Логотип Идель
Заман

«Иске Татар бистәсендә тагын бер бина җитми»

Ирик Рәшид улы Мусин 1966 елның 20 октябрендә дөньяга килә. Татарстан һәм Русия Рәссамнар берлекләре, «Хәзерге заман сынлы сәнгать альянсы» берләшмәсе әгъзасы.

Ирик Рәшид улы Мусин 1966 елның 20 октябрендә дөньяга килә. Татарстан һәм Русия Рәссамнар берлекләре, «Хәзерге заман сынлы сәнгать альянсы» берләшмәсе әгъзасы. Русия сынлы сәнгать академиясенең Н.И. Фешин исемендәге премиясе (2014) иясе. Эшләре Төмән сынлы сәнгать музеенда, «Казан» милли-мәдәни үзәгендә, Всеволодо-Вильвадагы Б.Пастернак йорт-музеенда һәм Русия, Румыния, Төркия, Кытай, Бөекбритания, АКШ, Франция, Греция, Алмания һәм башка илләрдәге шәхси һәм корпоратив җыелмаларда саклана. Сүзне пейзажларын күзәтүдән башлыйк әле.


Ирик, «туган як табигатебезгә сокланып язган пейзажларымда көз күренешләренә аеруча күп игътибар бирәм», – дисез...

Чыннан да, кыш, яз, җәй айларында... мин көз килүен көтеп яшим. Көз фасылында минем өчен бар да бар! Шигърият, ниндидер эчке нәтиҗәләргә килү шатлыгы белән кушылган моңсулык һәм сагыш… Көз көне һава торышы тотрыксыз, син дә тормышыңның мәгънәсен эзләп, күбрәк уйлана башлыйсың. Ни өчен мин Җирдә? Иҗатымда нәрсәләргә ирештем? Аллаһы Тәгалә миңа насыйп иткән сәләтемне акладыммы?.. Көз – ул еллык уңыш нәтиҗәсе. Минем өчен ул – сакраль фасыл, догаларым вакыты.

Киләчәктә үзегезнең танылган рәссам булачагыгызга алдан ук төшенгән идегезме?

Моның шулай килеп чыгачагын иң әүвәл минем кадерле әнием – Фәния Госман кызы аңлады бугай. Рәсемнәр ясаган саен: «Балам, син «күлмәк киеп» тудың, ул чакта күп ак кар яуды, зур рәссам булачаксың!» – дип сөендерә килде. Югыйсә, мин спорт өлкәсе буенча да китә алган булыр идем кебек, һәрхәлдә, спортта тотрыклы уңышларым бар иде. Бәләкәйдән нәфис гимнастика, самбо белән шөгыльләндем. Самбо буенча спорт остасы дәрәҗәсенә дә ирештем. Шул ук вакытта рәсем ясауга сәләтем булуын да онытмадым. Балачагым Төньяк Казакъстанның Петропавловск шәһәрендә узды. Һәр җәй әти-әниемнең туган авылларына, Саба районына да кайтып йөрдем.


 

Сез иң яхшы реалистик картиналар язу остасы булып саналасыз. Мондый төр картиналарга алынуга нәрсә сәбәп булды?

1991 елны Яр Чаллы сәнгать училищесын тәмамладым. Илебездә иң авыр еллар башланса да, югары уку йортына керергә мөмкин иде, чакырдылар да. Әмма мин өйләндем дә, инде гаиләм хакында уйларга кирәк булды, шуңа күрә заказга картиналар язу төп шөгылемә әйләнде. Тора-бара җаным башка төрдәге картиналар иҗат итүемне таләп итә башлады, әмма заказлар һич кимемәү сәбәпле, мин аларга алынырга вакыт тапмадым. Соң чиктә бу халәт мине тирән депрессиягә китереп җиткерде. Мин үземне Аллаһы Тәгалә алдында гаепле сиздем. «Ул миңа сәләт биргән, ә мин Аны борчуга салам, бу сәләтемне акларга кирәк», – дип уйлаган көннәрем бик күп булды. Бер көн шәһәрдән Саба районына, әти-әнием янына кайтып киттем. Өч ел ярымга сузылган авыл тормышым мине үзгәртте, җаныма тынычлык иңде, киндерләремдә дә авыл тормышын, авыл кешеләрен сурәтли башладым. Реализм жанрында язылган яңа картиналарымны күреп, дусларым сокланды һәм мине киредән шәһәргә әйләнеп кайтырга, төрле күргәзмәләрдә катнашырга өнди башладылар. Шуңа күрә Казанга килдем, яңа гаилә кордым. Әсәрләрем белән башкала күргәзмәләрендә, илебезнең башка шәһәрләрендә узучы күчмә күргәзмәләрдә актив катнаша башладым.


 

Узган ел үз шәхси күргәзмәләрегезне Братиславада һәм Берлинда да ачтыгыз.

Күргәзмә ачу – минем өчен һәрчак дулкынландыргыч мизгелләр инде ул. Андагы тамашачылар белән чын күңелдән аралаштым, алар бик төрле булды: җырчылар, музыкантлар, сынчылар, әдипләр... Татарлар да килде. Чит ил тамашачылары реализм жанрына игътибарлы, әмма анда авангардизм юнәлешен үз итүчеләр тагы да күбрәк.


Иҗатыгыздагы «Бер ел үткәч» («Годовщина») – аеруча хиссиятле. Бу дөньядан бакый дөньяга күчкән рухны искә алуның никадәр моңсу мәл икәнен күрсәтеп бирү максаты белән язылган әсәрегез әле үзегездә сакланамы?

Бу картина бүгенге көндә, башка әсәрләрем белән берлектә, Алманиядә. Аларның ул илдә булулары кулайрак. Чөнки мине күргәзмәләрем белән Швейцариядә дә, Голландиядә дә көтәләр. Финляндиядә дә күргәзмәмне ачу тәләгем зур. Кытай һәм Япония сәнгать белгечләре дә инде бик күптәннән бирле үзләренә чакыралар. Һәм Лувр белән дә килешүләр алып барыла. Бу яктан соңгы вакытларда бик уңдым. Әниемнең алдан күзаллавы дөрес булып чыкты. Аның һәм газизләрем: Мәгъдүмә, Рәхилә әбекәйләремнең изге теләк-догалары кабул булганына сөенеп яшим. Әбиләрем инде бакыйлыкта, әмма мин аларның булышлыгын тоям. Дәвачы Мәгъдүмә әбием белән һәрвакыт эчке әңгәмәдәмен. Башкалар андагы дәвалау көченең миңа күчкәнен дә сизәләр, чөнки дәваласам, Аллаһы Тәгалә ярдәме белән, савыгып китәләр.


 

Ирик, картиналарыгызның сюжетларын ничек төзисез?

Картиналарымны тиз язам, әмма аларның сюжет, композицияләрен һич тә ашыкмыйча, бик озак уйлап төзим. Аларны тирә-юнь мохитны һәрдаим күзәтеп барлыйм. Кайвакыт әсәрләремне язганда теге яисә бу кием-салым, көнкүреш әйберләре дә кирәк була һәм алар кайчак һич көтмәгән очракта табылалар. Мәсәлән, «Төньяк җәе» өчен галифе чалбар эзләдем, аны миңа олы яшьтәге бер әби: «Ирем Бөек Ватан сугышына киткәч, үз кулларым белән теккән идем, ләкин аны аңа җибәрә алмадым, һәлак булуы турында хәбәр килде, бу чалбарны гомерем буе сакладым, ә менә бүген аны сезгә биреп, дөрес эшлим дип уйлыйм, картинагызны язуда файдасы тисен», – дип тапшырды. Мин, гомумән, олы яшьтәге буын кешеләре белән аралашырга, әңгәмәләр корырга, иҗатымда аларны сурәтләргә дә яратам. Алар белән әңгәмәләр – ун-егерме китап укып чыгудан да артык.


 

Хәзерге вакытта нинди планнар белән янасыз?

Татар мифологиясе сериясен иҗат итәсем килә. Менә олыгайган персонаж сурәтләнгән портретны күрәсезме? Бу – «Былтыр». Әйе, «Шүрәле» әсәре герое. Бүгенге көндә әкият персонажлары, төрле ияләр, Су анасы, Йорт иясе, табигать рухлары образларын эзлим. Габдулла Тукайның балачагын да сурәтләп бирергә булдым әле.


 

Атларга булган мәхәббәтегезне ничек аңлата аласыз һәм аларны картиналарыгызда да еш сурәтлисезме?

Саба районының Елыш авылында инде күп еллар ат үрчетү белән шөгыльләнәләр. Балачагым гел атлар янында үтте дисәм дә дөрес булыр. Көтүчеләрне гаҗәпләндерерлек гадәтем дә бар: ат кешнәгән тавыш чыгарсам, бар атлар да яныма йөгереп килә. Моның сәбәбе гади: мин... көтү башлыгының башка атларны үз янына чакырып китерү авазын яттан беләм һәм шул авазларны чыгаргач, бар атлар да яныма җыела. Атлар сурәтләнгән картиналарым да җитәрлек. Алар холкындагы тырышлык теләсә кемне сокландыра ала! Мондый тырышлык чын рәссамнарга да хас. Әгәр дә Аллаһы Тәгалә сиңа рәссамлык сәләте биргән икән, аны Җирдә зур хезмәтләр белән расларга кирәк. Һәм шулай ук иҗатыңның синең бар вакытыңны үзе өчен таләп итәчәген дә истә тотарга кирәк.


 

Сезне чит җирләрдә яшәп калырга үгетлиләрме?

Әлбәттә, мине Урал шәһәрләрендә дә, чит илләрдә дә яшәп калырга чакыралар. Әмма ризалашмыйм, чөнки үз Ватанымны, үзебезнең туфракны яратам. Аның энергетикасы белән туенам һәм илһам чыганакларым – биредә. Мин үз халкымымны өзелеп сөям. Дөрес, чит илләрдә дә кешеләр начар түгел, анда явызлык та азрак, әмма анда – бар да чит. Анда яшәү – ул үлчәме туры килсә дә, чит ботинка киеп йөрү белән бер.


Күңелегез түрендәге иң якты хыялыгызны да әйтми калмагыз инде…

Ихласлык – балачактагы тәрбиямнән! Хәзер глобальләшү вакыты, мегаполисларда югалып калу мәле, шуңа күрә үз тамырларыбызны онытмау таләп ителә. Бер көнне Иске Татар бистәсе буйлап йөргәндә шундый нәтиҗәгә килдем: биредәге чәк-чәк, чәй, чиксез сувенирлар сатылган йортлар янына тагы бер бина җитми. Илебез яшьләрен һәм Татарстанны күрергә килүче кунакларны бүгенге милли сынлы сәнгать белән таныштыру өчен мин биредә Ирик Мусин музеен ачырга телим һәм аның республиканың иң кызыклы сәнгать проекты буларак мәгълүм булачагына инанам, чөнки андагы яңа картиналарымымның барсы да татар мәдәниятенә, татар эпосына багышланган булачак.

 

Зилә Нигъмәтуллина

Ирик Мусинның шәхси архивыннан алынган фотолар



 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев