Логотип Идель
Заман

Исәнме Сез?

Без тарихны төптән, җентекләп, һәрбер ханны/патшаны, һәрбер сугыш яуын, реформаны, әллә нинди даталарны барлап өйрәнергә күнеккәнбез. Ә менә кайбер гади генә сорауларга җаваплар юк кебек.

Без тарихны төптән, җентекләп, һәрбер ханны/патшаны, һәрбер сугыш яуын, реформаны, әллә нинди даталарны барлап өйрәнергә күнеккәнбез. Ә менә кайбер гади генә сорауларга җаваплар юк кебек. Ничек киенгәннәр, нәрсә ашаганнар, хәтта бәйрәмнәр белән ничек котлаганнар яисә ничек исәнләшкәннәр? Йөз ел элек булган хәлләрне алсак та, төгәл генә күзаллап булмый. Дистә еллар эчендә халык хәтерен җуйганмы әллә?

 

Сәлам бирү

Гади генә «исәнмесез» сүзенең дә тарихын беләсезме? Кайчан килеп чыккан сүз ул? Ә бит татарлар «исәнмесез» дип кенә эндәшми бер-берсенә. Башка төрле сәләмләүләр, исәнләшү яисә саулык алулар да бар. Мәсәлән, «саумысыз» дип еш әйтәләр. Аны Казан артында да, Кама арьягында да ишетергә була. Башкортстан татарлары да шулай дияр, Ульян якларында шуңа охшаш «саулармысыз» сүзе очрый. Һәр сәламләүнең нигезендә кешенең саулык-сәләмәтлеге белән кызыксыну ята. 

– Исәнмесез, исәнме, исәнлегең ничек?
– Саумысыз, саулармысыз, саулыгың ничек?
– Ни хәл, ни хәлләрегез бар, хәлләр ничек?
– Насилсинез? – дип кырым татарлары яисә төрекләр сорар. Кемдер аңлашылмый бит дияр, әмма күңелегез белән барыбер шул хәл-әхвәл турында сүз барганын аңлыйсыз инде.

Себер татарлары исә, барысы да яхшымы-юкмы дип, күзгә бәреп сорар: 
– Яхшымысыз? 
Әлбәттә, һәр татар кешесе бу сорауга бик җиңел җавабын табар: 
– Яхшы! 

Әмма татарның күпкырлы дөньясы бу сүзләр белән генә чикләнми. Мөселманнарда таралган «әссәламәгаләйкем»не күбесе белә, кайбер татарлар бу иманлы сәламләүгә «вәгаләйкем әссәлам!» дип җаваплауны да исендә тота. Чынлап та, 1917 елгы инкыйлабка кадәр мөселманча сәламләү татар мәдәниятендә киң таралган була. Мәсәлән, 1917 елга кадәр иҗат иткән әдипләребезнең әсәрләренә күз салсак (шул ук Гаяз Исхакыйда да),  «Сәламәтме?», «Сәләмәтләнәмсең?», «Исәнме?», «Исәнмесез?», «Исәннәрмесез?», «Исән килдеңме?», «Ни хәл» һәм башка исәнләшү сүзләре белән беррәттән, «Әссәламегаләйкем! – Вагаләйкем әссәлам!»не бик еш очратырга мөмкин.

Советлар заманында исә татарлар ислам мәдәнияте белән бәйле һәр нәрсәдән тырышып котылырга ашыккан. Төркиядә Ататөрк шулай кыланса (анда да «әссәламәгалейкем» урынына гарәпчә «мәрхәба» генә калган), Советлар Русиясендә татарлар «алга» чапкан. Шуңа күрә дини «әссәламәгаләйкем»нең «сәлам» дигән кисәге генә саклаган. Әлбәттә, рәсми куллану өчен түгел, үзара гына сөйләшергә.

Ә кайбер төрки халыкларда бу «саломалейкум», «селямалейкум», «салам» формалары совет чорында да кулланыла (мәсәлән, үзбәк, азәрбайҗан, кырым татарлары, карачайлар, кумыклар һ.б.). Әгәр үзбәкләрдә сакланган «саломалейкум»ны союз республикасы статусы (милли мәдәниятнең үсешенә бераз йомшаграк караш, үзаллыкның көчлерәк булуы) белән аңлатсак, башка төркиләр (мәсәлән, кумыклар) киресенчә автономияләре юклыктан яшәешләренең элекке күренешләрен дә әллә ни үзгәрешсез саклаган. 

 

Арумы сез? 

Ләкин ислам дине таралмас борын татар кешесе ничек исәнләшкән соң? Исәнмесез? Саумысыз? Яхшымысыз? Саулармысыз? Бәлки бу сүзләрнең һәркайсысы булгандыр. Шулай да бераз онытылган матур, татарча сәламләүне искә аласы килә, ул да булса – «Арумысыз».

Бу сүз борынгы төрки тел белән бәйле, шуңа күрә мондый исәнләшүне керәшен татарларында да, мишәр яисә типтәрле татарларда, башкортлар һәм казакъларда да ишетергә мөмкин. Ни өчен христиан динле татарларда, ягъни керәшеннәрдә «арумысыз» дип исәнләшү аеруча яхшы сакланганы аңлашыла инде. Православие мәдәнияте аларның яшәешләренең күп якларын үзгәртсә дә, кайбер борынгы татар, төрки нигезләр сакланып калган. 

«Арумысыз» дип сораган кеше дә сәләмәтлек, көч-куәт хакында белешкән. Моңа бик охшаш башка татар сүзен искә төшереп үтәргә була: «ару», «арыдым» – «көчсезләнү», «көчсезләндем». Моннан тыш «ара, аралар» дигән татар сүзләре дә бар. Мәсәлән, «аралар бозылды» яисә «ара ерак». Гомумән, «аралашу» фигыленең мәгънәләре берничә: фикер алышу да, мөнәсәбәтләрне җанландырып тору да. Шул уңайдан «ар», «ара», «ару» башка төрки телләрдәге «ру», «ыру/ырыу» (ягъни, нәсел, токым) белән охшашлыгы да күзгә бәрелеп тора. Борынгы төркиләрдә кешенең көч-куәте аның туганнары (нәсел-ыруы) белән бәйле икәне дә бик табигый. 

Хәзерге көндә «арумысыз» дип сәламләүне, бәлки, кайбер татар авылларында ишетергә буладыр. Татарча яшәешнең XVIII-XIX гасырлардагы көчле исламлашу нәтиҗәсендә бу сәламләү бераз читләтелгән, әмма онытылмаган. 

Мәсәлән, Гаяз Исхакыйның ХХ гасыр иртәсендә язылган «Кияү» әсәреннән кечкә генә өзектә әллә күпме сәламләүләр тупланган һәм, әлбәттә, «Арумысыз» яисә «Арумысез» дә бар монда:

«Тегеләр дә хәзерге Садыйк – әүвәлге Садыйк түгел икәнен сизенгән кеби: «Исән торамсың, Садыйк? Сәламәт кенәмесез, Садыйк абзый? Арумысез, Садыйк кайнагай?» – дияр җирдә: «Сәламәтме сез, Мөхәммәтсадыйк? Саумысез, Мөхәммәтсадыйк агай? Хушмысез, Мөхәммәтсадыйк кайнагай?» – дип эндәшәләр иде». Сүз монда кызын мулла кешегә кияүгә биргән абзый турында бара, янәсе дәрәҗәсе күтәрелгәч, бу адәмне күрше-күләннәре дә инде башкачарак сәламләргә тиешләр.

 

Ике куллап күрешү

Сүзләрдән башка безнең халыкка хас кайбер этикет нормалары, мәсәлән, ике куллап күрешүне дә онытмыйк әле. Мәсәлән, шагыйрь Илдус Гыйләҗевнең (1946-2018)  «Күрешәм ике куллап» дигән шигыре бар:

Бабаларым күрше-күлән белән
Соңгы кабымлыгын бүлешкән.
Шикләнергә урын калдырмаган,
Ике кулы белән күрешкән.
Бар дөньяга үрнәк ул гадәтне
Һичвакытта ташлау килешмәс.
Эчкерсезлек нуры сибеп яшәр,
Сыңар куллап татар күрешмәс…
Күрешмәс!

Анысы шулай, әмма борынгыдан килгән бу гадәткә ХХ гасыр башында ук зыян тигән, русларга, аурупалыларга ияреп, шәһәрдәге яшь татарлар сыңар куллап күрешә башлаган. Бу бер төрле яңа тормыш яисә җәдитчелек билгесе дә дип кабул ителгән. Шул заманда яшәгән татар язучысы Фатих Әмирханның бер хикәясендә бу үзгәрешләргә ишарә бар. Кунакханә бүлмәсендә бер милли җыелышка җыелган татар зыялылары сыңар куллап кына күрешә, аннары кәләпүшләрен дә салып куялар... («Болар һәр икесе сыңар куллап кына Хөсәен белән килеп күрештеләр һәм, бүлмәдә бер дә ят кеше юк икәнлегенә тәмам ышангач, баш киемнәрен салып, ялан баш калдылар һәм, арлы-бирле йөренә-йөренә, җәмгыятьнең файдасы хакында сөйләштеләр»).


Әкренләп кенә ХIX-XX гасырлар чигендә татар яшәешенә күп үзгәрешләр килеп керә, ә совет чоры инде бигрәк тә шәһәрләрдә аларны аеручы көчәйтә. Авылларыбыз булмаса, бәлки ике куллап күрешүләр дә, арумысыз/саумысызлар һәм башкалары инде күптән онытылган булыр иде...

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев