-
«Ел табибы - Ак чәчәкләр 2022» бәйгесе номинантлары өчен тавыш бирү башланды Конкурс «Ел табибы», «Иң яхшы беренчел звено табибы», «Ел медицина хезмәткәре» һәм «Уникаль очрак» номинацияләре буенча уза. Аларның һәркайсында иң яхшысын сайлап алырга мөмкин.
-
Россия Банкы төп ставканы 11 процентка кадәр төшерде Бүген янә Россия Банкы Директорлар советының чираттан тыш утырышы узды. Анда төп ставканы киметү турында карар чыгардылар.
-
Корбан бәйрәме көннәрендә 17 меңгә якын корбанлык терлек чалыначак Пандемия чорында халык алҗыды. Рамазан аенда бик активлашып китте. Кешеләрнең тормыш кыйммәтләре яхшы якка үзгәрә
-
"Туфан самавыры"нда кунакта - Фәнис Мөсәгыйтов Традиция буенча бүген туры эфирда "Туфан самавыры" тапшыруы үтте.
-
"Көй - Мелодия" тапшыруында татар гөсләсе турында сөйлибез "Идел-онлайн" ютуб каналында "Көй - Мелодия" тапшыруның унтугызынчы чыгарылышы чыкты
-
«Media Week-2022»: КФУда медиа атна бара Казан федераль университетында бу атна дәвамында журналистика белеменең 60 еллыгына багышланган «Media Week-2022» дигән чара уза. Әлеге медиа атна кысаларында ачык ишекләр көне, «Россия-Таҗикстан: цифрлаштыру чоры журналистлары» халыкара медиамәктәбе, түгәрәк өстәл һәм төрле мастер-класслар үтә.
-
Казан яшь дипломатлар һәм эшмәкәрләрне очраштыра Чараның төп максатларының берсе - яшь дипломатлар арасында формаль булмаган элемтәләр кору.
-
Кариев театры премьерага чакыра Спектакльнең премьерасы 26-27 май көннәренә куелган
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Интернетта brand (бренд)
Интернет-брендинг (ингл., internet branding яисә e-branding) – чагыштырмача яңа төшенчә, әмма аның маркетингта нинди зур роль уйнаганын, мөгаен, бала-чагалар да аңлыйдыр.
Бренд төшенчәсен барыбыз да белә – ул фабрика маркасы, сәүдә тамгасы. Әлеге термин үзе борынгы скандинавиядә барлыкка килгән («brandr» – яндыру, ялкын мәгънәсендә). Скандинавия фермерлары үзләренең терлекләренә яндырып келәймә/тамга суга торган булганнар, ул исә «brandr» дип аталган. Әмма бүгенге көндә бренд дигәндә без гади бер фабрика маркасын гына түгел, ә репутациясе/дәрәҗәсе югары булган сәүдә маркасын күз алдына китерәбез. Һәм бренд буларак товар гына түгел, күрсәтелә торган хезмәт яисә шәхес үзе дә булырга мөмкин.
Бренд – беренче чиратта кешенең әлеге сәүдә маркасына ышанычын аңлата. Без әлеге марканың сыйфатлы булуына ышанычыбызны белдерәбез, башкалар белән чагыштырганда уникальлегенә басым ясыйбыз.
Брендның һәрвакыт исеме була. Исемнең яңгырашы, әйтелеше, язылышы зур роль уйный. Брендның исемен уйлап табуга (әлеге эшчәнлек нейминг дип атала) зур игътибар бирергә кирәк.
Шулай ук һәр брендның фирма стиле була. Иң беренче чиратта, брендның логотибы шактый зур әһәмияткә ия. Логотипка бер күз төшүгә үк (бу урында вербаль идентификация төшенчәсен кулланасым килә) без әлеге компания тәкъдим иткән ризыкларның тәмен, товарларның формасын/фигурасын, техниканың сыйфатын, күрсәтелгән хезмәтләрнең тәэсирен тоябыз яисә күз алдына китерәбез. Логотиптан кала фирма стиле брендның төп төсләрен, шрифтны билгели. Фирма стиле бланкларда, конвертларда, папкаларда, буклетларда, сувенир продукциясендә, пакетларда һ.б. шундый элементларда кулланылса яхшы.
Тагын бер мөһим әйбер – слоган/дескриптор. Мәсәлән, WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының слоганы «Киләчәк синең кулларда» дип яңгырый. Слоган кулланучыны, клиентны яисә сатып алучыны ниндидер гамәл башкаруга этәрергә тиеш һәм әлеге компаниянең билгеле бер позициясен яисә миссиясен чагылдыра.
Ә хәзер икенче сорауга күчик. Нәрсә соң ул интернет-бренд?
Интернет-бренд дигәндә без нәкъ менә әлеге брендны интернет челтәрендә популярлаштыру элементларын күз алдына китерәбез. Әлеге коммуникация мөмкинлеген кулланып, бренд никадәр күп кешегә үзе турында хәбәр итә ала һәм лояль клиентлар, фикердәшләр таба ала?!
Реклама кулланып кына клиентлар табу көннән-көн кыенлаша бара. Хәзерге вакытта сорауга караганда тәкъдимнәр күп өлкәдә инде күбрәк. Әмма, тәкъдимнәр күп булуына карамастан, аларның кайсы сыйфатлырак, кайсы компания яхшырак хезмәт күрсәтә дигән сорауга җаваплар төрле булырга мөмкин. Нәкъ менә монда бренд зур роль уйный. Бер үк сыйфатта ике төрле товар тәкъдиме булган очракта, кулланучы брендны сайлаячак.
Сәүдә маркасын куллланучы никадәр күп очратса, күп күрсә, аның әлеге маркага ышанычы шулкадәр арта бара. Шуңа күрә Интернет челтәре брендны булдыруда зур роль уйный, чөнки нәкъ менә Интернет челтәре мәгълүматны күпләп таратырга ярдәм итә. Мәгълүматны тарату каналлары хәзер шактый – сайт, блог, социаль челтәрләрдә аккаунтлар, шәхси төркемнәр, мессенджерларда чатлар, электрон почтага таратмалар, контекст реклама, мобиль кушымталар, интернет-радио, интернет-телевидение, интернет-газета һ.б. Кулланучы сине, синең товарны, син күрсәткән хезмәтләр турында мәгълүматны гел очратып торырга тиеш. Инде кибеткә кереп товарлар өелеп торган киштәдә синең марканы күрә икән, ул вакытта, һичшиксез, кәрзиненә ул инде «күптән таныш» булган товарны салып куячак.
Интернетта сез урнаштырган мәгълүматтан тыш, башка кулланучыларның да сезнең товар турында урнаштырган фикерләре дә булуын онытмыйк. Әлеге фикерләр уңай да, тискәре дә, нейтраль дә булырга мөмкин. Әгәр товарларыгыз һәм күрсәткән хезмәтләрегез сыйфатлы икән, йөз процент диярлек уңай бәяләмә булуы ихтимал. Ә инде сыйфатсыз товар сатсагыз яисә сатып алучы белән тупас булсагыз, ул вакытта тискәре бәяләмә булуы гарантияләнгән.
Моннан тыш әле көндәшләрнең булу-булмавы, аларның интернетта гадел уен уйнау-уйнамаулары да зур роль уйный. Сезнең мондый очракта тискәре бәяләмәләргә дөрес реакциягез кирәк. Кайбер кешеләр һәм компанияләр шундый чакларда брендларын тагын да ныгыта яисә җиргә салып таптый ала. Ышанычны яулавы кыен һәм шактый озак вакыт алса, ышанычны югалту өчен берничә мизгел яисә ялгыш әйтелгән сүз дә җитә. Шуңа күрә, брендны булдыру бик җитди мәсьәлә икәнен аңларга кирәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз