Логотип Идель
Заман

«Иман» батырлары

Актанышта шәп кенә бер бина бар. Мәгънәле, тәрбияви характерда булуын исеме үк раслап тора – «Иман». Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе урнашкан әлеге бина күптәннән шул исемне йөртә.

Актанышта шәп кенә бер бина бар. Мәгънәле, тәрбияви характерда булуын исеме үк раслап тора – «Иман». Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе урнашкан әлеге бина күптәннән шул исемне йөртә.

Бүгенге көндә Актаныш балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенә 828 бала йөри. Шуларның 164е – көрәш түгәрәкләренә. Биш тренер штатта һәм икесе читтән килеп эшли. Берничә авылдагы көрәш түгәрәкләрен дә алып баралар. Казан шәһәрендә билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионатында алтын медаль яулаган Фарис Хуҗин да «Иман»га йөри. «Спорт мәктәбен тарихына алтын хәрефләр белән язылырлык вакыйга булды бу», – дип, шатлыгы белән уртаклаша мәктәп җитәкчесе Ленис Вәлиев. Аның сүзләренә караганда, кайсыдыр бер авылны көрәш үзәге дип әйтү мөмкин түгел. Командалар беренчелегенә ярышлар уздырганда, актанышлылар тугызъеллык һәм урта мәктәпләр арасындагы нәтиҗәләрне аерым чыгаралар. Урта мәктәпләр арасында соңгы ике елда Актанышның 1нче мәктәбе лидер. Тугызъеллыклар арасында Богады мәктәбе дә, Ямалы мәктәбе дә, Иске Кормаш авылы егетләре дә уңышка ирешкәлиләр. Мәктәпне тәмамлаган спортчы егетләр, нигездә, Казанга – спорт академиясенә юл тота.

Шул ук бинада, шул ук спорт мәктәбе базасында Актанышның танылган тренеры, бик күп егетләргә танылырга, үзләрен күрсәтергә һәм районны да танытырга ярдәм иткән Илфир Әнвәров эшли. Заманында аның көрәше белән башкаланың УНИКС спортзалында уза торган Казан чемпионаты ярышларында таныша башлаган идек. Совет районы өчен көрәшеп йөрүче егет берничә ел рәттән биредә чемпион калды, призлы урыннар яулады. Һәм берзаман ул күз уңыннан югалды. Баксаң, туган ягына – Актанышка кайтып киткән икән.

– Институтны тәмамлагач, дүрт ел юл хуҗалыгы өлкәсендә эшләдем. Яшәргә фатир юк иде. Берзаман район башлыгы Энгель Нәвапович Актанышка тренер булып чакырды, торак мәсьәләсен хәл итәргә вәгъдә бирде. Сүзендә торды: кайтуга ике бүлмәле фатир бирде, рәхмәт аңа! Менә дигән яшь егетләр үсеп килә иде. Рузил Ганиев белән Морад Әмирханов – ике ел, Рузил Исхаков белән Марат Закирҗанов – өч ел, Рамил Хисмәтуллин дүрт ел йөрде. Илнар Энгелович та яшьләр арасында Татарстан чемпионы булды. Алардан соң Искәндәр Мортазин минем җитәкчелектә шөгыльләнде, ул да бүгенге көндә Татарстанда, Русиядә танылган көрәшче булып санала. Аларның әле өй эшләрен шушы спорт залында эшләгәннәрен хәзер дә елмаеп искә алам. Фарис Хуҗин беренче сыйныфтан миндә шөгыльләнде, моннан ике ел элек үк Татарстан белән Русия чемпионатларын отты, узган ел ахырында инде дөнья чемпионы булып танылды.

– Син бит, Илфир, үзең дә көрәшчеләр нәселеннән…
– Әйе, нәселдәге ир-егетләр барысы да көрәште. Әти армиядән көч-дәрман туплап кайткач, көрәшә башлый, 1982-1983 елларда ике тапкыр Муса Җәлил турнирында җиңү яулый. Әтинең абыйсы да, Башкортстан өчен көрәшеп, Русия беренчелеген откан. Мин, энекәш Айнур, тагын ике энекәшебез көрәште. Мин дә, Айнур да Муса Җәлилне оттык, Шәфкать белән Тәүфыйк бик үк уңышка ирешә алмадылар. Аллага шөкер, бүгенге көндә инде малайларыбыз көрәшә. Быел менә беренче класска өч Әнвәров керде, минеке, Айнурныкы, Шәфкатьнеке, өчесе дә көрәшкә йөри башлады.

– Үзең дә кечкенәдән көрәшә башлагансыңдыр инде. Әтиең көрәшче бит…
– Әйе, әти көрәштерә башлады. Ниндидер ярыштан кайта да, идәнгә юрган җәеп, минем Айнур белән көрәштерә иде. Акрынлап Сабан туйларына чыга башладым. Унберенче сыйныфта илле биш килограмда район ярышында зурлар арасында икенче урынны алдым. Муса Җәлил турнирына сайлап алу бәйгесе иде ул. Казанга төзелеш институтына укырга киткәч, Рафил Әхмәтхановка йөрдем. 1997 елда Зәйдә узган шул ук Җәлил турнирында өченче калдым. Аннан ота да башладым. Өч тапкыр – беренче, ике тапкыр – икенче, ике тапкыр өченче булдым. Рамил Вәгыйзов, Ранил Габдрахманов, Илнар Әхмәтҗанов, Таһир Әхкәмов кебек егетләр белән шактый бил алыштым. Бер тапкыр Хәлил Шәйхетдинов белән дә көрәштем, 1998 елда Татарстан чемпионатында оттырдым үзенә. Ул шунда өченче калды. Шул елларга карыйм да, әле вакыт күп тә узмаган кебек, ә күпме үзгәрешләр булган.

– Спорт мәктәбендә сигез йөздән артык кызлар һәм егетләр. Шуның йөз алтмыш дүрте генә көрәшче икән. Азрак кебек…
– Ну анысының инде объектив сәбәпләре дә, субъектив сәбәпләре дә бар. Әйе, беренчедән, сайлап алу мөмкинлеге күп хәзер. Көрәш бит ул авыр төр, уңышка ирешү өчен дә аһ-һай күпме тырышырга, күпме тир түгәргә кирәк. Икенче яктан, мин туган ягыма кайтканда районда биш мең тугыз йөзләп укучы иде. Бүгенге көндә өч мең ике йөз тирәсе. Аерма сизеләме? Аннан килеп, әйе, бик күп балалар тугызынчы сыйныфтан соң китә. Ә бит ниндидер нәтиҗәләр нәкъ шул яшьтә килә генә... 2001 елгы көрәшче егетләребез барысы да китте диярлек. Ярый әле Фарис калды менә, үзебездәге уку йортына керде. Аның кебекләр, үзебездә калучылар күбрәк булсын иде.

– Син үзең көрәштән иртәрәк киттең түгелме?
– Юк, алай санамыйм. Һәр нәрсәнең чиге бар. Малай туды – алмаш булды, дип уйлап куйдым берзаман. Яшьләр үсә тора, көндәшлек арта, берничә әйләнеш узыйм әле, дип кенә келәмгә чыгасым килмәде инде. Минем максатым һәрчак максималь булды: җиңүчеләр арасына керү. Спортта максат куймыйча гына шөгыльләнүне дә бик үк дөрес дип санамыйм...

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: көрәш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев