Логотип Идель
Заман

ИРАДА ӘЮПОВА: «ҺӘР ИҖАТЧЫ МӘЙДАНГА МОХТАҖ»

«Ирада» исеменең мәгънәсе теләк, омтылыш дигәнне аңлата. Әти-әнисе әлеге исемне кушканда, әйтерсең лә, баланың киләчәк миссиясен күз алдына китергән! Бүгенге көндә Ирада Хафизҗан кызы, чыннан да, Татарстанның сәнгать үсеше, рухи байлыкларыбыз һәм мирас сакланышы өчен җавап бирә. Татарстанның Мәдәният министры Ирада Әюпова яшь талантларга, үзенчәлекле проектларга аеруча игътибарлы. Ул иң мөләем һәм ачык йөзле министрларның берсе. Республиканың сәләтле яшьләренә ничек ярдәм итәрәгә, иҗат кешесенең калебендә ниләр бар, милли асылыбызны ни рәвешле саклап калырга? Хатын-кызга министр йөген тарту ничек бирелә? Әлеге һәм башка сорауларга җавапны эксклюзив әңгәмәдән укый алырсыз.

  «Ирада» исеменең мәгънәсе теләк, омтылыш дигәнне аңлата. Әти-әнисе әлеге исемне кушканда, әйтерсең лә, баланың киләчәк миссиясен күз алдына китергән! Бүгенге көндә Ирада Хафизҗан кызы, чыннан да,  Татарстанның сәнгать үсеше, рухи байлыкларыбыз һәм мирас сакланышы өчен җавап бирә.

Татарстанның Мәдәният министры Ирада Әюпова яшь талантларга, үзенчәлекле проектларга аеруча игътибарлы. Ул иң мөлаем һәм ачык йөзле министрларның берсе. Республиканың сәләтле яшьләренә ничек ярдәм итәргә, иҗат кешесенең калебендә ниләр бар, милли асылыбызны ни рәвешле саклап калырга? Хатын-кызга  министр йөген тарту ничек бирелә? Әлеге һәм башка сорауларга җавапны эксклюзив әңгәмәдән укый алырсыз.

- Ирада Хафизҗановна, пандемия беренче чиратта мәдәнияткә китереп сукты кебек, чөнки бу тормыш җәмгыять, җыелу, очрашулар белән бәйле. Әлеге ситуациядә сезнең тармак тагы да көчлерәк режимда эшли кебек.

- Пандемия безгә бик зур сабак бирде, үзенә күрә зур сынау да. Онлайн киңлекләрендә эшләргә кирәклеге турында күптән сөйләп килсәк тә, күпләр интернет киңлекләрендә эшләүне икенче планга куя килде. Ә көтмәгәндә тормышыбызга килеп кергән вирус әлеге юнәлешнең никадәр мөһим икәнен күрсәтте.

Аудиториясе интернетта булганнар өчен, гадәттән тыш хәл вакытында эшне алып бару авырлыгын сиздермәде. Социаль челтәрләрне кире кагып килгәннәргә генә катлаулырак. Кеше һәрвакыт күз уңында һәм ачык булырга тиеш. Кеше күз уңында тора икән, пандемия булса да, булмаса да ул һәрвакыт халык арасында дигән сүз. Күптән түгел Россия Федерациясенең милли проектлар утырышында да фикер алыштык. Анда пандемия безнең  эшчәнлекне тагын да киңәйтергә этәргеч бирүе хакында әйтелде. Киләсе елга, бәлкем әле бу ел ахырына уктыр, барысы да онытылачак. Бүген алган тәҗрибәне югалтмаска иде безгә. Социаль челтәрләрдә оешмалар белән эшләү дәвам итәргә тиеш.

- Телибезме,  юкмы яшьләр аудиториясе ул интернетта утыра бит...

- Чыннан да, шулай. Безнең аудитория элек олы буын һәм балалар иде. Ә яшьләр барыбер интернетка төбәлгән, алар мәгълүматны шуннан ала. Минем уйлавымча, без хәзер күбрәк яшьләр белән эшләргә тиеш. Алар белән эшләгәндә интернет алыштыргысыз  ярдәм китерә ала.

- Ирада ханым, министр дилбегәсен үз кулыгызга алгач, сез иң беренче яшьләргә йөз белән борылдыгыз...

- Яшьләр үз киләчәген нәкъ менә туган җирендә күрергә тиеш. Яшь талантларны үзебездә калдыру – безнең максат шул. Һәр талант иясе өчен чит илдән кайтып үзебездә төпләнгән шәхесләрне үрнәк итеп куярга кирәк. Әйтик, тарихчы Альфрид Бустанов, мәдәният белгечләре Энҗе Дусаева, Айгөл Дәүләтшина, архитектор Тимур Кадыров, режиссер Туфан Имаметдинов, драматург Зоя Рутер, рәссам Руслан Ибраһимов, җырчы Әдилә Әхмәтова, музыкант Муса Маликов кебек. Алар үз юлын Казанда тапса, башка яшьләргә бик матур өлге-үрнәк, үзенә күрә реклама булачак. Кешене ышаныч яшәтә. Киләчәккә ышанып, үз бәхетен туган җирендә табачагын, хыяллары чынга ашасын белергә тиеш. Татармы, русмы, мөһим түгел, иң мөһиме, ул үзенең тарихи ватанына кайтсын. Үзен туган җирендә кирәкле кеше итеп тоя алсын. Яшь иҗатчылар белән эшләү шарт. Аларда иҗат берлекләренә, хөкүмәт оешмаларына ышаныч булырга тиеш бит.

Ышанычлары булмаса, алар анда керми, хәзер икенче буын үсте. Берлекләр матди ярдәм бирми, элек тә аларның эшчәнлеге идеологиягә корылган иде. Аннары анда барыбер ниндидер социаль ярдәм карала иде. Ә хәзерге берлекләрдә андый кызыксындырулар юк.

 

- Рәсем сәнгатенә пиар, таныту, игътибар җитә дип саныйсызмы?

- Рәссамнар белән эш катлаулырак шул... Монда ике вариант бар. Хәзер төзелеш киң җәелгән, безнең мәдәният сарайларыбыз бик күп. Парк, скверлар бар. Әгәр дә шушы проектларга яшьләр җәлеп ителмәсә, аларны үзебездә калдыру читен булачак. Заманында Илдар Ханов үзен Яр Чаллы шәһәрендә таныткан. Аның әсәрләре шәһәрне бизәп, тулыландырып тора, Казанда да Хановның әсәрләре бар. Бүгенге яшь сәләтләр дә теге яки бу проектларга өлешләрен кертергә тиеш дип саныйм. Шул очракта гына иҗатчы ачыла, үз кыйбласын тизрәк таба. Яшь кешегә финанс мөмкинлекләр дә мөһим бит. Шуңа күрә, рәссамнар, дизайнер, артист, архитекторгаларга үзләренең юлын ярырга ярдәм итәргә тырышабыз.

Татарстанда бик күп программалар тормышка ашырыла. Иң мөһиме, без Мәскәүнекеләргә ягъни Петербургныкыларга гына таянырга түгел, ә беренче чиратта үзебезнекеләр турында уйларга бурычлы. Әйтик,  КДАТУ студентлары чит илләргә барып, бөтен призларны «җыеп» кайта, талантларын күрсәтә. Өстенлек үзебезнең яшьләргә бирелергә тиеш! Читкә алар тәҗрибә тупларга гына чыксын, ә менә сәләтен, талантларын ул үз илебездә күрсәтеп, хыялларын монда тормышка ашыра алсын иде. Аларның әсәрләрен сатып алу мөмкинлеге булу шарт. Совет заманындагы бу тәҗрибәне, минемчә, яңадан кайтару сорала.

Талант – ул капитализация, икенче яктан иҗат куанычы. Һәр иҗатчыга үз эшенең нәтиҗәсен күрү кирәк.

- Ә икенче варианты нәрсәдән гыйбарәт?

- Иҗатчылар белән эшләүнең икенче варианты, һичшиксез, халыкны тәрбияләү. Яшь иҗатчыларның теле башка, тормышка карашлары да үзгәрәк. Бәлкем, аларны башкалар да аңласын өчен,  танытырга, иҗатын аңлатырга, күрсәтергә, тәкъдим итәргә кирәктер. Шуның аркылы аларны инвестицияләүгә ирешү, әсәрләрен сатып алырга кызыктыру бик әһәмиятле. Кризиска кадәр бу хакта сөйләшү булган иде. Әлегә  тукталып торса да, ул барыбер, тормышка ашырылырга тиеш. Интернеттан күренгәнчә, безнең сәнгатькә чит илләр дә битараф түгел. Спектакльләрне интернетка куйганда, чит ил тамашачыларының да кызыксынып караганына инандык.

- Ирада ханым, Якупов, Фәттаховларга алмаш бар, димәк?

- Фәнил Вәлиуллин - бик талантлы скульптор. Аның әсәрләрендә фикер бар, ул заманчалыкны оста тотып ала. Екатерина Манько белән дә дустанә мөнәсәбәтләрдә эшлибез. Ул үз иҗатын Кытайда да танытты. Рәссамнар киң катлам халыкка бик күренми шул. Артур Гаяров, Зөлфия Мөхәммәтдинова, Алсу Мөсавирова - яшьләребез шактый, Аллага шөкер. Тик аларның иҗатын киң катламга җиткерү мәслихәт. Күргәзмәләр ачылышына халык аз йөри. Яңгыравыклы тавышларга гына игътибар итәләр. Ә андый нәрсәләрне «модалы» итәргә кирәк. Үстерү, танытуның ниндидер бер системасы  сорала.

- Әлеге җәһәттән җырчыларга җиңелрәктер кебек?

- «Яңа татар җыры» проектында яшь авторлар, җырчылар катнаша. Мәсәлән, узган ел Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры Гүзәл Сәгыйтова белән «Калеб»тә башланган «Безнең җыр» иҗат лабораториясендә композиторлардан Миләүшә Хәйретдинова, Ильяс Камал, Эльмир Низамов һ.б үзләрен таныта алды. Минем аңлавымча, уртак тел, аңлату-агарту җитми.

Мәдәниятнең  вазифасы – агарту һәм мәгърифәт. Бу юнәлештә кечкенәдән үк тәрбия эшчәнлеге алып бару максатка ярашлы.

Минемчә, төрле жанрлар яшәргә хаклы. Берсенә генә өстенлек бирү дөрес түгел. Комплекслы палитра булсын. Альтернатив музыка ошый, командировкага барганда еш тыңлыйм. Монда миңа аңлаешлы музыка, аранжировка, эчтәлек. Мин гадәти булмаганны яратам. Академик тавышлы Артур Исламов «Алканат» төркемендә җырлый иде. Ул бик кыю экспрементлар ясый. Андый егетләребез бар. Ришат Төхфәтуллинның аранжировкалары матур. Чын татар җыры ул, барыбер, сакланып калырга тиеш. Халык җырларын җиренә җиткереп башкаручы яшьләребез булу да шатландыра. Аны үзгәртергә кирәкми дә. Филүс Каһиров халык җырларын да, эстрада һәм операны да якын итә. Тик менә  фонограммага башкаруны яратмый, бу дөрес тә түгел... Һәр җырчының үз тамашачысы бар. Зал тутырып концерт куялар  икән, бу күренеш куандыра. Иҗат кешесе өчен иң мөһиме - үз стилен, үз тамашачысын табу.

- Ирада ханым, гади кеше буларак күңелегезгә сәнгатьнең кайсы юнәлеше якын?

- Коллегия утырышында фикер алышкан идек, иң дөрес, һәм тасвирлама ул сәнгать әсәреннән бара. Нәкъ менә сәнгать әсәре аша тормыш дөрес мәңгеләштерелә. Нәкъ менә сәнгать әсәрләре  хәзерге чорның эмоциональ елъязмасын алып бара. Киләчәк буын карашында без сәнгать әсәрләре аша да күзалланачакбыз. Кешеләрнең  күпчелеге архивларга барып документлар эзләп утырмаячак бит. Киләчәк буын үткәннәрнең чагылышын сәнгать әсәрләре аша кабул итәчәк. Дөнья тарихын гына алыйк: данлыклы француз императоры  турында «Наполеон һәм Жозефина» картинасыннан мәгълүмат алабыз. Картина аша әлеге шәхес безнең игътибарны җәлеп итә. Җыеп әйткәндә, сәнгать әсәрләре кешеләрдә теге яки бу тарихи образга карата кызыксыну уята. Үзенә күрә пропаганда ролен үти...

Һәр кешенең тормышында сәнгать булырга тиеш.

Сез барыгыз да беләсез, мин театрны бик яратам. Безнең театрлардагы экспериментларны хуплыйм, төрле лабораторияләр эшчәнлеге белән кызыксынып торам.

Туфан Имаметдинов проектлары, «Угол» иҗат лабораториясе игътибарымны җәлеп итә. Музыка яратам, заманчасын бигрәк тә. Классик әсәрләрне еш тыңлыйм, ә халык әсәрләре тормышны яхшырак аңларга ярдәм итә, ниндидер рух ныклыгы өсти. Лирик әсәрләребез искитмәле, моңлы, озын көйләр бездә күбрәк тә бит.

Татарның канында, аннан беркая да китеп булмый. Борынгы халык җырлары күңел халәтемә туры килә. Аранжировкалары профессиональ дәрәҗәдә эшләнгән булса, бирелеп тыңлыйм. Бигрәк тә аутентик башкаруда.

- Яшьләрнең экспериментларын яклаган өчен дә Сезне шактый тәнкыйть утында «тоталар»...

- Экспериментлар булырга тиеш. Яшьләр эзләнә. Үз юлын табарга тырышканнарга игътибар итәргә кирәк. Һәр иҗатчы мәйданга мохтаҗ. «Дәрдмәнд» проекты тирәсендә күпме бәхәсләр барды! Бу - бик нечкә әйбер. Авторлар монда адәм баласының, иҗат кешесенең  тиз юалучан күңеле турындагы фикерне җиткерергә тели. Теләсә кайсы шигырь, иҗат ул күпмедер дәрәҗәдә яра. Без еш кына кешеләрне рухи яктан кимсетәбез, күңелен яралалыйбыз. Күпме газап китергәнне үзебез аңлап та бетермибез. Тәнгә сукканда  яралана, кан чыга, сүз белән күңелен рәнҗеткәндә, хисләреннән көлгәндә, йөрәк җәрәхәтләнә. Тәндәге яраларны дарулар белән дәваларга, ярасын бәйләп куярга мөмкин, ә менә күңел ярасын дәвалау катлаулырак, ә кайвакытта бөтенләй мөмкин дә түгел. «Колактан кергән салкын сүз, йөрәккә җитеп боз була», - дип юкка гына әйтмиләр.

- Хатын-кыз җитәкче булуның үз өстенлеге бардыр? Бездә бит хатын-кыз министрлар икәү генә, икесе дә иң катлаулы өлкәләрне җитәкли...

- Минем фикеремчә, министр - ул ирләр вазифасы. Бигрәк тә бездә. Хатын-кызның күңеле нечкәрәк, һәммәсен дә йөрәгенә якын алучан. Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы да, мәдәниятныкы да гади халыкка якын юнәлешләр. Бүгенге көн кешеләрен генә түгел, үткән, киләчәк буынны да кайгыртып эш итәбез. Кешеләрне ярату, аларның проблемаларына керешү - безнең эштә беренче таләп. Минем өчен бу тармак бик катлаулы. Җиңүләр дә, җиңелүләр дә була. Кайвакытта, нәрсәнедер күреп бетерә алмыйсың, тормыш булгач, төрле хәлләргә юлыгасың. Мәдәни оешмалар, клублар, артистлар, сәнгать әһелләре болар барысыда гаиләм кебек. Аларны мин кайгыртмасам, алар өчен мин көрәшмәсәм, моны башка кеше эшләмәячәген бик яхшы аңлыйм. Хәтта үз фикерләрен яклап көрәшкәннәр белән дә уртак тел табып эшлибез.

- Авылларда Президент программасы буенча клублар, мәдәният йортлары яңартыла, Россия грантлары аша кино күрсәтү заллары гамәлгә ашырыла башлаган иде.

- Президент программасы буенча мәдәният йортлары төзелә. Безнең быел биш объектта илкүләм проект нигезендә эш алып барыла. Кукмара районы  Иске Юмья авылында 200 урынлы, Буаның Кырык Садак авылында 100 урынлы, Питрәчнең Надеждина авылында 100, Тукайның Ильбухтино авылында да 100 урынлы һәм Чирмешәннең Светлогорск бистәсендә 50 урынлы мәдәният йортлары калкып чыгачак.

Шәхсән үземә, модель китапханәләр эше ошый. Кукмара, Яшел Үзән районнарында әлеге төр китапханәләр үз укучыларын сөендерде инде. Республикада 2020 елда Спас, Биектау, Арча районнарында өч тагы шундый модель китапханә куллануга тапшырылачак. Мондый китапханәләр заманча, балаларга кызыклы, олылар өчен дә мавыктыргыч. Әдәбият белән танышырга бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган.

Биш миллионлык кино заллары турында сөйләгәндә, аларның үз таләпләре бар. Анда залларның тутырылуы буенча хисап биреп барырга кирәк. Бу юнәлештә җитди эш таләп ителә. Махсус җиһаз алу өчен биш миллион сум бирелә. Бу җиһаз, урнаштырылгач, акча китерү бурычы куела.  Ягъни кино залларына тамашачы йөреп торырга тиеш, дигән сүз. Кинотеатрлар ачыла, ә акчасын түләп кино карарга йөрүчеләр юк дәрәҗәсендә. Бу мәсьәлә дә хәл итүне көтә. Файдалы проект булачакмы ул, әллә юкмы, боларның барысын да күзәтү, өйрәнү,  тикшерү мәслихәт.

- Ирада Хафизҗановна, мәдәнияттәге татар рухын глобальләшү чикли дип уйламыйсызмы?

- Глобальләшү ике башлы таяк кебек. Бер яктан, чыннан да, куркыныч. Барлык хасият-аерымлыкларны бетереп, бердәм, унификацияләнгән соры масса булдыру дигән сүз. Ләкин глобальләшү киң мөмкинлекләр дә бирә.  Без бик озак  үзебезнең мәдәни кодыбызны саклап калырга тырыштык. Үз казаныбызда бик озак кайнадык. Башлыча, язучылар мәсьәләсенә килгәндә, алар китапларын татарча гына яздылар, нәшер ителделәр... Аларның аудиториясе бары тик татарлар белән генә чикләнде. Ә бу алым бик үк дөрес түгел һәм без моны вакытлар узгач та бик яхшы аңладык. Әгәр дә милли үзенчәлегезбезне җуймаска омтылабыз икән, фикерне, фәлсәфәне сакларга кирәк. Глобальләшүнең үз рухыбызны, үзбилгеләнүне бөтен дөньяга күрсәтергә  мөмкинлекләр дә бирәчәген аңларга вакыт. Дөнья киңлегенә чыгу мөһим. Дөнья масштабында яхшырак сакланачакбыз. Бөтендөнья мирасына керү мәслихәт. Татар ул элек-электән дөнья киңлекләренә чәчелеп яшәгән. Дәүләтчелегезне раслаучы тарихи язу, документ та Иранда Мешхедта сакланын онытмаска кирәк. Гомумән, татарның бик күп тарихи сәхифәләре чит ил архивларында. Глобальләшү безгә үзебез турында эз калдырырга ярдәм итәчәк.

Икенче яктан локализация дә бар. Вокаль мәдәни коды, вокаль рухилык ул күпкырлы дөнья мәдәниятенең бер өлешен тәшкил итәргә  мөмкин. Безнең үзенчәлек - безнең өстенлек, ул безнең рухи байлыгыбыз. Милли үзенчәлек һичшиксез булырга, сакланырга тиеш. Төп максат: дөнья мәйданында татар булып калу. Без ул эшне алып барабыз, ләкин әле моны тулысынча аңлап кына бетермибез.

Сез пандемия вакытындагы эшчәнлек белән кызыксындыгыз, иң авыры - музей, башка мәдәни учаклар эшчәнлеге түгел, алар эшли. Ә Сабан туе! Ул - күп гасырлык йола. Сабан туе турындагы беренче документ  Әлки районында табылган, ул  гасырга ук карый. Халыкның милли бәйрәме турында тарихи мәгълүмат XII гасырда ук булган, димәк. Ерак гасырлардан бирле шанлы бәйрәм бүгенге көнгә килеп җиткән. Быел аны икенчерәк форматта оештырабыз. Иң куркынычы шул: аның мәгънәсе китә бит. Президентыбыз Рөстәм Нургали улы әйткәнчә, «Чын Сабан туе ул авылда!», аның асылын югалтмаска иде.

- ТАССРның 100 еллыгына да зур планнар корылган иде, тик халык җыеп чаралар оештырып булмады кебек?

- Республика юбилее - безнең өчен бик мөһим вакыйга. Минемчә, начар фикерләр яңгыратмаска кирәк, чөнки Аллаһының амин дигән сәгатенә туры килер, диләр бит. Моннан ике ел элек ТАССРның юбилеен ничек уздырабыз, дигән сорау кузгатылды. Мин шул вакытта чаралар гына түгел, кешеләр өчен дә инфракструктура булырга тиеш, дигән фикеремне белдергән идем. Быелга чаралар бик күп планлаштырылган, инфракструктураны буенча эшләр шактый башкарылды. Һәр кеше  киләчәккә җаваплы карарга тиеш. Телне, мәдәниятне саклау безнең кулда. Без балаларыбызны баштан ук француз, инглиз телләренә генә өйрәтсәк (монысы да кирәк, билгеле), ә туган телебездә аралашмасак, дөрес булмас. Хаталарны кабатларга ярамый. Үткәннәрдән сабак алырга кирәк. Иң мөһиме һәр кешегә үз асылы турында горурланып сөйләрлек мөмкинлек бирергә кирәк. Үз тамырларың, үткәнең белән һәрберебез горурлана алсын. Үз нәсел тамырларыңны, шәҗәрәңне белү мәслихәт. Гаилә тарихы да балаларга җиткереп торылсын иде. Тамырларыңны белми торып, киләчәкне төзеп булмый. Адәм баласы агач кебек, тамырларсыз була алмый. Ботаклар тамырлар белән ныграк тоташкан саен, ябалдашлары да мулрак, көррәк. Һәрбер кеше үткәннәр өчен дә, киләчәк буын алдында да җавап тотарга тиеш. Җаваплылык ул мәдәният була да инде. Кешенең мәдәнияте, тәрбиясе эшләнми икән, аның эчке бөтенлеге, камиллеге дә юк дигән сүз. 100 еллык Татарстанда болар барысы да көн үзәгендә.

фотолар: Юлия Калинина

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Яшьләр Ирада Әюпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев