Логотип Идель
Заман

Ильяс Гафаров: “Татар сәхнәсе заманча музыка тыңларга әзер”

Ильяс Гафаров – продюсер, заманча иҗат иткән ирекле татар музыкантларын берләштергән Yummy Music лейблына нигез салучы.

Ильяс Гафаровпродюсер, заманча иҗат иткән ирекле татар музыкантларын берләштергән Yummy Music лейблына нигез салучы. Электрон көй язу, музыкага аранжировкалар ясау, җыр текстлары язу, аларны редакцияләү белән дә шөгыльләнә. Милли заманча музыка фестивальләре оештыра. Tat Cult Festәнә шундыйлардан. Сүзебез әлеге фестивальне искә алудан башланды.

Фото: Оля Нестерова

Ильяс, быелгы фестиваль нәрсәсе белән истә калды? 

– Масштаблырак узуы белән. Tat Cult Fest сәхнәсендә яңа исемнәр күбрәк яңгырады. Мәсәлән, озак еллар чыгыш ясамаган, заманында искитмәле популяр булган фин татарлары төркеме “Başkarma”ны яңадан җыя алдык. Беренче мәртәдә блогерлар сәхнәсе эшләде. Казанның андеграунд рәссамнары үзләренең арт-проектларын тәкъдим итте. Махсус фестиваль өчен Минзәлә театры “Салкын кын” спектаклен алып килде. Рөстәм Миңнеханов кунак булып китте.

Фото: Камила Мамедова

Интернетта, татар фестиваленең исеме татарча түгел, дип шелтә белдерүчеләр бар.

– Без теләсә кайсы милләт кешесенә аңлашырлык исем сайларга тырыштык. Хәзерге татар мәдәниятенә карата читтән караш булдырасы килде. Болай ул татарлар өчен генә түгел, бөтен дөнья өчен ачык. Чит илләрдән килгән җырчыларыбыз да шуңа дәлил.

Тиздән Tat cult lab проектын яңартырга җыенабыз. Быел ул яңа форматта – эксперименталь формада узачак. ("Идел" журналының декабрь санында укыгыз)

– “Калеб” яшьләр буыны да “Безнең җыр” дип аталган шундыйрак проект алып бара. Көндәшлек тудырмасмы? 

– Бездә җыр форматлары башкачарак. Максатларыбыз да төрле. Гомумән алганда, бу идея яңа түгел. Андый проектлар чит илләрдә күптән гамәлдә бит. Калебнең максаты: классик музыкаль фондны баету. Бу мөмкин эш микән, анысы шикле, минемчә.

Сине, альтернатив музыка казанын кайнатучы, дип әйтергә була. Үзеңнең музыкаль белемең бармы?

– Классик мәгънәдә музыкаль белемем юк. Беркайда да махсус укымадым. Тәҗрибә һәм үз кызыксынуым белән алган белемем бар. Профессиональ музыкантлар белән эшлим. Алардан күп нәрсәгә өйрәндем. Өйрәнәселәр дә шактый.

Музыкага килү юлларың турында сөйлә әле.

– Рэп аша кереп киттем. 2005 елда без “Иттифак” төркемен булдырдык. Назыйм Исмәгыйлев, Шәкүр (Әмирхан Корбанов) белән бергә җырлар иҗат иттек. Шунда кызыксынып, электрон музыка язырга һәм аранжировкалар ясарга өйрәндем.

 – Журналда «Алтан» рэп төркеме солисты Батыр Харисов белән әңгәмә чыккан иде. Аның фикеренчә, рэперлар сүзләрен үзләре язса, шәбрәк санала. “Иттифак” җырлары өчен сүзләрне үзең яздыңмы?

– Нәкъ шулай! “Иттифак”ның бер альбомы һәм минем аерым альбом чыкты.

Русиядә популяр булган “Татарка”ның (Ирина Смелая) “Алтын” җыры сүзләре авторы да син икән. Бу эш ничек булды? Бик күп милләтчеләр аның сүзләрен дә, клибын да тәнкыйть утына тотты. 

– “Татарка”ның продюсерлык үзәге егетләре мине Yummy Music аша интернеттан эзләп тапты. Моңа кадәр кемгәдер җыр язган юк иде. Бу үземә дә бик кызык тоелды. Җырны максималь рәвештә гади итеп, хәтта балаларча ясарга тырыштык. Беренчедән ,җырчыга җиңелрәк булсын өчен, икенчедән, вакыт бик чикле иде. Килеп чыккан нәтиҗәдән мин бик канәгать. “Татарка” белән эшләүне дәвам итәбез. Ошатмаучыларга килгәндә, шәхсән үземә шелтә белдерүчеләр булмады. “Татарка”ның вируслы клибын карап, татарлар турында начар фикер туачак, диючеләр белән килешмим. Чөнки “Татарка” безнең милләтне түгел, бары үз-үзен, үз сәхнә образын тәкъдим итә. Гомумән, вируслы ролик карап кына, берәр милләт турында фикер йөртүчеләр, нәтиҗә ясаучылар булуы бик шикле.

Ләкин бу җырлар ничек тиз популярлык казанса, шулай ук тиз онытыла да. Җыр сәнгате өчен бу бик әйбәт түгелдер?

– “Алтын” җыры чагыштырмача озак тыңланылды әле. Хәзерге җырлар, гомумән, бик озак вакытлы түгел. Чөнки сайлау мөмкинлеге күбрәк. Бигрәк тә, яхшы реклама өчен дәүләттән ярдәм күрсәтелмәгән җырларга популярлашу авыр. Шул язмышка дучар булган “Алтын” җырының бәреп чыга алуы шулай ук яхшы нәтиҗә.

Yummy Music ничек барлыкка килде?

– 2012 елда беренче студияне төзегәндә, янәшәбездәге музыкантларны берләштерү уе туды. Ул вакытта алай күп түгел иде алар. Барысы да диярлек таныш-белешләр. Беренче җырлар иҗат ителә башлагач, яңа кешеләр тартылды.

Беренче студияне үз көчегез белән ачтыгызмы?

– Әйе. Аерым бүлмәне арендага алып, аннан үз көчебез белән студия ясадык һәм буш вакытта үзебезнең җырларны яздыра башладык. Студия заказлар исәбенә яшәде.

Yummy Musicта артистлар бик күп түгел. Алар иҗатлары белән акча эшли аламы?

– Элек акча эшләү катлаулырак иде. Чөнки татар сәхнәсе мондый музыкага әзер түгел. Җырчыларның чыгыш ясардай иҗатлары да юк иде диярлек. Хәзер исә хәлләр башкачарак. Репертуар җитәрлек, сыйфат ягыннан да яхшырак. Аларны тыңларга теләүчеләр дә күбәйде. Казан һәм татар сәхнәсе заманча музыкага әзер.

Әмма авыл кешеләре андый музыка тыңламый. Ә шәһәрдә татарча белүчеләр аз.

– Вакыт барын да үз урынына куя ул. Хәзергә шәһәр яшьләре тыңласа, күпмедер вакыттан авыл яшьләре дә заманча музыкага тартылачак. Безнең җырлар татар телендә булса да, башка милләт вәкилләре дә тыңларлык.

Кайсы җырчыны күбрәк тыңлыйсың?

– Һәркайсының яраттырырлык җырлары бар. Мәсәлән, JUNA төркемен күбрәк “Яшел күзле”, “Иртә”, “Урман кызы” җырлары аша беләләр. Оскарны (Әскәр Юнысов Gauga төркеме) күбрәк кызлар өчен язылган “Грейпфрут”, “Төрле хәлләр” җырлары аша беләләр. Зәринәне “Ай җаный”, “Сандали” җырлары аша таныйлар. Хәзер “Агыйдел” җыры да бик популяр. Илгизнең (Илгиз Шәйхрәзиев) “Егылабыз” җыры радиога эләкте. Аны яратып тыңлаучылар шактый. Чөнки аның җырлау стиле бик аерылып тора.

Чит илдә продюсерларның җырны чыгару, тарату белән генә түгел, җырчының образын да, үз-үзен тотышын да контрольдә тотуы билгеле. Yummy Musicтан үскән җырчылар арасында кыяфәте, башкаруы бик үзенчәлекле булганнар бар. Мәсәлән, рэпер “К-Ру” һәм “Усал”, аларның сәхнәгә ничек чыгасы килешенәме?

– Юк. Музыка кебек үк, алар образларны да үзләре сайлый. “Усал” үзе рәссам булганга чыгышын визуаль үзенчәлекләр белән дә бизәргә тырыша (фестивальдә ул ул тәпән эченнән сикереп чыкты, күзләренә ак линза кигән һәм битенә карап сызык сызган иде). Холкына туры китереп, чыгышыннан да перформанс ясарга тырыша. Яшьләр аның чыгышларын бик ярата. 

Җырларның яңгырашы шулай төрле булуы (ешрак ул Ауропа, Америка музыкасына тартым) татар моңына балта чапмыймы?

– Моңның төгәл генә ни икәнен берәү дә әйтә алмый. Теләсә нинди телдәге, теләсә ничек җырланган җыр моңлы булырга мөмкин. Моң башка милләтләрдә дә бар. Төшенчәсен генә, менталитет үзенчәлекләре аркасында, татарлар уйлап тапкан. Минемчә, музыка кебек үк, моң да үзгәрешләр кичерә ала. Шуңа күрә, моң юкка чыгар, дип уйламыйм. Әйе, без җырлаган җырларны борынгырак татар кешесенә тыңлатсаң, ул аны аңламас иде. Шунысын да әйтим, бик кызыклы бер шөгылебез дә бар: элеккеге җиз пластинкаларны цифрлаштырабыз. Алар нигезендә безнең җырчылар яңы треклар иҗат итә алачак. Шул рәвешле инде күптән югалган җырларны торгызачакбыз.

Альтернатив татар музыкасы атамасы белән килешәсеңме?

– Без аны эстрадага альтернатива буларак башлаган идек. Ләкин хәзер башка юлдан барабыз. Бәйсез яки ирекле дип атау дөресрәк булыр. Музыкантлар телендә “инди” (independent, инглизчәдән, бәйсез) музыка дигән төшенчә бар, без шундый караш яклы. Музыкантларыбыз үзләренең нәрсә җырларга теләгәннәрен белеп килә. Җырларны алар штамп ясап, сатып алмый. Алар үз зәвыгы белән, үзенә якын стильдә иҗат итә. Эстрада җырлары бик примитив бит.

Син “лейбл”, “трек”, “флоу” ише аңлашылмаган сүзләр күп кулланасың. Бигрәк тә болар олы буын кешесе катлаулы. Әти-әниең белән ничек аралашасың? Алар синең нәрсә эшләгәнеңне беләме?

– Әти-әнием белән эш турында сөйләшмим. Аларга чыннын да аңлавы авыррак булыр иде. Нәрсә белән шөгыльләнгәнне, интуиция дәрәҗәсендә генә абайлыйлар. Бу өлкәдән ерак кешеләргә барысын да гади тел белән аңлатырга тырышам. Дуслар, коллегалар белән профессиональ лексика кулланып аңлашуы кулайрак.

Шиһабетдин Мәрҗани турындагы “Шиһаб хәзрәт” документаль фильмда (режиссеры Салават Юзиев) Рәдиф Кашапов хәзерне яшь татар музыкантларын, борынгы новаторлар, галимнәр, дин әһелләре белән чагыштыра. Моның белән килешәсеңме?

– Әйе, килешәм. Аларның эшен дә күпчелек кабул итмәгән. Алар да новатор булган, яңалык алып килергә, милләтне үстерергә тырышкан. Татар театрына яңалык алып килгән Нурбәк (Нурбәк Батулла) тә, музыкага яңалык алып кергән Оскар да (Әскәр Юнысов) үзенә күрә элеккеге галимнәр, дин әһелләре кебек өлеш кертә. Ләкин хәзер халыкка бераз башка әйберләр аша йогынты ясый.

Димәк, миссияң – милләтне үстерү һәм саклау, дип саныйсың?

– Шуның өчен эшлибез. Татар музыкасына, мәдәнияткә яңалык кертәсе, аның дәрәҗәсен күтәрәсе килә. Һәркем үзе ничек булдыра ала, шулай өлеш кертә.

Йөз, ике йөз елдан татар тарихы китапларында сезнең портретлар булыр микән?

– Ике йөз елдан татарча китаплар булыр микән?! Тарихка кереп калырга дигән максатым юк. Хәзер аерым кеше берни дә эшли алмый. Шуңа күрә тарихта да аерым кешеләргә урын аз булыр, дип уйлыйм.

Фото : Камила Мамедова
Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев