Логотип Идель
Заман

ИРЕМНЕҢ ТАТАР БУЛУЫН ТЕЛӘДЕМ

Диләрә Ельмееваның фамилиясе җисеменә туры килеп тора: гел елмаеп тора ул. Казанга кунакка кайткан көннәрендә очраштык без аның белән. Үзенең Америкада яшәү тарихын да ачылып сөйләде. Әлеге язмада берничә сорауга җавап бар. Ни өчен Диләрәнең нәкъ менә татар егетенә кияүгә чыгасы килгән? Америка балалары Русиянекеннән мөстәкыйльрәкме? Һәм, әлбәттә, гади татар кызының Американы «яулау» тарихы.

Диләрә Ельмееваның фамилиясе җисеменә туры килеп тора: гел елмаеп тора ул. Казанга кунакка кайткан көннәрендә очраштык без аның белән. Үзенең Америкада яшәү тарихын да ачылып сөйләде. Әлеге язмада берничә сорауга җавап бар. Ни өчен Диләрәнең нәкъ менә татар егетенә кияүгә чыгасы килгән? Америка балалары Русиянекеннән мөстәкыйльрәкме? Һәм, әлбәттә, гади татар кызының Американы «яулау» тарихы.

ӘНИ КУРЫКМЫЙЧА ҖИБӘРДЕ

  Әти-әнием – Казанныкы, әби-бабайларым Теләче районыннан, башкалага бик күптәннән күченеп килгәннәр.

   Америкага беренче тапкыр 2006 елда «Work and travel» программасы буенча бардым. Ул программада өч тапкыр катнаштым. Америкада гаилә дусларыбыз бар иде. Алар мине эшкә чакырды, әнием шуңа күрә курыкмыйча җибәрде. Беренче баруымда Мичиган штатында Детройдта булдым. Инглиз телен белсәм дә, гомере буе шул телдә сөйләшкәннәр белән аралашканда читенсенә идем. Төрле мәдәният, менталитет белән очрашырга туры килде, аларныкы үзгә, безнекенә бөтенләй охшамаган. Үзләре бик ачык, дустанә мөнәсәбәттә, аралашырга, булышырга һәрвакыт әзерләр. Америкага килгән саен, телне тагын да шомартырга кирәк, дип кайттым. Хәзер ияләштем инде, тормыш үзгәртә.

ТАГЫН... АМЕРИКАГА

   КХТИны тәмамлагач, инглиз теле укытучысы буларак магистратурага керү теләгем туды. Телне камилләштерү өчен Америкадагы колледжга укырга керергә ниятләдем. Ул түләүле һәм бик кыйммәт иде. Виза да бирмәделәр – уку чорың узган, диделәр. Ярты елдан янә тәвәккәлләдем – бу юлы бирмәсәләр, Америкага бару фикерен онытырмын, дип, әнине тынычландырдым. Ул ярты елны бушка уздырмадым, инглиз теленнән махсус дәресләр алдым. Консул белән инглизчә аралашуым файдага булды – визалы бул- дым. Шулай итеп, Манхэттендагы колледжга укырга кердем. Көндез – уку, кич белән эшләргә китә идем. СПА-салонга администратор булып урнаштым. Клиентларны кар- шы алам, аңлатам, шылтыратуларга җавап бирәм... Шәһәр үзәгендәге бу матурлык салоны канатландырып җибәрде, колледждагы курсларны тәмамлагач та, визалы булу өчен, матурлык салоны буенча укуны дәвам итәргә ниятләдем. Шулай итеп, маникюр остасы, бизәндерүче булып эшләү өчен лицензия алдым. Керфекләр ясарга да өйрәндем. Акрынлап үз клиентларымны тупладым. Ачык, аралашучан кеше булгач, анысы бер дә кыен булмады.

ТАТАР ОЕШМАСЫ КАВЫШТЫРДЫ

Америкада яшәвемә тугыз ел ярым. Анда яшәүче татарлар арасында да дусларым шактый. Сабан туйлары, татар фестивальләре үткәрелә. Элек Сабан туйлары Нью-Йорк һәм Вашингтонда гына узса, хәзер Флориданың Майами шәһәрендә башлана, Нью-Йоркта дәвам итә, аннан Вашингтон, Сан-Франциско, Лос-Анджелеста була, Канадада тәмамлана. Америка татарлары арасында яңа гаиләләр дә туа. Рамил белән без татар оешмасы аша таныштык. Төрле фестивальләргә йөреп, аралашып, кавышып та куйдык. Ирем тумышы белән Пенза якларыннан. Америкага  миннән дә элегрәк, 15 ел элек килгән. Шуңа АКШның бөтен нечкәлекләрен дә белә. Үзе автомобиль бизнесында эшли.

   Нью-Йорк – бик зур, тынгысыз, кыйммәтле шәһәр. Анда гаилә корырга, балаларны үстерергә, укытырга читенрәк. Иптәшем белән уйлаштык та, Теннесси штатына күченергә булдык. Хәзер Севьервилл шәһәрендә яшибез. Ул туристик шәһәр: андагы таулар- ны карарга әллә кайлардан
киләләр. Американың өченче милли паркы бездә урнашкан.

БЕЗДӘ ГЕНӘ ИРТӘ КИЯҮГӘ ЧЫГАЛАР

Кияүгә чыкканда миңа 29 яшь иде инде. Башта үз кешемне таба алмадым. Әти-әниләр шылтыраткан саен: «Тап инде егет, кияүгә чыгарга кирәк», – дия иделәр. Бездә генә ул кияүгә иртә чыгу кабул ителгән. Ә Америкада алай түгел.

   Белем алалар, эшлиләр, карьера ясыйлар... 40 яшенә җиткәндә дә балалар турында бик уйламыйлар. Күбрәк үзләрен карап, камилләшеп, дөньяны күрергә ашыгалар. Мин иремнең татар булуын теләдем. Беренчедән, америкалылар менталитеты белән безнеке туры килми, тәрбия дә башка төрле. Икенчедән, башка милләт кешесе барыбер чит инде ул. Аның белән сиңа гомер буе яшәргә бит. Шуңа бу мәсьәләгә бик җитди карадым.

   Бүген исә безнең йорттан кунакларның өзелгәне юк. Татар егет-кызларын да еш кунак итәбез. Кызларга турысын әйтәм: «Сиңа беркем дә егет китереп бирмәс, үзең яз, сөйләш. Үзең йөрмәсәң, булмый», – дим. Мин дә ирем белән үзем таныштым: аны күрдем һәм яздым. Язмаган булсам, әле һаман карьера төзеп йөрер идем. Минем яшьтәге кызлар әле дә йөри, хәлләре шәп, бернәрсә кирәк түгел.

АМЕРИКАДА ТАТАР БАЛАЛАРЫ ҮСӘРМЕ?

Хәзер гаиләбез ишәйде: 4 һәм 2,5 яшьлек ике бала үстерәбез. Олысы мәктәпкәчә белем бирү үзәгенә йөри, инглизчә бик әйбәт сөйләшә. Шунысын да әйтим, Америка балалары Русиянекеннән мөстәкыйльрәк. Безнең әти-әниләр ул-кызларын иң яхшы белем йортларына укырга кертергә тырыша, гел булышалар. Ә анда 15-16 яшьтән бала үзе эшләргә тиеш, шул җыйган акчасы белән ул югары уку йортына керә алачак. Әти-әниләрнең акчалата ярдәме – америкалы яшүсмер өчен бик зур бүләк! Балалар үзләрен үзе карый, эшләп тәҗрибә туплый, алар өйдән дә иртәрәк чыгып китә. Гаиләдә татарча аралашырга тырышабыз. Ирем дә, балаларны татарча чараларга алып бар, мәдәниятебезне күрсәт, татарча сөйләшик, дип гел әйтеп тора. Бик милли җанлы ул. «Балаларыбыз бар, оныкларыбыз булыр. Алар Америка балалары булып үсәр, анысын беләм, ләкин туган телләрен онытмасыннар иде», – ди ул.

Фотолар Диләрә Ельмееваның шәхси архивыннан алынды

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев