«Император Диоклетиан кебек булачакмын!»
Олыларча киенгән, «бабочка» галстуклы һәм түбәтәйле җитди Айдардан курку хисе шул сәгатьтә барлыкка килде. Мин – кичә генә университет тәмамлаган яшь амбициоз белгеч, Айдар – Казан яуларга килгән кичәге мәктәп баласы. Ә, юк, ялгышам! Мин – кичә генә университет тәмамлаган яшь белгеч, ә Айдар – Һарри Поттер турындагы китапны татарчага тәрҗемә итү белән танылып өлгергән яшь тәрҗемәче, үз яшеннән күпкә олырак фикер йөртүче, искиткеч тирән белемле, киң кырлы шәхес.
2015 елның августы. Көндезге сәгать ике. Татмедианың тугызынчы каты. «Айгөл, таныш бул: бу – Шәйхин, киләчәктә сиңа аның белән бик күп эшләргә туры киләчәк» (Луиза апа Янсуар бу сүзләре белән безгә хезмәттәшлек/дуслык юравын хәтерлиме икән?!)
Олыларча киенгән, «бабочка» галстуклы һәм түбәтәйле җитди Айдардан курку хисе шул сәгатьтә барлыкка килде. Мин – кичә генә университет тәмамлаган яшь амбициоз белгеч, Айдар – Казан яуларга килгән кичәге мәктәп баласы. Ә, юк, ялгышам! Мин – кичә генә университет тәмамлаган яшь белгеч, ә Айдар – Һарри Поттер турындагы китапны татарчага тәрҗемә итү белән танылып өлгергән яшь тәрҗемәче, үз яшеннән күпкә олырак фикер йөртүче, искиткеч тирән белемле, киң кырлы шәхес. Курыктыммы? Курыктым!
Айдар һәм хезмәт
– Айдар, сине күпләр Һарри Поттер турындагы китапларны тәрҗемә итүче дип белә. Хәзер син – Татар китабы йорты директоры, публицист, яшь галим, укытучы. Син үзеңне беренче чиратта кем дип тоясың?
– Бу сорауга җавап бирү авыр, чөнки, чыннан да, төрле хезмәт белән шөгыльләнәм. Шушы кызыксынуларның күп төрле булуы мине шәхес буларак формалаштырадыр да инде. Иң мөһиме һәр төр эшчәнлекнең бер-берсе белән бәйле булуы. Бу миңа гаять ошый. Шуңа күрә, беренче чиратта, үземне эзләнүче (җаваплар һәм сораулар эзләүче) итеп тоям. Икенче яктан, минем өчен иң мөһим нәрсә ул – хезмәт (монда, әлбәттә, пафослы булган милләткә, халыкка хезмәт дип әйтергә мөмкин булыр иде. Ләкин, юк, асылда иң гади хезмәт турында сүз бара). Шуңа күрә мин – хезмәт кешесе.
– Син әле дә без белгән тәрҗемәчеме?
– Тәрҗемә эше белән әле дә шөгыльләнәм, әмма башка ритмда. Башка темаларга караган текстлар белән эшлим. Бер нәрсә тәгаен үзгәрешсез кала: тәрҗемә белән балачактан бирле аерылганым юк.
– Үзен хөрмәт иткән кеше кайсы өч китапны укырга тиеш?
– Минемчә, һәр кешегә изге Китапны: Коръәнне, Библияне уку мәҗбүри. Чөнки изге Китапларда кешелек өчен әһәмиятле булган барлык идеяләр һәм әхлак кагыйдәләре ята. Икенчедән, үзен хөрмәт иткән кеше милли әдәбиятның нигезен тәшкил иткән әдипнең китапларын укырга тиеш. Безнең очракта, ул – Тукай. Тукайдан башка татар әдәбиятын һәм телен күз алдына китерү мөмкин түгел. Рус телен аңларга теләгән кеше Пушкинны укырга тиеш. Ә инглиз дөньясын аңларга теләгән кеше Шекспирны укысын. Өченчедән, борынгы Рим фәлсәфәчесе һәм императоры Марк Аврелийның көндәлеген укырга киңәш итәр идем. Әлеге көндәлектә безне кызыксындырган бүгенге көн (!) сорауларына җаваплар табарга мөмкин.
Айдар һәм урын
– Яшьләр, гадәттә, шәһәрдә төпләнеп калу турында хыяллана. Ә син, укып бетергәч, Актанышка кайтып киттең. Соңрак кабат Казанга килдең. Күченүләрнең сәбәбе нидә?
– Күченүләрне бик гади генә аңлатып була: табигатем шундый. Гомумән, нәселемнең табигате шундый. Икенчедән, мин Казаннан Актанышка күчеп кайтмадым, ә кайтып тордым гына. Эшкә урнашканда ук эшнең (димәк, торак мәсьәләсенең дә) вакытлыча булуы сөйләшенгән иде. Актанышка тәҗрибә туплар өчен кайтырга кирәк иде, беренчедән. Икенчедән, Актаныш һәм гимназия белән бәйле булган идеяләрне, фикерләрне, проектларны чынга ашырырга, нокта куярга кирәк иде. Күңелдәге уйларның туксан проценты гамәлгә ашырылса да, чынга ашмаган проектлар да шактый булды. Әмма аларның да кайчан да булса вакыты җитәр дип өметләнәм. Бәлки башка шартларда, башка урында – әлегә әйтеп булмый. Ә Казанга исә «вакыты җиткәнгә» күрә кайттым.
– Ә идеаль урының нинди? Син хәзер үз урыныңдамы, «җаның өенә кайттымы»?
– Җаның тыныч, дөньяга карашың формалашкан булса, теләсә кайсы урын идеаль була ала. Барысы да кешенең үзеннән тора. Татар китабы йорты минем өчен – чын йорт, өй. Балачактан килгән күп кенә кызыксынуларымның эчтәлеге нәкъ менә Татар китабы йортында тупланган. Минем өчен иң камил, рәхәт урын ул.
Айдар һәм Татар китабы йорты
– Татар китабы йортына карата планнарың нинди?
– Йортны нәкъ менә музей һәм мәдәни үзәк буларак үстерергә, Луиза Николаевна салган орлыкны шыттырырга, эшне дәвам итәргә! Республика җитәкчелегенең, язучыларның да ярдәме бик зур. Бездә көчле иҗади мохит булырга, Шәриф Камалның исеме дөнья күләмендә танылырга, әсәрләре төрле телләргә тәрҗемә ителергә тиеш. Шәриф Камал исемендәге әдәби премия яшь татар әдипләрен һәм тәрҗемәчеләрен барлауда иң төп алымнарның берсе булып үсәргә тиеш. Минем күзаллауда Татар әдәбияты тарихы музее бина ягыннан да киңәергә тиеш. Татар әдәбиятын бар гүзәллектә күрсәтү өчен, безнең бинаның мөмкинлекләре генә җитеп бетми. Республика күләмендә тормышка ашырып булырдай идеяләр бар: мәсәлән, ТР Милли музее фондларында саклана торган китап, архив хатлары, ядкярләрдән мультимедиа проектлары ясарга, цифрлаштырып киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итеп булы иде.
– Музейлар системасына нәрсә җитми?
– Кадрлар җитми! Икенче яктан, музейлар системасына матди яктан да ярдәм кирәк. Чөнки музей киңлекләре һәрдаим яңарып, яңа төр технологияләр барлыкка килеп тора. Ә бездә (шәхсән, безнең Татар китабы йортында да) технология ягыннан җитеп бетмәгән әйберләр бик күп. Барлык мөмкинлекләрне тиз арада үзләштереп бару өчен, белемле оста кадрлар һәм финанслар кирәк. Гомумән алганда, бүгенге көндә мәдәни оешмаларда (китапханә, музейларда) предметтан бигрәк, кеше үзәктә тора. Әлбәттә, музейда экспонат – беренчел. Әмма без тамашачыга шул экспонат белән танышу мөмкинлекләрен камилләштерсәк, күпкә кулайрак булыр иде.
Айдар һәм кешелек
– Чын татар кешесе нинди булырга тиеш?
– Чын татар, беренче чиратта, кеше булырга тиеш. Кешелеклелек сыйфатларына ия булырга кирәк. Икенчедән, татар кешесе кайда гына яшәсә дә, нәрсә генә эшләсә дә, үзенә йөкләнгән стереотипларга (тырышлык, азмы-күпме хәйләкәрлек) туры килергә һәм ата-бабаларыбыз алдындагы бурычлары барлыгын истә тотарга тиеш.
– Кешеләрдә нинди сыйфатларны хөрмәт итәсең/гафу итә алмаячаксың?
– Тырышлык, зәвыклык хисе, принципларга тугры булуны хөрмәт итәм. Ә үзен гыйлемнән өстен куйган кешеләргә карата ихтирамым булмаячак. Чөнки кешене гыйлем тәрбияли. Бүгенге җәмгыятебезне төзер өчен, Аллаһы Тәгалә кешелеккә гыйлем биргән. Шуңа күрә «мин болай да беләм, булганы җитә» дип үзен өстен тоткан кешеләргә карата тискәре фикерләр уяна.
Айдар һәм хыял дөньясы
– Иң зур хыялың?
– Хыяллар һәм максатлар бик күп. Аларга ирешү юллары да төрле. Иң зур хыялым – хәерле гамәлләр кылып бу дөньяда матур эз калдыру. Ул эз тирән яки сай булырга мөмкин. Ләкин нинди генә булса да, ХӘЕРЛЕ һәм якты булсын иде дип телим. Кеше өлешенә кермичә, әйләнә-тирәдәгеләргә зыян салмыйча, Аллаһы Тәгалә әйткәннәрне үтәп яшәргә насыйп булсын иде. Ә хыялларны максатларга әйләндереп караганда, тәмамланмаган тәрҗемәләрне тәмамларга, языласы китапларны язарга кирәк. Һәм, әлбәттә, Татар китабы йортын тагын да үстерү максаты тора минем алда.
– Ә син кайсы китап/кино персонажы?
– Миңа дисфункциональ персонажлар һәм шул геройларны сурәтләгән әсәрләр ошый. Әйтик, «Доктор Хаус», «Конь БоДжек», «Тайное окно» кебек фильм/мультфильмнарны яратып карыйм. Үземне алар белән тиңдәшләргә теләмәсәм дә, кайчак теләр-теләмәс кенә тәңгәллек сизелеп китә. Мине илһамландырган персонажлар турында сүз йөртсәк, Һарри Поттер турындагы әсәрләрдәге Альбус Дамблдор, тарихи шәхесләрдән католик монах орденнарының нигез салучылары Изге Доминик, Изге Франциск, мөселман даирәсендә киң танылган Җәләлетдин Мәүләнә Руми кебек шәхесләрне искә алыр идем.
– Үткәнне үзгәртә алсаң, нәрсә эшләр идең?
– Берни дә үзгәртмәс идем. Ләкин үткәндәге Айдарга кыюрак бул дип киңәш бирер идем. Чөнки тормышта миңа күпчелек очракта кыюлык җитми. Елдан-ел шул кыюлыкны югалта да барам. Мәктәптә укыганда, студентлыкның беренче елларында тәвәккәлрәк идем. Хәзер исә озаграк, төптәнрәк уйлап эшлим.
– 60 яшьлек Айдар кайда/кем булачак?
– Тыныч күңел белән авылда император Тиан (Диоклетиан) кебек кәбестә үстерер дигән өметтә калам. Замана эстрадасын, әдәбиятын, музейларын сүгеп/мактап, бакчасын карап яшәр иде, мөгаен. Чынлыкта... Ул кадәр алга китеп уйлаган, хыялланганым юк. Әгәр үз алдыма куйган максатларның сиксән-туксан процентына булса да ирешсәм, тыныч күңел белән авылга кайтырмын, мөгаен. Асылда мин – авыл кешесе.
Айдар һәм уйлар
– Кешене нәрсә яшәтә?
– Кешене һәм кешелекне хыял, тормышны үзгәртеп кору теләге яшәтә. Ул теләк-хыяллар беткәч, кеше депрессиягә бирелә, сүнә, җәмгыять тарала, цивилизацияләр таркала. Чөнки фикер киңлеге югала. Шуңа күрә күңелдә һәрчак билгеле-бер дәрәҗәдә канәгатьСЕЗлек хисе булырга тиеш. Татар халкында, Аллаһка шөкер, ул канәгатьсезлек хисе бар. Нәкъ шул без иҗат итәргә, нәрсәдер уйлап табарга, Тукайланырга, Такташланырга мәҗбүр итә.
– Айдар, галәмнең чиге кайда?
– Галәмнең чиге юк. Димәк, хыялның да, Адәм баласының кулында булган мөмкинлекләрнең дә чиге юк! Аллаһ тарафыннан бирелгән (бәлки кыска) гомерне якты, файдалы, дөрес итеп узарга һәм чиксез галәмне танып белергә, белеп калырга тырышырга насыйп булсын. Дөньяны аңлап булмый, әмма сораулар бирүдән туктарга ярамый!
Бүген мин – инде күптән университет тәмамлаган, үзенең кем булуын нәрсә теләвен төгәл белгән Айгөл. Ә Айдар – әле бик күп тапкырлар исемен яңгыратачак, зур уңышларга ирешәчәк шәхес, дустым. Куркаммы? Әлбәттә, юк. Хөрмәт итәм!
Айгөл Абдрахманова
Фирүзә Закирҗанова фотолары
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев