән эшләүче табиблар моны бик яхшы белә. Хәтта ки, бала тудыру йортында эшләүчеләр дә дөньяга яңа гына аваз салган сабыйның җылылыгы белән рәхмәт әйтүен тоемлый. Балалар белән эшләүнең үзенчәлекләре бар, әмма мин аны катлаулы, дип әйтмәс идем.

Геронтологларның – карт кешеләрне дәвалаучыларның эшләре бик авыр... Педиатрлар үз эшләреннән туймый. Бу – безнең бонус. Көне буе балалар белән эшләгәч, үзебез дә бала-чагага әверелеп бетәбез. Ни уйлаганны телебез сөйли башлый.

«ТИЕШЛЕ ШАРТЛАРНЫ ҮТӘГӘНДӘ, КОВИД ЙОКМЫЙ»

Табиб Илдус Лотфуллин, таҗлы вирус ишегебезне какканнан бирле, 1 нче балалар хастаханәсендә ковид белән авыручы балаларны дәвалый. Үзенә күренә, аларны тыныч тормыш каһарманнары, дип атасак та, арттыру булмас. Көн саен моңарчы билгеле булмаган зәхмәт белән көрәшү, үз тормышыңны, якыннарыңны куркыныч астына кую табиблар өчен, шул исәптән Илдус өчен дә җиңел бирелмәгәндер, әмма балалар табибы монда бернинди гайре табигый нәрсә күрми.

«Без үз һөнәребезне, бурычыбызны башкарабыз», – ди ул.

Моңарчы безгә билгеле булмаган COVID-19 барыбызның яшәү рәвешенә кадәр үзгәртте, ә табибларныкы бигрәк тә.

– Шәхсән, үзем КАҺАРМАН сүзен өнәп бетермим. Табибларны герой дисәләр, пафос сизелә төсле. Без геройлар түгел, табибларның һөнәрләрендә үк берникадәр фидаилык салынган инде. Хирургны алыйк, ул акча өчен генә эшләми бит. Сәгатьләр буе аяк өсте кешенең эчке органнарында казына, бу профессиядә үзеңне корбан итү өлеше һәрвакыт булды. Хәзер инде табиблар күбрәк игътибар үзәгендә, мәгълүмат ташкынына килеп кушылды. Бу геройлык түгел, табибларның һәрвакыт эшли торган эшләренә күбрәк игътибар итә башладылар, шул гына. Алар университетта укыганда ук шундый шартларга әзер була. Чыннан да, табиблар – җәмгыятьнең хөрмәтле гражданнары, аларга зурлап эндәшәләр. Шул хөрмәтне саклау өчен, кыен шартларда да горур исемеңне аклый белергә кирәк. Табиб
ул нинди шартларда да зур җаваплылык тоеп яшәргә тиеш. Җәмгыять сиңа ихтыяҗ кичергәндә дә кешеләрнең ышанычын акларга бурычлысың, – ди Илдус.

Шәхсән үзе узган елның апрель аеннан ковид белән авыручы балаларны дәвалый башлый. Тиешле шартларны үтәп, махсус киемнән йөргәндә, табибка ковид йогарга тиеш түгел, дип белдерә.

– Ковид – йогышлы авыру, әмма аның йогыш- лылыгы грипптан күпкә артмый. Ә менә зәһәрлеге көчле. Ковид – гриппка караганда көчлерәк чир, ан- нан өзлегү күпкә аянычрак. Анысы әлегә тулысынча өйрәнелмәгән. Беренче чиратта бу хәл һәр кешенең үз сәламәтлегеннән тора. Балаларның күпчелеге җиңел авырый, ә кайберләре авыр кичерә, кайвакытта без моны катлауландыргыч факторлар белән дә аңлатабыз. Бу юнәлеш өйрәнеләчәк әле, ул генетика белән дә бәйле булырга мөмкин. Статистикага күз салсак, туксан процентка якын бала ковидны җиңел яки уртача формада үткәрә.

МЕДИЦИНАНЫ ҮЗГӘРЕШЛӘР КӨТӘ

Чыннан да, Илдус үз һөнәренең чын остасы, башкача булуы да мөмкин түгел, мәкерле чир тырнагыннан сабый гомерләрен саклап калу даими белем, практика таләп итә. Үз-үзеңне аямыйча эшләү тормыш рәвешенә әверелеп бара. COVID-19 белән көрәшә башлавыбызга тиздән бер ел тула, чирнең чигенүе сизелмәсә дә, табиб белдергәнчә, алга китеш шактый.

– Беренчедән, авыру башлаганда аның табигатен белми идек, хәзер аның нинди чир икәне күпме-азмы билгеле булды. Әле күп нәрсәне өйрәнәсе, ачыклыйсы бар. Теоритик яктан инфекция яхшы өйрәнелгән. Гамәли яктан шулай ук дәвалау ысуллары камилләште, үлем процентлары азайды. Узган елның башы белән чагыштырсак, үлем-китем очраклары кимеде, канны сыегайта торган даруларның да йогынтысы сизелерлек, – ди балалар табибы.

Җир шарына кара болыт булып ябырылган ковид тормышыбызны тамырдан үзгәртте. Кешеләр үзләренең һәм якыннарының сәламәтлеге өчен борчыла, аны ныклабрак кайгыртырга кереште, тормыш кыйммәтләренең нидән гыйбарәт икәне турында уйлана башлады. Ә иң мөһиме: медицина, адәм балаларын дәвалаучы табиблар хезмәтенә игътибар юнәлтелде. Аларның хезмәт хаклары арттырылды, тормышта медицинаның роле турында хөкүмәт дәрәҗәсендә төпле кызыксыну туды. Яшерен-батырын түгел, медицинада хәл ителмәгән мәсьәләләр байтак. Шунысы куанычлы: хәзерге буын табиблар да үзгәрә.

– Тулаем медицина Җир шарын буенча үзгәрә, әнә шул үзгәрешләргә без дә артка калмыйча ияреп барырга тиеш, – ди Илдус Лотфуллин. – Монда ике юнәлеш бар, берсе аның профессиональ, белем арта, бу пандемия медицинага зур инвестицияләр китерде, элек күренмәгән финанс дөнья буйлап кертелде. Моннан биш-ун элек безгә бер ел эчендә яңа вакцина уйлап табачаклар, дип әйтсәләр, моңа бер кеше дә ышанмас иде. Бу – гаять зур казаныш. Бер елдан аз вакыт эчендә дөньяда өр-яңа берничә вакцина җитештерелде! Минемчә, пандемиядән соң безнең медицина алга китәчәк. Ә менә шушы алгарыш артыннан без табиблар өлгереп барырга тиеш.

Артта калмас өчен, һәр табибтан инглизчә дә белү сорала. Әгәр дә ярты ел син инглизчә язылган яңа мәкаләләр белән танышып бармыйсың икән, димәк, артта калдың дигән сүз. Кызганыч, күп кенә коллегалар инглиз телен белми, яңа белем, стандартлар белән танышудан мәхрүм. Элегрәк биш елга бер тапкыр ике ай белемне арттырып ала идек тә, шул җитә, дип уйлый идек. Хәзер система үзгәрде, өзлексез медицина белеме (НМО) лязем. Аның фәлсәфәсе нидән гыйбрәт: син һәрвакыт белем тупларга, яңалыкларны һәрдаим күзәтеп, өйрәнеп барырга тиеш. Бу үзеңне вакуумдагы кебек хис итмәскә өнди, башка сферага кагылышлы сорауларны өйрәнүне таләп итә. Яңа елдан башлап, үз сертификатыңны раслау өчен һәр ел НМО системасында төрле онлайн конференцияләрдә, курсларда, офлайн курсларда катнашып балл җыярга тиешсең. Югыйсә, сертификатың расламыйлар.

Ә икенче юнәлеш, этика һәм деонтология сферасы. Бу хакта бик аз сөйлиләр, ә аны, гомумән, беренче урынга чыгарырга кирәк, дип саныйм. Деонтология – пациент белән табиб мөнәсәбәтләрен һәм табибларның үзара мөгамәләсен өйрәнә торган фән.

Элеккедән, Советлар Союзыннан килә торган патернализм системасы юкка чыгып бара. Табиб пациентка дәвалауны билгели, барысын үзе хәл итә, авыру шуларны үтәргә генә тиеш, табиб эшенә тыкшынырга хакың юк иде бит. Ә хәзер җәмгыять бу системадан риза түгел, кешеләргә партнерлык системасы кирәк. Бу күренеш медицинага гына карамый, шул ук сәясәт, мәгърифәттә дә партнерлык системасын таләп итә башладылар. Яшьләр бигрәк тә, мин барысын да беләм, үзем эшлим принцибы белән яши, гамәл кыла. Бу күренеш мәгълүматның ачык булуы белән бәйле. Хәзер интернет заманы, һәр нәрсәне аннан табарга мөмкин.

Патернализм җимерелүен күпләр авыр кичерә. Олы яшьтәге белгечләргә бигрәк тә кыен. Сине пьедесталдан алып куялалар да Айболит булудан туктыйсың! Һәм... хезмәт күрсәтүче булып каласың. Җанга тия торган нәрсә, ләкин иртәме-соңмы, партнерлык системасы гамәлгә керәчәк һәм без моңа күнәчәкбез. Бу хакта вузда
укыган чагымда ук фикерләр ишетелгәли иде. Ә менә хәзер мин аны эшемдә тоя ук башладым. Без табиблар моңа күнәргә тиеш. Кем күнә алмый, ул ке- шеләр дәвалый алмаячак.

«ГЫЙЛЕМ ТЕЛЕН «ӨЧПОЧМАК» ТЕЛЕНӘ АЛМАШТЫРМЫЙК!»

Табибның инстаграм сәхифәсен ике телдә алып баруы да күпләрнең игътибарын җәлеп итә торгандыр. Һөнәрендәге яңалыклар, ковидтан вакцина ясату, гаиләсе белән ял итү мизгелләрен дә биредә күрергә мөмкин. Хатыны Динә белән университетта укыганда ук танышалар. Ул – теш табибәсе. Гаиләдә өч кыз үстерәләр. Асия, Әминә һәм Мәрьям матур татар исемнәрен горур йөртә, алар чын милли тәрбия ала, музыка, сәнгать белән кызыксына. Илдусның әниcе – милләт җанлы кеше, милләтпәрвәр ханым улына да милли орлыкларны кечкенәдән сала килгән. Мәктәпләрдә татар теле дәресләре юкка чыгу, тел укытучыларын кыскартулар башлангач, егет чын күңеленнән рәнҗи, ризасызлыгын белдереп, үзлегеннән татар теленә игътибарын арттыра башлый.

– Без сайлап куйган парламентта туган телебезне яклап фикер әйтерлек кеше табылмавына шулкадәр ачуым чыкты! Шуннан соң яңадан татарча сөйләшергә тотындым, татарча китаплар укырга гадәтләндем. Балаларыма да телне өйрәтә башладым.

Тел югалуның бер галәмәте шул: тел примитивлаша, «өчпочмак» теленә генә калып бара. Ә бит асылда татар теле ул – гыйлем теле, вакытында бөтен төбәккә белем биреп торган телне алай тиз генә юкка чыгармаска иде. Тулысынча формалашкан, җитлеккән тел тамырына балта чабарга ярамый. Медицина – катлаулы өлкә. Максатым – катлаулы булса да, татар телендә медицина турында мәгълүмат биреп булганлыгын раслау. Сәясәт, җәмгыять, икътисад өлкәләрен генә алыйк – барысы турында да татарча рәхәтләнеп фикер йөртергә, аралашырга мөмкин бит. Тел сакланып калсын өчен, ул интернетка керергә тиеш. Интернетта булмаган нәрсә юкка чыкканы аңлашыла. Татар теле интернет киңлекләрендә урын алсын дисәк, безгә анда татарча аралашуны оештыру зарур!

Фотолар Илдус Лотфуллинның шәхси архивыннан алынды

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев