Логотип Идель
Заман

Иманы нык кеше ашыкмый

Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче Исмәгыйль Шәңгәрәевне белмәгән кеше юктыр, ә менә аның тормыш иптәше Мәрьям Шәңгәрәева – күпләргә ачылмаган сер булып кала. Әйдәгез, бергәләп якыннан танышыйк әле унбер бала әнисе, ун онык әбисе белән...

Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче Исмәгыйль Шәңгәрәевне белмәгән кеше юктыр, ә менә аның тормыш иптәше Мәрьям Шәңгәрәева – күпләргә ачылмаган сер булып кала. Әйдәгез, бергәләп якыннан танышыйк әле унбер бала әнисе, ун онык әбисе белән...

Үзегез белән таныштырып китегез әле, Мәрьям апа. Чыгышыгыз белән кайсы яклардан сез?

Үзбәкстаннан мин, шунда туып, унҗиде яшькә кадәр яшәдем. Әтием – Шахмамедов Әнвәр, Үзбәкстан кешесе, әнием – Фирдәүес, Казаннан. Гаиләдә алты бала үстек. Әти-әнием 1997 елдан бирле Казанда, Мирный бистәсендә яшиләр.

Рәшидә абыстай оныгы булуы авырмы?

Юк ла, авыр түгел, күңеллерәктер. Мин аның беренче кызы Фирдәүеснең олы кызы булам инде. Дәү әниемнең алты баласы: биш кызы һәм бер улы булган: әни, Рабига апа, Рәмзия апа, Исламия апа, Рушания апа, Госман хәзрәт. Ул елга бер мәртәбә Үзбәкстанга кунакка килә иде. Килә иде дә: «Намазлы булыгыз һәм икенче күрешкәндә менә шушы догаларны яттан белегез!» – дип, безгә гел үзенең үгет-нәсихәтләрен калдырып китә иде. Соңыннан имтихан алыр иде дә: «Машалла!» – дип әйтер иде. Киләсе очрашуга кабат бирем калдырып китәр иде...

Ирегез белән кайда, ничек таныштыгыз?

Туганнар таныштырды. 1991 елда Үзбәкстанда мәктәп тәмамлагач, Казанга – педагогика институтының инглиз-гарәп телләре бүлегенә укырга керергә, дип килдем. Бөтен документларымны тапшырдым да Бөгелмә шәһәренә – әниемнең сеңлесе Рабига абыстай һәм ире Сөләйман хәзрәтләргә кунакка киттем. Аннан алар белән Оренбург өлкәсендәге Богырыслан шәһәрендә яшәүче туганнарга юл тоттык. Шунда Исмәгыйль абыегыз белән таныштырдылар. Бер айдан соң инде кияүгә чыктым. Исмәгыйль кунаклар өчен туйга бер самолет яллап алды. Шул самолетта Богырыслан, Ульян, Самара, Мәскәү, Татарстан, Башкортстан якларыннан кунаклар бөтенесе туй мәҗлесенә Самарадан Ташкентка очты. Гөрләтеп Чирчик шәһәрендә биш йөз кешелек туй уздырдык. Никахны Сөләйман һәм Госман хәзрәтләр укыды. Шундый онытылмас мизгелләрдән соң, мин Шәңгәрәева булдым. Ун ел Богырыслан шәһәрендә яшәдек, шуннан соң Мәскәүдә тормыш иттек, хәзер инде 2006 елдан бирле Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшибез.

Исмәгыйль абыйның беренче җәмәгате авырып мәрхүм булгач, балалары Мөслимә белән Ислам әтисе белән генә кала. Әнисез калган ятимнәрне үз канат астына сыендыргансыз. Үз балаларыгыз тугач, тәрбия өлкәсендә каршылыклар булмадымы?

Каршылыклар белән очрашмадык. Исмәгыйльнең олы апасы – Рәйсә алдан ук җайлап, балалар белән үтемле итеп сөйләшкән, «Әниегез мәрхүмә, шуңа күрә әтиегез сезгә икенче әни ала», – дип аңлаткан. Аллага шөкер, шуннан бирле «әни» дип йөрттеләр. Әлхәмдүлилләһ, ирем дә бөтен тормышны бер сулышта, яхшы итеп алып барды, балаларга да, миңа да авырлык төшмәде. Бер баланы икенчесеннән аерырга вакыт та булмады, килем-китем – кунак мәшакате күп булды.

Бала тәрбияләүдә сез нәрсәгә өстенлек бирәсез?

Әлбәттә, дини тәрбиягә. Балаларны шәригать кануннары буенча тәрбиялибез.

Балаларыгыз ничә яшьтән намаз укый башлады?

Аңлый башлагач. Ә болай ике-өч яшьтән намазга үзләре баса. Күреп үсә бит ул аны.

Монда гарәп хатын-кызлары беркая да ашыкмый, алар салмак, җайлап кына яшәүгә күнеккән, шикелле. Бу нәрсә белән бәйле?

Дини тормыш белән. Без аңа өйрәнәбез, ә гарәп хатыннарының андый тормыш бала чакларыннан ук гадәтләренә кергән. Шуна күрә алар ашыкмый, дулкынланмый, чөнки иманнары нык, бөтен эшне Ходайга тапшыралар, язмыш алдан язылган, дип кенә карыйлар. Русия халкы эшләренең унышлы булуы үзләренең тырышлыгыннан гына тора, дип фикер йөртә, шуңа күрә ашыга, кабалана... Ә гарәпләр эшен Ходайга тапшыра, җитешмәсәләр дә исләре китми. Шулай хәерлерәктер, дип тыныч кына уйлап куялар. Аларның да авырлыклары бардыр инде, читтән караганда гына бер проблемасыз йөриләр кебек тоеладыр... Тыштан безнең мәшәкать аларга, аларныкы безгә күренми. Тормышта бар нәрсәгә күнегәсең, күнегергә кирәк тә.

Баларыгыз бер-берсен хөрмәт итә, олысын – олы, кечесен – кече итеп күрәләр. Ишле гаиләне ничек бердәм итеп тупларга?

Беренчедән, балалар өчен син үзең үрнәк булырга тиеш. Ата-ана өйдә нинди – сабыйлар шуны сеңдереп үсә һәм киләчәктә сине кабатлый. Халыкта тикмәгә генә «Бала оясында ни күрсә, очканда шуны күрсәтер» дигән мәкаль яшәми. Икенчедән, бер-берсенә абыем-апам, энем-сеңлем, дип эндәшү, хөрмәтләү гадәте кирәк. Бер елга олыракмы яисә бер айгамы, я бер генә көнгәме – мөһим түгел. Барыбер, бу синең абыең, аны тыңларга, каршы дәшмәскә, кычкырмаска, өлкәннәр белән талашмаска кирәк, дип өйрәтәбез. Татар халкының өлкәннәргә хөрмәт йөзеннән эшләнелә торган язылмаган кануны ул.

Тыңламасаң, хәзер абыең белән апаңа әйтәм, дисез шул, ә балалар шунда ук тәүфыйк иясенә әйләнә.

Күрәсең, яшьләр үтемлерәк аңлатадыр (көлә).

Әтиләре тәрбия эшендә ни рәвешле катнаша?

Тәрбия өлкәсендә күп нечкәлекләрне мин иремнән өйрәндем. Эштә булганда да, балалар нишли, нәрсә белән шөгыльләнә, татарча сөйләшәләрме, дип шалтыратып сорашып тора. Олы балалар белән – олыларча, сабыйлар белән – нәниләр телендә әңгәмә кора. Кечкенәләре белән рәхәтләнеп уйнап та утыра әле. Аның үз ысуллары. Мәсәлән, җомга көнне, барыбыз җыелгач, ул ничек сөйләшергә, кешеләр алдында үзеңне ничек тотарга, ничек тормыш алып барырга кебек әдәп, әхлак дәресләре бирә.

Балаларыгыз нинди мәктәпләрдә белем ала? Тел белән кыенлыклар тумыймы?

Һәдия, Җәлил, Мөхәммәд, Кәүсәрия чит ил мәктәпләрен, Ислам белән Мөслимә Мәскәү мәктәбен тәмамлады. Ә башкалары үзебезнең янда Расельхайм әмирлегендә урнашкан мәктәптә укыйлар әле. Кызлардан кала, бөтен улларым өчен югары уку йорты ул – әтиләре инде, әтисенең эшләре. Олы кызым читтән торып, Мәскәү университетын тәмамлады, икътисадчы. Ә кечесе Шарджа әмирлегендә менеджмент юнәлешен сайлады, әлегә шунда укый.

Балаларыгыз ничә тел белә?

Дүрт тел: татар, рус, инглиз, гарәп телләрендә камил сөйләшәләр.

Алар өчен татар теле нәрсәгә кирәк дип уйлыйсыз?

Үзен хөрмәт иткән һәр кеше ана телен белергә тиеш. Шуңа күрә алар телебезне, буыннан-буынга килгән гореф-гадәтләребезне, йолаларны сеңдереп үсә. Татар халкына, җәмгыятькә тугры, динле, нык иманлы, дәүләтебезгә файда китерерлек тәүфыйклы балалар үстерергә тырышабыз. Милләтне телсез саклап калып булмый.

Кием мәсьәләсенә килгәндә, сезгә нинди стиль якынрак: гарәп киемнәреме, яисә татарныкымы?

Икесе дә якын. Иң мөһиме, хатын-кызның гаурәте капланган булырга тиеш. Библиядә дә әйтелгән бу хакта, Коръәндә дә. Гарәп илендә урамда артык күзгә бәрелмәс өчен кара күлмәк киям. Ә инде Русиядә мин татарларыбызга хас тыныч-якты төстәге киемнәр кияргә тырышам. Аерма шунда гына.

Балаларның үсеп, читкә китүләренә, аерым яшәүләренә ничек карыйсыз?

Насыйп ярларын табып аерым тора башлыйлар икән, без шат кына. Өч балам тормыш корып, гаиләләре белән аерым яши. Кызым Мөслимә ире һәм дүрт баласы белән Мәскәүдә гомер кичерә. Ислам һәм Җәлил улларым гаиләләре белән Аджман әмирлегендә үз фатирларында торалар.

Балага исем сайлаганда нәрсәгә игътибар иттегез?

Чын мөселман исемен сайларга тырыштык. Безнең балаларның бөтенесендә иске татар исемнәре: Мөслимә, Ислам, Һәдия, Җәлил, Мөхәммәд, Кәүсәр, Ибраһим, Сәлим, Хәлил, Габделкаюм, Исхак. Ә алар барысы да Коръәндә язылган. Балага нинди исем кушсаң – тормышы шундый була. Безнең бурыч – балага мәгънәле исем бирү. Бездә балаларга исемне, минем белән киңәшләшеп, Исмәгыйль абыегыз сайлый.

Мәрьям апа, инсафлы, ата-анасына, җәмгыятькә, киләчәк буыннарга да сөенеч китерерлек баланы ничек тәрбияләргә?

Иң беренче чиратта сабырлык кирәк. Баланы ачуланганда, ул үз хаталарын аңламый да, аңларга теләми дә. Чүгәләп, янына утырып, тыныч кына аңлата белергә кирәк. Психологлар да шулай ди, пәйгамбәребезнең сөннәте буенча да баланы җиде яшькә кадәр ачуланырга, аңа сугарга, кыйнарга, әрләргә ярамый. Бер көнне Ибраһим балам әйтә: «Әнкәй, син беләсеңме, мелатонин гормоны кешенең организмында кичке сәгать тугыздан төнге икегә кадәр барлыкка килә икән», – ди. Бу – медицина белән дин бик нык бәйләнештә тора һәм алар арасында каршылыклар юк дигән сүз. Пәйгамбәребезнең сөннәте бар: ястү намазын укыгач, ятып йокларга дигән. Күпчелек белә, әмма дөрес итеп үтәми. Ә шәригать кануннары буенча тәрбия барса, бу шартлар бөтенесе дә үтәлә: балаң да инсафлы була.

Бүгенге көндә Татарстанда тел мәсъәләсе ата-ана ихтыярында калды. Кайбер татар гаиләләре ана телен кирәксенмичә, укытуда рус телен сайладылар. Бу хакта сезнең фикерегез нинди?

Безнең балалар өчен татар телендә мәгълүмат кабул итү авыррак, чөнки балачактан татар телен ишетеп үсмиләр. Шуңа күрә, башка фәннәр белән берьюлы татар телен дә өйрәнсәләр, үзләренә яхшы булыр иде. Әмма мәктәп дәресләре генә җитми, туган телне өйрәнүне гаиләдән башларга кирәк. Үземне дә әти-әниләр өйдә татарча сөйләшегез, дип үстерде. Без дә балаларыбызга, өйдә татарча сөйләшегез, дигән таләп куябыз. Өйдә аралашканга күрә, алар ана телен онытмыйлар.

Катнаш никахларга мөнәсәбәтегез нинди? Балаларыгызның чит милләт кешесе белән гаилә коруына риза булыр идегезме?

Мин моңа каршы. Тормышыңны үз милләт кешесе белән бәйләргә, киләчәгеңне, якыннарыңны күздән кичереп, барысын да алдан уйлап эшләргә кирәк. Ислам динебез нинди чиста, пакь, дөрес дин бит! Гаиләле балаларым әлегә бөтенесе татар кешеләренә өйләнде, кияүгә чыкты. Иншалла, алга таба да шулай булыр!

Милләттәшләрегезгә нинди теләкләрегез бар?

Балаларыгызга якынрак булыгыз. Эш артыннан гына кумыйча, ким дигәндә ике сәгать вакытыгызны балага гына багышлагыз. Чөнки берни дә эзсез калмый.

Алсу Жиһаншина

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев